Ата- аналар җыелышы
материал по теме

Гильфанова Райхана Раисовна

Ата- аналар җыелашы педагогик уку буларак, балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_beyrem.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең гаилә- 2014

 «Укытучы – укучы - ата-ана».

       Максат: Әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.

       Җиһазлау: гаилә турында мәкальләр, табышмаклар,”Безнең гаилә” темасына  рәсем күргәзмәсе, гаилә, бала тәрбияләү турында канатлы гыйбәрәләр(цитата), магнитофон, баян, Ш.Галиев “Балалар өчен шигырьләр”

Бәйрәм үткәреләсе зал бәйрәмчә бизәлә. Һәрбер әти-әни үзенең улы яки кызы белән аерым өстәлләргә утыртыла. Өстәлләр ярымәйләнә итеп тезелә. Стенада цитаталар:

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла” (В.А. Сухомлинский)

Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына күз салып, Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”,- Алтын Урда чоры шагыйре Котб.

“ Балаларны тавык та ярата. Ә менә аларны тәрбияли белү- талант һәм тормышны киң белүне таләп итә торган дәүләт күләмендәге мөһим эш ул” – дигән рус язучысы М.Горький.

 “Балагызны бәхетсез итүнең төп сәбәбе нәрсәдә икәнен беләсезме? Ул- балаларның бөтен теләкләрен дә үтәү һәм аларның шуңа күнегүе”. Жан Жак Руссо.

“ Кырыслык һәм назны дөрес бүлүдә чама хисе, кыл урталык, ниндидер гармония биш яшьтә дә, алтыда да, җидедә дә- һәрвакыт булырга тиеш”, –дигән бөек педагог А.С.Макаренко.

Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан ел арта бара. (...)шулай булса да безнең Мәктәп  үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта .

         Ел саен әтиләр, әниләр бәйрәмнәре уздырып сезнең белән даими очрашып торабыз. Быел алдан ук сездән анкеталар алдык. Кайберәүләр чын күңелдән якын килеп эшләгән, кайберәүләр гомуми җөмләләр белән генә җавап биргән, ә кайберләрегез бөтенләй кыенсынып калган. Шуңа күрә очрашуыбызны  “Гаилә бәйрәме” формасында, ата- аналар укуы итеп уздырырга булдык. Бу гамәлебез сезгә дә аз булса да педагогик ярдәм булыр, тәрбия процессы турында тагын бер тапкыр уйланырга, гаилә ныклыгын сакларга, өлкән буын белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга, бер- берсен ныграк аңларга  ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

 Бәйрәмнең барышы

         Хөрмәтле кунаклар- кадерле балалар, әти-әниләр, бүген бездә Гаилә бәйрәме!

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бүген  бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

 Бәйрәм кичәсе талгын гына көй астында башланып китә:

Нигә бүген мәктәптә

 Бик күңелле, бик ямьле?

 Чөнки бүген кунакка

 Әти-әниләр килде.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә

 Бүген гади көн түгел.

 Бүген- Гаилә бәйрәме

 Шуңа шатлана күңел.

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт

Безне җылытып торса.

 Бер утыру үзе бер гомер дип

 Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

 Бер очрашып серләр белешү-

 Бу гадәтләр әле бетмәгән.

 Безнең гаиләләр җыелган

 Ял итәр өчен бүген.

 Сүзләрнең иң матурларын

 Әйтмичә мөмкин түгел.

     Укытучы: Кеше гомере аккан сулар кебек бик тиз узып китә.Аның ничек узуы һәркемнең үзенә бәйле. Мәктәп еллары да мәңгелек түгел. Балаларның да, сезнең дә гомергә исендә калсын  әле бүгенге көн!

Тормыш җиңел бергәләшеп,

Тату торганда.

Янәшәдә әти белән

Әни булганда!

Йөрәгемнең иң түрендә –

Туганнарым, яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга шунда өйрәнәм.

Әти кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, апайга

Әти – иң кирәк кеше.

Бер ягымда – әтием,

Бер ягымда – әнием,

Уңымда да, сулымда да,

Яклар кешем бар минем.

Әти эштән кайтуга

Чабам аның янына,

Сагындым, сине, диеп,

Сарылам муенына.

Әти булганда рәхәт,

Ул – безгә бик зур терәк.

Гаиләбез башлыгы ул,

Барыбызга бик кирәк.

Әти, әни hәм дә мин –

Безнең тату гаилә.

