Мактаргамы, жәза бирергәме?
материал (3 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

родительское собрание

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx24.56 КБ

Предварительный просмотр:

Мактаргамы, жәза бирергәме?

Педагогик тренинг. 3 нче сыйныф. 3 нче чирек

Җыелышның бурычлары:

1. Белем бирү: ата-аналарның гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү алымнары турында күзаллауларын киңәйтү, баланы куркыту, кул көче куллану алымнары белән генә әхлаклы тәрбия биреп булмавына төшендерү.

2. Тәрбияви: әти-әниләрне үзләренең кылган гамәлләре алдында уйланырга этәрү.

3. Мәгълүматы: үзбелем мөмкинлекләрен киңәйтү.

4. Махсус: гаилә үзенчәлекләрен һәм балага тәрбия бирә алу мөмкинлекләрен өйрәнү, гаиләдә баланы мактау, җәза бирү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, психолог.

Җыелышка әзерлек:

1. Балаларның һәм әти-әниләрнең анкета җавапларына нәтиҗә ясау, таблица тутыру.

2. Ситуацияләр төзү, тарату өчен киңәш-кулланмалар әзерләү.

3. Балаларга сочинение яздырту, алар белән әңгәмәне магнитофонга яздырту.

4. Плакатлар язу:

•   Баланы камчы белән түгел, ә оялту белән җәзала.

•   Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

•  Тыныч кына, әйтелгән йомшак сүзнең көче шундый зур ки, аны бернинди җәза белән дә чагыштырып булмый.

•  Кайбер әти-әниләрнең балаларны тормыш йогынтысыннан аралау һәм өйдә шәхси “чыбыклау ” белән маташулары мәгънәсез һәм өметсез. Ул тәрбия уңышсыз тәмамланачак, сез рухи гарип бала үстерәчәксез. (А.С. Макаренко)

• Бала балдан татлы да, бананнан ачы да була ала. (М.Мирза)

Җыелыш планы:

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

2.  “Мин үзем әти (әни) булсам...

3.  Магнитофон тасмасыннан балаларга бирелгән сорауларга җавапларны тыңлату.

4. Анкета нәтиҗәләре.

5. Сыйныф җитәкчесе чыгышы.

6. Тренинг «Мактау сүзләрен кем күбрәк әйтә ача?»

7. Фикер алышу “Мактау булышамы? ”

8. Педагогик ситуацияне төркемнәрдә тикшерү, фикер уртаклашу.

9. "Сез нинди әти-әни? ” тесты.

10. Җыелышны йомгаклау.

Җыелыш барышы

1.  Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

   Кадерле, әти-әниләр! Бүгенге җыелышта ата-аналар һәм укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе: “Балага җәза бирү кирәкме?” - дигән сорауга җавап эзләрбез. Иң беренче балаларыгызның бу темага булган фикерләрен тыңлап китик. Аларны нәрсә борчый икән?

2.  Мин үзем әти (әни) булсам... ”. Балаларның сочинениеләрдәге фикерләрен әти-әниләргә җиткерү.

3.  Магнитофон тасмасыннан балаларга бирелгән сорауларга җавапларны тыңлату.

^ Әти-әниең сине мактыймы? Кайчан? Ничек?

^ Әти-әниең сине ачуланамы? Кайчан? Ничек?

^ Әти-әниең сине ачуланырга тиеш дип уйлыйсыңмы? Кайсы очракларда?

4. Анкета нәтиҗәләре (әти-әниләрдән алдан ук җаваплар алына).

^ Гаиләгездә мактауның нинди алымнарын кулланасыз?

^ Алар ярдәм итәме?

^ Нәрсәләр өчен җәза бирәсез? Нинди җәзалар?

^ Балагызга җәза биргәндә үзегез генә хәл итәсезме? Әллә берәрсе белән киңәшәсезме?

^ Җәзадан соң сез балагызга нинди мөнәсәбәттә?

^ Җәзаны бала күпме вакыт хәтерендә тота?

^ Әгәр балага җәза биргәннән соң аның гадел булмавын аңласагыз...

