Воспитание личности ребенка в сельской школе
материал на тему

Данный материал можно использовать при проведении родительских собраний

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vospitanie_lichnosti_rebenka_v_selskoy_shkole.docx31.06 КБ

Предварительный просмотр:

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Хәзерге көн кадагындагы иң актуаль сорауларның берсе – бала тәрбияләү. Балаларны тәрбияләү генә түгел, ә чын шәхес итеп үстерергә омтылу. Каюм Насыйри бик дөрес сүзләр язып калдырган: “Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл”. Бала тәрбияләүнең максаты бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен күреп, аларны хәрәкәткә китерү, баланы физик яктан гыны да түгел, ә рухи яктан да әзерләү, хәзерге җәмгыять шартларында әхләкый шәхес булып эш итүче зат итеп тәрбияләүдән тора. Бу эштән мәктәп тә читтә кала алмый.

    Мәктәп ата-аналар белән берлектә эшләгән очракта гына, хәзерге җәмгыятьтә  чын шәхес былуп калу өчен, барлык кешелек сыйфатларын үзләштерүдә ярдәм күрсәтә ала. Баланы шәхес итеп формалаштыру бик җитди һәм катлаулы процесс булганга мәктәп һәм ата-аналарның бер теләктә булулары бу максатка ирешүдә бик күп мөмкинчелекләр ача.

   Балаларның иң күңелле чорлары – мәктәп еллары. Башлангыч сыйныф  укучылары бигрәк тә аерылып тора. Аларны мәктәпкә яңа дуслар, яңа ачышлар ясау, уку һәм физик хезмәтне өйрәнү,  дөньяны танып белү җәлеп итә. Без, укытучылар, шушу форсат белән файдаланып калырга тиеш.

    Авыл мәктәбе шартларында да бала шәхесен тәрбияләү өчен барлык мөмкинчелекләр дә тудырылган.

   Бала тормышына коллектив бик зур йогынты ясый. Балалар бакчасыннын, башлангыч сыйныфка, балалар формалашкан коллектив буларак килеп керәләр. Ул балага үзен коллективта тота белергә, каршы торырга, буйсынырга, җитәкчелек итәргә мөмкинчелекләр ача. Нәтиҗәдә без гражданлылык, кешелеклелек, җаваплылык, гаделлек кебек әһәмиятле сыйфатлар формалаштырабыз.  Моңа балаларның бер авылда, бергә уйнап үсүләре, әти-әниләрнең бер-берсе белән тыгыз элемтәдә булулары, бер үк балалар бакчасына йөрүләре дә йогынты ясый.

  Бала шәхесе рухи һәм физик яктан нык былырга тиеш. Мәтәпләрдә баларның сәләтен ачу, үстерү өчен бик күп көч куела. Сәләтле балалар белән дә эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу эш белем бирү, спорт, сәнгать юнәлешләрендә алып барыла.

  Спорт – балаларның иң яраткан шөгеле. Спорт белән шөгелләнү өчен барлык мөмкинчелекләр дә тудырылган: мәктәпнең спорт заллары һәркөн ачык, спорт инвентарьлары, маталар, туплар, теннис өстәлләре җитәрлек, тимераякта шуу өчен яңа кортлар ясалды. Бик күп спорт тугәрәкләре эшләп килә.

 Хәзерге заман укучылардан иҗади эшли белуне таләп итә. Яшь буын иҗат итәргә өйрәнергә тиеш. Бу сыйфат яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылганда гына формалаша. Авыл мәктәпләрендә тәҗрибәле, яңалыкны тиз кабул итә торган, камиллеккә омтылучы иҗади шәхесләр – укытучылар эшли. Укытучының иҗади шәхес, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия, компьютер һәм видеотехника белән дус булуы, сәламәт яшәү рәвешен алып баруы, баланы да иҗади, сәнгать ягыннан үстерегә мөмкинчелекләр бирә.

