Эшмәкәр булырга өйрәнәбез
план-конспект урока по математике (2 класс)

Газизова Диляфруз Мирхатовна

2 нче сыйныфта "Саннарны язмача кушу һәм алу алгоритмы" темасы буенча математика фәненнән эшлекле уен формасында кабатлау дәресе. Дәрестә фронталь, төркем белән эш, парларда эшләү төрләре, шулай ук белем үзенчәлекләренә карап индивидуаль эш төрләре дә бирелә. Эш барышында  презентация, өстәмә карточкалар кулланыла. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Математика дәресе

Укытучы Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы

Тема: Саннарны язмача кушу һәм алу алгоритмы (кабатлау).  ( 2 класс).

Максат.

1. Дидактик. Исәпләү һәм белем күнекмәләрен формалаштыру, баганалап язып исәпләү күнекмәләрен, түгәрәк саннарга тапкырлауны ныгыту өчен шартлар тудыру.

2.Үстерелешле.  Логик һәм алгоритмик фикерләү, танып белү һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен, математик  сөйләм телен үстерү, үзеңне бәяләү, бер-береңне тыңлый, логик фикерли белү.

3.Тәрбияви. Патриотизм, әхлакый шәхес сыйфатлары, үз-үзеңне камилләштерү сәләте тәрбияләү, бердәмлек булдыру, ярдәмләшү,  математик сөйләм культурасы тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхси: укучыларның математика дәресенә һәм андагы эшчәнлеккә кызыксыну күрсәтүе, башкарылган эшнең сыйфаты һәм нәтиҗәсе өчен җаваплылык хисе кичерү, эшчәнлекне бәяләү.

Метапредмет: регулятив уку гамәлләре (контроль, коррекция, бәяләү) үсеш алган; танып белү УУД (үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен аңлы рәвештә төзи, мәгънәле уку күнекмәләрен чагылдыра, белемнәрен структуралаштыра, фикер йөртә беләләр); коммуникатив УУД (укытучы һәм яшьтәшләр белән уку хезмәттәшлеген планлаштыралар, партнерларның эшчәнлеген контрольдә тоталар һәм бәялиләр, үз фикерләрен төгәл белдерә беләләр).

Предмет: укучылар баганалап кушу һәм алу, эшләү алгоритмнарын белүләрен күрсәтәләр һәм аларны кулланалар.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе (ныгыту дәресе)

Дәреснең төре: уен-дәрес.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, биремле карточкалар, сүзләр язылган плакатлар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру этабы.
  2. Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.
  3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  4. Беренчел ныгыту.

-таныш ситуациядә (типлаштырылган),

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).

  1. Физкультминутка.
  2. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)
  3. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
  4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
  1. Оештыру этабы.

1. Уку эшчәнлегенә мотивация.

Укытучы.

  - Исәнмесез укучылар. (Укучылар баса).    Хәерле иртә сезгә.

    Зиһен һәм тел ачкыларын

    Телибез һәммәбезгә.

Укытучы:

- Дөньядагы иң матур күренешләрнең берсе -ул елмаю.  Әйдәгез балалар бер-беребезгә елмаю бүләк итик. Яхшы кәеф, матур уйлар белән эшебезне башласак кыенлыклар һәрвакыт җиңелер.

 2.  Дәрес өчен караш булдыру.

Укытучы.

- Бер яхшы минут бер яхшы эш эшләнде.

- Ун яхшы минут - ун яхшы эш эшләнде.

- Ә бер дәрес өчен ничә яхшы эш башкарып була? (...)

- Балалар, мин сезгә яхшы эшләр башкаруыгызны һәм үз нәтиҗәләрегездән бары тик уңай эмоцияләр генә алуыгызны телим. Кәефләрегез ничек? (яхшы)

- Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

Укытучы.Укучылар, өйгә бирелгән биремнәргә әйләнеп кайтыйк әле. Тиз генә “Укытучылы уены”н уйнап алабыз. Җавапларны такта белән чагыштырабыз.   Ә хәзер күмәкләшеп җавапларны үсә бару тәртибендә төзибез һәм укыйбыз.  Эшләрегез дөрес эшләнсә без дәресебезнең төп сүзен табарбыз.

