Математика.1 дән 10 га кадәр саннарны кушу һәм алу.
план-конспект урока по математике (1 класс)

Кулюмсар Нурулловна Аглиуллина

Дәрес конспекты.1 дән 10 га кадәр саннарны кушу һәм алу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_dn_10_ga_kadr_sannarny_kushu_hm_alu.docx28.38 КБ

Предварительный просмотр:

Математика

Тема: 1 дән 10 га кадәр саннарны кушу һәм алу. Ныгыту.

Максат:

1)өйрәнгән материалны кабатлау, гомумиләштерү һәм ныгыту; белем алудагы шәхси кыенлыкларны ачыкларга, аларны бетерү  юлларын табарга өйрәтү;

2) танып –белүләрен  ; уйлау фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) уку хезмәтенә уңай караш тәрбияләү; сәламәтлекне саклау; ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Дәрес тибы: Рефлексия дәресе.

Дәрес төре: Уен - дәрес

Технология: Сәламәтлекне саклау, үстерешле укыту, проблемалы зоналарны тулыландыру, шәхескә ориентлашкан укыту(дифференциаль якын килү); мәгълумати –коммуникацияле укыту.

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья.Әдәби уку. Литературное чтение. Музыка.

Ресурслар: Дәреслек, Презентация.

Эш формалары: Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, мөстәкыйль

Дәрес этабы:

1.Оештыру өлеше:

1.Укучыларны сәламләү . Дәрескә әзерлекләрен барлау.

-Хәерле көн, укучылар!

2.(Кар бөртекләре очуын хәтерләткән көй.)

-Математика дәресен башламакчы идек бит. Нинди серле көй бу? Әллә кар бөртекләре оча инде? Әйдәгез, алар белән бергә бөтереләбез.

Кар бөртеге өйгә керде, (балалар бер урында

кулларын җилпеп әйләнәләр)

Өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай, (очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Менә шулай, менә шулай.

- Кар бөртекләре  монда бик куп яуганнар.Карагыз әле,чыршы агачына купме кар бортекләре кунган.(Чыршыга кар бөртекләре ябыштырылган)

II. Актуальләштерү.  

  • Санап карыйк әле,ничә кар бөртеге бар икән чыршы агачында. ( 1дән 10 га кадәр саныйлар,артка саныйлар.
  • Балалар , берсе минем өстәлгә кунган, сездә дә юкмы? (Балаларнын өстәлләрендә кар бөртеге артында мисал язылган, балалар мисалның җавабын әйтәләр тактага ябыштыралар.)

4+3

2+3

6+3

5-2

8-3

7-3

6+2

5+1 КАБАТЛАУ.

  • Кар бөртегендәге саннарны үсә бару тәртибендә урнаштырыйк әле балалар. Нинди сүз килеп чыкты?
  • Димәк, бүген дәрестә нәрсә эшлибез икән.
  • Ә нәрсәләргә өйрәндек?( 1 дән 10 га кадәрге саннарны язарга , чагыштырырга, куппочмакларны танырга, кисемтә сызарга , үлчәргә өйрәндек).
  •    Балалар карагыз әле ( бер кар бортеген алам, анда Кыш бабай рәсеме, кар бортеген алгач  чыршы уенчыгы чыга)
  •  Бу кем? (Кыш бабай).
  • Кем соң ул Кыш бабай?
  • Балалар кар бөртекләре астында нинди матур чыршы уенчыклары яшеренгән икән бит.

III. Проблема тудыру. Мотив булдыру. Кыш бабайны белдек, ә калганнарында нәрсәләр, кемнәр яшеренгән икән? Нәрсәләр икәнен беләсегез киләме?  

  • Бик ачып карар идек тә,чыршыбыздагы кар бортекләрен, математика укыйсыбыз бар шул.

IV. Уку -эшчәнлек максатын кую.

-Без бит бүген өйрәнгәннәрне кабатлыйбыз дидек

-Алайса,әйдәгез чыршыбыздагы  биремнәрне үтәп, чыршыбызны бизик.

-Без чыршыны Яңа ел бәйрәменә бизибез. Ничек уйлыйсыз,бүтән илләрдә дә бәйрәмгә чыршы бизиләрме? Чыршыны кайчан , ничә еллар элек бизи башлаганнар?

- Чыршы үсмәгән илләрдә нәрсә бизиләр? Без дә бәйрәм өчен дип үсеп утырган чыршыларны кисмик, ясалмаларын файдаланыйк.

V. Тема буенча эш. Беренчел ныгыту -Таныш очраклар.

1.Геометрик материал.  -Әйдәгез, таякчыклардан без дә  шундый чыршы төзик. -Чыршы нинди фигуралардан тора? -Ничә таякчык кулландыгыз?

( Чыршы рәсемнәре бирәм. Үзбәя)

- Ә хәзер чыгшының уң ягына 2 түгәрәк куегыз.

- Чыршының сул ягына 3 түгәрәк куегыз.

- Барлыгы ничә түгәрәк килеп чыкты?

-Тикшерәбез. Эшебезнең нәтиҗәсен чыршыбызда  билгелибез.(Балалар зәңгәр,кызыл  төстәге уенчыклар  белән  эшнең уңышларын билгелиләр).

Икенче кар бөртеген алам.

