Классный час "Без табигать баласы"
классный час (1 класс) по теме

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_tabigat_balasy_syynyf_sgate.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

          “БЕЗ - ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ”

                                 СЫЙНЫФ СӘГАТЕ

Максат: табигатьне саклау юнәлешендә иҗтимагый-файдалы эш турында сүз алып бару; табигатьнең матурлыгын кура белү сәләтен үстерү; аңа карата сакчыл караш тәрбияләү.

 Җиһаз: җир шары рәсеме; Кызыл китап; керпе, кычыткан, чәчәк, хайван, кош рәсемнәре.

Дөрес барышы: 1. Оештыру.

- Укучылар, җир шары нигә бик моңсу?

-  Әйе, кеше табигатькә карата битараф: чүпләр калдыра, суларын пычыра-та, хайваннар, кошларны,

балыкларны аулый. Шуңа күрә ул чирләгән. Ә чирләгәндә без нишлибез? (Дәваланабыз)

Җир шары сәламәт булсын өчен безгә игътибарлы, кайгыртучан, сакчыл булырга кирәк.

Сезнең алда - Кызыл китап. Ни өчен кызыл төстә икәнен сез беләсезме?

- Әйе, чөнки кызыл төс күзгә ташланучан. Ул безгә: "Тукта! Табигатьне сакла!" -ди кебек.

Бу китапка бик сирәк очрый торган, ө бәлки югалу чигенә җиткән үсемлекләр һәм хайваннар кертелгән.

(Китап белән таныштыру,

хайваннар һәм үсемлекләр турында уку)

Бу үсемлекләрне, хайваннарны күргән очракта зыян салмагыз, кагылмагыз!

2. Безгә кунакка ике малай килгән. Исемнәре Сәлим һәм Вәли. Аларның фикерләрен тыңлап карыйк әле.

Вели: Күптән түгел без урманга бардык. Анда ике керпегә тап булдык. Мин керпемне өйгә алып кайттым. Бүлмәгә яфраклардан урын әзерләдем, тәлинкәгә сөт салдым, энәләрен чистарттым. Мин керпемне бик яратам. Ө син Сәлим керпеңне нишләттең?

Сәлим: Мин керпене урманга иреккә җибәрдем.

. - Балалар, кайсы малай дөрес эшләгән?

. - Әйе. Керпенең өне урманда, димәк ул анда яшәргә тиеш. Ә хәзер шул керпе яши торган урманга барып ял итеп кайтыйк.

3. Физкультминут.

 Чәчәкләр иртән уянып,

Нәфис таҗларын ача.

. Чык назлап битләрен югач,

Чирәмгә төшеп кача.

Чәчәкләр якты кояшка

Сәламнәрен юллыйлар,

 Шаян күбәлекләр белән

Көне буе уйныйлар.

(Р, Арсланова)

4.  -Укучылар, хайваннар һем үсемлекләр сөйләшә белмиләр. Нәрсә әйтәсе килә микән аларның? Бер үсемлекне тыңлап карыйк әле. Танырсыз микән сез аны?

"Миңа бик кыенга туры килә. Барысы да мине урап уза. Бик усал, чагасыңдилөр. Чүп үлене дип атыйлар. Ә мин бит бик файдалы, ашка да салалар, салат та ясыйлар. Әле мин дару үләне дә. Чәчегезне юасы суга мине салсагыз, алар бик матур булырлар. Ә эчегез авыртса, миннән ясалган төнәтмә эчегез, хәлегез яхшырыр."

- Кайсы үсемлек турында сүз бара, укучылар?

- Әйе. Бу кычыткан. Күпме файда китерә икән бу гади чүп үләне. Чирләсәк тә урманга барабыз, күңелсез булса да табигатькә чыгабыз. Ә анда саф һава, кошлар сайрый, чәчәкләргә һәм күбәләкләргә карап сокланабыз. Шул вакытта без үзебезнең табигать баласы икәнебезне аңлыйбашлыйбыз.

-  Балалар, без хәзер ур* манда, болында, кырда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп үтик.

(Укучылар үз тәҗрибәләреннән чыгып кагыйдәләрне атап узалар)

-  Укучылар, безнең җир шары һаман да боек. Әйдәгез, без аны бергәләп бизик.

(Балалар җир шарын чәчәкләр, күбәләкләр белән бизиләр)

Менә хәзер җир шары елмая. Ул һәрвакыт шундый булып калсын өчен без сезнең белән аның табигатен сакларга тиеш. Без бит табигать балалары. Дәресебезне шушы исем астындагы шигырь белән тәмамлыйбыз.

Без - табигать баласы.

Исә җилләр, оча кошлар.

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, Җиргә төшеп

Шук җилләрне кочасы.

Ява яңгыр, ага сулар,

Килә судай агасы.

Киң болында, урманнарда

Куян кебек чабасы.

Очып, чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

Җиң сызганып, илкәемнең

Чын хуҗасы буласы.

Табигатьнең матурлыгын

Киле саклап каласы.

Аның белен дус торасы,

Сау-сәламәт буласы:

Без - табигать баласы.

                                       

                                           Балтач муниципаль районы

                              Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                 СЫЙНЫФ СӘГАТЕ

                                                      1 сентябрь

                                                  2011 нче уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Класс сәғәте Наркомания һәм баласаҡ

Тема: Наркомания  һәм  баласаҡ.Маҡсат: наркотиктарҙың сәләмәтлек  өсөн зарарлы икәнен төшөндөрөү наркотиктарҙың  зарарлы  булыуын аңлатыу,аңлы рәүештә уларҙы ҡулланмаҫҡа өйрәт...