2 класс

54+26=80 (р)

60-32=28 (ш)

49-26=23 (э)

42+8=50 (к)

66-6=60 (ә)

35+ 7=42 (ә)

16+14=30 (м)

23

28

30

42

50

60

80

э

ш

м

ә

к

ә

р

  Тактада   Э Ш М Ә К Ә Р сүзе..

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы.Эшмәкәр кем ул? Бәлки берәрегез аңлатма биреп китә алыр?  (Предприниматель) (Эшмәкәр - ул үзенә үзе эшләп акча эшли, табыш алу өчен үз эшен булдырган кеше).

Укытучы. Ә җирлегебездәге нинди эшмәкәрләрне беләсез? (Укучыларның җавабы)

Укытучы.  Эшмәкәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? (Тырыш, математика фәнен яхшы үзләштергән, куша, ала, тапкырлый, бүлә белә, әйткән сүзендә тора торган, үз-үзеңә ышанган, тәвәккәл, намуслы,  җаваплы, чыдамлы, хезмәт сөючәнлек, оешкан, куелган максатка ирешә торган, сәләтле, алдан күрүчән, барысын да уйлап эш итә торган).

Укытучы. Сезнең эшмәкәр буласыгыз киләме соң?  Дәресебезнең максаты нинди булыр? (Тактага сүзләр эленә: ЭШМӘКӘР БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ). Бурычларыбыз: дөрес исәпләргә, тапкырларга, бүләргә, игътибарлы булырга, тырышып эшләргә,  бер-беребезгә ярдәм итәргә, алдагы дәрестә алган белемнәрне дөрес итеп кулланырга).

  1. Беренчел ныгыту.  

-таныш ситуациядә (типлаштырылган),

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).  

Укытучы. Эшмәкәрләрнең акча эшләү өчен эше булырга тиеш дидек.Аны  ачу өчен лицензия кирәк.(Лицензия сүзе тактага эленә). - Ә лицензия нәрсә ул? Лицензия-гади телдә әйткәндә эшне ачып җибәрү өчен рөхсәт кәгазе.

- Лицензия алыр өчен шифрограмманы үтәрбез. Сезнең фирманың ничек аталуын белербез. Үзенә эшне һәр укучы сайлап ала һәм такта алдында аңлатып эшли (карточкалар белән эш)

 ( 2 класс өчен) (ИКМӘК)

67 - 17= 50 (И)

48 + 32=80 (К)

66 + 24=90 (М)

92 - 14 = 78(Ә)

39 + 25 = 64 (К)

Слайд

90

80

78

64

50

 И

К

М

Ә

К

 (Укучылар җавапларны слайдтан карап тикшерә һәм кими бару тәртибендә укый.  Килеп чыккан сүз тактага ябыштырыла).

Укытучы. Димәк, без ачачак оешма  “ИКМӘК” дип аталды.

Безнең оешмаларыбыз  кечкенә. Президент үзем булырмын. Ә хәзер сезгә бухгалтерлар кирәк булыр.  (Бухгалтер сүзе тактага эленә).

Укытучы.  Бухгалтер  нәрсә белән шөгыльләнә? (Акча саный,  документлаштыра. Ул яхшы саный белергә тиеш).

-. Үз оешмада бухгалтерны билгеләгез. Кем безнең бик яхшы саный.

- Бейджикларны беркетәбез. Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алабыз.

V.Физкульминутка“Күрсәт әле үскәнем” (Слайд)

VI.Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

Укытучы. Укучылар мин  президент буларак эшебезнең бизнес-планын төзедем. Сез аны экранда күрәсез.(Укучы укып таныштыра) (Слайд)

1. Белем аукционы.

2. Бизнес кәгазьләре белән эшләү.

3. Бухгалтерлык исәбе.

