Ничек җавап бирергә? Ун яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре
материал (4 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

родительское собрание

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx21.62 КБ

Предварительный просмотр:

Ничек җавап бирергә? Ун яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре

Педагогик тренинг. 4 нче сыйныф 1 нче чирек

Җыелышның бурычлары:

1. Белем бирү: гаиләдә белем һәм тәрбия бирүдә күзәтелгән хаталарны анализларга өйрәтү.

2. Тәрбияви: бала белән аралашканда туган проблемалы очракларны яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып дөрес бәяли белергә ярдәм итү.

3.Оештыру:  гаиләдә тәрбия процессын оештыру буенча педагогик белем, күнекмә, осталык белән кораллану мөмкинлеге тудыру.

4. Мәгълүмати: ата-аналарны 10 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре белән таныштыру.

5.Махсус: тестлар аша гаиләләрне өйрәнү.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, психолог.

Җыелышка әзерлек:

1. Тематик күргәзмә оештыру.

2. Педагогик ситуацияләр төзү, тест сораулары әзерләү.

3. Плакат язу:

• Мәктәп баланы күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы ата-анадан башка тәрбия барыбер тулы була ачмый. (Н.М. Карамзин)

Тема буенча әдәбият:

1. Зарипова Ф. Бала бишеге - гомер ишеге. Идел-йорт нәшрияты, 2000.

2.  Мәхмүтов Х.Ш. Күңел ачкычы. Казан: Мәгариф, 2004.

3.  Низамов А.М. Педагогик уйланулар. Казан: Мәгариф, 1994.

4.  Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

5.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия дәресләре. Казан: Матбугат йорты, 1998.

6. Шәрифуллин Ф. Ун яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре. “Мәгариф” журналы.

Җыелыш планы:

1. Психолог чыгышы “ 10 яшьлек бачаларның яшь үзенчәлекчәре ”.

2. Педагогик ситуацияләрне анализлау.

3. Тест “Яхшы тәрбия бирәсезме? ”

4. Йомгаклау. Җыелыш карары проекты.

Җыелыш барышы

1.Психолог чыгышы “Ун яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре ”.

  Ун яшькә җитү - бала үсешендәге тулы бер этапның төгәлләнүе ул. Шуңа күрә бу яшь тигезләнеш чоры булып тора. Ун яшьлек бала вак- төяк нәрсәләр, кылган эшләр өчен борчылмый, тырышып укый, физкультураны ярата. Башкалар белән чын күңелдән сөйләшә, дусларча мөнәсәбәттә. Әтисе һәм әнисенә ныграк якынлаша, аңарда үзен гаилә әгьзасы итеп тою хисе арта. Әти-әнисенең абруен күтәрү өчен тырыша. Гадәттә, үз-үзен тыныч тота. Сирәк кенә очракларда кызып китсә дә, ул яшьтәшләренә һәм үзеннән кечеләргә карата гына була, өлкәннәргә карата мондый хәл күзәтелми диярлек. Биш яшьтәге һәм аннан да кечерәк балалар белән бик шәп мөнәсәбәттә. Теге яки бу вакыйга уңаеннан начарлык эшләргә кирәк түгеллеген яхшы аңлый, ә теге яки бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген ныклап белми, тәнкыйть күзлегеннән карау белән дә мавыкмый. Аларның кичерешләре дә тугыз яшьтә чактагы кебек: намуслылык күрсәткеченең нәрсәдә чагылуын, теге яки бу урында, эш вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген белеп җиткерми, өстәлен яисә бүлмәне җыештыру турында бик кайгыртмый. Ун яшьлекләр аш өстәле янында да тыныч кына утыра алмый. Шуңа күрә, кыбырсынмасыннар өчен, аларга әледән-әле кисәтү ясарга кирәк. Алар, йокларга ятар алдыннан, өс һәм аяк киемнәрен кая туры килсә, шунда куялар. Малайлар иске, тузган, әмма нык ияләнгән  киемнәреннән һич тә аерылырга теләми. Бүлмәдә әйберләр таралып, тәртипсез рәвештә ятса, алар үзләрен иркен хис итә. Әгәр бүлмә яхшылап җыештырылган, һәркайда пөхтәлек булса, балалар анда рәхәтләнеп уйнарга кыенсына, читенсенә. Малайлар һәм кызларның буй-сыннарында аерма шактый нык сизелә. Кызларда үсмерлек чорына күчү билгеләре барлыкка килә. Алар психологик яктан да тизрәк өлгерәләр. Дусларының барысын да ярата. Яшьтәшләре компаниясендә урнашкан кагыйдәләр һәм таләпләргә буйсына. Хәрәкәт кешесе ул. Барыннан да бигрәк уенга хирыс. Дәрес вакытында, укытучыга сиздермичә генә, уйнап утырырга да мөмкин.

