Без- табигать баласы.
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) по теме

Фатыхова Гулия Фоатовна

Урок чистоты. Разработка классного часа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez-tabigat_balasy_fatyhova_g.f.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

Без – табигать баласы.

   4 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате.

 Максат:   1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы

                  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш

                  тәрбияләү.

                 2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне әйтә

                   белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

                 3) Тәрбияви: туган төбәгебезнең  матур табигатенә сакчыл караш,ихтирам хисе,  экологик  культура тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, магнитофон,

        Әңгәмә барышы

I..Эмоциональ халәт тудыру

Үзебез өчен елмайдык,

Иптәшләребез өчен елмайдык

Сылу кызларыма карыйм

Батыр егетләремә карыйм.

Сылу кызларыбыз утыра

Батыр егетләребез утыра.

-Кәефләрегез ничек?

-Әйдәгез тирә-юньдәгеләргә хәерле иртә теләп әңгәмәбезнебашлап җибәрик.

Хәерле иртә ,агачлар,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иртә,табигать,

Хәерле иртә, дуслар,

Ә хәзер укучылар тактага эленгән хәрефләр тезмәсеннән сүзләр эзләп табарбыз. Әгәр сүзләрне дөрес тапсак, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы килеп чыгар.

лмрибезуктсрнңһЦтшктабигатьц

птризгевцсбаласыпдш

II.Без-табигать баласы.

Дөрес,укучылар табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычыбыз.

-Укучылар, “табигать”- дигәч, сез иң беренче нәрсәләрне күз алдына китерәсез? (Укучыларның җавабы тыңлана).

-Балалар,электрон почтага урман хуҗасы хат юллаган.                  

“Исәнмесез 4 нче сыйныф укучылары! Авыл янындагы урманга корткычлар гаскәре һөҗүм итте.Билгесез кешелщр ял итәргә килеп  чүпләп киттеләр.Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады.. Урман күз алдында һәлак була.

Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа.”

      -Әйдәгез, балалар   урман хуҗасына  ярдәм итик!  

Экологик ситуацияләр карап үтик.

-Нәрсә ул экология?

ЭКОЛОГИЯ –тереклек ияләренең әйләнә–тирә дөнья һәм кешенең табигать белән бәйләнеше турындагы фән.

 (Экология нәрсәне өйрәнә соң? Экология–хайваннар һәм үсемлекләрнең, ягъни бөтен тере организмнарның бер–берсе белән килешеп, бер–берләренә яраклашып әйләнә–тирә мохитта яшәүләрен, аларның кеше белән бәйләнешен, кешенең табигать белән бәйләнешен, үзенең эш–гамәлләре белән табигатькә ничек тәэсир итүен өйрәнүче фән.)

1.Табигатьтә йөргәндә безгә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Шаулама!

Чүпләмә!

Рәнҗетмә!  

2.Әгәр сез урманга кергәч, кош оясын күрсәгез нәрсә эшләрсез?

3. Сез иптәшегезнең ботак  сындырганын күрәсез.Нишләр идегез?

4.Каен агачының суы аканын күрдегез.Нишләр идегез?

5.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?

6. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар?

7. Урманда рәт араларына ни өчен траншеялар казыйлар?

8.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

 Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп - чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз

Бу кызыклы:Урманнар- безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.

 Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела.

 Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан.

 “Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан.

 “Түбән Кама”милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен рәссам  И.И. Шишкин үзенең картиналарында тасвирлый. Ул шулай итеп, кешеләрне шушы матурлыкны сакларга чакыра.

 Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап- рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.

 Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.(Кошлар тавышы)

III.-Балалар, безгә суларга нәрсә кирәк?

-Яшәү өчен тагын нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?

Кешегә су ни өчен кирәк?

(Балаларның җавабы)

-Әйе, кеше сусыз яши алмый. Су тормыш чыганагы.Безнең планетада су күп.Ләкин аларның барысын да эчәргә ярамый.

-Нинди сулар  эчәргә яраксыз?

-Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны кайдан алган дип уйлыйсыз? (Балаларның җавабы тыңлана).

-Әйе, чишмәләрдән.  Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан.Алар кечкенә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр.

-Чишмәләр турында нинди табышмаклар беләсез?

1.Тау куенында анасы

Чыгып кача баласы

Күзеннән өзлексез ага яшь

Аккан яше илгә аш.

2.Башы тауда

Аягы диңгездә.

3.Тауда туса да

Тауны яратмый.

-Бу табышмаклар чишмәләрнең җитез,йөгерек булуларын кешеләргә хезмәт итүләрен сурәтли.Авылыбызның яме,җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да якын, кадерле, газиз.Салкын чишмә суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала.

Халык йөрәге кебек бертуктаусыз типкән,һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәләребезгә багышлап, күп кенә җырлар,шигырьләр иҗат ителгән.Әйдәгез чишмәләр турында район язучыларының шигырьләрен тыңлап үтик.

1.Д.Гарифуллин “Чишмә”

2.В.Хәйруллина “Чишмә”

IV.Ял минуты

Ә хәзер укучылар, Чишмә турында үзебез яратып җырлый торган җырны башкарыйк әле.

-Укучылар, хәзер мин сезгә ребуслар

күрсәтәм.Әгәр сез аларны дөрес чишсәгез, үзебезнең авылның саф сулы чишмәләренең исемен укырсыз.

