Ата-аналар өчен
презентация к уроку (3 класс)

Латыйпова Роза Әмир кызы

Ата-аналар җыелышы өчен презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon ata-analarga_narkotiklar_turynda.ppt1.88 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе 2009

Слайд 2

ТЕМА: ЗАМАНА АФӘТЕННӘН САКЛАНЫЙК!

Слайд 3

Нәрсә ул наркотиклар? Наркотик – грек сүзе. Тәрҗемә иткәч, акылдан яздыручы, аңны томалаучы дигән мәг ъ нә килеп чыга. Наркотик– ул аңның халәтен үзгәртүче, мигә тәэсир итүче һәм үзенә ияләштерүче төрле төрдәге матдәләр.

Слайд 4

Татар кешесе, сак ул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык , рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри… (Т атарның әхлакый кодексыннан)

Слайд 5

ТАРИХЫ Наркотиклар таш гасырдан ук сугышка әзерләнгәндә , дини йолаларда сугышчан рухны күтәрү өчен кулланылган . Наркотикларларның куркынычлыгы турында беренче тапкыр Абу Али Ибн Сина Х I гасырда игътибар иткән. Дәвалау максатында Россиядә миңгерәткеч үлән , мүк төнәтмәләре борынгыдан кулланыла .Барысы илдә 3000 гә якын нарко кергән үлән ,500 төргә якын галлю цинация тудыручы г өмбә үсә. Меди ц ина практикасына опиум XVI гасырда кертелгән . XIX гасыр ахыры Кытай белән Англия арасында опиум сугышлары булу белән характерлана. IX гасырның 80 нче елларында З. Фрейд наркотикларның уңай сыйфатларын гына тасвирлап, кокаин эпидемиясенең башлангычын салды .

Слайд 6

САННАР Сонгы биш елда Россиядә наркотик матдәләрне кулланучылар саны якынча 3,5 тапкыр артты. Сонгы ун елда хатын-кызлар арасында наркотиклар куллану 6,5 тапкырга артты. Дистә ел эчендә наркотик белән бәйле үлем-китем очрагы 12 тапкырга, балалар арасында 42 тапкырга артты. Георин кадаучы стажлы наркоманга наркотик сатып алыр өчен көн саен 500 сум акча кирэк. Угрылыкка бәйле ун жинаятьченең һәр алтынчысы, күбесенчә,35 яшькәчә.

Слайд 7

НАРКОТИКЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ: - Гашиш; Марихуана; Героин; Кокаин; “ КРЭК” ЛСД; Морфин,

Слайд 8

Гашиш Моннан 3 мең ел элек Мисыр туфрагында килеп чыккан.Һиндстан киндереннән алына торган яшькелт-көрән сок.Анда «каннабиол» агуы бар.Агу кешенең нерв системасына йогынты ясый.Гашиш кулланган кешенең башта кәефе күтәрелә,ул шаяра-көлә, соңыннан тән тукымалары катып кала һәм депрессия башлана.

Слайд 9

Героин 1898 елда нимес химигы Дрессер тарафыннан ачылган. Ияләшү беренче һәм бик аз дозадан да барлыкка килә. Кризис наркотик кабул итеп, 1-2 сәгать яки бер тәүлек үткәннән соң башлана. Гашиш, морфий белән чагыштырганда 10 мәртәбә агулырак, ә әф ь юннан 100 мәртәбә көчлерәк.

Слайд 10

Марихуана Көньяк Америка индеецлары аны моннан 35 гасыр элек ук кулланган. Киндердән алына. Хәзер аны «крэк» алыштырды.

Слайд 11

«Крэк» Бу наркотик 1983 елда АКШта килеп чыккан . Аны Багам утрауларыннан китергәннәр. «Крэк» - гади табада аш содасы кушып кыздырылган чистартылмаган кокаин. Ул арзан, шуна күрә бик тиз яшьләр арасында тарала. Ә инде 90 еллар уртасында аны «экстази» таблеткалары алыштыра.

Слайд 12

Морфин 1806 елда Наполеон армиясендәге бер химик яралыларга ярдәм итү өчен уйлап тапкан матдә.Морфин башта көчле авыртуларны бетерергә ярдәм итсә дә, аңа бик тиз күнегәләр.Морфинга өйрәнгән кешенең рухы, ихтыяр көче параличланган, ул физик яктан да, психик яктан да үлә , мәеткә әйләнә.

Слайд 13

ЛСД Аны 1943 елда арыш серкәсеннән синтетик юл белән алганнар. Башка наркотиклардан 4 мең тапкыр көчлерәк! Аны кулланучы саташа, курку хисе кичерә, үз-үзен үтерергә омтыла.