   Баланың укытучыга ачыктан-ачык сорау бирүе, ирекле рәвештә фикерне җиткерүе, аның белән кара-каршы сөйләшә алуы белем алуны нәтиҗәле итә. Авыл мәктәбе сыйныфларында бала саны бик күп булмаганга күрә, укытучының һәр укучының мөмкинлекләрен белеп, аның белән шәхси эш алып барырга мөмкинчелеге бар.  

  Болар барысы да баланы иҗади, белем, спорт, сәнгать ягыннан үстерергә, игелекле, гадел, намуслы, тәрбияле яки чын шәхес итеп формалаштыру өчен мөмкинчелекләр ача.

  Бала гаилә йогынтысын тоеп, әти-әни урнәгендә үсә. Гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып барса, сәнгать, спорт белән кызыксынса, балага яңа мәгълүмәт алуда, иҗади хезмәттә булышлык күрсәтсә ике яклап та (мәктәп һәм гаилә) йогынты ясала. Шулай булган очракта гына яшь буынның шәхес булып формалашуында өмет бик зур. Укытучы һәм ата-ана тәрбияләү процессын заман таләпләренә туры килерлек итеп оештырганда гына яңа шәхес тәрбияли алабыз.

    Бала тормышының иң күңелле чоры – мәктәптә уку еллары.  Кеше тормышында гомергә хәтердә кала торган иң изге мизгелләр бу. Нинди һөнәр иясе булса да, ничә яшькә җитсә дә, кеше үзенең балачагын, шул елларда булган күңелле вакыйга – хәлләрне, дусларын, үзен әдәпле булырга, тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, гыйлем биргән укытучыларын искә ала.

     Кеше гомере озын. Ә балачак еллары бик тиз узып китә.”Тормыштагы иң кадерле, истәлекле еллар бәхетле булганмы, күңелле үткәнме?” дигән сорауга җавапны без кешенең бөтен тормышын күз алдыннан үткәргәч кенә табабыз.

     Бәхетле булуны бәйрәмчә, рәхәтлектә, гел күңел ачып кына үткән көннәр дип күз алдына китерсәк, без бик ялгышырбыз. Өлкәннәр җитәкчелегендә зиһене баетылса, ихтыяр көче, матур хисләр тәрбияләнсә, физкультура – спорт белән шөгыльләнсә, бала чын тормышта яшәү мөмкинлеге ала.

     Хәзерге күчеш чорында җәмгыятьтә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, күбрәк үзең турында гына уйлау хисенең көчәя, коллективларның таркала баруы, яшьләр арасына базар мөнәсәбәтләренең кыргый законнары үтеп керүе,безгә бөтенләй ят булган мөнәсәбәтләр формалашу  яшь кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлеше сайларга комачаулый. Аңа еш кына гаилә дә булыша алмый. Бу шартларда яшь буынга мәктәпнең гуманлы  тәгълим – тәрбия системасы гына ярдәм итәргә сәләтле, бары тик мәктәп кенә яшь буынны  фаҗигадән коткарып калыр сыман. Мондый күзлектән чыгып караганда, мәктәп, һичшиксез, баланы тормышка әзерләүдә мөһим звено булырга тиеш, дигән фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Чөнки мәктәп – фәнни – педагогик нигезгә корылган оешма буларак, күп мөмкинлекләргә ия белем һәм тәрбия бирү үзәге. Анда тормышны  балага бөтен закончалыклары  белән аңларга ярдәм итә торган махсус һөнәр ияләре – укытучылар эшли. Алар ярдәмендә укучы акыл эшчәнлегенә өйрәнә, әйләнә - тирәгә, күренешләргә тәнкыйди  бәя бирә, кешеләр белән мөнәсәбәткә керә, колллективта тәрбияләнә, үз урынын билгели. Мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес – сабый өчен тормыш мәктәбе. Көннең мәктәптә үткән вакыты – балаларның  күпчелеге өчен аларның яшәешләрендә, бәлки  иң матур мизгелдер. Гаилә, урам тәрбиясе, бик үк мактанырлык булмаган бу заманда, һәрхәлдә, мәктәп тормышын шулай күрәсе килә. Монда ул фикерләргә, аралашырга өйрәнә. Иң әһәмиятлесе – үз тәҗрибәсен туплый, шуның белән гомумкешелек  тәҗрибәсенә өлеш кертә, рухи яктан байый, физик яктан үсә, ныгый.