Ямьле дөнья, рәхәт яшәү

Дуслыкта бөтен хәйлә.

Олы бәхет – рәхәтләнеп

Яшәүләре гел бергә.

Аллаһ насыйп итсен безгә

Шатланышып яшәргә!

 Әти янымда булганда                                                                            

 Бернәрсәдән курыйкмыйм мин.

 Аның сүзе миңа закон-

 Әтиемне тыңлыйм мин.

Әти – безнең терәгебез,

 Әти безне яклаучы.

 Авырлыклар китермичә

 Давыллардан саклаучы.

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

 Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,

Җылы безнең гаилә учагы.

Ул учакны сүндермичә тота

Әниемнең җылы кочагы.

Әтиемнең гадел киңәшләре,

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен менә шулар җитә.

Бәхетле без бу дөньяда

 Әти-әни булганга.

 Туган җирем күкләренең

  Күге аяз булганга.

 Бәхет кайда?  Безнең өчен

 Ул бары янда гына.

 Әти-әниле булу

 Зур бәхет була безгә!

Ата-анадан башка

 Бар нәрсә дә табыла.

 Һәр бала ата-анага

 Изге итеп табына.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт hәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

 “Вакытыбызны файдалы үткәрәбез” тукталышы.

Бәйрәмебезнең бу өлеше сезнең анкета җавапларына нигезләнеп, уеннар белән, концерт номерлары белән бәйләнеп барыр, методик бәяләмәләр күп булыр.

Кем генә булсаң да: врачмы син, терлекчеме, сатучымы әллә савымчымы, ата- ана булган һәр кешенең төп профессиясе- тәрбияче булудан гыйбарәт. Безнең илебездә бала тәрбияләргә өйрәтә торган  бер генә уку йорты да юк. Шуңа да карамастан, ата- аналары бернинди дә махсус белемемнәргә ия булмаса да, балалары искиткеч әйбәт тәрбияләнә торган бик күп гаиләләрне беләбез. Тәрбия бирү билгеле бер сәгатьләрдә генә түгел, тәүлекнең 24  сәгатендә дә бара. Тагын шуны да әйтәсе килә, күп вакытта күпме вакыт бергә булу түгел, аның ни дәрәҗәдә файдалы узуы әһәмиятле. Караган кинолар, укыган китаплар буенча фикер алышу, бергә  эшләү,  табигатьтә булу(пиннеккә, үлән җыярга бару), экскурсияләргә бару...  Файдалы шөгыльләрне күп санарга була. “Оясында ни күрсә, очканында шул була”. Балага 7 яшь тулганчы, (иң күп дигәндә 10) бирәсе белемеңне, тәрбияңне биреп бетерергә тырышырга кирәк. Соңыннан ул ярты сүзеңне дә кабул итмәячәк, чөнки “үзе дә күп белә”. 

“ Кырыслык һәм назны дөрес бүлүдә чама хисе, кыл урталык, ниндидер гармония биш яшьтә дә, алтыда да, җидедә дә- һәрвакыт булырга тиеш”, –дигән бөек педагог А.С.Макаренко.

Гаиләләрне интеллектуаль яктан сынау: “Табышмак әйтәм- тап” уены.

 1.      Ул бөтен өйдә дә бар. Аның белән әтиләр эшли. Сирәк- мирәк әниләр кулына да эләгә. Аны еш кулланган ир- атның хуҗалыгы нык, төзек була. Шаян малайлар кулына да эләккәли. Ул чагында  бу корал, бармакка төшә. ( чүкеч)

 2.      Аның бик ваклары, бармак хәтлеләре дә була. Үзе бик тәмле, авызда эри. Кунак каршылаганда ипи-тоз белән бергә йөри. Исеме дә бик матур. Ике өлештән торса да, бер төсле әйтелә. Аны йомырка белән балдан ясыйлар. (чәк-чәк)

 3.      Ул булмаган бер өй дә юк. Аны сөйләшә белә торган һәркем куллана. Ул төп аралашу чарасына әйләнеп бара. Хәтта әбиләр кулында да күрергә була, чөнки балалар  хәлен белергә кирәк. Өйнеке дә, кесәнеке дә була. (телефон)

 4.      Аны бөтен кеше дә ярата, Аеруча ир- атлар.  Аның чүпрәктән дә, күннән дә эшләнгәннәре була. Ул  – төп ял итү җиһазы. Арып эштән кайтканнан соң, аңа утырып рәхәтләнеп телевизор карыйлар. (диван)

