Билгесез кимүчене табу
методическая разработка по математике (2 класс) на тему

2 нче сыйныфта математикадан "Билгесез кимүчене табу" темасына үткәрелгән ачык дәрестә укучыларның телдән исәпләү, сан составын билгеләү күнекмәләре ныгытылып, яңа теманы ачу, кагыйдә чыгару өстендә эш алып барылды. Схема ярдәмендә укучылар теманы җиңел үзли алдылар. Темага карата тигезләмәләр , тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү элементлары башкарылды.  Дәрес ахырында тест ярдәмендә белем күнекмәләре тикшерелде.. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы

1 кваликацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

2 нче сыйныфта математика дәресе.

Әтнә районы Дусым филиалы

                                     

Дәрес темасы: Билгесез кимүчене табу.

Максат. Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:

– танып белү УУГ: билгесез кимүчене табуга тигезләмә чишү алымы белән таныштыру;

– коммуникатив УУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү,  укытучы соравына төгәл җавап                                  бирергә өйрәнү, аралаша белү, хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, исәпләү күнекмәләрен үстерү;

– регулятив УУГ: укытучы белән берлектә уку максатлары кую,алган белем һәм күнекмәләргә таянып эш итү;

– шәхси УУГ: үзбәя кую сәләте булдыру. Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, математикадан алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

 Дәрес тибы: яңа теманы аңлату, иҗади эзләнүле

 Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья

Планлаштырылган нәтиҗә: билгесез кимүчене табуга тигезләмә чишә белү

 Җиһазлау:  карточкалар, схема,  компьютер, презентация.

Материал: Дәреслек (Математика: 2 сыйныф: дәреслек: ике кисәктә / А.Л. Чекин. – русчадан И.Т.Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «ХӘТЕР» нәшрияты, 2011. – 2 нче кисәк: 160 б.), эш дәфтәре (Математика в вопросах и заданиях: 2 кл.: Тетрадь для самостоятельной работы №2. / О.А.Захарова, Е.П. Юдина; под ред. Р.Г. Чураковой. – 3-е изд., испр. – М.: Академкнига / Учебник, 2013. – 80 с.) “Перспективалы башлангыч мәктәп” .

Дәрес этаплары, максат

УУЭ

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I.Дәресне оештыру. Мотивация.

ШУУГ

-исәнмесез, укучылар, кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик, файдалы, кызыклы дәрес телик.

Күрәсезме , барыбызга да күңелле булып китте. Сезгә яңа белем үзләштерү дә уңышлар  телим.

- рәхмәт , укучылар , утырышыйк.

Укучылар , матур итеп утырдык, дәфтәрләребезне ачып бүгенге число һәм сыйныф эше дип языйк

 17 нчы март.

Сыйныф эше.

Матур язуга 17 санын языйк

17 саны турында нәрсәләр әйтә аласыз

- Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыгызга!.

Дәфтәрләрдә язалар

17 икеурынлы, җөп сан, 1 дистә 7 берәмлектән тора, 10+7 разрядлы куш. суммасы, 16 һәм 18 саннары арасына урнашкан

II.Актуальләштерү.

III.Дәрес темасын әйтү.Максатларын билгеләү.

РУУГ

ТБУУГ

ШУУГ

Эшебезне телдән исәпләүдән башлап җибәрик.

Бирелгән мисалларны исәпләргә җавапны әйткәч карточканы әйләндереп куярга кирәк.Бу эшне башкару өчен безгә нәрсәне белү кирәк?

 Чираттан эшлибез

4*2=   т                         7*4=     л         3*5=    и                       8*9=   ә          2*8=    г                       5*9=   м    

6*3=   е          5*7=     ә                      3*4=   з    

Әгәр сез дөрес исәпләсәгез  безнең дәрес темасына бәйле сүз килеп чыгар.

-Нәрсә соң ул тигезләмә?

Ә хәзер бирелгән саннардан тигезләмәләр төзербез 15, Х, 40. Иң элек кушу компонентларын искә төшерик.

Шул ук саннар белән алу гамәленә тигезләмә төзик. Алу гамәле компоненталарын искә төшерик

Дәфтәрләребездә  тигезләмәләрне чишегез.

-Барысында чишә алдыгызмы?

-ни өчен?

Димәк, укучылар, безнең дәреснең темасы нинди булыр?

Дәрескә нинди максат куярбыз?

Таблицаны белү кирәк

Һәр укучы чираттан тактага беркетелгән карточканы укый, нәтиҗәне әйтә, кире ягы белән куя бара.