       Бала кешелекнең  тәҗрибәсен үзләштерергә  тиеш. Аны бигрәк тә гуманитар фәннәрдән, аерым алганда, әдәбияттан алган кичерешләр ярдәмендә тәрбияләп була. Укыту – тәрбия процессының  төп формасы саналган  дәрестә мөгаллимнең бала белән бергә  әдәбият дөньясына үтеп керә алуы – укытучы һәм укучының  бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе ул.

     Очраклымы, түгелме, “Әдәбият” сүзе “әдәп”  сүзе белән аваздаш. Әдәбият, чын мәгънәсендә, әхлак, әдәплелек дәресе.Язучы киләчәк буыннар өчен  рәхәтләнеп укырлык әдәби әсәрләр язса, укытучының бурычы – шушы рухи хәзинә ярдәмендә баланы тәрбияләү.  Дәреслеккә сайлап алынган  әсәрләр аша укытучы кыз баланы күркәм әни булырга да, ир баланы гаиләгә терәк әти булырга да, тапкыр бабай булырга да, үрнәк әби, булырга  да,  илен сөйгән солдат булырга да әзерли.

     Хәзерге белем бирү шартларында кем генә булсаң да, игелекле, итагатьле,  гадел, намуслы, тәрбияле, культуралы  шәхес тәрбияләү бурычы тора.  Укытучыларыбыз өчен бу проблема  - өр – яңа мәсьәлә түгел, ләкин шуңа да карамастан, ул үзен тиешле югарылыкка куюны таләп итә. Күтәрелгән  мәсьәлә алдында каушап калмаска, бу юнәлештә булган тәҗрибәгә таянып, укыту – тәрбия процессы аша укучыга хәзерге җәмгыятьтә яшәү өчен кирәк булган  барлык сыйфатларны үзләштерүдә ярдәм итәргә кирәк.

   Тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт. 

     Бүгенге көндә коллектив “Югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.Укучыларга төпле белем бирү, һәвәслеген, сәләтен искә алып, үзләренә ошаган һөнәр сайларга ярдәм итү.Сәяси, социаль-иктисадый үзгәрешләр кичергән җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаек шәхес тәрбияләү”дигән тема өстендә эшли.

      Коллективта 20 укытучы булып, шуларның 9ы класс җитәкчесе вазыйфаларын да башкара.

     Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр мәктәп коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.

    Безнең мәктәп гаиләләр белән тыгыз элемтәдә яши Мәктәбебездә 63 гаиләдән 92 бала белем һәм тәрбия ала.Мәктәптә тәрбия эше  Мәктәп Уставына нинезләнеп “Путь к успеху”, “Комплексная прграмма  по профилактике правонарушений в Республике Татарстан”, “Эзтабар юлдашы программасы”, “Мирас юлы программасы”, “Галстучная страна” һәм 2009 нче елда район кушуы гамәлгә кертелгән , “Мәгариф һәм сәламәтлек”, “Сәләтле бала”,  “Шәхес”, “Иминлек,  программаларына нигезләнеп алып барыла.

   Мәктәбебездә укытучыларыбыз сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Бу эш белем бирү, сәнгать,  спорт юнәлешләрендә алып барыла. 

    Спорт-укучыларның иң яраткан шөгыле. Мәктәпнең спорт залы балалар өчен һәр көн ачык, анда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр : спорт инвентаре, маталар, туплар җитәрлек,  теннис  өстәле укучылар өчен хезмәт итә. Мәктәптә баскетбол, волейбол түгәрәкләре эшли.

