Грипп.
классный час (1 класс) по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Балаларны грипптан саклыйк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarny_gripptan_saklyyk.docx21.04 КБ
Файл ata-_analarga_kinshlr.docx22.77 КБ
Microsoft Office document icon anketa_dlya_rod_tat.doc22 КБ
Microsoft Office document icon anketa.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

                Сак бул, грипп!

   Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога.Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата.Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый.Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә.Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә.

  Йөткергәндә, төчкергәндә 20 меңнән алып 40 меңгә кадәр тамчы барлыкка килүен беләсез микән?! Өстәвенә, алар әйләнә-тирәлеккә югары тизлектә, төчкергәндә секундына – 50, ютәлләгәндә - 100 метрга таралып өлгерә.Эре тамчылар тиз утыра, ә ваклары аэрозоль сыман һавада ярты сәгатькә кадәр очып йөри һәм ерак араларга таралып өлгерә.Әнә шуңа да төчкергән, яисә йөткергән бер кеше грипп вирусы белән дистәләгән кешене зарарлый. Моны истә тотып, грипп таралган чорда балалар белән кеше күп йөргән урыннарда булуны чикләү мөһим шарт итеп куела.

 Зарарланган вакыттан чир башлану дәвере зур түгел - 12 сәг. 1-3 көнгә кадәр. Чир гадәттә кинәт башланып китә. Хәлсезләндерә, өшетә, баш, мускуллар, буыннар авырта.Температура 39 - 40 градуска кадәр күтәрелә һәм дәва чаралары күрелүгә карамастан, 4-6 көн дәвамында төшми. Борын, йоткылык әчетеп “янып” торган сыман тоела. Берникадәр вакыттан соң борын, йоткылык һәм тамакның лайлалы тышчасында үзгәрешләр башлана. Какрык бүленеп чыга башлый, томау төшә, борыннан кан китүе ихтимал. Каты ютәл җәфалый.Авыру кеше табибка вакытында мөрәҗәгатъ итмәсә, аякта йөреп торса, өзлегү ихтималы зур. Нәтиҗәдә тын юллары, үпкәләр ялкынсынырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең чирләре көчәеп китүчән була. Колак һәм тамак шешәргә, шулай ук сирәк кенә баш мие дә ялкынсынырга мөмкин.

Балаларны грипптан саклап алып буламы соң?

 Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.Балаларны яланаяк йөрү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз.Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә чаф һавада булыгыз, чаңгы шуыгыз.

Гриппның тәүге билгеләре сизелү белән, баланы өйдә калдырырга һәм табиб чакырырга кирәк. Авыруны хастәханәгә салу-салмауны табиб хәл итә. Аны аерым бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта, яткан кроватен ширма яисә пәрдә корып аерасың, аерым савыт-саба, сөлге йөртәсең.Саф һава вирусларны үткәргәнлектән, бүлмәне көненә 3-4 мәртәбә 30-40 минутлап җилләтеп аласың.Тузан алу, башка җыештыру эшләре фәкать юеш чүпрәк ярдәмендә башкарыла.

 Табиб билгеләгән дару дәвасыннан тыш аякларын җылыту, кура җиләге вареньесы, лимон, бал белән шифалы үләннәр кушып пешерелгән чәй эчү, суган, сарымсак ашау кебек савыгуга ярдәм итүче сыналган чараларны  да онытмаска кирәк.

 Авыру баланың туклануын түбәндәгечә оештыру максатка ярашлы булачак. Тәүге көннәрдә ярым сыек хәлдәге ризыклар, алар витаминнарга байларын кыргыч аша кырып бирәсең.Бала ашаудан баш тарта икән, көчләп булса да туендырырга кирәк.Зур булмаган порцияләр белән татлы чәй, җимеш сулары, һич югында кайнаган су эчерәсең.Чөнки грипп чорында организмның сыеклыкка ихтияҗы арта. Авыру ятып торырга тиеш. Туңса, юрганга төрергә, аягына грелка куярга, җылы лимонлы чәй бирергә.Бүлмә температурасы 18-20 градус булу зарур. Бүлмәне еш җилләтергә, авыру яткан мендәрне, юрган тышларын, япманы еш алмаштырырга.Бирелгән киңәшләрне тотканда, балаларны грипптан саклап калып була.

      Дөнья чире.      Беләсезме?

