Сыйныф сэгате"Кем булырга"
классный час (4 класс) по теме

Мухаметзянова Гульнар Эгьзамовна

Сыйныф сэгате "Кем булырга"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgatekem_bulyrga.docx27.68 КБ
Файл prezentatsiyakem_bulyrga.pptx1.5 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кем булырга, нинди булырга?

Максат: Кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына ышанырга.

Бурыч: Һөнәр сайлый белергә өйрәнү һәм аның киләчәк тормыштагы әһәмиятен төшендерү, һөнәр сайлаганда мөһим шәхси үзенчәлекләрне билгеләү, омтылыш үстерү, сайлаган һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: плакат “Кем булырга,нинди булырга?”, презентация, мәкаль һәм әйтемнәр, төрле һөнәр ияләренең эш кораллары, укучыларның рәсемнәре, ребуслар, сүзлек китабы, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше.Сәламләү.

Бир кулыңны ун булсын, эшләребез уң булсын, дигән теләкләр белән сыйныф сәгатебезне башлап җибәрәбез.

Төп өлеш.

Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә бер хикәя укып китәм. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.

“Бер сыйныфта биш Алсу”

   Бер сыйныфта Алсу исемле биш кыз укыган, ди. Алар бер анадан туган шикелле уңган, сөйкемле булганнар. Берсе тегү-чигү эшен оста башкарган. Белгәннәрен сораган кешеләргә дә өйрәткән. Шуңа күрә аның хакында “Алтын куллы Алсу”,-дигәннәр.

  Кызларның икенчесе рәсемнәрне бик матур ясаган. “Коеп куйган рәссам”, - дигәннәр аның турында.

  Ә өченче Алсу тәмле ризыклар пешерә икән. “Әнисеннән дә уздыра”, дип мактаганнар кызны.

  Дүртенчесе гөлләр үстерергә яраткан. Миләүшә, яран һәм башка гөлләр белән тулы бүлмәдән кешеләрнең китәсе килмәгән, матурлыкка сокланып туя алмаган алар.

  Алсуларның бишенчесе дусларын үзенең җырлары, биюләре белән шатландырган. “Гел елмаеп яшәгез, усал булмагыз!” дигән ул кешеләргә.

  • Укучылар! Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаган?
  • Алар барысы да уңган, сөйкемле.
  • Кызлар бер-берсеннән кай яклары белән аерыла?
  • Аларның һәрберсе нинди дә булса һөнәргә ия. Тегәләр, чигәләр, рәсем ясыйлар, тәмле ризыклар пешерәләр, гөлләр үстерәләр, җырлыйлар, бииләр.

Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?(Һөнәр, профессия)

Мин сезгә профессия сүзенең сүзлеккә карап нәрсә аңлатканын белеп килергә кушкан идем.

Профессия – это у людей основной род занятий трудовой деятельности. Димәк, һөнәр -  ул төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.

Һөнәр белән профессия арасында аерма бар. Нинди дә булса профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була, әйтик, әбидән, бабайдан, әтидән, абыйдан һ.б.

   Укучылар, сез киләчәктә бик тырышып укып, мәктәпне тәмамларсыз һәм сезнең алдыгызга «Кем булырга?» дигән сорау килеп басар. Ә сез барлык һөнәрләрне дә беләсезме? ( Слайдлар буенча укучылар санап китәләр, рәсемнәре күрсәтелә.)

   Соңгы еллардагы статистика мәгълүматлары буенча, сез башкара алырлык 40 мең төр һөнәр булуы билгеле. Бу санны әле сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен тырышып укырга кирәк.

 

Өй эше сезгә “Мин кем булырга телим” дигән темага карата рәсем ясап килергә һәм шул турыда сөйләргә бирелгән иде. Әйдәгез хәзер шуларны тыңлап карыйк әле.

(Укучылар рәсемнәренә карап, ни өчен ул һөнәрләрне яратулары турында сөйлиләр. Рәсемнәре тактага беркетелә, алар янында шундый шигри юллар барлыкка килә)

Нәниләрем, тагын сезгә

Бар әйтер бер сүзем.

Нинди һөнәр сайласаң да,

 Кирәк беренче белем.

Әйе укучылар,озакламый сез дә зур үсәрсез. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыз. Хыяллану бик яхшы, балалар. Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз.

  Ребуслар чишү.(Җавапларында төрле һөнәр ияләре килеп чыга: сатучы, очучы, табиб, сыер савучы, тәрбияче)

    Уен “Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы булырга тиеш” уены тәкъдим ителә.

Пешекче үзенә  кирәкле предметларны: кашык, чынаяк, тәлинкә, пычак һ.б

Хат ташучы үзенә кирәкле предметларны: газета,хат, сумка һ.б.

