Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл
план-конспект урока по математике (2 класс) на тему

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_matematika_kushunyn_uzleklre.doc99 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Биектау бюджет муниципаль мәгариф учреждениесы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе филиалы “Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

II сыйныфта

МАТЕМАТИКА дәресе

                                                                           Сыйныф җитәкчесе: 

I квалификацион категорияле укытучы

                                                                Сәгъдеева З.Р.

2015нче ел


ТЕМА :  «КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ”

Дәрес тибы: Гомумиләштерү һәм укучыларның белемнәрен системалаштыру дәресе.

Дәрес формасы: Әкият-дәрес

Дәреснең максатлары:

Укыту максаты:

  • Укучыларны кушуның үзлекләрен куллана белергә өйрәтү;
  • Өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишүне дәвам иттерү;

Үстерүче максат:

-   Математик терминнар кулланып, укучыларның сөйләм телләрен үстерү;

-   Игътибарларын, логик фикерли белүләрен үстерү;

-   Нәтиҗә ясый белүләрен үстерү;

-   Чагыштыра, гомумиләштерә белүләрен формалаштыру.

Тәрбияви максат:

  • Балаларда бәлага тарыган кешегә ярдәм итү хисе тәрбияләү;
  • Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
  • Дәфтәрлэрдә язганда пөхтәлек тәрбияләү;
  • Уен аркылы математика фәненә кызыксыну уяту.

Җиһазлау:

  •  Әкият геройлары;
  • Сигнал карточкалары;
  • Саннар белән карточкалар;
  • Логик фикерләүгә карточкалар.

         Материал: 2нче сыйныф өчен “Математика” дәреслеге, 41нче бит  (авторлар М.И.Моро, М.А. Бантова һ.б. Казан, “Мәгариф” нәшрияте, 2008 ел)

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше

-Исәнмесез, балалар! Барыбыз да матур итеп бастык. Бер-беребезгә карап елмайдык. Менэ шушындый мөләем кәеф белән математика дәресен башлыйбыз. Барыбыз да урынга утырдык.

Укучылар парта янында басып торалар, укытучы кушканнарнын барысын да эшлиләр.

2

Өйгә бирелгән  эшне тикшерү

-Өйгә бирелгән эшне барыгыз да дөрес эшләгән. Хәзер алга таба дәресне дәвам итәбез.

3

Әзерлек өлеше.

Тәрбияви момент

-Бүген безнен дәрес гадәти булмас, без сезнен белән әкияттә кунакта булырбыз. Шулай итеп, борын-борын заманда кара урман эчендә бер ялгыз карчык яшәгән. Анын улы белән килене булган. Улы әнисенен явызлыгыннан туеп ил гизәргә бәхет эзләргә чыгып киткән ди. Килене дэ әниләренә ктергә җыенган. Ләкин явыз карчык анын артыннан куарга чыккан. Әйдәгез, без дә Гөлчәчәккә булышыйк.

-Гөлчәчәккә булышыр өчен безнен үзебез белән нәрсәләр булырга тиеш?

-Әкият буйлап сәяхәтне бармакларны язып, ял иттереп алудан башларбыз.

Парталарда дәреслек, дәфтәр, сигнал карточкалары, карандаш, линейка

-Зирэклек

-Белемле булу

-Игътибарлылык

-Төгәллек

-Пөхтәлек

-Бер беренә булышу

4

Бармаклар өчен гимнастика

-Без кәбстәләрне чабабыз-чабабыз.

-Без кәбестәләрне тозлыйбыз, тозлыйбыз

-Ә кишерлэрне уабыз, уабыз

-Без кәбестәне сыгабыз, сыгабыз

Уч төпләрен өскэ-аска хәрәкәтләндерәләр

Чиратларшырып бармакларны уалар

Йодрыкларны йодрыкка уалар

Йодрыкларны ачалар, йомалар.

5

Дәфтәрләрдә эш.

-Дәфтәрләрне ачтык, дөрес итеп утырдык. Һэм бүгенге числоны язабыз. Язганда дәфтәрләрне дөрес итеп куябыз һэм матур итеп язабыз.

28нче октябрь.

Сыйныф эше (комментария ясала)

6.1

Телдән исәпләү.

-Кемнән качып китте икән Гөлчәчәк? Бу турыда менә бу биремне үтәгәч белербез.

1) Кайсы сан артык?

    48,39,6,75,64,98,17

2) Бу саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтегез.

6 лы саны артык,чөнки ул берурынлы сан.Калган саннар икеурынлы.