   Ел саен грипп эпидемиясе вакытында дөньяда 500 миллионнан артык кеше авырый.Статистика мәгълуматлары буенча урта яшьтәге һәр кеше елына 2 тапкыр грипп яисә тын юллары вируслы инфекциясен (ОРВИ) кичерә.

 Саннар ни сөйләсә дә, бу авыруга профилактиканы алдан бару отышлы.Быел илдә гриппның иң котырган чагы февраль уртасына туры килә дисәләр дә, соңгы мәгълуматларга  караганда, ай башында ук Русия Федерациясенең 40ка якын регионында грипп эпидемик чикне узып киткән. Бу исемлеккә Татарстан да керә.Республиканың кайбер районнарында эпидемиологик чик 50 процентны узган.Русия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат үзәге, хәбәренчә, бу чик Түбән Камада 54%. Хәтта әлеге шәһәрдәге 3 кешедә узган ел бар дөньяны өркеткән дуңгыз гриппы дип аталучы чир табылган.

 Һава температурасының даими тирбәлеше инфекция таралуга уңай йогынты ясый.Кышын иммунитет йомшару да авыруга каршы тора алмый. Шуны истә тотыгыз: дуңгыз гриппы тагын да куркынычрак.Әмма аны сезонлы грипптан аеру бик кыен.Аларның билгеләре бер төрле.Йогу юллары да бер үк сөйләшкәндә, төчкергәндә яки ютәләгәндә бүленеп чыгучы тамчылар аша кешедән кешегә күчә.Авыруны кисәтү чаралары гади һәм үтәлерлек.Бары иренмәскә генә кирәк.Җәмәгать урыннарында, хастаханәләрдә, сату урыннарында, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, мәктәпләрдә борынны каплап, махсус битлек кияргә киңәш ителә.Эш яки яшәү урыннарының санитария-гигиена торышын яхшырту, тиешенчә җылылык белән тәэмин итү, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәләрне ешрак җилләтү, витаминлы ризыклар, организмның иммун системасын ныгыта торган төрле үләннәр, җиләк-җимешләр куллану да гриппка каршы чараларның бер өлеше булып тора.

                  Профилактика

 Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк.Витаминнар күбрәк ашагыз.Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан сакланыгыз.Салкын тидермәгез.Авыру янына битлек киеп керегез.

 Авырып китүчегә күп ите сыеклык эчертергә, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борыныгызны бер тапкыр кулланучы кулъяулыклар белән каплагыз, аннары аларны юк итегез.

Шулай ук түбәндәге рецеплар гриппны профилактикалауда сезгә ярдәмгә килер.Онытмагыз инфекцияне кисәтү өчен табыныгыз бал, карлыган вареньесы, сарымсак, суган, лимон, җиләк-җимеш, тозлы кәбестә кебек ризыкларга бай булырга тиеш.

  1. 10 лимон кабыгы белән вак кыргыч аша чыгарып, шуңа төелгән 10 баш сарымсак кушып бутарга.Кайнатып суытылган 3 литр җылымса су салып, суыткычка куярга.Иртән ач карынга һәм йокы алдыннан берәр кашык кабарга.
  2. 1 стакан кайнаган суга 1 балкашык кара карлыганның яфракларын, яисә сабагын салып, төнәтергә куегыз. 3-4 сәг.тән соң сөзеп алырга һәм көненә ярты стакан 3 тапкыр эчәргә кирәк.
  3. Томауга каршы көрәшкәндә борын куышлыкларына көненә   4-5 тапкыр 3-5 тамчы алоэ согын тамызырга. Борынга тамызганнан соң, борын читләрен уарга кирәк.
  4. Кизү белән чирләгәндә тамак авыртуын басар өчен, җайлап кына лимон кабыгын чәйнәргә киңәш ителә.Процедурадан соң 1 сәг.ашамый торырга, ә 3 сәг. соң тагын да шулай эшләргә.
  5. 1 стакан яңа гына әзерләнгән кишер согына 3-5 вакланган сарымсак тырнагын кушып бутагыз. 5 көн буена ашарга 30-40 минут кала көненә 3-4 тапкыр ярты стакан бу сыекчаны эчегез.
  6. Күбрәк сыеклык эчегез.