2. Кыйммәтләрен исәплә! (  Җавапны дәфтәргә язып баралар, тактадан тикшерәләр)

1. 4санына 2не кушам.(6)

2. 3 санын 1 гә кимет.(2)

3. 2 санын 1 гә арттырырга(3)

4. Беренче кушылучы 2, икенче кушылучы 3. Сумманы тап (5)

5. 3 минус 2 (1)

6. 3 санын 2 гә кимет(1)

7. Беренче кушылучы 4, икенче кушылучы 3. Сумманы исәплә.

- Молодцы! Кар бөтекләре тагын шаяра башлады .

3. Парларда эшләү. Кар бөртекләре бөтерелә. Финдляндия кыш бабае. Рәсеме күрсәтелә.  Бу илнен кыш бабае ничек атала? ( Буяу)

-Бу илдә кыш бабайны Йоулупукки дип атыйлар. Аның өстендә кызыл кием, башлыгы очлы. Янында  гномнарны күрергә була икән. Йоулупукки дә сезгә бирем калдырып киткән, балалар. Аларнын сандыкларында линейка да була икән.

-Китапның 124 битеннән яшел кисемтәне табабыз, үлчибез.  ( веерлар ярдәмендә күрсәтү)

–Янәшәдә  нәрсә? Ничә  буыны бар ? Озын буынын үлчәдек,икенче, өченче буынын. Иптәшләрегезгә булышыгыз. Булдырдыгыз.

4. Карточкалар белән эш . Алдагы кар бөртегендә мисаллар бирелгән. Дәфтәрегезгә мисалларны язып кыйммәтләрен исәплиләр. Бер –берсенен эшләрен тикшерәләр. ( эталон буенча тикшерәләр)

7-4*3         6*9

8-3*5         10*0

     3+2*5         6*4

  • Беренче баганадагы гамәлләр ничек атала? (Тигезлек)
  • Икенче баганадагылар? (тигезсезлек)

7.Физкультминутка.

  • - Кайсыдыр кыш бабайның бияләе дә очып килгән әле монда . Эчендә  сораулары да бар.Әйдәгез, уен уйнап алыйк. Көй туктагач, бияләй кемдә кала ,шул сорауга җавап бирә
  • Бияләй 3 тапкыр түгәрәк буйлап йөртелә.
  •  Сораулар: -Ике песидә ничә тәпи?
  •  -Дүртпочмаклы өстәлнең бер почмагын кискәч ничә почмагы кала?
  • - Имәндә 4 алма, каенда 2 алма. Барысы ничә алма?

6. Мәсьәлә чишү. Алдагы кар бөртеге. Монысы Италия иленнән очып килгән. Анда бу көнне кемне көтәләр икән?

Италиядә бу көнне балалар фея Бефананы көтәләр. Бефана әйбәт балаларга морҗадан күчтәнәчләр сала, сүз тыңламаган балаларга көл генә калдыра.

 Ә безгә бу кар бөртеге мәсьәлә чишәргә куша.

Һәр төркемнең эш номеры, китап бите  конверт эчендә язылган. Конверттан шарт, сорау, чишелеш, җавап дигән карточкаларны алалар, мәсьәләне укыйлар, бергәләп җавап бирәләр.

1 вариант -124 биттән № 25 мәсьәләне;

2 вариант -125биттән № 27 мәсьәләне;

(Балалар зәңгәр,сары төстәге уенчыклар  белән  эшнең уңышларын билгелиләр).

7.Физкультминутка.

- Кайсыдыр кыш бабайның бияләе дә очып килгән әле монда . Эчендә  сораулары да бар.Әйдәгез, уен уйнап алыйк. Көй туктагач, бияләй кемдә кала ,шул сорауга җавап бирә

Бияләй 3 тапкыр түгәрәк буйлап йөртелә.

 Сораулар: -Ике песидә ничә тәпи?

 -Дүртпочмаклы өстәлнең бер почмагын кискәч ничә почмагы кала?

- Имәндә 4 алма, каенда 2 алма. Барысы ничә алма?

8. Индивидуаль эш.Алдагы кар бөртеге. Бу кар бөртегендә Япония кыш бабае. Япон кыш бабае Сегацу- Сан исемле. Кыңгырауга 108 тапкыр суккач, Япониягә  Яңа ел килә. Японнар бу көнне ишекләренә  тырмалар эләләр. Бу кар бөртегендә дә бирем бар.

9.Акчалар белән 10 сумны күрсәтергә, 8 сумны.

VI. Рефлексия.

-Балалар, сез дәрестә алган белемнәрегезне кайда куллана аласыз? -Алган белемнәребезнең кирәге чыктымы?  Авырлыклар булдымы? -Кайсы эш авыррак булды? - Нәрсәне сез  белми идегез, хәзер беләсез?

VII. Дәресне йомгаклау.

-Кәефләрегез ничек? (Чыршыга кызыл, яшел, сары уенчыклар элеп күрсәтәләр)

- Аңладым, белдем....

- Кайбер нәрсәләрне кабатларга кирәк.....

- Бернәрсә дә аңламадым....


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

1 санына берурынлы саннарны кушу

-         Кушуның беренче кушылучысы 1 булган очракларын карау;-         1+       ...

4 санына берурынлы саннарны кушу

"Перспектив башлангыч мәктәп" өчен 1класста математикадан ачык дәрес. Тема: " 4 санына берурынлы саннарны кушу"...

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

"1 дән 10 га кадәр саннарны кушу һәм алу".

Конспект урока по математике в 1 классе....

конспект урока в 3 классе на тему "Өчурынлы саннарны кушу һәм алу"

3 нче класста " Өчурынлы саннарны кушу алу темасын йомгаклаганда кулланырга мөмкин. Сәяхәт дәрес...