Математика Дәрес темасы: Квадратның периметры Материал: Л.А Чекин 1 кисәк
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Белем бирү максаты: Периметр темасы  буенча  алган белемнәрне гомумиләштерү,  системалаштыру

Тәрбия бирү максаты: Предметара бәйләнешне күрсәтү , математикадан алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_syynyf_matem_kvadrat.docx37.62 КБ
Microsoft Office document icon tigezlmlr_chishrg_oyrnbez.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм урта гомуми белем мәктәбе

                                                 Математика дәресе

                          “Перспективалы башлангыч мәктәп”

                          Тема: Квадратның периметры

                           Сыйныф : 2

                                Укытучы: югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

                                                         Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                                                                2016 ел

Дәрес план -конспекты                                                                            

Предмет:   математика

Дәрес темасы: Квадратның периметры

Материал:   Л.А Чекин 1 кисәк

Җиһазлау: проектор,  геометрик фигуралар сарбонкалар, перфокарталар

         Дәрес тибы:  яңа теманы аңлату, иҗади эзләнүле

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья

Төркемнәрне оештыру: парларда эш, төркемнәрдә

Планлаштырылган нәтиҗә: Квадратның периметрын табарга өйрәнү

Квадратның периметрын исәпләү өчен бер ягының озынлыгын белү җитә.

Эшчәнлек максаты:  Геометрик фигураларны модельләштерү, үлчәүләр башкару, рәсемдә дөрес сүрәтләү.

Белем бирү максаты: Периметр темасы  буенча  алган белемнәрне гомумиләштерү,  системалаштыру

Тәрбия бирү максаты: Предметара бәйләнешне күрсәтү , математикадан алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

                   УУГ формалаштыру:

     Танып белү универсаль уку гамәлләре:  мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга; мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерү; чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, классификация үткәрергә;  материаль объект, таблица, рәсем, схемалар геометрик фигуралар куллану; бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкару; уку мәсьәләләрен модельләштерүдә формулалар куллану, проблема кую, чишү

     Коммуникатив универсаль уку гамәлләре партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итү; нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга; килешергә   һәм уртак    эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә; сораулар формалаштырырга, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү   тормыш тәҗрибәсен  куллану

      Регулятив универсаль уку гамәлләре  таблица буенча чишелешнең дөреслеген тикшерү ; эшләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;  максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга; сәбәпле-нәтиҗәле

  бәйләнешләр урнаштырырга. иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү,  тормыш тәҗрибәсен куллану

  Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре   математика фәненә танып белү кызыксынуы; дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;  үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

   Дәресне оештыру, мотивация

(1-2 минут)

Хәерле көн, укучылар!

Күңелле үтсен дәрес.

Сезнең белән яңа белем

Эзләр өчен без әзер!

Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру.

   Актуаль-

ләштерү

(4-5 минут)

              Дәреснең кагыйдәсе

Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү!  Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

Өч песинең ничә тәпие бар?

Дүрт казның ничә тәпие бар?

Өч коңгызның ничә аягы бар?

Дүрт үрмәкүчнең ничә аягы бар?

2 атнада ничә көн?

Алдагы дәрес буенча тест биремен башкару һәм тикшерү эше . (вакытка ) 1 слайд

Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!

Үф фикереңне аңлата бел!

Тулы итеп җавап бир!

0х-“ 5”

1-2 хата-“4”

3-4 хата “3”  бәяләү

Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, төркемнәрдә аралашу күнекмәләре булдыру,

Шәхескә кагылышлы УУГ: мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар һәм әһәмияте?” дигән сорау кую

   Бала нинди авырлыклар белән очраша?

    (3-4 минут)

Максат: үткән материалны искә төшерү.

Укучылар, безне бүген укымышлы ябалак геометрик фигуралар иленә сәяхәткә чакыра.  Слайд №2

- Геометрик фигуралар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (форма, төсләре,зурлыклары)

-Без нәрсә табарга өйрәндек әле?

Әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотынсак, дәресебезнең  планы килеп чыга:

  1. Мин беләм. күппочмаклар турында без нәрсәләр беләбез?
  2. Мин белергә телим.?
  3. Моны белү миңа ни өчен кирәк?