     Мәктәпнең киләчәге-балалар.Аларның тәрбиялелегеннән, үз-үзләрен тотышыннан үз хезмәтебез нәтиҗәләрен күрәбез.Чыннан да, исәптә торучы, өлгермәүче һәм пассив балаларыбыз юк.

Барлык уңышларга ирешүнең нигезе гаилә һәм мәктәпнең бердәмлегеннән тора. Кирәкле норматив документлар, мәгълуматлар, күрсәткечләр аерым папкаларда тупланып барыла, кул астында тора.

Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Гадәттә яңалыктан өлкәнрәк укытучылар курка. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучыларның үзләренең дә заман белән бергә атлап баруы мөһим.  Кайбер тәҗрибәле укытучылар, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, һәр яңалыкны тиз «эләктереп» ала һәм яшь хезмәттәшләренә караганда да җәһәтрәк, елгыррак була белә. Бу очракта тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә.

Белгәнебезчә, танылган шәхесләр — яңарыш тарафдарлары, алар ялгышудан курык-мый. Әлеге омтылышка ия булмаган очракта, укытучы искечә эшләвен дәвам итә, аның үсеше тоткарлана; ул бер тапкыр һәм гомергә кабул иткән кагыйдәләреннән тайпылмыйча эшләүне кулайрак күрә.

Укытучыны иҗади шәхес буларак тасвирлый торган берничә билгене, үзенчәлекне аерып күрсәтергә мөмкин:

1. Шәхеснең гадәттәгедән үзгәчәрәк фикер йөртергә сәләтле икәнен дәлилли һәм укытучы вазифасын башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән шәхес булуын раслый торган акыл күрсәткечләре, акыл сыйфатлары.

2. Активлык, яхшы хәтер, эчке сиземләүнең көчле булуы. Болар үз чиратында һәр эштә башлап йөрергә сәләтлелектә, ихтыяр көченә ия булуда, максатчанлыкта, камиллеккә омтылуда чагылыш таба.

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга; укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белергә тиеш.

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Бүген укыту һәм тәрбиядә нәтиҗәлелек турында сүз алып барабыз. Нәтиҗәнең күзгә күренеп торуы, билгеле булуы шарт. Әйтик, укучы башта тырышып укый, яхшы билгеләр ала; бераздан ул начар укый башлый. Бу әле укучының башы эшләми дигән сүз түгел. Димәк, баланың үсешендә бер баскыч югары күтәрелергә тиешле вакытны укытучы күреп ала белмәгән, аңа аерым игътибар күрсәтмәгән һәм үсешен тәэмин итмәгән. Белемлелек дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучының укырга теләген сүндермәү мөһим. Һәркемнең мөмкинлеге бертөрле түгел. Иң югары билгеләр алмыйча да, бала үз кысаларында укуда уңышка ирешергә мөмкин. Әлеге мисал укытучының үз эшенә иҗади якын килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый. Балага мәктәп тормышын һәм уку эшчәнлеген тоемларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләпләрне истән чыгармаска:

  • балаларны җентекләп күзәтергә, өйрәнергә;
  • — алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга;
  • — ягымлы мөгамәлә күрсәтергә;
  • — кирәк вакытта таләпчәнлекне онытмаска;
  • — низагларны хәл иткәндә аеруча игътибарлы һәм гадел булырга;
  • — бәйрәмнәрдә балалар белән бергә күңел ачарга;
  • — ата-аналар белән даими аралашырга;
  • — мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катнашырга;
  • — балаларның укудан тыш шөгыльләрен күрергә һәм уңышлары өчен мактарга;
  • — киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә кирәк.

Яшь укытучы балаларның белем алу эшчәнлеген дөрес оештырырга бурычлы. Укучыга ул теләгәндә теге яки бу вакыйгага, проблемага карата фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Заманча укыту укучының һәр җавабы өчен журналга билге куюны таләп итми. Укытучыга сорау бирү, ирекле рәвештә фикерне җиткерү, аның белән кара-каршы сөйләшеп алу укучыга белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен кирәк. Бала теләсә нинди катлаулылык-тагы биремнәрне үтәргә алынудан курыкмасын өчен, аның активлыгын сүрелдерми торган эш алымнарын сайлау зарур. Укучы дәрестә эш белән мәшгуль булырга, аннан тәм табарга өйрәнсен. Моның өчен биремнәрне һәр укучының сәләт-мөмкинлеген истә тотып сайлау мөһим.