  Кызлар яңа киемнәр белән мавыга, әниләренең кофта-күлмәкләрен киеп, бизәнеп карыйлар. Яшьтәшләре арасында кайчакта ачулары чыкса да, алар тиз тынычлана. Алар әниләренә тулы ышаныч белдерәләр. Балалар иркәләнүдән, әниләрен үбеп алудан дә тартынмый. Ата - бик авторитетлы кеше. “Әти шулай диде”, - дигән сүзләр алар сөйләмендә еш кабатлана. Ун яшьлекләр акыл өйрәтү, мораль укуны яратмый. Бергәләп урамда йөрергә, кинотеатрларга барырга, мөмкин булса, әти- әниләренең эш урынына кереп чыгарга да кыенсынмыйлар. Бала үсә, олыгая барса да, аның уенга булган ихтыяҗы кимеми, тик уенның төре, эчтәлеге генә үзгәрә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр яхшы. Әмма ун яшьлекләр энеләре һәм сеңелләре белән еш ачуланышалар. Моның бер сәбәбе шунда: кечкенәләр ун яшьлек баланы төрле сораулар белән яисә бергә уйнарга өндәп йөдәтеп бетерәләр. Нәтиҗәдә аның түземлеге бетә, энесе яисә сеңелесенә кул күтәрә, ә тегесе исә, елый-елый, әти-әнисе янына йөгерә. Ата-ана, конфликтның сәбәбенә төшенмичә, өлкәнрәк баланы гаепли башласа (гадәттә, «Син инде зур, акыллырак булырга тиешсең», - диләр), ул мондый гаделсезлеккә бик борчыла.

  һәр шәхеснең үзенчәлекле, үзенә генә хас характерлы булуын онытмаска кирәк. Ә темпераментны ел вакытына да карап билгеләргә мөмкин. Һәр темпераментка бер төс туры килә.

   Әйтик, көз көне туган балага (меланхолик) шәмәхә төс билгеләнгән. Бу малай яки кыз тиз үсә, акселерат була. Ул тормыш мәгънәсе турында фикер йөртергә, иҗат итәргә ярата. Күп кеше катнаша торган шау-шулы кичә, җыелышларны яратмый. Җавап таба алмаслык сораулар биреп, укытучыны еш кына уңайсыз хәлдә калдыра. Тиз үпкәләүчән. Әгәр дә аңа карата сизгер булсалар, аның тормышы белән кызыксынсалар, ул ышанычны акларга тырыша, эштә җаваплылык тоя.

  Язгы бала (сангвиник) меланхоликка капма-каршы характерлы. Сары төс - аның төсе. Ул бик актив, аралашучан, кече күңелле, белемне җиңел үзләштерә. Әмма эшкә җитди карамый. Тиешле эш алып барганда, аның бу кимчелеге төзәтелергә мөмкин.

  Җәй көне туган бала (холерик) океандагы давылны хәтерләтә. Аның төсе - кызыл төс. Ул шау-шулы төркемнәрне ярата. Әгәр дә мондый балага үз вакытында игътибар ителмәсә, ул “кыен”нар рәтендә булырга мөмкин. Моңа юл куймау өчен аңа җаваплы эшләр тапшырырга кирәк.

  Кышкы бала (флегматик) бай тормышны ярата, эшне тиз генә эшли алмый. Аның төсе - зәңгәр төс. Алдашмасын, ялкауланмасын өчен, аны даими игътибар үзәгендә тотарга, аның тырышлыгын арттыра торган биремнәр бирергә кирәк.

2. Педагогик ситуацияләрне анализлау.

нче очрак. Бала киемнәрен ертып, пычранып кайта. Әнисе суккалап ала, ә әтисе баланы яклап чыга. Әти-әни арасында каршылык чыга. (Әти-әниләр үз фикерләрен белдерәләр.)

Психолог нәтиҗә ясый:

  “Балаларны кыйнамагыз. Бу эшегездән тыелып калыгыз. Аларны яратыгыз. “Шуны истә тотыгыз: кечкенә һәм яклаучысыз чагында балаларны чыбык белән тәрбияләүнең мәшәкате, гәрчә азрак булса да, үсеп җиткәч, алардан шатлык та, шәфкать тә көтмәгез, чөнки тән җәзалары һәм кирәгеннән артык кырыслыгыгыз белән сез аларның рухын гарипләндерәсез” дип язган Ф.Э. Дзержинский.

нче очрак. Бер әни: “Мин дә, әтисе дә көчкә “3”кә укыдык, балабыз да шуннан арттырмас”, - ди. (Әти-әниләрнең фикере тыңлана.)

Психолог нәтиҗә ясый:

 Нәселдәнлек зур әһәмияткә ия, ләкин сәләтле баланың да тәрбия җитмәү сәбәпле, сәләте юкка чыгарга мөмкин.

Шигъри пауза. “Бала күңеле” (М. Сөндекле)

Бала күңеле - нәфис ак кәгазь,

Әле бит ул каләм күрмәгән.

Әле беркем аның күңелендә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яңа яуган ак кар,

Тели бала барын аңларга.

Тәүге юлны бала күңеленә

Ата-ана тиеш язарга.

Музыкаль пауза. “Өф-өф итеп” (Г. Афзал сүзләре)

Малай туды безнең - нинди шатлык,

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Үстерәбез аны исебез китеп,

Өф-өф итеп, өф-өф итеп.