Слайд 14

Наркотикларның кеше организмына тәэсире Баш мие Эн цефалопатия (баш мие к үзәнәкләренең һәлак булуы),психик үзгәрешләр (депрессия, йокысызлык, агрессивлык, шомлану) Тешләр Тешләрнең ватылуы (кал ьций алмашыну бозыла) Үпкәләр Үпкә эшчәнлегенең бозылуы,пневмония, пневмосклероз, үзәк сулыш органнарының кысылуы. Йөрәк Аритмия, дистрофия, миокард инфаркты, йөрәк эшчәнлеге туктау Бавыр Гепатит, цирроз, некроз (бавырны ң үлүе) Җенси көчсезлек

Слайд 15

Наркотик кулланучыны ничек белергә? 1.Тиз арада кәефнең кискен үзгәрүе. 2.Йокымсырап йөрү яки, киресенчә, гел хәрәкәттә булу, туктаусыз с ө йләшү, сәбәпсез көлү. 3.Йокы ритмы үзгәрү: бик соң йоклап китү, тагын да соңрак уяну. 4.Үз эченә бикләнү (гаилә хәлләренә битарафлык,читләшү). 5.Укуга һәм элекке мавыгуларга кызыксыну калмау. 6.Ялгыз калырга тырышу, кешедән качу. 7.Гел акча турында гына кайгырту, акча юллау өчен бихисап сәбәпләр эзләү, өйдән акча һэм әйберлэр югалу. 8.Яңа, шикле дуслар белән аралашу, алар белән үзе генә калырга омтылу, үзләре генә аңлый торган телдә сөйләшү 9.Күз алмасында үзгәрешләр: яктыда күз алмасы я нокта кебек кенә кала, зурая, карала. 10.Хәрәкәтләрнең тәртибе бозылуы , аяк-кул буталуы , ава-түнә йөрү. 11.Дорфа һәм агрессив булу.

Слайд 16

НАРКОТИКЛАРНЫ куллану сәбәпләре:

Слайд 17

НАРКОТИКЛАРНЫ куллануның иң киң таралган урыннары:

Слайд 18

Наркотик кулланучыны нәрсә көтә? Үзең белән: Чираттагы доза хакына тормышыңда ин кадерле ирегеңне һәм бәйсезлегеңне югалтачаксың. Ми томалана, хәтер югала. Эш, уку, бизнеска юл ябыла. Сиңа машина йөртү хокукын беркайчан да бирмәсләр. Нинди да булса эш табу мөмкин булмаячак . Син чыгу юлы булмаган тупикка килеп терәлерсең. Туганнарың, дусларың, сөйгәнең белән: Наркотик бар игътибарны узенә юнәлтә. Син барлык якыннарың белән контактны югалтасың –алар сина каршы булачак. Тавыш-гауга, жәнжал, өйдә мәңге бетмәс сугыш һәм синең очсыз-кырыйсыз ялганың. Дусларың сине анламый башлар-аларнын башка шөгыльләре, алар-үсә, а син аска тәгәрисең. Сөйгән ярлар китәр-ихтыярсыз һәм авыру гарипне, ышанычны югалткан алдакчыны яратырга мөмкинме сон? Һәм син ялгызлыктан үләр дәрәҗәгә җитәрсең. Закон белән:Наркотиклар жинаятьчел даирәгә тартып кертә –аны кулыңа алсаң-син инде тәртип бозучы. Наркотик-кызганмый торган башкис әр. Бик тиздән ул: “Урла, үтер, ләкин чираттагы дозаны тап!”-дип таләп итәчәк. Һәм син каршы тора алмаячаксын. Син куылып хәлдән тайган җәнлеккә әверелерсең – махсус киемле теләсә кайсы кеше синдә тир бәреп чыгарлык курку китереп чыгарыр. Сәламәтлегең белән: Наркотик сине эчке әг ъ заларың черек, утырган “я шь бабай”га әйләндерер. Таушалган тәнеңдә теләсә нинди авыру чәчәк атар. Абс цесс , сепсис, гепатит, СПИД “якын дусларыңа” әверелер.

Слайд 19

Наркоманнан ачык хат Кемгәдер үпкәләүдән файда юктыр. Өлкәннәр, нигә сез мине бу ялгыш адымнан тоткарлый алмадыгыз? Мине наркотиклар, җенси мөнәсәбәт белән мавыктыручыларның күбесе үземнән егерме-утыз яшькә олырак иде. Үз-үземне белә башлаганнан бирле эротик фильмнар карадым, табында төрле эчемлекләр булды. Рәхәт тормыш эзләдем. Нәтиҗәдә үлем көтәм. Әкрен генә сүнеп баруымны сизәм. Өмет юк. Ичмаса, саф мәхәббәтнең ни икәнен да белми үләм. Гаиләм, балаларым да булмаячак. Нигә мин боларны алданрак белмәдем? Яшисе килә ! Бик-бик яшисе!