“Бүзат”

“Кара-каршы пар”

-Рәхмәт укучылар, тагын нинди чишмә исемнәрен өсти аласыз?

Кеше өчен бигрәк якын инде.

Чишмә белән йөрәк арасы.

Бу урынга килгән кешеләр дә

Сандугачлар кебек сайрасын.

Бу дөньяда кеше гел шат булсын

Кайгы- хәсрәт  суын эчмәсен.

Сагышларны куып гомер буе

Челтерәп аксын Бүзат чишмәсе. Бу матур шигырь  юлларын районыбыз язучысы Дамир Гарифуллин иҗат иткән.

-Чишмә изге урын. Чишмәгә төшкән кешеләр теләк тели торган булганнар, тазалык , саулык, бәхет сораганнар.

Слайдта мәкальләр уку.

1.Төкермә иске чишмәгә, яңасын казыйсың булыр.

2. Суның кадере- чишмә корыгач беленә

3. Чишмәм минем- аллам минем.

4.Кул пычранса су белән юарсың

   Су пычранса ни белән юарсың

-Ә чишмәләр ни өчен пычрана?

Безнең чишмәбез ярдәм сорый. (Курчак театры)

Чишмә: Сусадым чисталыкка

Ничек чистарыныйм.

Мин су- тончыгам,

Сулышым кысыла.

Сукыр булмасагыз,

Коткарыгыз!

Җирдә сусыз яшәп булмый.

Тычкан: Ашыйсым килде, эчәсем килде.

Чишмә:

Тычкан, дустым бул әле

 Минем сулыш кысыла

 Тавышым да бик карлыкты

Миңа азрак булыш әле

Тычкан: Минем хәлем юк бер дә

Суың гына эчәм дә,

Китим мин үз юлыма

Бака:

Нинди рәхәт икән монда,

Чишмә дә бар коенырга.

Ай-яй-яй-яй аягым!

Бигрәк чүпле бу тирә.

Чишмә: Бака, дустым булсана

Чүпләремне алсана.

Бака:Суың тәмсез, үзең ямьсез.

Син безгә кирәк түгел.

Куян: Монда чишмә бар икән

Тавышы да ишетелми. Суын бер эчим әле.

Чишмә: Эчә күрмә суымны,

Тәмсез булыр ул сиңа.

Алчы зинһар чүпләремне

Агарга булыш миңа

Куян: Суың бигрәк тәмсез икән, ә минем уйныйсым бар

Чишмә:Сусадым, суырылдым булышыгыз миңа

Чистартыгыз, зинһар бу тәмсез суымны?!

Аю:Ни булды сиңа чишмәкәй?

Тавышың нигә моңсу?

Чишмә: Әй, дусларым, белмисезме7

Хәлем авыр икәнне.

Ага идем мин челтерәп

Тик юлымны бүлделәр.

Авыр-авыр ташлар белән

Мине бүеп киттеләр

Аю:Чишмәгә ярдәм итим, чистартыйм әле үзен.

Балалар, игътибар белән тыңлыйк әле, чишмәнең безгә  әйтер сүзе бар икән.

( Кошлар сайрый, чишмә ага, магнитофон язмасында чишмәнең рәхмәтен тыңлау).

Чишмә:Чишмәләр сыкрый ,әрни, сызлана.Ишетәсеңме,кеше?! Син- табигать баласы. Чишмә авызын ташлардан арындырыгыз, тирә- ягымны чүп- чардан чистартыгыз.

    Әй, рәхмәтле балалар! Мин сезгә бик нык ышанам, мине шулай ташламассыз дип өметләнәм.Һәрчак шулай мәрхәмәтле, изге җанлы, киң күңелле булып калырсыз дип ышанам.

Укытучы: Әйе ,укучылар, яшел яфраклар шаулап, чишмәләр челтерәп аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет,шуның өстенә сәламәтлеккә дә файдалы.Әгәр теләсәк без дә бу бәхеткә ирешә алабыз.

. -Укучылар, без үзебез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли алабыз соң?(Укучылар җавабы)

    Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Шушы максаттан , Халыкара табигать көннәре билгеләнгән. Ә хәзер шуларны санап чыгыйк.( Балалар җавабы)

1-апрель-Кошлар көне.

22 апрель-Җир көне.

5 июнь- Әйләнә- тирәне саклау көне.

V/Йомгаклау. Укучылар чыгышы.

1.Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.

2. И күңелле җәй көнендә-

 Табигать кочагында!

 Менә шуны истә тоту

 Кирәктер шул чагында!

 Агачларны сындырмагыз,

 Кош оясын ватмагыз.

 Суларны да пычратмагыз,

 Пыяла, чүп атмагыз.

 Эссе чакта, коры чакта

 Урманда ут якмагыз.

 Табигать-уртак йортыбыз,

 Аны берүк саклагыз!

3.  Куанып хозурда йоргәндә,

 Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы!   (Р. Вәлиева)

Нәтиҗә: Әйе, кеше никадәр генә көчле, горур булмасын,ул табигатьнең кечкенә кисәге, ул- табигать баласы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы

Без- табигать баласы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Класс сәғәте Наркомания һәм баласаҡ

Тема: Наркомания  һәм  баласаҡ.Маҡсат: наркотиктарҙың сәләмәтлек  өсөн зарарлы икәнен төшөндөрөү наркотиктарҙың  зарарлы  булыуын аңлатыу,аңлы рәүештә уларҙы ҡулланмаҫҡа өйрәт...