5. Сыйныф җитәкчесе чыгышы. Балаларның һәм әти-әниләрнең җаваплары язылган плакат-таблица эленә:

Мактау алымнары

Җәза алымнары

   Ә хәзер бала гамәлләрен мактау яисә аларга җәза бирү алымнарына нәтиҗә ясыйк.

  Балага телдән мактау да уңай тәэсир итә. Балагыз еш кына өстәл артында дөрес утырып ашамый, ә бүген бик тырыша икән, аны күреп алыгыз һәм мактагыз. “Афәрин!”, “Булганым!” кебек сүзләр балага бик көчле тәэсир итәр.

 Юк-барга мактап утыру да урынлы түгел. Баланы, бары тик көч куеп башкарган эше өчен генә мактарга, кызыксындырырга кирәк.

  “Кара син, ничек яхшы итеп уенчыкларыңны тезгәнсең, киемнәреңне тәртипләп куйгансың. Хәзер минем сиңа әкият сөйләргә дә вакытым бар”. Бу - кызыксындыруның иң яхшы формасы. Тик әйтелгән һәр сүзегезне үтәрлек булсагыз гына вәгъдә бирегез.

  Тагын бер кагыйдәне истән чыгармыйк: кызыксындыру алдан әйтелми, ул ниндидер эштән соң гына гамәлгә ашырылсын. Бала бүләк өчен тырышырга түгел, ә үз хезмәтеннән канәгатьләнү алырга тиеш.

 Гаилә тәрбиясендә иң киң таралган метод - конфет, шоколад биреп кызыксындыруны булдырмасак иде. Тормышта һәр яхшы эш өчен бүләк алу каралмаган. Баланы һәр яхшы гамәл өчен бүләк көтәргә өйрәтмәскә кирәк.

 Кайбер ата-аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу - тәрбияләү методлары (алымнары). Әти- әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар. Гаилә “колы” ирекле шәхес булып формалаша алмавын аңларга кирәк.

 Кызганычка каршы, кайчагында балага җәза бирергә туры килә. Тик җәза бирүне мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга киңәш ителә. Бала еш кына гаепле булып калмасын дисәк, аңа карата куелган таләпләрнең ул үти алырлык дәрәҗәдә булуын тәэмин итәргә кирәк. Баладан озак вакытлар бер үк эш белән шөгыльләнүен, я тыныч кына басып, я утырып торуын таләп итү бөтенләй кирәксез күренеш. Кычкырулар, “ярамыйлар” никадәр азрак булса, балалар күпкә тыңлаучанрак була.

  Әгәр бала, дөрестән дә, гаепле булса, аңа нинди җәза бирергә соң? Белинский түбәндәге фикерне әйткән:    “Баланы шулай тәрбияләргә кирәк, ягымлы әнинең бер кырыс карашы аның өчен зур җәза булырлык булсын”. Ә шулай да бу караш кына аз булса? Андый очракта мондый сүзләр әйтергә була: “Син бер дә яхшы эшләмәгәнсең, минем синең белән сөйләшәсем килми”, һәм, әлбәттә, бераз вакыт аның белән сөйләшмәскә кирәк. Бала тарафыннан ертылган китап, махсус ватылган чокыр өчен аны берничә көнгә нәрсәдән дә булса мәхрүм итәргә, мәсәлән, ватылган чокыр урынына ямьсезрәген бирергә. Шулай ук барырга дип алдан планлаштырылган күңел ачу кичәсенә дә җибәрмәскә була. Тик баланың сәламәтлегенә тискәре яктан тәэсир итә торган җәза кулланырга ярамый. Мәсәлән, баланы саф һавада йөреп керүдән тыю - тискәре күренеш. Җәза йөзеннән балага кул күтәрү бөтенләй тыела.

  Истән чыгармыйк, җәза бирү - барлык төр тәрбияви алымнар кулланып та уңай нәтиҗәләргә ирешмәү сәбәпле, иң соңгы чиктә кулланыла торган чара. Җәза бирү һәм мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Боерыкка буйсынса да, бала үзенең фикерендә кала. Шулай итеп ул алдаша башлый, үзенең чын йөзен яшерә (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмый), тормыштан ямь, тәм таба алмый, үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерә; яшерен, астыртын була, иптәшләре белән аралашудан кача, укытучыдан читләшә (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

6.Тренинг «Мактау сүзләрен кем күбрәк әйтә ала?»