Предварительный просмотр:

Сәламәтлек буенча әти-әниләргә берничә киңәш


1. Балагызны  карыныгызда чакта ук яратыгыз һәм саклагыз.
2.  Еш авыруны гадәти һәм котылгысыз нәрсә дип кабул итмәгез.
3.  Үзлегегездән дәвалану белән мавыкмагыз.
4.  Нәтиҗәләр белән түгел, ә аны тудырган сәбәпләргә каршы көрәшегез.
5.  Балалар күз алдында тәмәке тартмагыз,спиртлы эчемлекләр эчмәгез.
6.  Бүлмәләрне ешрак җилләтегез.
7.  Баланы салкынча һавага ияләштерегез. Салкын һава тәэсирендә кан тамырларының эшчәнлеге яхшыра. Алар салкынга җиңелрәк күнегәләр.
8.  Бергәләп зарядка ясагыз.
9. Ашагач, туалеттан соң кулларны юарга, киемне алыштырырга өйрәтегез.
10. 3, 7, 13 яшьләрдә балаларның стресс чорлары була. Бу вакытта алар ешрак авырыйлар. Әгәр сез аларны аңлап, психологик ярдәм күрсәтсәгез, ике як өчен дә җиңелрәк булыр.

Игътибарга алыгыз:
Көнбатыш стандарты буенча балаларның елга дүрт тапкыр авыруы гадәти булып санала. Бездә еш авыручы балалар 30%. Көнбатыш илләрендә ул 0,3 – 0,5 кына тәшкил итә.

Иртәнге аш турында

   Хөрмәтле әти-әниләр!  Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы?

   Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр. Без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукланырга күнектерергә тиеш.

  Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.  Туклану –сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бала көнгә 4 -5 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

  Иртәнге аш-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм тукландыргыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр.

1. Чынлыкта исә иртәнге аш бөртеклеләрдән  – (энергия бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш.

2. Ботка – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да. Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.

3. Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный ярмасы да организм өчен иң кулай ризык булып санала.

4. Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д ,В2 витаминнары белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай.

   Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең  һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрең ныклыгын какшата.

Сөттә 200 төрле файдалы матдә бар. Аны чибәрлек эликсиры дип атаулары да юкка түгел.

Берничә киңәш :

1. Алманы сөттә пешереп, иләк аша үткәрергә, суынгач биткә сөртергә. 20 минуттан битне җылы су белән юарга. Бит тиресе яшәреп китәр.

2. Күз кабаклары шешенгәндә: сөткә манылган мамык кисәген 10 минутка күзләргә куеп тор.Ирен кырыйлары ярылса, иреннәр яргаланса да сөт эчәргә, сыр ашарга кирәк. Караңгыда начар күрсәгез дә, сөт, сыр ашау ярдәмгә килер.

Хөрмәтле әти- әниләр!

   Баланың шәхес булып  формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия  кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

1.Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан, аны яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көткәнен онытмагыз.

9.Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган һәм  сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны игътибар белән тыңлагыз.

11.Баланың  борчылганын күрсәгез, әгәр дә ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, бу вакытта сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала башта тынычлансын, аннан соң үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, ул бераз   ял итеп алсын.

13.Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса да, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.



Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен тест

1. Бу уку елында балагызга ничә яңа уку предметы өстәлде?

а) 4

б) 3

в) 2

2. Балагыз укый торган класста эшләүче барлык укытучыларны беләсезме?

а) барысын да беләм

б) яртысын беләм

в) кайберләрен генә беләм

3. Балагызның дәфтәрләрен ничек карыйсыз7

а) һәрчак

б) чиреккә 1-2 тапкыр

в) карамыйм

4. Балагыз бер яисә берничә предмет буенча авырлык кичерсә һәм аңа үзегез ярдәм итә алмасагыз, нәрсә эшлисез?

а) укытучыларына мөрәҗәгать итәм

б) завучка барам

в) предметны яхшырак укысын дип баланы мәҗбүр итәм

5. Балагызның кызыксынуларын беләсезме?

а) әйе, беләм

б) өлешчә

в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

6. Балагыз буш вакытын кайда һәм кем белән уздыруын беләсезме7

а) әйе

б) кайчакта

в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

а, б, в җавапларын санагыз.

а җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез һәм ярдәм итәсез.

б җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез, ләкин вакытында ярдәм итә алмыйсыз.

в җавабы өстенлек итсә: балагызга ярдәм итегез..



Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен анкета( анкета сорауларына тулы, төгәл җавап бирүегез сорала.Исем, фамилияне язмаска)

Максат: әти-әниләрне мәктәп эшенә тарту, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнү.

1.Сезнең гаиләдә балаларны тәрбияләү белән кем шөгыльләнә?

2. Балагыздагы уңай яклар:

3.Балагыздагы тискәре яклар:

4. Балагызда нинди сыйфатлар күрергә телисез?