Укытучы. Иң беренче сезнең оешманы үстерү өчен старт капитал кирәк. Акча эшли башлыйбыз.  Белем аукционы- «Кайнар унлык» уены уйнап алабыз. Дәрес барышында һәрбер дөрес җавап өчен мин сезгә акча биреп барам. Чын акчалар түгел инде әлбәттә. Һәр эшнең үз бәясе. Дәрес ахырында оешманың акчаларына карап нәтиҗә чыгарабыз. Ә билгеләрне үзегез җыйган акчалардан чыгып куярбыз.

-Оешмагызның киләчәге сез бүген дәрестә куйган бурычларны ничек үтәвегезгә бәйле булачак. Һәрберегезнең акчасын исәпкә алу таблицасы бар, анда бухгалтер язып барачак.

1. Белем аукционы “Кайнар унлык”дип атала.

Укытучы. Һәр дөрес җавап өчен 10 сум бирелә.

• Кушуның компонентларын һәм нәтиҗәсен әйтегез (кушылучы, кушылучы, сумма)

• Тапкырлауның компонентларын һәм нәтиҗәсен әйтегез? (тапкырлаучы, тапкырлаучы, тапкырчыгыш)

• Алуның компонентларын һәм нәтиҗәсен әйтегез? (Кимүче, киметүче, аерма)

• Бүлүнең компонентларын һәм нәтиҗәсен атагыз? (Бүлүче, бүленүче, өлеш)

• Турыпочмаклыкның периметрын ничек табабыз? ( Барлык якларын кушып)

• Мәйданны ничек табарга? (Иңен буена тапкырлап)

• Периметр нәрсә ул? (Барлык якларының озынлыгы суммасы)

• Әгәр санны 0 гә тапкырласаң, җавапта ( 0 чыга)

* Әгәр санга 0 кушсаң... (сан үзгәрми)

• Бер елда ничә көн? (365 яки 366) ни өчен

* Бер тәүлектә ничә сәгать? (24 сәгать)

• Булат такта кисте: биш кисәк чыкты. Булат тактаны ничә җирдән кисте? (Дүрт)

• Бер дистәдә ничә берәмлек (10 берәмлек)

• Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы, әллә 1кг тимерме? ( Икесе дә тигез)

• Бер сантиметрда ничә мм? (10 мм)

• Бер километрда ничә метр? (1000 метр)

• Маратка 1 яшь, Алсуга 12 ай. Кем олырак?  

• Бүлмәдә ике шәм яна иде. Берсен сүндердек. Бүлмәдә ничә шәм калды? (Берәү, чөнки берсе янып бетте).

• Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? ( 5кг)

• Машинада 5 кеше бара. Машина 8 км юл үтә. Машинада баручы һәр кеше ничә км юл үтә?

Укытучы. Молодцы! Акчаларны санап тиз генә язып куеыйк. Бухгалтерга үзегез дә ярдәм итегез. (тактадагы таблицага языла).

Укытучы.   Бизнес кәгазьләр белән эшләү.

- Бүген  математика дәфтәре бизнес - дәфтәр булачак. Әйдәгез бүгенге числоны, класс эшен язып куябыз).  (Дөрес утыру кагыйдәсе кабатлана).

-Язганда мин туры утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Тигез һәм матур итеп.

Укытучы. Дәреслек буенча мәсьәлә чишәрбез. Һәр укучы да мәсьәләне эчтән укый. Бер укучы тактада эшли. Мәсьәләне урында да эшлибез.

Дәреслек б эш.  

(Укучы укый)24 бит №21. Гүзәлнең 100 сум акчасы булган. Ул ике китап сатып алган. Китапның берсе 20 сум, ә икенчесе 40 сум тора. Гүзәлгә ничә сум акча кайтарып бирергә тиешләр.

Укытучы. Нәрсә билгеле? (Гүзәлнең ничә сум акчасы булганлыгы һәм

сатып алган китапларының берсе 20, икенчесе 40 сум икәне)

Нәрсә табарга? (Ничә сум кайтарып бирергә тиешләр).