     Геометрик фигураларны күппочмакларны ике төркемгә бүлеп карагыз әле.

Турыпочмаклылар һәм турыпочмагы булмаганнар.

 -Турыпочмаклыкның периметрын исәпләү өчен ничә якны үлчәү җитә?

-Бу нәрсә? Линейка Ни өчен кулланабыз?

Озынлык үлчәү берәмлекләрен язу мм, см, дм, м, км

Модельләр белән практик эш башкаралар.

Әгәр дуртпочмакта туры почмаклар да туры булса, бу дүртпочмак турыпочмаклык була.

Периметр барлык яклары озынлыкларын кушып табыла

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек, төркемдә хезмәттәшлек

ТБУУГ,РУУГ

Авырлыктан чыгу юллары

        (4-5 минут)

Бирелгән күппочмакларны (многоуголники)

Турыпочмакларның почмаклары туры икәнен ничек белеп була. Модель ярдәмендә.

Тагын турыпочмакларны ике төркемгә бүлеп буламы?

Турыпочмаклык һәм квадрат.Ә нәрсә соң ул квадрат?

Менә бүген кунакка квадрат күзе дә килгән.

Димәк, дәреснең темасы Квадратның периметрын табу.Сезгә сорау 4+4+4+4

  1. сумма
  2. тапкырчыгыш ярдәмендә язып була  4 *4
  3. 4 буыннан торган сынык сызыкның озынлыгын табып була
  4. квадратның периметрын табып була

Әйе укучылар мин сезнең белән килешәм.

Квадратның 4 ягы бар (а)

Максатыбыз Квадратның периметрын төрле юллар белән табу.Үлчәүләрне башкару.

Модельләр белән практик эш башкаралар.

Слайд №3

Квадрат – барлык яклары тигез булган турыпочмаклык ул.

Әгәр дуртпочмакта туры почмаклар да туры булса, бу дүртпочмак турыпочмаклык була.

Регулятив эшчәнлек: укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек, максатны ачыклау

Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру, үз фикереңне әйтә белү, күршең белән хезмәттәшлек итү

              Яңа    

         материалны    

             аңлату

        (9-10 минут)

М    Максат:.

Квадрат –барлык яклары да бер үк төрле озынлыктагы турыпочмаклык ул. Әле ул бик шатланган, сезне классыгыз да азрак мина ошаган ди. Ә периметрын ничек табарбыз?     Р=а+а+а+а

Сумманы тапкырчыгшы рәвешендә язсак   Р=а * 4

Дәреслектәге барлык квадратларны табыйк, кирәкле үлчәүләр на башкарып һәр квадратның периметрын исәплик.

Квадратның периметрын исәпләү өчен бер ягының озынлыгын белү җитәме?

Сумманы тапкырчыгыш рәвешендә ничек язып булыр?   Р =1+1+1+1=1 *4=4 см

               Р= 2+2+2+2=2*4=8 см

Димәк, Р = 4*а формуласы белән исәпләнелә.Ә безгә ничәнең тапкырлау таб белү кирәк

Сарбонкаларны алдык тиз генә 4 тапкырлауны тикшерәбез парларда

Слайд №8

№2 1 төркем, 2 төркем укучылары башкара

Ягының озынлыгы 5см, 10см, 4 дм,  3м булган квадратның периметрын исәплә.

№3 3 төркем укучылары башкара.Ягы 1дм 5 см булган квадратның периметры ничәгә тигез

1дм 5 см = 15 см

Р= 15+15+15+15= 60см = 6 дм

Куб күпкырлылык була, 6 төрле төс кирәк булыр.

Куб – ул күләмле геометрик җисем. Яклары квадратка ошаган.

Квадратка ошаган предметларны атау

Укучылар нәтиҗә ясыйлар.

Квадратның периметрын табу өчен бер ягын да белү җитә.