Егет үстерәбез туган илгә.

Мондый асыл малай бездә генә.

Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,


Өф-өф итеп, өф-өф итеп.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә аңа таман гына.

Тәпи йөри башлый яңа гына,

Тып-тып итеп, тып-тып итеп.

Малай үсә, буе-яше арта.

Бәби чагы калды инде артта.

Күн диванга ятып “Казбек” тарта,

Пыф-пыф итеп, пыф-пыф итеп.

Әни, давай минем битне юдыр.

Әни, давай миңа чалбар кидер.

Әти, давай папироска йөгер,

Лап-лап итеп, лап-лап итеп.

Сонгы мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, костюм юллап,

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

Анда лап-лап, монда лап-лап.

Укырга җибәрдек, бармый анда,

Безнең сүзне алмый искә-санга.

Коньяк эчә хәзер ресторанда,

Голт-голт итеп, голт-голт итеп.

Шоколадлар белән прәннек ашый.

Акча сорап безгә допрос ясый.

Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый,

Дөп-дөп итеп, дөп-дөп итеп.

3  нче очрак. Бер әти-әни баласына гел дәрес кенә хәзерләтә, уйнатмый да, эшләтми дә. Ә бала барыбер “3” легә генә укый. Ни өчен? (Әти-әниләр фикере тыңлана.)

Психолог нәтиҗә ясый.

  Бала көндәлек режим буенча яшәргә тиеш. Көндәлек режимга күнеккән балага эшне гел әйтеп торасы юк. Режимны үтәвен тикшереп тору - әти-әнинең бурычы. Яхшы уку өчен балага шартлар кирәк: аның уку кирәк-яраклары җитеш, дәрес хәзерләү өчен укучы почмагы булу шарт. Укучы дәресләрен хәзерләгәндә өйдә тынычлык булу кирәк.

4  нче очрак. Бала ялгыш сабыт-саба ватты. Сезнең гамәлләрегез? (Әти-әниләр фикере тыңлана.)

Психолог нәтиҗә ясый:

“Гаиләдә балага бәйле беренче каршылык килгәндә, баланың күзләре сезгә әлегә нәни, зәгыйфь караш ташлаганда, сез ни өчен үткән тормышыгызга әйләнеп карамыйсыз, ни өчен үз тәртибегезне җентекләп күздән кичермисез” дип яза А.С. Макаренко.

3.Тест “Яхшы тәрбия бирәсезме? ”

•  Бала мәктәптә тәртип бозган. Сезне мәктәпкә чакырталар. Мондый очракта нишләр идегез?

а) баланы җәзага тартам.

б) хәлне ачыклыйм, шуннан соң хәл итәм.

в) иң элек сыйныф җитәкчесе белән сөйләшәм.

•  Бала инша язуда ярдәм сорый.

а) караламага язып бирәм, күчерергә кушам.

б) үзенә язарга кушам.

     в) әдәбият сайларга булышам, мөстәкыйль рәвештә инша язарга кушам.

•  Эштән арып кайттыгыз. Балагыз сезне сораулар белән күмә. Нишләр идегез?

а) телемә нәрсә килсә, шуны әйтәм.

б) борчымаска кушам.

     в) арып кайтуымны аңлатам, әңгәмәне соңрак дәвам итәргә вәгъдә бирәм.

Нәтиҗә: в - яхшы тәрбия.

4. Йомгаклау. Җыелыш карары проекты “Әгәр дә ...” (фикер әти-әниләр тарафыннан формалаштырыла).

^ Әгәр дә баланы даими тәнкыйтьләп торсалар, ул ... (һәркемне үзенең дошманы итеп саный).

^ Әгәр дә бала бер-берсен дошман күргән кешеләр арасында яшәсә, ул ... (явызлыкка өйрәнә).

^ Әгәр дә кешенең кыланмышларыннан, үз-үзен тотышыннан көлсәләр, ул ... (үз-үзенә “бикләнә”).

^ Әгәр дә баланы мактасалар, ул ... (вөҗданлы булып үсә).

^ Әгәр дә малай яки кыз куркынычсыз мохитта яшәсә, ул ... (кешеләргә ышанып тормыш итәргә омтыла).

^ Әгәр дә бала түземле кешеләр арасында яшәсә, ул ... (башкаларны аңлау серләренә төшенә).

^Әгәр дә баланы аңласалар һәм ул үзара дустанә мөнәсәбәттә булган кешеләр арасында яшәсә, ул ... (дөньяда үз мәхәббәтен табарга омтыла).

Тематик китаплар күргәзмәсе белән танышу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре

Дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда милли тәрбия бирү үзенчәлекләре....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

Заман таләпләренә җавап бирергә сәләтле укучы тәрбияләү

Минем төп максатымның берсе - укучының иҗади сәләтен үстерү, иҗат итәргә омтылыш тудыру, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, балаларның танып-белү активлыгын үстерү. Иң мөһиме - дәресләрдә уңай психолог...

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында)

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢМИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында) чыгыш...