Әти-әниләргә киңәшләр
занимательные факты на тему

Зайнагова Лилия Рафиковна

Әти-әниләргә киңәшләр,анкета.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilrg_kinshlr.docx15.16 КБ

Предварительный просмотр:

Анкета

  1. Сез ничек уйлыйсыз: гаиләгездә бала тәрбияләү дөрес оештырылганмы?
  2. Бала тәрбияләүдә нинди кыенлыклар кичерәсез?
  3. Балагызда нинди шәхси сыйфатлар булдырырга телисез?
  4. Балагыздагы нинди сыйфатлар сезгә ошамый?

5.Тәрбия эшендә сез нинди ярдәмгә мохтаҗ?

Әти-әниләргә бала тәрбияләү турында киңәшләр.

Сез — үз балагыз өчен тәүге үрнәк; Сезнең үз-үзегезне тотуыгызда ул иң яхшы сыйфатларны күрергә тели.

Баланың күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмагыз, ул барында беркайчан да ачуланышмагыз; чама хисен саклагыз; усал яисә «җебегән»; артык игътибарлы яки бөтенләй игътибарсыз; үтә кай-гыртучан яки бөтенләй ваемсыз булмагыз.

Бала шәхесенә, аның теләк-омтылышларына, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.

Гаиләдәге уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Традицияләр никадәр күбрәк һәм эчтәлеклерәк булса, гаилә тормышы шулкадәр шатлыклырак булыр.

Баланың башка кешеләр белән әдәпле, иптәшләрчә һәм дусларча мөнәсәбәттә булуына булышлык итегез.

Баланың мәктәп тормышында актив катнашуын хуплагыз, аны шуңа әзерләгез.

Көндәлек эшчәнлек һәм туклану режимына, физкультура-спорт белән шөгыльләнүгә, саф һавада булуга күнектерегез.