6 слайд

7 слайд

Регулятив эшчәнлек : алдан фаразлау, контрол

Танып белү эшчәнлеге: төшенчәләрне,формалаштыру,

проблема кую, чишү, геометрик фигураларны төркемләү, төп билгеләмәне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Шәхси

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек, төркемдә хезмәттәшлек

Ял минуты татарча бию парлашу, сорауга җавап бирү. Квадратның периметрын табу нинди һөнәр яиләренә кирәк?

Ял минуты

С      Белемнәрне

           беренчел

            ныгыту

Максат: пространстволы күзаллау формалаштыру

(4-5 минут)

        Квадратлар белән эш

№4 Яклары 2см, 4 см, 5 см булган квадратларны тап

        Р1= 8см            Р2= 16см      Р3 =20см

Иң зурысы 20см, иң кечкенәсе 8 см

.№5* Р=40 см ягы ничә см?  ( см)

Әгәр шундый ук периметры тагын бер квадрат сызсак нәрсә әйтеп була

Р=Р  периметрлары тигез була

№6

6 см озынлыгындагы квадрат сыз

Р=а*4 итеп исәплә, бу тапкырчыгышның һәр тапкырлаучысы нәрсәне белдерә.

Р=6*4 =24 см

№7 Периметры бирелгән турыпочмаклык периметрына тигез булган квадрат сыз.24 см

Р=(2+10)*2= 24см

Р= а*4 =24, димәк 6*4=24  яклары  6см була

      Практик эш

  Квадратларның периметрын табу, чагыштыру, үлчәү

Нәтиҗә бер квадратның озынлыгы икенчесенең ягы озынлыгынан зуррак булса, периметры да зур була

Моделләр белән эш

Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру, үз фикереңне әйтә белү, күршең белән хезмәттәшлек итү

Танып белү эшчәнлеге: төшенчәләрне,формалаш

тыру,геометрик фигураларны төркемләү, төп билгеләмәне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

          Мөстәкыйль эш

  (5-6 минут)

Максат: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Практик эш классның бер ягының озынлыгын үлчи алырсызмы? Һәм ничек.Нинди формада булыр?Периметр ничә м?

Безнең кунагыбызга да ярдәм итик.

.

Күмәк җавап бирү

Төркемнәрдә эш

Малайлар булачак төзүчеләр

Кызлар булачак тегүчеләр

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

         Өй эше

 

 

Дәфтәр бирем 55 бит

ТБУУГ

     Дәрескә йомгак. Рефлекция

Максат:дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау(2-3 минут)

Укучылар кәефләрегез ничек? Периметр нәрсә ул?(Барлык якларның озынлыклары суммасы ) 
- Якларның озынлыгы суммасы нәрсә дип атала? (Периметр дип атала) 
– Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезгә үзбәя куегыз. 
Бүгенге дәрестә сез нәрсә белдегез?

-Ә нәрсәләр өйрәндегез?

-Укучылар сез үзегезгә яңалык ачтыгызмы?

Билгеләр кую.  

  Мин      белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү,үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Математика дәресенә  үзанализ. 2 класс    

Укытучы: Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы

Тема: Квадратның периметры

Материал:   Л.А Чекин 1 кисәк 132 бит

Җиһазлау: проектор, күләмле геометрик фигуралар моделе, сарбонка

Дәрес тибы:  яңа теманы аңлату, иҗади эзләнүле

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья

Төркемнәрне оештыру: парларда эш, төркемнәрдә

Планлаштырылган нәтиҗә: күләмле  фигураларны яссы  фигуралардан аера белү.

Эшчәнлек максаты:  Геометрик фигураларны рәсемдә дөрес сүрәтләү, квадратның периметрын исәпләү

Белем бирү максаты: Периметр табу темасы буенча  алган белемнәрне гомумиләштерү,  системалаштыру

Тәрбия бирү максаты: Предметара бәйләнешне күрсәтү , математикадан алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

                        УУГ формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга; мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерү; чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, классификация үткәрергә;  материал объект, таблица, рәсем, схемалар геометрик фигуралар, җисемнәр куллану; бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкару; уку мәсьәләләрен модельләштерүдә формулалар куллану, проблема кую, чишү.