Тигезләмә сүзе килеп чыкты.

Билгесез саны булган тигезлек тигезләмә дип атала.

Кушылучы, кушылучы, сумманың кыйммәте

15+Х=40

40-Х=15

Х-15=40

Кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте.

Юк.

Без аны белмибез.

-Билгесез кимүчене табу.

1) Билгесез кимүчене табу кагыйдәсе белән танышу.

2)билгесез кимүчене табуга тигезләмәләр чишәргә өйрәнү.

IV.Яңа теманы ачу.

ТБУУГ

ШУУГ

Укучылар, Х-15=40 тигезләмәсенә түгәрәк схема ничек төзелде икән?

  • Билгесез кимүче кайсы шакмакка язылган?
  • Билгеле киметүче 15 кайсы шакмакка язылган?
  • Аерманың билгеле кыйммәте кайсы шакмакка язылган?

Түгәрәк схемадан файдаланып тигезләмәне чишик

Х-15=40

Х=40+15

Х=55

Тигезләмәдә 15 саны нәрсә булып тора?

40 саны нәрсә булып тора?

Билгесез кимүчене ничек таптык?

Дәреслекнең 83 битеннән кагыйдәне укыйк.

Хор белән кабатлыйбыз.

Зәңгәр төсле шакмакка

Сары шакмакка

Кызыл шакмакка

Билгеле киметүче

Аерманың билгеле кыйммәте

Билгеле киметүчегә аерманың билгеле кыйммәтен куштык.

Кагыйдәне укып нәтиҗә чыгарыла.

Физминутка

РУУГ

Укучылар сезнең белән һавада  цифрлар язарбыз, , игътибар тыңлыйбыз:

Борын белән 1цифрын язабыз

Уң як колак белән 2 цифрын язабыз

Сул як колак белән 3цифрын языйк

Уң як терсәк белән 4 цифрын язабыз

Сул яктерсәк белән 5 цифрын язабыз

Уң як тез белән 6 цифрын язабыз

Сул як тез белән 7 цифрын язабыз

Уң як үкчә белән 8 цифрын язабыз

Сул як үкчә белән 9 цифрын язабыз.

Укучылар язу хәрәкәтләре ясыйлар

V.Яңа белемнәрне элек өйрәнгәннәр белән кулланылышка кертү. Дәреслек белән эш.

РУУГ

ШУУГ

Өйрәнгән кагыйдәгә таянып дәреслектән №5 биремне эшләрбез.Мөстәкыйль рәвештә биремне эчтән укыгыз.

-укучылар, нинди бирем бирелгән?

-Билгесез кимүчене табу өчен нишләрбез? Кагыйдәне укыйк.

Дөрес. Кем тактада билгесез кимүчене табар?

-Кемнең җавабы шулай чыкты, кулларыгызны күтәрегез.

Карточка буенча эш.

Бирелгән тигезләмәләр арасыннан билгесез кимүчене табуга  булганнарын сайлап алып , тигезләмәне чишәргә., тамырларын табарга.

Х-11=89         13-Х=5                18+Х=64

45-Х=24          Х-23=30             Х-16=42

Эчтән укыйлар

 бирелгән  тигезләмәдә билгесез кимүчене табарга кирәк.

Билгесез кимүчене табу өчен билгеле киметүчегә аерманың билгеле кыйммәтен кушарга кирәк.

1 укучы тактада калганнар дәфтәрләрдә  эшли

Х-26=14

Х=26+14

Х=40

Билгесез кимүчене табуга булган тигезләмәләрне сайлап алып тамырын табалар (урында һәм такта янында)

физминутка

РУУГ

КУУГ

Укучылар, хәзер мин сезнең игътибарлылыгызны сынап карыйм .Бер сан әйтәм сез 1 дән башлап саныйсыз шул санны тапкырлап килеп чыккан санга җиткәч торып басасыз. Кем ялгыша санау яңадан башлана.

1,2,3,..5,6,7,.. саныйлар 4 8 12 16 саннарын әйтмичә торып басалар.

VI.Белемнәрне ныгыту

ТБУУГ ШУУГ

Укучылар,сезнең белән график диктант язып алырбыз.

Ноктадан уңга 1 шакмак аска 1 шакмак сулга 1 шакмак аска 1 шакмак уңга  китәбез.

Икенче башладык :2 шакмак аска, 1 шакмак уңга, 2 шакмак өскә 1 сулга барабыз

Чираттагысын язу өчен 1 шакмак аскарак төшеп яза башлыйбыз. 1 шакмак уңга 1 шакмак өскә 2 шакмак аска.

