ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында)
статья по чтению

Абулханова Галия Миннисламовна

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢ

МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында) чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon abulhanova_mkal.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢ

МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында)

I категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Абулханова Галия

Миннислам кызы

2020-2021 нче уку елы

Телдә билгеле бер этник төркем вәкилләренә хас булган чынбарлык сыйфатлары чагылыш таба. Тел белән мәдәниятнең үзара мөнәсәбәт мәсьәләсе хәл ителеше күп очракта төрле милләт һәм мәдәни төркем вәкилләренең чынбарлыкны кабул итүгә универсальлеккә һәм үзенчәлеккә омтылышы белән бәйләнгән. Телдә ныгып калган мәдәният бигрәк тә халык авыз иҗаты әсәрләрендә ачык чагыла. Татар һәм рус фольклорында да халыкларның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, мифологиясе һәм дини ышанулары, шулай ук сурәтле-образлы фикерләве чагылыш тапкан.

Төрле мәдәниятләрдәге этник берләштерүче, этник аеручы факторларны һәм алар белән таныштыру ысулларын, шул исәптән вербаль ысулларны да чагыштырып карау актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Аерым бер мәдәниятнең үзенчәлеге башка мәдәниятләр белән бәйләнешкә кергәндә һәм чагыштырып караганда гына ачыклана. Тел, мәдәниятнең төп таныштыру чарасы буларак, этномәдәни мәгълүматның төп катламнарын үзендә саклый, этнос әгъзаларының үзара аңлашуын һәм үзара йогынтысын тәэмин итә [Җамалетдинов 2006: 38].

Барлык милләт кешеләре дә тормыш иткәндә билгеле бер тәҗрибә һәм белем туплыйлар. Фольклор әсәрләрендә исә, халыкның социаль-тарихи тәҗрибәсе чагыла. Башка милләт вәкилләре, бу әсәрләрне укыганда, икенче мәдәният белән таныша, аның үзенчәлекләрен тулырак аңлый.

Татар һәм рус халык әкиятләрен лингвокультурологик планда тикшерү дөнья күренешен сурәтләүнең бер баскычы булып тора. Беренче чиратта, без әкиятләрнең охшаш якларына күзәтү ясадык. Кешелек үсешенең беренче чорларында көнкүреш шартларның охшашлыгы, бердәйлеге нәтиҗәсендә күп кенә охшаш сюжетлар мөстәкыйль рәвештә барлыкка килгән. Шуңа күрә төрле халыкларның әкиятләрендә охшаш урыннарны очратырга була. Болар – типологик характердагы уртаклыклар. Моннан тыш, халыкларның бер генетик катламга, бер дин тотуларына, тарихларына бәйле рәвештә тарихи-генетик охшашлыклар да очратырга була. Мәсәлән, аждаһа белән дию пәриен төрки халыкларның барысында да диярлек очратырга мөмкин. Уртак яклар булган кебек, әкиятләр арасында үзенчәлекле яклар да булырга тиеш. Үзенчәлекләр исә, халыкның менталитеты, дине һәм гореф-гадәтләре белән бәйле.

Әкиятләрнең телен тикшергәннән соң, фольклор әсәрләренең бу төрендә чагыштыруларның бик сирәк кулланылганын әйтә алабыз. Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык өсти, күренешләрне ачык итеп күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә, шул ук вакыта алар җөмләне катлауландыра да.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чагыштыру объекты сыйфатында татар халык әкиятләрендә табигать дөньясы белән бәйле чагыштырулар еш кулланыла. Мисаллар: Аның өстендә зәңгәр күк сыман бер әйбер белән бер генә карыш буйлыгында чыбык ятадыр иде; Тиле күтәрелеп бакса, өч байтал икән. Өчесе дә тау хәтлеләр, зурлар, өчесе дә ап-ак, яңа яуган кар кебек.

Шулай ук тормыш-көнкүреш предметлары да чагыштыруларда еш очрый. Мәсәлән: Бик матур егет сурәтенә кереп, болар белән килеп күрешкән иде, бөтен кызларның күзләре ут шикелле янып, аңардан күзләрен алмадылар; Син ди, киемле дә булып барма, киемсез дә булып барма, җәтмә сыманрак нәрсә киеп бар.

Татар халык әкиятләрендә чагыштыру объекты сыйфатында кешеләр дә кулланыла. Мәсәлән: Чират хәзер уртанчы малайга. Бусы да, алны-артны белешмичә, абыйсы кебек үк ятып йоклый; Безнең кебек фәкыйрь кеше авылда да юк – ди.

Рус халык әкиятләрендә дә чагыштыруларның төрле мәгънәви төркемнәре кулланылган. Ләкин алар катлаулырак, ешрак әкият формулалары белән белдереләләр. Мәсәлән: В некотором царстве, в некотором государстве жил да был царь с царицею, у него было три сына  все молодые, холостые, удальцы такие, что ни в сказке оказать, ни пером написать; младшего звали Иван-царевич; Наутро проснулся Иван-царевич, у квакуши хлеб давно готов  и такой славный, что ни вздумать, ни взгадать, только в сказке сказать! 

Рус халык әкиятләрендә шулай ук антропоцентрик чагыштырулар да очрый. Мәсәлән: Она теперь у Кощея Бессмертного; трудно ее достать, нелегко с Кощеем сладить: смерть его на конце иглы, та игла в яйце, то яйцо в утке, та утка в зайце, тот заяц в сундуке, а сундук стоит на высоком дубу, и то дерево Кощей как свой глаз бережёт; Василиса все переносила безропотно и с каждым днем все хорошела и полнела, а между тем мачеха с дочками своими худела и дурнела от злости, несмотря на то, что они всегда сидели сложа руки, как барыни.

Шулай ук тормыш-көнкүреш предметлары кулланып ясалган чагыштырулар да еш очрый. Мәсәлән: Стали они жить по-старому; а царевич растет себе да растет, словно тесто на опаре — не по дням, а по часам, и вырос большой; Куколка поела, и глаза её заблестели, как две свечки; Василиса села за дело, работа так и горит у неё, и пряжа выходит ровная да тонкая, как волосок.

Рус халык әкиятләрендә дә кешеләр белән чагыштырулар шактый еш кулланыла. Мәсәлән: А кукла наклоняет к нему головку, точно ңивая, и зашевелила ручками и ноңками в снегу, словно грудное дитя в пеленках; На другой день Асон нарядился словно барин, запряг заводских лошадей, сел в коляску и катит прямо на двор к родителям того мальчика, что мужика научил.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, татар һәм рус халык әкиятләрендә чагыштырулар еш очрамый. Күпчелек әкиятләрдә бу сурәтләү чарасы бөтенләй юк. Мәгънәви төркемнәре арсында охшашлары да, үзенчәлеклелеләре дә бар. Ләкин ике тел әкиятләре дә охшаш образлар ярдәмендә яхшылыкка өйрәтәләр. Алар әхлакый нормаларга нигезләнеп, яхшылыкны мактыйлар, начарлыкны хөкем итәләр.

Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре

Дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда милли тәрбия бирү үзенчәлекләре....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....