48=40+8                  64=60+4

39=30+9                  98=90+8

75=70+5                  17=10+7

7

Матур язу өстендә эш.

-Кайсы санны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтеп булмады?

-Әйдәгез, хэзер 6 цифрын дәфтәрләрдә языйк. Үрнәккә карап исегезгә төшерегез әле. 6 цифрын ничек язган идек?

Мөстәкыйль язу.

-6

6.2

Телдән исәпләү.

3)Бу саннарны кими бару тәртибендә язу.

-Хәзер калган саннарны кими бару тәртибендә языгыз.

-Ничек була инде бу?

-Ә хәзер әйдәгез бу саннарны әйләндерик тә укыйк әле: кемнән качып китте икән Гөлчәчәк?

Зурдан кечкенәгә таба язу

98, 75, 64, 48, 39, 17

У     Б    Ы   Р   Л   Ы

8

Дәреснең темасы белән таныштыру

-Бүгенге дәрестә без сезнең белән кушуның үзлекләрен өйрәнүне ныгытырбыз. Шулай ук өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишүне дәвам итәрбез.  

9

Мөстәкыйль эш.

-Без инде Гөлчәчәкнен кемнән качып киткәнен белдек, ләкин бу ялгыз карчык аны куа чыккан. Әйдәгез, балалар, Гөлчәчәккә әниләре янына кайтып җитәргә булышыйк. Монын өчен безгә дәреслекнен 41нче битендәге №1 күнегүне эшләргә кирәк. Һәркем үзе мөстәкыйль эшли.

(________тактада эшли)

Мөстәкыль эшне тикшерү.

-Сигнал карточкаларыгызны кутәреп курсәтегез, кемнең җаваплары шулай чыкты?

-Афәрин, дөрес чишкәнсез!

Дәреслекнен 41нче битен ачалар, №1 мисал.

(20+60)+(8+2)=90

(40+50)+(1+9)=100

(70+10)+46=126

(20+30)+(5+5)=60

Укучылар сгнал карточкаларн күтәреп күрсәтәләр. Дөрес икән яшел карточка, юк икән- кызыл.

10.

Мәсьәләләр чишү.

-Балалар, без Гөлчәчәккә булыштык, ләкин ул өенә кайтып җиттеме әле?

-Юлында нәрсәгә очрый әле ул?

-Әйе,карама агачы аны бәладән коткара ,ләкин аның куышы бикле.Куыш ишеге ачылсын өчен безгә мәсҗәләне дөрес итеп чишәргә кирәк.

-Мәсьәләгә нинди сорау куеп булыр?

-Тагын башкача сорау куеп булмыймы?

Балалар мәсьәләнен шартын язып чишәләр.

 (________ тактада чишәләр)

-Юк.

-Карама агачына.

-Уенда ничә футболчы катнашкан?

-Чыгарган уенчыларга караганда калган уенчылар ничәгә артык?

                           I рәт.

Булган- ?

Чыгарганнар- 2ф.

Калган- 7ф.

7+2=9ф.

Җавап: 9 ф.булган.

                          II рәт.

Чыгарганнар- 2ф.

Калган- 7ф.                     ? күбрәк

7-2=5ф.

Җавап: 5ф. күбрәк калган

Физкультминутка.

Күзләрне ял иттерү.

-Балалар, сез барыгыз да Гөлчәчәккә теләп булышасыз. Убырлының моңа бик ачуы килә. Ул безгә үзенең җилләрен җибәрә. Әйдәгез, барыгыз да басыгыз, бераз ял итеп алабыз.

-Җил исә, исә.

-Агачларны селкетә.

-Җил тына, тына,

-Ә агачлар үсә, үсә

-Күзләрне ачтык, йомдык (2 кат)

-Уңга, сулга, аска, өскә карадык.

-Акрын гына урыннарга утырдык.

-Кулларны үзебезгә таба җилпибез

Бөтен гәүдә белән уңга-сулга бөгеләбез.

Аяк очларына күтәреләбез.

Чүгәлибез

Мөстәкыйль чишү.

-Карама агачы үзенең куышын ачып Гөлчәчәкне бәладән коткарды. Аңа Убырлы куып җиткәнче юлны дәвам итергә кирәк. Юлда аңа нәрә ярдәм итә?

-Әйе, ләкин кулнен тирәсе бик пычыранган. Безгә башта күлне чуп-чардан арындырырга кирәк.

Моның өчен күл безгә нинди мәсьәлә биргән,тыңлагыз әле:

     Чаңгы ярышынды 14 кеше катнашкан. Аларнын 6сы кызлар. Ярышта ничә  малай катнашкан?