  Әти-әниләр түгәрәк ясап басалар һәм, ягымлы сүзләр әйтеп, уенчык курчакны кулдан кулга йөртәләр.

Психолог нәтиҗә ясый.

  Бер генә көн дә баланы эш-гамәлләре, нәни генә уңышлары өчен мактаудан башка үтмәскә тиеш. Шундый нәтиҗә ясыйбыз: «Балагызны ешрак мактагыз, бу аның тәрбияле булырга омтылуына китерер».

  Фикер алышу "Мактау булышамы? ”

  Шагыйрә А.Барто үзенең бер шигырендә түбәндәгечә язган:

Эшләрем бик бармаганда,

Миңа мактау булыша.

   Ә сезнеңчә ничек, мактау кайчан булыша? Баланы кайчан мактарга кирәк: эшнең, шөгыльнең һ.б. нәтижәсе өченме яки бу эш, шөгыль белән кызыксынганы өченме?

   Ә бу шигырь юллары аша автор ни әйтергә теләгән икән, әти- әниләр, аңлатып бирергә кирәк булыр.

Алдынмы гармун кулыңа,

Син уйна.

Эшкә тотыныр алдыннан

Нык уйла.

Учагыңны сүндерергә

Онытма.

Чын дус тапсаң, араларны

Суытма.

Ялган сизсең, дәшми калма,

Йөзен ач.

Юкка мактау ишетелсә,

Тизрәк кач.

8.Педагогик ситуацияне төркемнәрдә тикшерү, фикер уртаклашу.

1 нче ситуация. Ел азагын яхшы билгеләргә тәмамлаганы өчен, 2 нче сыйныфта укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады. Һәм алар фотолар өчен альбом һәм уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз дип уйлаган идем! Әнә Ләйләгә велосипед алганнар!”

нче ситуация. Бер малайны һәр хатасы өчен почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, 4 нче сыйныфта укыган чагында, ул үзенең әнисенә: “Тагын бер тапкыр почмакка бастырасын икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим”, - ди.

нче ситуация. Гаиләдә кечкенә бала туа. 3 нче сыйныфта укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти-әнисенә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый. Бервакыт әнисе бу өлкән балага сеңлесен карарга куша, ә ул каршы төшеп: “Мин бала караучы булып ялланмадым”, - ди. Әти-әниләре аптырашта кала һәм ...

4  нче ситуация. Бер гаилә атна азагында баланың уку нәтиҗәсен карый. Әгәр нәтиҗә яхшы икән, бала кесәлек акча кебек мактау ала. Әгәр нәтиҗә начар икән, ул чагында әти-әниләр балага өйдә, бакчада эш куша: өй җыештырырга, бакчада су сибәргә һ.б. Эш табылып тора, нәтиҗәдә, бала, җәза төре булган эштән качарга тырышып, яхшы укырга тырыша.

нче ситуация. Ирекле фикер атышу:

а) “Нәселдән килгән каеш”. Физик чаралар куллану үзен аклыймы?

б) “Әбиемнең сандыгы”. Искелекме, әллә тәрбия чарасымы?

9.       “Сез нинди әти-әни? ” тесты.

“А” җавабы - 3 очко, “Б” - 2 очко, “В” - 1 очко.