Ике шакмак китеп яза башлыйбыз. 1 шакмак сулга 2 шакмак аска 1 шакмак уңга 1 шакмак өскә һ шакмак сулга.

 Нинди сан килеп чыкты? сезгә бу сан танышмы?  Татарстаныбызда быел нинди ел дип билгеләнде?

Безнең авылыбыздан ерак булмаган нинди елганы беләсез?

Әйе, укучылар, Ашыт елгасы. Ул тыюлык булып тора, чөнки анда Татарстан республикасының Кызыл китабына кертелгән күптөрле үсемлекләр һәм кошлар, хайваннар яши. Хәзер шул тыюлыкта очраткан аккошлар турында мәсьәлә чишеп үтик:

Ашыт елгасына язын аккошлар килде. Аларның 4се башка урын күчеп киткәч, анда 8 аккош калды Башта елгага ничә аккош килгән булган?

Мәсьәләнең шарты нинди?

Таләбе?

Мәсьәләне тигезләмә төзеп чишсәк, нәрсәне Х белән билгеләрбез?

Нинди тигезләмә килеп чыкты?

Димәк, язын елгага ничә аккош килгән булган? Нинди нәтиҗә ясарбыз?

Быел 2016 ел. Бу ел сулыкларны саклау елы дип кабул ителде

Ашыт елгасы

Башта килгән аккошлар санын

Х-4=8

12 аккош

Сулыкларны сакларга, пычракмаска  андагы кошларны, җәнлеккләрне ауламаска кирәк.

VII.Белем күнекмәләрен бәяләү.

ШУУГ

Мини ЕГЭ

1.48 ул

а) 4 дистә 8 берәмлек

б) 8 дистә 4 берәмлек

в) 40 дистә 8 берәмлек

г)80 дистә 4 берәмлек

2. җавабы 40 булган аңлатманы тап:

а)60-19

б)89-49

в)6*8

г)34+16

3.1 сәгать=..минут

а) 100            б) 1          в) 10           г)60

4. Бу тигезләмә

а) а+4                   б) 8+7

в) х+5=14             г)16-9

5.х-6=17 тигезләмәсендә х ничәгә тигез?

а)9            б)23         в) 11           г)30

Үзбәя:                       Җаваплар:1(а), 2(б), 3(г), 4(в), 5 (б)

Хатасыз—“5”

1 хата –    “4”

2-3 хата – “3”

Укучылар җавапларны тактада бирелгән җаваплар белән чагыштыралар, үз эшләрен бәялиләр.

VIII.Өй эше бирү

ШУУГ

1)Мөстәкыйль эш дәфтәре 38 бит № 5

2)Логик фикерләүгә бирем

 Х+2=3

 Х=3-2

 Х=1 тамыры үзгәрешсез калырлык итеп , тигезләмәне үзгәрт.

Игътибар белән тыңлыйлар, сораулар булса бирәләр.

IX.Эшчәнлекне бәяләү.

Рефлексия.

ШУУГ

Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Сезгә эшләргә нәрсә авыр, нәрсә җиңел булды?

Максатка ирешә алдык дип уйлыйсызмы?

Сезнең алда өч төстәге смайликлар бар.Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел смайликларны күтәрегез. Әгәр дәрес материалын бераз аңлап бетермәгән булсагыз сары смайликларны күтәрегез.Әгәр материал авыр булып сез бөтенләй үзләштермәсәгез кызыл смайликларны күтәрегез.

Укытучы билгеләр куя.

Дәрес шуның белән тәмам. Чыгарга мөмкин.

Мин Бүген....белдем.

....кызык булды.

....авыр булды.

Хәзер мин ....эшли беләм.

Укучылар смайликларны күтәреп аңлау дәрәҗәләрен күрсәтәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез кушылучыны табу

Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау....

Билгесез кушылучыны табу

Конспект урока по математике для 4 класса по теме " Нахождение неизвестного слагаемого" по учебнику М.И.Моро, М.А.Бантовой и др. УМК "Школа России"...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

"Билгесез үткән заман"

"Билгесез үткән заман" темасына күнегүләр...

Билгесез кушылучыны табуга мәсьәләләр чишү

4 нче сыйныфта математика дәресе...

Календарно - тематическое планирование по литературному чению УМК "Гармония" 3 класс

в помощь учителям, работающим по УМК "Гармония", календарно - тематическое планирование по литературному чтению 3 класс...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...