(_________ тактада эшли)

-Балалар, __________ мәсьәләне дөрес чишкәнме? Сигнал карточкаларыгызны күтәрегез.

Афәрин, барыгыз да дөрес чишкән икән!

-Көмеш сулы күл.

        6 кыз            ? малай

                     14кеше

14-6=8 м.

Җавап: 8м. катнашкан

Дөрес икән яшел карточка, юк икән- кызыл

11.

Мәсьәләне төрле юллар белән чишү.

-Балалар, бик тырышасыз. Гөлчәчәкне көмеш сулы күл дә коткарды Убырлыдан. Гөлчәчәк өенә кайтып җиттеме әле?

-Ана кем ярдәм итә әле тагын?

-Ләкин бу ярдәм өчен бик нык тырышырга кирәк. Монын үчен безгә дәреслектәге №7 мәсьәләне төрле юллар белән чишәргә кирәк.

Мәсьәләне бергәләп чишәләр.

-Нәрсә билгеле мәсьәләдә?

-Нәрсә сорый мәсьәләдә?

-Бер генә чишелеш белән мәсьәләгә җавап бирә алабызмы?

-Ни өчен? Моның өчен безгә нәрсәләр билгеле булырга тиеш?

-Анна соң сорауга җавап бирә алабызмы?

- Мәсьәләне тагын башкача чишеп булмый микән уйлап карагыз әле?

-Бик дөрес. Әйдәгез хәзер дәфтәрләрдә чишик.

-Юк.

-Сыерчык.

- Откан партия-6.

   Оттырган партия- 2.

  Барлык уйнаган партия-12.

- Тигез исәпле ничә партия уйнаган?

-Юк.

-Барысы ничә тапкыр отканы һәм оттырганы билгесез. Башта шуларны табабыз.

- Әйе.

12-(6+2)=4п.

-Була.

12-6-2=14п.

Iрәт 1нче юл белән чишә.

IIрәт 2нче юл белән.

12

Дәрескә йомгак.

Өйгә эш бирү.

-Балалар, без сезнең белән Гөлчәчәккә өенә кайтып җитергә булыштык. Барыгыз да тырышып эшләде бүген.

Нәрсәләргә өйрәндек соң бу дәрестә?

-Гөлчәчәк үзенә булышкан өчен сезнең барыгызга да рәхмәт әйтә. Сезнең бүген эшлүәвегез бик ошаган.

Бигрәк тә _________ (тырышып дәрестә катнашкан укучылар) һәм сезгә үзенен бүләкләрен тапшыра. Сезгә гел шундый дус, бердәм булуыгызны, бер-берегезгә ярдәм итеп яшәвегезне тели.

Һәм инде өегездә 41нче биттәге №4 биремне эшләргә бирә.

-кушунын үзлеген ныгыттык,

уңайлы юллар белән чиштек;

-санны разрядлы кушылучылар белән күрсәтүне кабатладык;

-төрле төрдәге мәсьәләр чишек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс"

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс". Фрагмент урока был дан на районном семинаре г. Химки Московской обл. "Новейшие ИКТ в начал...

Методическая разработка по математике. Открытый урок по математике 2 класс. Урок-беседа "Что значит - быть гражданином"

(II четверть по УМК «Планета Знаний») Тип урока: повторение и закрепление ранее изученного. Дидактическая задача: создать условия для формирования универсальных учебных действий (УУД) в усло...

Конспект открытого урока по математике во 2 «Б» классе УМК «Начальная школа 21 века Тема Полёт к звёздам. (интегрированный урок по математике и художественному труду) Учитель Гущина Т.И 2012-2013

Конспект  открытого   урока  по математике  во 2 «Б» классе УМК  «Начальная школа 21 века  Тема Полёт  к звёздам.  (интегрированный урок по математике и ху...

Открытый урок по математике по теме " Таблица умножения и деления с числом 9." ФГОС в 3 "б" классе 29.11.2017 года . Уровень муниципальный . Показан опыт работы на уроке математики учащегося с ОВЗ.

Урок изучения нового материала проведён по  теме "Таблица умножения и деления  с числом 9" ФГОС  на муниципальном уровне по программе "Школа России"....

Открытый урок "Почему математику поставили в угол".День открытых дверей.

Урок математики в 2 классе по теме:"Почему математику поставили в углу (угол, виды углов)" Цель:познакомить детей с понятиями «луч», закрепить знания о“сторонах угла&r...