Укуда балага ничек ярдәм итәргә?
статья (1 класс) по теме

Шафигуллина Суфия  Миннекамиловна

Әти-әниләр өчен доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuda_balaga_nichek_yardm_itrg.docx13.84 КБ

Предварительный просмотр:

УКУДА БАЛАГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ?

           Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары гаиләдә формалаша.

           Бала 11 ел мәктәптә йөри, белем, тәрбия ала. Бу вакыт аның гомерендә катлаулы, шуның белән күңелле чор.

          Тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл була белү. Баланың өлгерешенә тукталыйк. Бала “2” ле, “3” ле алып кайтса, күз яше түгелә. Кисәтүләр ясала, без бертуктаусыз: яхшырак укы, тырыш, игътибарлы бул! дип тукыйбыз.

           Моның файдасы аз бит. Һәрвакыт кисәтеп, үгетләп тору көткән нәтиҗәне бирми. Бала “3” ле алып кайта башласа – иң яхшысы – укытучы белән сөйләшү.

           Мәктәпкә йөри  башалагач, 1 нче айларда укучы дәресләрнең гомуми барышы белән кызыксына. Соңрак үзенә ошаган фәннәрне тырышыбрак өйрәнә башлый. Вакытында булышучы, күзәтүче булмаса, бала эшен ташлап, уйнарга да чыгып китә.

           Белем алу тырышлык, түземлек, киеренке эш тәлап итә. Шуңа балада ихтыяр көче тәрбияләү әһәмиятле. Андый тәрбия үз алдына максат куярга, аңа ирешергә, сәләтеңне игътибарыңны тупларга өйрәнүдән башлана. Шушы сыйфат булмаса, өстәвенә мәктәптән арып кайтса, баланың юк кына нәрсәгә дә ачуы чыга. Урамда уйнап керер иде, дәрес хәзерлисе бар. Балагызга башта эшнең бер өлешен башкарырга, аннары бераз уйнап алырга тәкъдим итегез. Эшнең күләме зур булса, аны берничә өлешкә бүлегез. Эш белән уенны чиратлаштырырга онытмагыз.

           Тырышлык тәрбияләүдә китапларның да әһәмияте зур. Уку баланың гомуми культурасын үстерә, кызыксынучанлыгын арттыра. Ә китап укырга яратмау баланы рухи яктан ярлы итә. Балаларыгызның  һәр эшендә өлкән ярдәмчеләре, киңәшчеләре  булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методик семинар ." Иҗади укуда өйрәтү методы буларак , сәнгатьле сөйләм өстендә эш".

Иҗади уку методының максаты : көчле һәм озакка сузылган беренчел хисләр тудырырга булышу....

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. ...

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Бу презентация ата-аналар өчен...

Балага игътибарлы булырга булышу.

Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз...

Белем алуда балага ничек ярдәм итәргә

Ата-аналар җыелышында чыгыш...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...