 5.      Ул - татар халкының милли ашамлыгы. Кунаклар килгәндә пешерелә. Түгәрәк була, мичтә яки духовкада пешә. Эчендә тәмле әйберләре була: йөзем, дөге, җимеш... (бәлеш, гөбәдия)

 6.      Ул әтиләрнең яраткан әйберсе. Кайбер әниләр дә аны ярата. Ләкин йөртә белмәсәң, аңа утырырга ярамый. Хокук саклаучылар да аны туктатырга бик ярата. (машина)

 7.      Аны барлык кеше дә ярата. Ул бер дә искерми, гел яңара. Арган чакта ял иттерә. Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә. Нәни балаларны йоклатканда да кирәк. (җыр)

8.  Хәзерге заманда аны үз гомерендә 1 тапкыр булса да әзерләмәгән бер кеше дә юк.   Кай чагында аны әзерләү бик җиңел, кайбер чакта авыр була. Баласы булган кеше хәзер дә көн саен әзерли.  Яхшы итеп әзерләсәң, икенче көнне мактыйлар, “5”ле куялар. (дәрес)

МОЛОДцЫ

Ф.Яруллин. “Бай кеше”

Мин бай кеше.

Күп малайлар

Карый миңа көнләшеп.

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул - әтием дә

Әнием дә бар минем.

Улның ояты атага, кызның ояты анага” яки  Җаваплылык хисе тәрбияләү турында

“Балагызны бәхетсез итүнең төп сәбәбе нәрсәдә икәнен беләсезме? Ул- балаларның бөтен теләкләрен дә үтәү һәм аларның шуңа күнегүе”. Жан Жак Руссо.

Ата- ана булган миллионнарча өлкән кешеләр алдында бихисап проблемалар, сораулар һәм төрле башваткычлар туып кына тора. Боларга әлбәттә, балалар сәбәпче.

        Җаваплылык тәрбияләү бала туу белән башлана. Һәр кеше үзе эшләгән эшләргә җавап бирергә тиеш. Ярамаган эш эшләгәндә “Ул бәләкәй бит әле”,- дип баланың яшенә карап ташлама ясау һич ярамый. Нинди яшьтә булуга карамастан, бала башкаларга зыян салырга тиеш түгел! Балага карата ул үти алырлык таләпләр куелырга тиеш, үтәлүенә ирешергә кирәк. Таләпләр бердәм куелырга тиеш, берәү таләп иткәндә(Әни) икенче кеше(Әти) каршы чыгарга тиеш түгел. Яки киресенчә. Шушы ук хәл мәктәп белән гаилә арасында да сакланырга тиеш. Картайган көнебездә балалр безне хөрмәт итсен өчен, без бүген аларны башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш. Укытучы кисәтү ясаган икән, ата- ана кирегә җавап бирмәсә бик яхшы була. Бер генә укытучы да  бер генә балага да начарлык тели дип уйламыйм мин.

Һәр эшәгән эшенә, әйткән сүзенә җавап бирә алган кешене контрольдә тоту, яки картайганчы тәрбияләү кирәк булмый. 10 яшендә олыларча фикер йөртүче, кыңгыр эшләрнең ярамаганын аңлаучы балалар да бар мәктәптә. “Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас”. “Алтыдагы- алтмышка.”

 “Сакаллы сабый”лар 50—60 яшьтә дә әни итәгеннән төшә алмыйлар, үз тормышларын төзи алмыйлар.

Заманга иярү турында.

Габдерәхим Утыз Имәни Әл- Болгари. (1754- 1834)

Гаҗәплән инде күреп бу заманны

Һәм аңа ияреп азган адәмне.

Аермыйлар хәрам эштән хәләлне,

Галимнәр тыймас булды.

Тәкәбберлек итә вак байдан артык.

Беләмен дип сөйли галимнән артык.

Ата- улны, ана кызны тыялмый,

Күреп яхшы- яманны, гыйбрәт алмый.

Улы, тыеп атасын, сүзгә башлый,

Түгел сезнең заман, дип сүгә башлый.

Кадер итмәс агага, аксакалга,

Бу  хәл хилаф түгелме соң акылга?

Тектерерләр биек якалы туннар,

Җибәреп чәч, сакалны кырыр анлар!

Адәмдә ничә мең төрле фигыль бар,

Яманнар рәтенә кермә, зинһар!