Булдыра аласызмы

Булдырам һәм шулай эшлим

Булдырам, тик гел шулай эшли алмыйм

Булдыра

алмыйм

Кирәк вакытта бар эшегезне ташлап, вакытыгызны балага гына багышларга

А

Б

В

Яшенә карамастан бала белән киңәшләшергә

А

Б

В

Балага карата кылган ялгышыгызны танырга

А

Б

В

Хаклы булмаганда баладан гафу сорарга

А

Б

В

Бала бик ачуны чыгарса да, тыныч калырга

А

Б

В

Үзегезне бала урынына куеп карарга

А

Б

В

Бер генә минутка булса да мәрхәмәтле фея яисә мәрхәмәтле принц булырга

А

Б

В

Балачакта булган бик гыйбрәтле, әмма сезне начар яктан күрсәткән вакыйганы балагызга сөйләргә

А

Б

В

Бала күңеленә жәрәхәт салган сүзләрне әйтмәскә

А

Б

В

Бала үзен әйбәт тоткан очракта, аның теләген үтәргә сүз бирергә

А

Б

В

Балага үз ирегендә теләсә ничек яшәргә бер көн бирергә

А

Б

В

Балагыз икенче берәүне тупас рәвештә төртеп җибәргәндә, сукканда яисә рәнҗеткәндә тыныч кына калырга

А

Б

В

Каприз, кыска вакытлы ”кәжәләнү”дип исәпләгәндә баланың күз яшьләренә, ялваруларына битараф калырга

А

Б

В

  30 дан 36 га кадәр очко җыйсагыз, бала сезнең тормышта иң кадерлесе. Аны аңларга гына түгел, белергә дә тырышасыз. Сез алдынгы карашлы тәрбияче һәм яхшы нәтиҗәләргә өметләнә аласыз.

  16 дан 30 га кадәр - бала турында кайгырту сезнең өчен беренче урындагы мәсьәлә. Сез сәләтле тәрбияче, ләкин бу сәләтне тормышта даими кулланмыйсыз. Кайвакыт йомшак, кайвакыт каты буласыз. Балагызга тәрбия бирү турында җитди уйланырга кирәк.

  16 дан кимрәк - балагызны тәрбияләүдәге җитди проблемалар турында сөйлиләр. Сезгә баланы шәхес итүдә я белем, я тәҗрибә җитми. Әле соң түгел - ярдәм сорап психологларга мөрәҗәгать итегез, яисә тәрбия темасына китаплар, язмалар укыгыз.

10.  Җыелышны йомгаклау. Укытучы сүзе.

  Килешәсездер, хөрмәтле әти-әниләр! Безнең киләчәгебезнең тыныч булуы нинди балалар үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына бәйле. Тормыш чәчәкләребез - балаларыбызны кырыс җилләрдән саклыйк. Бу чәчәкләргә бары тик шифалы сулар гына сибик. Иң мөһим сыйфатка - бала белән үзара аралашуга ирешү өчен бөтен осталык, тырышлыгыбызны куйыйк.

  Тәрбия процессында ата-ананың балага, баланың ата-анага карата булган мөнәсәбәте зур урын алып тора. Иң мөһиме - әти һәм әнинең балага булган мәхәббәте, аларның балаларына бары тик ях-шылык һәм бәхет теләүләре. Ата-ана мәхәббәте белән тәрбияләнгән бала әдәпле булып үсә, башкаларга карата мәрхәмәтле була.

  Тәрбия өлкәсендә төп алым - ул ышандыру. Моның өчен баланы ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

  Бәяләмә язу. Ата-аналар җыелышта нинди яңалык алулары турында фикерләрен әйтәләр. Җыелышка бәяләмә язалар. Мәсәлән:

Мин шуны белдем...

Шул миңа яңалык булды...

Җыелышның карарын кабул итү:

^ Балага җәзаны, киләчәктә тәртибен үзгәртерлек итеп, күңелен төшермичә, кимсетмичә бирергә.

^ Үзеңә һәм башкаларга дөрес бәя бирергә, төрле ялгышларны гафу итә, хаталарны төзәтә белергә.

^ Баланы җәзага тартырга ашыкмаска, кыен хәлдән чыгуның башка юлларын эзләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БАЛАНЫ МАКТАРГАМЫ, ҖӘЗА БИРЕРГӘМЕ?

Доклад на родительском собрании...

Заман таләпләренә җавап бирергә сәләтле укучы тәрбияләү

Минем төп максатымның берсе - укучының иҗади сәләтен үстерү, иҗат итәргә омтылыш тудыру, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, балаларның танып-белү активлыгын үстерү. Иң мөһиме - дәресләрдә уңай психолог...