Булган – 100 см

Сатып алган – 20 сум һәм 40 сум

Калган?

20+40= 60 сум ( тоткан)

100-60=40 сум (калган акчасы)

Җавап: Гүзәлгә 40 сум акча кайтарып бирергә тиешләр.

Дәреслек белән эш (Өстәмә эш) (һәр дөрес мисалга 30 сум)

2 класс 24 бит №16

1 багана

42+18= 60

24+36= 60

69+18= 87

32+49= 81

2 багана

99-61= 38

66-55=11

63-44= 19

98-17=81

Хәйрия акциясе

Укытучы. Сезнең оешма хәйрия акциясендә катнаша.

- Хәйрия нәрсә ул? (Хәйрия эшчәнлеге, җәмәгать файдасына, аз керемлеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән түләүсез табыш. Мәсьәлән, Хәйрия концерты булып узды. Аннан кергән акчаны артистларыбыз үзебезнең авылдан мобилизацияләнеп сугышка киткән авылдашларыбызга кирәк-ярак алыр өчен тотылды.

- Эшне башкарырга кирәк. Сез эшләгән акча табигатьне саклау фондына китәчәк. Һәр кеше үзе хәл итә, бу акциядә ул катнашамы, юкмы.  Һәм нинди сумманы ул кертә ала.

- Карточкаларны сайлап алыгыз. Бирем кыйммәтрәк булган саен андагы эшләр  катлаулырак. Биремнәрне дәфтәрдә эшлисез. № 2 диеп куярсыз.

(Укучылар теләк буенча биремнәрне алалар, дәфтәрләрдә эшлиләр, укытучы үзе тикшереп йөри).

  2 класс

x-9=4 (20)

х=4+9

х=13

13-9=4

4=4

Турыпочмаклыкның иңе 2 см, буе 3 см. Периметрын табарга. (20) Р= 10 см

Турыпочмаклыкның иңе  4см, буе 5 см. Периметрын табарга. (30) Р= 18 см

у+9=19 (10)

у=19-9

у=10____

10+9=19

19=19

 (Дөрес җавапларга билгеләнгән сумма бирелә).

Укытучы:

- Укучылар, безнең тагын нинди табигатьне саклау акциясенә катнашканыбыз бар әле. (Батареялар җыйнау)

VII. Дәрес йомгаклары. Рефлексия.

- Молодцы. Без нәтиҗәле эшләдек.

- Эшебез нәтиҗәле булсын өчен нинди эшләр башкардык?

- Эшмәкәр булу җиңелме?

- Сезнең фирма нинди кыенлыклар белән очрашты?

- Сезнең фирма кайсы  бизнес-план пунктын иң яхшы башкарды?

- Ә хәзер капитал җыябыз. Бухгалтер, оешманың табышын санагыз.(Таблицада укучыларның акчалары санала, бергә кушып оешмага урын чыгарыла. Акчалар балларга әйләндереп һәр укучыга билгеләр куела).

Укытучы:

- Балалар, әгәр сезгә 1 млн сум акча бирсәләр, сез аның белән нишләр идегез? (Укучыларның җавабы тыңлана) 

Укытучы:

- Балалар, бу дәрес миңа "сез һәрберегез дә һичшиксез, яхшы кеше булачак!" дигән ышаныч бирде. Дәрестәге актив эшчәнлегегез өчен сезгә рәхмәт! Ә хәзер өй эшләре алабыз.

VIII. Өй эше.

1. Дәреслек буенча эш.

А) 24 бит №22 (сыйныфта эшләгән мәсьәлә кебек мәсьәлә),                      

Б) Саннар рәтен дәвам итәргә һәм һәрберсенә тагын 4 сан өстәп язарга.

1). 19,29,39,49, ..., ..., ..., ... .

2). 11,22,33,44, ..., ..., ..., ... .

В) Әти белән әнигә ничә яшь икәнен белергә һәм яшьләрен кушарга.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балага игътибарлы булырга булышу.

Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз...

Сыйныф сэгате"Кем булырга"

Сыйныф сэгате "Кем булырга"...