“Өй салуның ние бар: мүклисе дә чутлыйсы”

“ Балаларны тавык та ярата. Ә менә аларны тәрбияли белү- талант һәм тормышны киң белүне таләп итә торган дәүләт күләмендәге мөһим эш ул” – дигән рус язучысы М.Горький.

Җирдә миңа ни кирәк? (Ф. Әхмәтшин музыкасы, Ш. Галиев сүзләре) (диалог)

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Әти дә әни кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Без яшәгән өй кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Безгә туган тел кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Туган-үскән ил кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Мәңге имин ил кирәк!

Ә хәзер  һәр гаиләгә дә йорт макеты һәм тугыз карточка бирелә. Һәр гаилә шушы макетта карточкаларны урнаштырып, йорт төзи. Алар карточкаларны түбәндәге тәртиптә ябыштырып чыгалар: иң элек йортның нигезен төзиләр, аннан соң беренче катны, 2 нче катны һәм торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрергә тиеш булалар. Аннан соң төзелгән йортларның ныклыгы тикшерелә.

( “ Нигез”дә булырга тиешле карточкалар: тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек. “1 нче кат”та – алдашмау, сүзеңдә тору, ярдәмчеллек,  “2 нче кат”та – яхшы уку, бердәмлек, күңелле ял. Ялкаулыкны чыгарып җибәрәсе.)

Әти- Әниләр сөйли:

Ел артыннан еллар тора узып,

Гомер арты гомер юл ала.

Яңа көнгә яңа хуҗа булып

Яңа буын килә дөньяга.

Безгә алмаш яшь буын үсә,

Куанабыз гына без шуңар.

Илләр генә тату булсыннар да,

Еллар гына тыныч торсыннар!

Ата-ана хакы дигән

 Кануннар яшәп калсын.

 Гаиләләр һичкайчан да

 Кыйбласын югалтмасын.

Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – бәгырь,

Бала  - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

                         (Г.Айзатуллова)      

       

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла” (В.А. Сухомлинский)

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Бала-чага , әти-әниләре,

Гөрләп тора халык бу йортта.

Һәр ял саен туган-тумачалар

Төп йортына кайта кунакка.

Кай арада гына өлгергәндер,

Пешеренгән төп йорт җиңгәсе.

Үзе кебек алсу йөзле булып

Уңып пешкән тәмле шәңгәсе.

Майлый-майлый бөтерелеп йөри,

Ясап куя сөтле чәйләрен.

Шул арада мал-туарын барлап,

Ишек алдын керә әйләнеп.

 “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”,- Алтын Урда чоры шагыйре Котб.

Концерт номеры

Күптән түгел генә “23 февраль- Ватанны саклаучылар көне” булып узды. Бу уңайдан әтиләребезне чын күңелебездән тәбрик итәбез! Киләчәктә беребезгә дә сугыш афәтләре күрергә язмасын. Сезгә саулык, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Без дә лаеклы Ватанны саклаучылар булып үсәрбез.

Җыр. Кирәкми безгә сугыш!

Бездә тагын бер шатлыклы яңалык бар. 1 класс укучысы Ахмәтхуҗин Камил “Әлифба”, “Азбука” китапларын укып бетерде; укырга, язарга өйрәнде. Аны да чын күңелебездән тзбриклибез. Киләчәктә тырышып укуын, ярышларда катнашып җиңеп чыгуын, әти- әнисенә гел сөенечләр генә китерүен телибез.

Ахмәтхуҗин Камил башкаруында “Китап” җыры.

Тиздән 8 март- халыкара хатын- кызлар көне җитә. Кадерле әниләребезне, укытучыларыбызны, Гөлнур апаны, Диананы якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә безнең иң изге теләкләребез генә юлдаш булсын.Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәбез.

Җыр. _____________________________________

“Сүзнең тозы мәкаль” тукталышы.

        Әйе, гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан ел арта бара. Чөнки барыбыз да күреп торабыз, илдә зур үзгәрешләр бара. Балалар туганда ук әбекәйләр әйтмешли, “7 класс бетереп туалар”.  Замана үзгәрә! Элек татарда тәртипсезлек, төрмә, балалар йорты, картлар йорты дигән әйберләр булмаган. Хәзер исә татарлар да бозыклыкта башка милләтләрдән калышмый. Элек буыннардан буынга күчеп, камилләшкән  тәрбия алымнарын белеп кулланганнар, бу белемнәр- серләр әби- бабайлардан балаларга, оныкларга күчкән. Үзләре тәртипле булган, “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр,” дигәннәр. Балалар өлкәннәрдән үрнәк алып үскән. “Нәселдә булмаганны” дигән сүз бик зур урын тоткан- тәртипсезләрне тиз тәртипкә керткән. Чөнки баланың тәрбиялелеген  бөтен нәсел контрольдә тоткан.