Слайд 20

СТАТИСТИКА Республика диспансерларында наркомания белән авыручы 11мең 173 кеше исәптә тора. Шуларның 63%ы – 30 яш ь кә кадәргеләр Узган елның 9 аенда 3833 җинаят ь эше теркәлгән. 1400 гә якын кеше җинаят ь җаваплылыгына тартылган.

Слайд 21

НАРКОЛОГ белән әңгәмә Рифат Рәшитович, мондый юлга кемнәр күбрәк баса? Кызганыч, әмма наркоманар сафында яшүсмерләр саны күбрәк.Алар башта “яфрак” көйрәтәләр. Аннан соң эшкә шпри цлар керә. Рифат Рәшитович, безнең районда наркотиклар белән мавыгучылар бармы? Учетта торучы 5 наркоман бар.Безнең районда да, республикада да наркоманнар булмасын иде. Бу чирне бетерүгә зур көчләр куярга кирәк. (Мәктәбебезнең элеккеге укучысы Питрәч районы үзәк шифаханәсендә эшләүче табиб нарколог Рифат Рәшит улы Галәвиев белән әңгәмә)

Слайд 22

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ? МИСЕЗ НАРКОМАН Героин баш миен тарката. Санк-Петербургта Рәсәй фәннәр академиясенең кеше мие институтында шундый шаккаткыч ачыш ясадылар. Героин кулланучыларның башта ми буразналары киңәя, аннары ми эшкәртелмәгән азыклар кебек организмнан чыга башлый икән. Институт директоры Святослав Медведевнын әйтүеңэ караганда, теләсә кайда наркотик кулланып йөрүчеләр үзләре акылдан язганчы ук сары авыруыннан үләргэ мөмкин. Ә менә шәхси шприцлардан файдаланып, наркотикны аз микьдарда кулланучылар биш елга озаграк яши, әмма алар инде акылдан язган була.

Слайд 23

СИНЕ НӘРСӘ КӨТӘ? Наркотикларны кулланган һәм тараткан очракта Россиянең Җинаятьләр кодексының 9 статьясы буенча җавапка тартыла. Каты җаваплылыкка тарту өчен 0,1 г марихуана ,0.2г мәк саламы , 0,005г героин

Слайд 24

Юк дип әйтә бел! 1. «Юк»! Дип кистереп әйтү бары тик кешенең үзеннән генә тора.Хәзердән үк узенә шундый максат куй: «Мин беркайчан да, бернинди шартларда да, бер тапкыр да наркотиклар кулланмам!» 2.Әгәр дә син аралашып йөргән кешеләрнең наркотик матдәләр белән кызыксынганын сизсәң, алар белән араны өзәргә тырыш. 3. «Рәхәт»лекне тоярга өндәсәләр дә -баш тарт! Бу - сине Иблис-шайтан кызыктырып үз тозагына чакыра. Берничэ минут ялган рәхәтлек өчен Иблис синең яшьлегеңне,матурлыгыңны , гомереңне алачак.

Слайд 25

УКУЧЫ СҮЗЕ Чыннан да, ак үлем куркыныч, явыз, кансыз. Яшьләр, чәчкәдәй бердәнбер гомерегезнең кадерен белегез! Дөньяда яшәү-яшәмәвегез, бәхетле яки бәхетсез булуыгыз үзегездан тора. Николай Островскийнын: «Кешенең ин кадерле нарсәсе –гомер!» -дигән юлларын онытмагыз.

Слайд 26

ВИКТОРИНА Наркотиклар нәрсә ул? Наркотикларның зарарлы йогынтысы турында син ниләр беләсең? Наркомафия нәрсә ул ? Наркотикларны куллану кайчан килеп чыккан ? Наркомания турында кайсы язучыларның ,нинди әсәрләрен беләсең ? Наркоманиягә каршы нинди көрәш алып барыла ? Наркотикларга каршы көрәш алып баручы нинди оешмалар беләсең ? Наркотикларга каршы нинди фильмнар беләсең ?

Слайд 27

Башкардылар: 11 сыйныф укучылары: Галимбеков Илназ Гыйматдинов Р әмис


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"

Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

Ата-аналар белән эшләү өчен еллык эш планы

Ата-аналар белән эшләү өчен еллык эш план...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...