Нәрсә ул адаптация?
статья по теме

Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна

Ата- аналар җыелышында куллану өчен методик кулланма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nrs_ul_adapta.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Нәрсә ул  адаптация?

Беренче сыйныфта укый башлау –бала тормышында зур вакыйга. Кулына чәчәк тотып, гомеренә беренче тапкыр укырга барганда, аның нечкә күңеле шатлык һәм өмет белән тулы була. Ләкин, озак та үтми, ул әллә никадәр кыенлыклар алдында

япа-ялгыз кала. Аның эчпошыргыч дәресләрдә тыныч кына тыңлап утырырга,

сөйләшмәскә,үзең теләгәнне түгел, бәлки кушканны гына үтәргә мәҗбүр итәләр.

Өстәвенә башкарган һәр эшең чиста, пөхтә, дөрес тә булсын. Бернинди мәшәкать-

сез балачак түгел инде бу. Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче, тырышлык һәм

киеренкелек таләп итә. Шуңа күрә улыгыз һәм кызыгыз, мәктәпкә кергәнче үк инде, укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен ях-

шы белергә, очраячак авырлыкларны җиңәргә, психологик яктан әзер булырга тиеш. Монда баланың акыл һәм физик үсеше генә түгел, бәлки аның үз-үзен то-

тышы да, ихтыяр көче һәм әхлак сыйфатлары да күздә тотыла.

        Балаларга мәктәптә укый башлау, мәктәптәге режимга, укытучыга күнегү читен. Бу чор адаптация чоры дип атала.

        Бу вакытта балалар бик нык арыйлар, чөнки дәрестә хәрәкәтсез утыру, бир-

гән белемне үзләштерү- алар өчен үзе зур хезмәт ул.

        Адаптация бик тиз генә була алмый. Моның өчен атналар, айлар кирәк. Ул

акрын процесс-баланың бөтен организмыннан күп көч, сәламәтлек сорый. Ә мәк

тәпкә әзер булып килгән сабыйлар моны җиңел үткәрәләр. Алар яңалыкны тиз кабул итәләр. Укытучының әйткәннәрен үтәргә әзерләр. Яңа режимга буйсыналар.

Коллективка тиз ияләшәләр. Укытучыны да үз итәләр.

       Ләкин араларында коллективка авыр ияләшкән, характерлары, темпераментлары, психик хәлләре белән башкалардан аерылып торганнары да бар.

       Беренче сыйныф укучысы өчен укытучы чын авторитет була, әти-әнисенең

абруе икенче планга кала. Әти-әнисе берәр нәрсә әйтсә,”Юк. син белмисең, укыту-

чы алай әйтмәде,-диләр алар. Моңа игътибар итмәскә, сабыр булырга, баланың ышанычын яуларга кирәк.

      Күпчелек әти-әни бала ишектән килеп керүгә: “Нинди билге алдың?”-дип каршы ала. Бу сорау, әгәр ул начаррак та укыган булса, аның психикасына тия.

Соңгы елларда адаптация вакытында билге куелмый, йолдызчыклар бирелә, төрле

рәсемнәр файдаланыла.

     Балаларның адаптация чоры 3 этапка бүленә.

     Беренчесе 2-3 атнага сузыла. Баланың организмы үзгәрешләргә көчле реакция

бирә, көчәнеп эшли, арый.

     Икенче этап-акрынлап өйрәнү чоры. Бу вакытта баланың организмы бөтен көчен биреп бетерә. Хәтта алдагы энергиясен бурычка ала. Шуңа күрә укытучылар да, ата-аналар да баланың көчәнеп, сәламәтлек хисабына эшләвен онытмасыннар иде. Бу чор октябрь урталарына кадәр дәвам итә.

      Өченчесе- организм акрынлап йөкләнгән эшкә күнегә башлый.

      Ләкин бер генә баланың да организмының мөмкинлекләре чйксез түгел.Еш ару

баланың сәламәтлегенә тәэсир итергә мөмкин. Аның башы авырта, йокысы начарлана. Кайберсенең колагына тавыш ишетелә, әйберләрне кечерәйтеп күрә.

кан басымы күтәрелә, йөрәктә тавыш барлыкка килә, психикасына зыян килә.

Әти-әниләр баланың яткач тиз генә йоклап китә алмавыннан, төнлә уянуыннан,

йокы аралаш сөйләшүеннән, кычкыруыннан зарланалар. Кайбер балалар хаттә асларына йомышлыйлар.

     Шуңа күрә дә ата-аналарга сабыр булып, бала хәленә кереп, артык көчәнмәслек итеп һәм тыныч шартларда дәрес хәзерләтергә кирәк. Балалар 9-10 сәг. тән дә соңга калмый йокларга ятарга тиешләр. Куркыныч фильмнар карамасыннар.

Ә әниләр йоклар алдыннан әкият сөйләсәләр, бу уңай тәэсир итә, гайләне бергә туплый, үзара дуслаштыра.

       Беренче сыйныф укучыларын күзәткәннән, өйрәнгәннән соң, социаль-психологик адаптациянең аларда төрлечә үтүен күрергә була. Беренче төркем балалар (56%) 2айда коллективка ияләшеп китәләр, яңа дуслар табалар, кәефләре яхшы була. Укытучының барлык кушканнарын теләп үтиләр, режимга тиз өйрәнә-

ләр. Икенче төркем өчен(30%) бу чор озакка сузыла. Алар укуга тиз генә кереп китә алмыйлар. Кисәтү ясалса, үпкәлиләр, елыйлар, укуны да авыр үзләштерәләр. Өченче төркемдә (14%) бу чор бик авырлык белән бара. Балалар программаны үзләштерә алмыйлар. Андыйларның өй шартлары да начар була. Тәнәфесләрдә, дәресләрдә үзләрен тәртипсез тоталар. Мондый балалар 10-11 сәг. йокларга тиеш.

Һәр көнне гимнастик күнегәләр  эшләсеннәр. Көн саен берничә тапкыр лимон ис-

нәтергә киңәш ителә. Шалфей исе дә тынычландыра, стрессны юкка чыгара.

Литература: “Актаныш таңнары”, “Ачык дәрес” газеталары