   

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итү; нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга; килешергә   һәм уртак    эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә; сораулар формалаштырырга, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү   тормыш тәҗрибәсен  куллану

     Регулятив универсаль уку гамәлләре  таблица буенча чишелешнең дөреслеген тикшерү ; эшләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга; кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;  максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга; сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга. иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү,  тормыш тәҗрибәсен куллану

     Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре   математика фәненә танып белү кызыксынуы; дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;  үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

5.Йомгаклау.

   Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Укучыларда пространство күзаллауларын үстерү зур әһәмияткә ия. Аның иң нәтиҗәлеге чаралары түбәндәгеләр: фигураларны күрсәтү, аларның бер-берсенә карата торышын билгеләү һәм чагыштыру, модельләштерү, фигураларны рәсемдә дөрес сүрәтләү, сызымны уку. Алда күрсәтелгән күнегүләр системалы һәм комплекслы үтәлгәндә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.Әлеге дәрестә укытуның яңа стандарт таләпләренә туры килерлек итеп һәм  беррәттән Сингапур структураларын да кулландым. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.Мәгълуматны күрсәтүнең бер уңайлы формасы булып модельләр  тора. Җисемнәрне яссы өслектә һәм пространствода куллану алымнары булды.Алар белән практик эш башкарылды, периметр табуны ныгыттык.Сүзлек  модельләр ярдәмгә килде.   Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.  Дәрестә һәр баланың фикерен  сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.   Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль  рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп  бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Өй эше бирелде, укучыларга дәрес аеруча ошады дип уйлыйм.  

                                                                       

                                                          



Предварительный просмотр:

“Тигезләмәләр чишәргә өйрәнәбез” темасы буенча дифференциаль эш өчен  биремнәр

                                                                    №1

  1. Һәр тигезләмәнең тамырын тап:

Х + 24 = 76                                Х – 45 = 23

423 – Х = 162                             265 + Х = 985

2. Киметүче билгесез булган тигезләмәләрне сайлап ал һәм чиш:

Х + 57 = 90                                    840 – Х = 254

  1. – Х = 36                                     х – 76 = 489

3.Киметүче- билгесез сан, кимүче-243, ә аерманың кыйммәте 72 гә булган тигезләмә төзе һәм чиш

№2

  1. Тамырлары бер үк булган 3 тигезләмә төзе  һәм чиш
  2. 31-х= 19 тигезләмәсен тамыры үзгәрмәслек итеп үзгәрт һәм чиш
  3.   Х + 17 = 29     һәм  26 + Х = 38  тигезләмәләрен чагыштыр. Алар нәрсә белән охшаш? Нәрсә белән аерылалар?
  4. Тигезләмәләрне чиш

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадратның периметры 2 класс

Квадратның периметры 2 класс...

Технологическая карта урока "математика" ПНШ 3 класс «Квадратный дециметр и квадратный сантиметр»

Технологическая карта урока«Квадратный дециметр и квадратный сантиметр»                    Пре...

Презентация к уроку математики, тема: Единицы площади. Квадратный километр и квадратный миллиметр.

Представлен урок изучения нового материала с использованиемсовременного технического средства обучения – презентации. Презентация используется для более наглядного усвоения учебного материа...

Конспект урока математики (3 класс). Тема: «Квадратный километр и квадратный метр». УМК «Перспективная начальная школа»

Цель деятельности учителя: формирование знаний о новых единицах площади: квадратный километр и квадратный метр.Предметные результатыПредметные: знать единицы измерения площади квадратный километр и кв...

Конспект урока математики (3 класс). Тема: «Квадратный миллиметр и квадратный сантиметр». УМК «Перспективная начальная школа»

Цель деятельности учителя: формирование знаний с новой единицей измерения площади – квадратным миллиметром, квадратным сантиметром; установление соотношения между квадратным миллиметром и квадра...

Конспект урока математики (3 класс). Тема: «Квадратный миллиметр и квадратный дециметр». УМК «Перспективная начальная школа»

Цель деятельности учителя: формирование знаний с новой единицей измерения площади – квадратным дециметром; установление соотношения между квадратным миллиметром и квадратным дециметром.Предметны...