Балаларга яңалыклар турында  мәгълүмат бирү, аларда гаҗәпләнү, кызыксыну хисе тәрбияләү, аларны көн саен кечкенә генә ачыш ясарга өйрәтү, дөньяны танып белергә ярдәм итә торган уен, уку хезмәтен, физик хезмәтне оештыру, яшь буынны иҗат итәргә өйрәтү. Аның спорт белән шөгыльләнүенә ирешү – балачак елларын кызыклы, эчтәлекле, истә калырлык итеп үткәрергә, чын кеше булып үсәргә ярдәм итүче чаралар.

Балачакта ук максатка ирешергә, чын кеше булып үсәргә омтылу хисе, намуслылык, ихтирамлы һәм игътибарлы булу, хезмәттә катнашу теләге – омтылышы булдыру, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатларны бала күңеленә укытучы, тәрбияче, ата – ана  сеңдерә.  Моны эзлекле  тәрбия эше алып бару аша ирешелә.

Тәрбия кешенең зиһенен үстереп, аңа билгеле бер күләмдә мәгълүмат  биреп кенә калмаска, аңарда җитди хезмәттә чын күңелдән катнашу теләге, дәрте дә кузгатырга тиеш. Шунсыз аның тормышы мәгънәле була алмый.

Шәхеснең үз мөмкинлеге таланты, һәвәслеге тәрбиянең гуманистик төрләнү үрнәге кысаларында уңышлы гамәлгә ашырыла.

Ул һәр кешенең кабатланмас, аерым үзенчәлекле, уникаль шәхес икәнлеген күз алдында тота. Татарстанның , Россия һәм дөньяның лаеклы гражданинын, әһлаклы шәхес тәрбияләү – тәрбиянең барлык системасының төп юнәлеше.

Тәрбия системасы әкренләп үсә, камилләшә бара. Яңа проблема, бурычлар, хәзерге заман педагоглары һәм укучылары тәрбия эчтәлегенә үзгәрешләр кертәләр һәм шәхеснең яңа ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итәләр.Һәр укытучы.һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырганда гына яңа шәхес тәрбияли алырбыз.

                 Күлле Киме урта мәктәбе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитание личности ребенка с проблемами в развитии средствами изобразительной и музыкальной деятельности.

Реферат Воспитание личности ребенка с проблемами в развитии средствами изобразительной и музыкальной  деятельности....

Воспитание личности ребенка посредством формирования общекультурных компетенций в учебно-воспитательном процессе

Материал опубликованный в данной статье отработан на практике и имеет стабильные положительные результаты....

Взаимодействие классного руководителя с семьей как главным партнером в воспитании личности ребенка

Современные условия обучения характеризуются гуманизацией образовательного процесса, обращением к личности ребенка, стремлением развить лучшие его качества....

Роль семьи и школы в воспитании личности ребенка

Общеизвестно, что семья и окружение важно и влияет на развитие личности. Мы не можем избежать влияния генов на личность, потому что он встроен в нас, но мы можем попробовать преодолеть некоторое генет...

Статья "ОСОБЕННОСТИ СОЦИАЛЬНОГО ВОСПИТАНИЯ В НАЧАЛЬНЫХ КЛАССАХ СЕЛЬСКОЙ ШКОЛЫ."

Миссия  социального воспитания – в приспособлении человека к общественным требованиям: «жить в мире с другими», «быть хорошим гражданином» (К.А. Гельвеций); в позитивном преобразовании общества н...

Подвижная игра как средство воспитания личности ребенка

Статья "Подвижная игра как средство воспитания личности ребенка"...