Врач үзенә кирәкле предметларны: марля, мамык, аптечка һ.б җыя.

Димәк, балалар, һәр һөнәр иясенең үз эш урыны була. Ә менә сез яратып укыган “Чипполино маҗаралары” әкиятенең  авторы Джанни Родари һәр һөнәрнең әле тагын үзенә генә хас, шәхси һөнәри исе булуын да билгеләп үтте.

         Физкультминутка.  “Миңлебай”  көенә.  

         Күрсәт  әле,  үскәнем

Ничек  сыер  савалар?

Менә шулай,  менә  шүлай

Шулай  сыер  савалар.  (ничек печән  чабалар,  ничек  машина  йөртәләр, ничек утын яралар?)

Укучылар Һөнәрләр турында шигырьләрен сөйлиләр. 

Шофёр булам (Илназ)

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем

Күрше Миләүшә  апа (Камил)

Фермада  сыер сава.

Беркөн барып  карадык,

Сыерларын санадык.

      Ул аларны ашата,

           Тәмле сөт сава безгә

                  Сөт күп булса илебездә

                                       Тук була һәммәбез дә.

Илгә кирәкле булу, (Рузилә)

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

"Алтын куллы", - дисеннәр.

-Әйтегез әле укучылар, дөньядагы бар әйберне дә сайлап алу мөмкинлеге бармы?

(Юк, әти-әни, туган ил, тышкы кыяфәт)

-Әйе, бу әйберләрне сайлап алып булмый, аларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк.

-Ә менә киләчәкне, язмышны сайлап алып буламы?(була)

-Әйе укучылар, профессия сайлау – язмыш сайлау дияр идем мин, чөнки мөстәкыйль тормыш юлы һөнәр сайлаудан башлана, кешенең күпчелек вакыты эшендә үтә. Әгәр кеше үзе теләгән яраткан хезмәтендә эшли икән, ул үзен бәхетле хис итә, әгәр дә киресенчә икән, ул хезмәт аннан газапка әйләнә. Юкка гына татар халкы:”Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья. Эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу дөнья” диеп әйтмәгән. 

Һөнәр белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Оста кулда һөнәр бар.
  • Һөнәрле үргә йөзәр.
  • Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
  • Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
  • Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.
  • Кем эшләми, шул ашамый. Һ.б.

 Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:

  • А – артист, агроном, архитектор, адвокат
  • Б – бригадир, баянчы, бетонщик
  • В – врач
  • Г – геолог, галим
  • Д – доктор,дережёр
  • Т – тегүче, теш табибе,төзүче, тракторчы
  • У – укытучы, умартачы, урманчы
  • Ш – шофёр, шахтёр
  • С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы
  • К – китапханәче, комбайнчы.

Йомгаклау

   Без укучылар авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да белергә тиешбез.

 “Җир кешеләре” инде алар хезмәтләре җир белән бәйләнгән кешеләр.

 (Комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче һ.б.)

Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар -  авыл  хуҗалыгы  эшчеләре. Тырышып эшләгән  кешене  зурлыйлар,  хөрмәтлиләр.  Безнең  авылда да  тырыш,  уңан  кешеләр  бик  күп. Озакламый безнең районның энцеклопедиясе дөнья күрәчәк. Менә шул китапта безнең авылның да тырыш, алдынгы кешеләре кертеләчәк. Кемнәр икән алар? Ә сезгә өй эше итеп әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгздан сорашып алар турында белеп килергә була.

Укучылар, сез бүгенге дәрескә кадәр нәрсәләр белә идегез, ә бүген нинди яңалыклар алдыгыз.

Балачакны ташлап китәр чаклар,

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас:

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтер сезне матур киләчәк.

Укучылар, шигъри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәчәк. Ә алда сезне зур тормыш юлы көтә.

    


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Нинди һөнәр яхшырак? Баш ватабыз аптырап!”

Слайд 3

Һөнәр - ул төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.

Слайд 4

Слайд 16

Ылыслы урманнар Катнаш урманнар Вак яфраклы урманнар Киң яфраклы урманнар

Слайд 18

И сабыйлар эшләгез сез! Иң мөкатдәс нәрсә эш. Эш агачы һәрвакытта Бик юмарт китерер җимеш. Г.Тукай.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Балага игътибарлы булырга булышу.

Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз...

Эшмәкәр булырга өйрәнәбез

2 нче сыйныфта "Саннарны язмача кушу һәм алу алгоритмы" темасы буенча математика фәненнән эшлекле уен формасында кабатлау дәресе. Дәрестә фронталь, төркем белән эш, парларда эшләү...