Без табигать баласы
проект по окружающему миру (2 класс)

проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon bez_-_tabigat_balasy._2klass_tat.suksu_2.ppt2.8 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Экологик проект “ Без-табигать баласы” Проект авторы: 2 класс укучылары Проект җитәкчесе: Р.М.Гыйльманова башлангыч класслар укытучысы Татар Суксуы урта мәктәбе

Слайд 2

Проект ның актуальлеге Бүгенге көндә ЭКОЛОГИЯ темасы иң актуаль темаларның берсе булып тора. Чөнки п ланетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше иң беренче чиратта экологик мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Җир планетасы – безнең уртак йортыбыз, анда яшәүче һәр кеше җирнең байлыкларын сакларга һәм якларга тиеш. Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Шуңа күрә без кече яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм аны сакларга өйрәнергә тиешбез. Туган ягыбызны, аның табигатен яратуыбызны без проект эшчәнлеге аша күрсәтергә булдык. Чөнки экологик акцияләрдә, өмәләрдә, табигатьне яшелләндерү, саклау проектларында катнашу – безгә әти-әниләребез белән бергә эшләргә мөмкинлек булдыра һәм туган як табигатен саклауга үзебез дә катнашуга файдалы бер этәргеч булып тора. Шушы фикерләребез безгә проектның максатларын, бурычларын куярга мөмкинлек бирде.

Слайд 3

Проект ның максаты: ЭКОЛОГИЯ сүзенең мәгънәсен аңлап, әйләнә - тирә мохиткә, тереклеккә сакчыл карашта булу, аларны саклау юлларын төшенү; эшчәнлек вакытында үзебезнең җирлек материалларын файдалану; предметара бәйләнешкә игътибар итү; тирә-юньдәге чисталыкны, тәртипне, матурлык-ны тудыру барышында бер-беребезне аңлап, теләп эшләү күнекмәләрен булдыру;

Слайд 4

Проект ның бурычлары : Проектны эшләү өчен әйләнә-тирәбездәге дөнья фәне буенча тирә-юньгә экскурсияләр ясау; экскурсияләр вакытында чагылган уңай һәм тискәре – начар күренешләрне ачыклау, тис-кәре күренешләрне төзәтү өчен практик эшчәнлек оештыру; табигатькә карата игътибарлылык, сакчыл-лык, экологик аң , табигатьне танып белү эшчәнлеге оештыру.

Слайд 5

Көтелгән нәтиҗәләр : Мәктәп территори ясендә экологик почмак булдыру; үзебезнең җирлек материалларын фай-даланып экологик белемнәрне арттыру; ата – аналар бел ә н берлект ә проект алдына куелган максат һәм бурычларга ирешү; эшләгән эшләребезнең материалларын туплап, мәктәптә стенгазета чыгару, район яки республикабызда чыга торган газеталарга мәкаләләр язып җибәрү.

Слайд 6

Проект ны тормышка ашыру формалары : -э кологик экскурси яләр, тикшеренүләр, күзәтүләр үткәрү ; - танып белүгә корылган әңгәмәләр оештыру , класс сәгатьләре үткәрү; - « Миһербанлылык һәм чисталык дәресләре” уздыру ; - экологик темага рәсем конкурс лары үткәрү ; - театраль ләштерелгән өзекләр кую ; - экологик, хәрәкәтчән , сәяхәтле уеннар оештыру; - э колог ик бәйрәмнәр (“Алтын көз”,”Каз өмәләре”,”Карга боткасы”, “Авылымны чистартам”) үткәрү; - җәйге каникуллар вакытында дару үләннәре җыеп тапшыру; - авылдаш язучыларыбызның авылыбыз табигате турындагы шигырьләрен өйрәнү, авторлар белән очрашулар үткәрү; - “Без-табигать баласы”дигән экологик стенд эшләү; - эш барышында тупланган материалны матбугатка җибәрү.

Слайд 7

Проектны тормышка ашыру планы Оештыру этабы январь - март «Урман яшәргә көч бирә» акциясе Практик эшчәнлек этабы апрель - сентябрь «Кеше һәм табигать - аерылгысыз» акциясе Проект нәтиҗәсе октябрь –декабрь «Чисталык-сәламәтлек өчен» акциясе

Слайд 8

Проектны финанслау № Тотылган әйберләр Сумма 1 Кадак (5 смлы - 1кг) 50 сум 2 Такта 1200 сум 3 Чүп пакетлары (10 штук) 76 сум 4 Перчаткалар (15 пар) 150 сум 5 Себерке (8 штук) 520 сум 6 Чүп чыгару өчен ягулык 500сум 7 Чүкеч (5 штук) 200сум 8 Кошларга җим 450сум 9 Ватман (2 штук) 40 сум 10 Краска (1,5 банка) 350 сум 11 Кисточкалар (5 штук) 200 сум Барлыгы 3736 сум

Слайд 9

Проектны тормышка ашыру этапларыннан күренешләр: Туган ягыбызның табигате, аның матурлыгы һәм кеше тормышында әһәмияте турында әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү Авылыбызның урман-кырлары турында рәсем конкурслары, инша бәйгеләрендә катнашу

Слайд 10

Шәфкать туташлары белән очрашу Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. “ Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр ” мәкале нәкъ шул хакта сөйли. “ Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган”, “Үсемлекнең тереклеге су белән ” мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли. Әйләнә - тирәне саклауда, аңа сакчыл булуда әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет-нәсихәтен, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану да зур әһәмияткә ия.

Слайд 11

Чисталык өмәләре “ Иң чиста урам”, “ Иң чиста йорт” акцияләре һәркемнән активлык сорый

Слайд 12

“ Авылымның Кызыл китабы” ни сөйли? Республикабызның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошларның кайсылары безнең якларда очрый?

Слайд 13

Нәтиҗә Экологи к проект ны эшләгәндә без яңалыклардан артта калмыйча, замана белән бергә атлап, компьютер кулланып эшл әдек. Эш барышында класс җитәкчебез, вожатыебыз һәм әти – әниләребез үзара аралашып, аңлашып эшләдек. Шулай эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Без бер үк вакытта яраткан эш белән шөгыльләндек, вакытыбызны кызыклы, файдалы итеп тә үткәрдек. Әйе, табигатьнең безгә биргән байлыгы бәяләп бетергесез, шул байлыкларны югалтмыйча, исраф итмичә саклыйк! Табигать – ул тиңсез хәзинә! Аның кадерен белик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Класс сәғәте Наркомания һәм баласаҡ

Тема: Наркомания  һәм  баласаҡ.Маҡсат: наркотиктарҙың сәләмәтлек  өсөн зарарлы икәнен төшөндөрөү наркотиктарҙың  зарарлы  булыуын аңлатыу,аңлы рәүештә уларҙы ҡулланмаҫҡа өйрәт...