Сыйныф сэгате"Без табигать баласы"
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Мухаметзянова Гульнар Эгьзамовна

Сыйныф сэгате 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_tabigat_balasy.docx522.05 КБ
Файл prezentatsiyabez_tabigat_balasy.pptx1.37 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы  “Иске Ишле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе

Без -  табигать баласы

(Ачык сыйныф сәгате)

Мухаметзянова Гөлнар Әгъзам кызы

Тема.     Без – табигать баласы.

Максат. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү.

Җиһазлау. Сыйныф сәгатенә презентация, шигырь һәм мәкальләр, ромашка таҗлары һәм чәчәге, диск, рәсемнәр, альбом.

Дәрес барышы

Күзалдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди (башларын тотып утыралар).

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри).

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый (балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә (балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр).

Чәчәкләр матурланганнан матурлана (бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм утыралар).

-         Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?

Һәр дәрестә без куллана торган, бүген дә без онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар әле?

(Слайд 1)

а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.

в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

(Слайд 2)

Тагын бер-берегезгә тели торган 2 теләк бар әле. “Күзләрегез карап кына тормасын – күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасыннар – ишетсеннәр”

Балалар,бүген минем электрон почтага Урман хуҗасы хат юллаган. Укып карыйк әле.

(Слайд 3)

“Исәнмесез, 4 нче сыйныф укучылары! Авыл янындагы урманга корткычлар гаскәре һөҗүм итте. Билгесез кешеләр ял итәргә килеп, урманны чүпләп киттеләр. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Урман күз алдында һәлак була. Шәфкатьле, миһербанлы булсагыз, ярдәм итегез миңа!”

 Ә сез ярдәм итәргә әзерме? Безгә үзебезгә табигатьтә йөргәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларга тимәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, үзеңнән соң чүп-чар калдырырга ярамый.  

Халкыбыз юкка гына: “Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән”, дими бит. Урманнарга, табигатькә мөнәсәбәт – Туган илеңә, газиз халкыңа мөнәсәбәт ул. Табигатьне , аның байлыкларын саклау – Туган илне саклау дигән сүз. Туган илне саклау, ярату – әти-әниеңне дә саклау, ярату була инде ул.

(Слайд 4)

Сез урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсез икән, шулай булгач, без бүген сезнең  белән “Урман мәктәбе”нә укырга барырбыз.

( Урман картинасы, “Урман мәктәбе” дигән сүзләр куела).

(Слайд 5)

  • Карагыз әле, безне көтеп тә торалар түгелме? Кем соң бу? (Шүрәле)
  • Балалар, бу Шүрәле малае Шүркә. Ул да безнең шикелле укырга килгән.

(Слайд 6)

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

Кем анда  бармый калган?

Күп Шүрәлеләр яшь чакта,

Мәктәптә белем алган.

Без барыбыз да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чимәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти,матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать  -  Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә,уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга тиешбез.

  • Кызганычка каршы саклап бетерә генә алмыйбыз шул.

      Халкыбыз элек – электән   табигатьне саклау турында күп кенә әйтемнәр дә булдырган.

  •   “Җиргә төкергән – үзенә төкергән”
  •    “Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш”
  •   “Агачның тамырларына балта чабып, яфрагы белән дус булма”
  •   “Кул пычранса су белән юарсың,

          Су пычранса ни белән юарсың”

  •  “Бер агачтан мең шырпы ясап була.

        Бер шырпы белән мең агачны яндырып була”

  • “Табигатьне саклаган –

         Үз яшәвен аклаган”

Ә хәзер үзебезнең өйрәнгән шигырьләребезне дә әйтеп китик әле.

Илмир    “Табигать” Р.Вәлиева

Әдилә   “Чишмә” М.Җәлил

Чишмәләр – табигатькә җан кертүчеләр алар,елга, күл,инеш,диңгез,океаннарга тормыш бүләк итүчеләр дә.Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Алай түгел икән шул. Карамасаң чистартып тормасаң,алар да улә икән.

Азалия  “Кызыл китап”Р.Фәйзуллин. (Слайд 7)

Кызыл төс – хәвеф-хәтәр сигналы. Ул барлык кешеләрне : “Бу үсемлекләр һәм хайваннар бәлага юлыккан, аларга ярдәм итегез!” –дип өнди сыман.

Мин сезгә ромашка таҗлары бирәм.

Сез табигатькә карата нинди яхшылыклар эшләгәнегез бар, бәлки эшләргә җыена торгансыздыр, шуларны ромашка таҗларына языгыз әле. Мин бик шат, чөнки сез мин әйтүгә һәрберегез эшкә тотындыгыз. Димәк,  сез һәрвакыт яхшылыклар эшләргә әзер. Әйдәгез без аларны укып тормыйк. Беркем дә мин яхшылык эшләдем дип, кычкырып йөрми. Инглизләрдә шундый әйтем дә бар.”Яхшылыкны шыпырт эшлә” дигән. Ә,укучылар безнең эшләгән яхшылыкларыбыздан табигатьтә тагын бер ромашка үсеп чыкты.

                 

“Җир – ана кисәтүе”

  “Әйе,без табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.

    Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан картаймас. Минем бөтен теләгем,хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан,сөекле Туган ягым.  Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Амин!

Берүк шулай булсын!”

Үсемлекләрне  сакларбыз...

Чәчәкләрне өзмәбез...

Кош оясына тимәбез...

Сакларбыз бөҗәкләрне.

 

Йомгаклау.

 (Курай моңы көе астында укытучы шигырь укый.)

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы.

                                                                 Р.Вәлиева


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

“Исәнмесез, 2 нче, 4 нче сыйныф укучылары! Авыл янындагы урманга корткычлар гаскәре һөҗүм итте. Билгесез кешеләр ял итәргә килеп, урманны чүпләп киттеләр. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Урман күз алдында һәлак була.Шәфкатьле, миһербанлы булсагыз, ярдәм итегез миңа!”

Слайд 3

Урмандагы чүп - чар

Слайд 5

“Урман мәктәбе”

Слайд 8

Россиянең Кызыл китабы Амур юлбарысы Реликт кисмән Тереклек тамыры Зубр Байгыш Сары башмакчык Амур юлбарысы Тереклек тамыры Зубр Байгыш Сары башмакчык Амур юлбарысы Реликт кисмән Тереклек тамыры Зубр Байгыш Сары башмакчык Амур юлбарысы Тереклек тамыры Зубр Байгыш Сары башмакчык


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест...

Сыйныф сэгате"Кем булырга"

Сыйныф сэгате "Кем булырга"...