Җөп һәм так саннар
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Нуриева Гульзифа Робертовна

урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem_zhop_tak_san.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта математикадан  ачык дәрес

Тема: Җөп һәм так саннарның билгеләре

Предметлы УУГ:

  1. Җөп һәм так саннарны аера белергә өйрәнү.
  2. 2 гә тапкырлау һәм бүлүне камилләштерү
  3. Белем алуга омтылышны , игътибарлылыкны, фикерли белү, фәнни активлыкны үстерү

1.Танып- белү УУГ:

а)  алган белемнәрне тормыш белән бәйләп күрсәтә  белү;

б)  математикага кагылышлы яңа мәгълүмат туплау;

2. Регулятив УУГ:

а) мөстәкыйль рәвештә  шартлы билгеләр, схемалар, кыскача язулар буенча мәгълүматны ала, аңлата белү;

б) конкрет биремне үтәгәндә  максатка ирешү юллары буенча фикер алышуда катнашу; конкрет биремне үтәгәндә  алгоритм белән эшләү буенча фикер алышуда катнашу.

3.Коммуникатив УУГ:

а) парларда, төркемнәрдә эшли белү;

б) ялгышулардан, хаталардан курыкмыйча, аларны бетерү юлларын өйрәнү;

4.Шәхси УУГ:

а) гомуми эшкә үзеңнән кергән өлешнең мөһим икәнлеген тою;

б) иптәшләреңнең фикерләренә һәм хаталарына толерантлы була белү;

Җиһазлау: ноутбук, экран, презентация

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар!  Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп елмаябыз.(Укытучы тапкырлауга мисаллар әйтә. Дөрес җавап әйткән укучы утыра бара.)

II. Өй эшен тикшерү.                       

-Әйдәгез, өй эшләрегезне тикшерик.

№20 не бергәләп тикшерәбез. Чиратлап укырсыз. Үзбәя.(Дәреслек70 бит)

III.Белемнәрне тигезләү.  Актуальләштерү. Телдән исәпләү.

 Ә хәзер сәгать 12 дә очраша торган иптәшегез белән күрешеп, 2 гә тапкырлау һәм бүлүне кабатлагыз. Үзбәя.

IV.Уку мәсьәләсе кую.

Тапкырчыгыш турында нәрсә әйтә аласыз? Нәрсә соң ул җөп һәм так саннар?

V.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Математик әкият.

 Борын-борын заманда Математика патшалыгында саннар бик дус яшәгәннәр.Алар бер-берсенә кунакка да йөрешкәннәр. Бервакыт алар “2 гә бүлен” дигән уен уйнаганнар. Уен вакытында саннар арасында тавыш чыккан. Шул көннән башлап алар урамның төрле якларында яши башлаганнар.Нәрсә булган соң аларга?

Саннарны урам кебек тезеп карау.

  1. Практик эш

Класстагы кызлар, малайлар,барлык укучылар саны турында нәрсә әйтә аласыз?

2.Кагыйдә чыгару        

2гә бүленүче саннар  җөп саннар дип атала.

2 гә бүленмәүче саннар так саннар дип атала.

3.Саннар белән эш

Санның соңгы цифрасы

- 2 гә бүленә торган сан булса, ул сан –җөп сан була;

-2 гә бүленми торган сан булса, ул сан –так сан була.

        Модельләштерү. Алгоритм төзү.

Эш башы

Санга кара

                                                          Сан 2 гә

                                                      бүленәме?

Җөп сан                                                                             Так сан

Тәмам

Дәреслек (74 бит) буенча эш.

№1,2,3 телдән төркемнәрдә эшләнелә.

№4 1 әр укучы тактада эшли.

№5,6 мәсьәләләр чишү.

№7 тигез фигураларны тап.

Физкультминут МИКС- ФРИЗ- ГРУПП  (сорауның җавабы төркемдә кеше санына тигез)

  1. Дүртпочмакның ничә ягы бар?
  2. 10ны 5 кә бүлгәч ничә була?
  3. Бу фигураның ничә почмагы бар? (өчпочмак)
  4. Сез ничәнче класста укыйсыз?
  5. Сезнең туган көнегезнең елы нинди санга бетә?

4.Дәфтәрдә эш

Карточка буенча бирем

1.Җөп саннарны түгәрәккә ал.

3, 5, 8, 16, 17, 20, 19, 1, 7, 12, 14.  Үзбәя

 2.Мисалларны чиш, так саннарны түгәрәккә ал .

20:5-1=                                               36:6+12:4=

(12-2)+15=                                          80-56:7=     Үзбәя

3. Җавабы җөп сан чыгарлык итеп саннар уйлап яз.

                  +            =        :                =

                                     _         =        х        =

                                                     

2+2=4                                18:3=6

21-1=20                             4х5=

5.Тарих белән бәйләнеш  

Борынгы вакытларда  ук саннарның сихри көче бар дип уйлаганнар. Так сан уңыш китерә, җөп сан- уңышсызлык китерә дипуйлаганнар. Раштуа  бәйрәменә табынга так саннар исәбенчә ризык әзерләгәннәр.Җөп сан “бетте”

мәгънәсендә кабул ителгән. Шуңа күрә үлгән кеше каберенә җөп сандагы чәчәкләр куйганнар. Ә бәйрәмнәргә  чәчәк бәйләмнәренә так сандагы чәчәчкләр кую гадәткә кергән.

Ә АКШ та һәм Европада, көнчыгышта киресенчә- җөп сан бәхет китерә дип уйлыйлар.

VI. Рефлексия.

1. Уен “Ялгышма!”

-Мин саннар укыйм.Әгәр сан җөп булса-кул чабасыз, так булса кулларны “киштәгә” куябыз.

12, 44, 31, 93, 50, 29, 14. 15,18, 19, 8, 5

3.Җөп һәм так саннар тормышта кайчан кирәк булырга мөмкин?

-Табибка керү өчен.

-Урамда йорт номерлары

-поездларда аскы урыннар так, өстәге урыннар җөп

-Автомобиль  йөртүчеләргә юл билгесе

VI.Өй эше.

1.Дәреслек 75 бит №8,9

2. Эш дәфтәрләрендә эш

VII.Йомгаклау.

Эш башы

Санга кара

Сан 2 гә бүленәме

Әйе               Юк

Җөп сан Так сан

Тәмам

1   2   3  4  5   6

  7    8   9  10

 

 11   12


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

презентация на тему "Цифры" (саннар)

Презентация приготовлена для изучения детьми цифр на татарском языке от 1 до 20...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

"Ыдыктыг саннар" кл.шагы 3кл.

Ооредилгелиг-уругларны тыва болгаш орус чоннарнын ыдыктыг саннарын кысказы-биле таныштырар...

Тест для 4 класса (татарские группы) по теме "Саннар".

Тест для 4 класса (татарские группы) по теме "Саннар"....

1дән 100гә кадәрле саннар. Презентация

3нче сыйныфларда туган телдән үткәрелгән ачык дәрес презентациясе...