5.Мәктәптә, укыту-тәрбия эшендә сезгә ошамаган яклар?

6. Мәктәптә, укыту-тәрбия эшендә сезгә ошаган яклар?

7. Баламның сәламәтлеге турында мин шуны әйтә алам:

8. Минем балама мәктәптә, класстә нәрсә ошый?

9. Минем балама мәктәптә, класстә нәрсә ошамый?

10. Сыйныф җитәкчесе аның нинди мөмкинлекләренә игътибар итәргә тиеш?

11. Сыйныф җитәкчесе белән һәрдаим элемтәдә торасызмы, балагызны тәрбияләгәндә һәм  уку барышында ул сезгә ничек ярдәм итә ала?

12.Балагызга дәрес хәзерләүгә күпме вакыт кирәк?

13.Балага дәрес хәзерләргә ярдәм итәсезме һәм  ничек?

14.Бала белән өйдә ( дәрес хәзерләү өчен) ничә сәгать  үткәрәсез?

15.Балагыз әдәби китаплар укыймы? Соңгы вакытта балагыз нинди әдәби китап укыды?( исемен языгыз)

16. Балагызның белем дәрәҗәсе сезне канәгатьләндерәме?Аны яхшырту өчен нинди тәкъдим кертер идегез?

17.Балагызның сыйныфта иптәшләре белән үзара мөнәсәбәте сезне канәгатьләндерәме?

18. Балагызның буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә, кем белән аралаша, кызыксынасызмы?

19. Электрон көндәлектән билгеләр карыйсызмы? Телефонга билгеләре килеп торамы?

20.Укытучы белән ата- ана аралашуында нинди алымнарны уңышлы дип саныйсыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Памятка-буклет "Как избежать гриппа и простуды"

В памятке представлены 10 простых способов избежать гриппа и простуды. Предложены народные методы лечения простуды. Памятка будет полезна и детям, и родителям....

Тематическая беседа - викторина "Как уберечься от гриппа"

Материал беседы - викторины позволяют сформировать понимание того, что наше здоровье зависит от каждого из нас; познакомить со способами профилактики гриппа и первых действиях при заболевании до прихо...

классный час "Как уберечься от гриппа?"

как уберечься от гриппа(Тематическая беседа-викторина)Цели: сформировать понимание того, что наше здоровье зависит от каждого из нас; познакомить со способами профилактики гриппа и первых действиях пр...

Классный час "Как уберечься от гриппа"

Классный час предназначен для учащихся начальной школы...

Внеклассное занятие "Как справиться с инфекцией. Грипп." 1 класс.

В занимательной форме первоклассникам даются  первоначальные знания о том, какие действия надо предпринять, если вы заболели гриппом....

Консультация для родителей "Грипп.Как уберечься от гриппа."

Грипп в переводе с французского означает "схватывать". В начале века это опасное недомогание называли "испанской", а еще раньше - "русской болезнью". Каждую зиму мы со страхом ждем очередно...

Телепередача "жить здорово!" о профилактике гриппа.

Обучающиеся участвуют в телепередаче "Жить здорово". Они узнают о профилактических мерах по предупреждению гриппа....


 

Комментарии

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Әти-әниләр өчен тест

1. Бу уку елында балагызга ничә яңа уку предметы өстәлде?
а) 4
б) 3
в) 2
2. Балагыз укый торган класста эшләүче барлык укытучыларны беләсезме?
а) барысын да беләм
б) яртысын беләм
в) кайберләрен генә беләм
3. Балагызның дәфтәрләрен ничек карыйсыз7
а) һәрчак
б) чиреккә 1-2 тапкыр
в) карамыйм
4. Балагыз бер яисә берничә предмет буенча авырлык кичерсә һәм аңа үзегез ярдәм итә алмасагыз, нәрсә эшлисез?
а) укытучыларына мөрәҗәгать итәм
б) завучка барам
в) предметны яхшырак укысын дип баланы мәҗбүр итәм
5. Балагызның кызыксынуларын беләсезме?
а) әйе, беләм
б) өлешчә
в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел
6. Балагыз буш вакытын кайда һәм кем белән уздыруын беләсезме7
а) әйе
б) кайчакта
в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

а, б, в җавапларын санагыз.
а җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез һәм ярдәм итәсез.
б җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез, ләкин вакытында ярдәм итә алмыйсыз.
в җавабы өстенлек итсә: балагызга ярдәм итегез..