Әйдәгез әле, хотя бы мәкальләрне тәрбия процессына кертик. Аларны аңлыйк, кирәк урында укытучыларыбыз буларак кулланыйк. Шуңа күрә аларны сезгә алдан ук биреп җибәрдек тә.

  • Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
  • Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
  • Аталар сүзе — акылның үзе.
  • Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
  • Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә язып ал.

Ситуациянең кайсына нинди мәкаль туры килә? 

Балалардан сезгә мөрәҗәгать- хат яздык, аларны кайткач укырсыз һәм тәрбия эшендә кулланма итеп алырсыз, ярдәмче итеп тотарсыз дип уйлыйбыз.

Чираттагы сынавыбыз- мәкальләр. Балалар да катнаша.  Без башын әйтербез, ә сез- ахырын.

Рәхмәт. Мәкальләрне күп беләсез икән.

Ф.Яруллин. «Калыйк вакытында сорап».

Озын-озын, нәрсә озын?-

Озын-озын бәхет юлы.

Үз бәхетенә бара кеше

Кайвакытта гомер буе.

Олы-олы, нәрсә олы?

Ата-ана хакы олы.

Онытмасын иде кеше

Үлгәнчегә кадәр шуны.

Авыр, авыр, нәрсә авыр?

Авыр аналар каргышы.

Бу каргышны алганнарны

Көтә Сак-Соклар язмышы.

Ерак-ерак, нәрсә ерак?-

Үткәннәргә юллар ерак.

Ата-ана фатихасын

Калыйк вакытында сорап.

Йомгаклау.

Бала тәрбияләүгә кем җаваплы соң инде?

Кем генә димик, олыгайган, көчебез кимегән көнебездә  алар белән без калабыз. Күршеләр  дә түгел, укытучы да түгел, президент та түгел- без.  Аларның тәрбияле булуы иң беренче безнең үзебезгә кирәк. Киләчәк бәхетебез үзебезнең кулыбызда. Шуңа күрә бала тәрбияләү гаилә барлыкка килгән көннән- никах көненнән үк башлана. Балаларыбызның киләчәктә бәхетле булуын күрә алсак иде!

Ш. Галиев “Кем нәрсә ярата?”шигыре (балалар чиратлашып сөйлиләр)

 -          Мин үскәч абый булам.

 Аннары бабай булам.

 -          Ә мин бабай булгач та

 Гел әйбәт малай булам.

 -          Мин үзем әти булам,

 -          Ә мин дәү әти булам.

 -          Үскәч кем буласымны

 Мин әле әйтми торам.

 -          Мин батыр солдат булам.

 -          Ә мин космонавт булам.

 -          Ә мин Гата Камский кебек

 Шахматта җиңеп чыгам.

 -          Мин Рудольф Нуриев кебек

 Булам оста биюче.

 -          Ә мин очучы булам да

 Көн дә йөрим сунарга.

 -          Ә мин белмим, әнидән

 Онытканмын сорарга.

 -          Ә мин бик озын булам.

 Үсим әле тагын да.

 -          Ә мин бик көчле булам.

 Әтием төсле булам.

 -          Мин комбайнчы булам.

 Кырда иген урырга.

 -          Ә миңа әни үскәч,

 Куша кеше булырга.

Тартсын гармунчы гармунын,

Биергә чык биюче.

Сүнгән йөрәкләр уянсын,

Алкышласын барчасы        

Күмәк бию “Уйнарга чыккач”

Биедек тә, җырладык та

 Шигырьләр дә сөйләдек.

 Бәйрәм итеп уйнап алдык

 Матур көйләр көйләдек.

 Бәйрәмебез бетеп килә

 Гаиләләргә әйтик шуны:

 Сәламәтлек, бәхет телик,

 Һич белмәсеннәр борчуны.

Без телибез имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр,

Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Гаиләләргә татулык, ил-көннәребезгә тынычлык теләп калабыз.

Укучылар башкаруында “Бәхеттә-шатлыкта” дигән җыр яңгырый.

Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...

Ата- аналар җыелышы

Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ....

Презентация: ата- аналар җыелышы

Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация....

Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".

Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу"  темасына презентация....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....