«Югары уку тизлегенә ничек ирешергә?» дигэн темага ата-аналар алдында уку өчен доклад
консультация на тему

Бу докладнын максаты: ата-аналарга оптималь уку турында төшенчә бирү, югары уку тизлегенә ирешү юллары белән таныштыру, мәктәп белән элемтәне ныгыту

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Югары уку тизлегенә ничек ирешергә? » дигщн темага ата-аналар алдында уку өчен доклад.

Максат: ата-аналарга оптималь уку турында төшенчә бирү, югары уку тизлегенә ирешү юллары белән таныштыру, мәктәп белән элемтәне ныгыту.

Җиһазлау: «Начальная школа», №8, 1990 ел, күрмә диктант наборлары.

Катнашмалар: барлык ата-аналар.

План.

I. Кереш.

II.Төп өлеш.

  1. оптималь уку.
  2. уку тизлеген тикшерү нәтиҗәләре.
  3. түбән уку тизлеге нәрсәләргә китерә?
  4. югары уку тизлегенә ирешү юллары.
  5. күрмә диктант.

III.Йомгаклау.

Безнең мәктәпләрдәге балаларның күбесе әкрен укый, уку тизлек-ләре түбән. Бу безне укытучыларны бик борчый.

Без аны оптималь уку дибез-бу сөйләшү тизлеге белән уку дигән сүз., 1 минут эчендә 120 дән 150 сүзгә кадәр укырга кирәк. Шушы тизлектә укыган кеше текстның эчтәлеген яхшы аңлый.

Мин, «Начальная школа», №8, 1990 ел санына нигезләп сөйлим.

Безнең әле югары классларда да бик аз уку тизлекле укучылар бар.

Тикшерүләр вакытында 1 минутка 38 сүз укучы 9 класс малаена тукталганнар. Мондый укучылар бездә дә бар. Бу уку тизлеге, бил-геле, 1 класс укучысының тизлеге. 9 класс укучысына 1 көнгә өй эше дәреслекнең 8 бите күләмендә бирелә, ягъни 6500 сүз укырга дигән сүз. 6500 сүзне 38 гә бүлсәк, якынча 170 минут чыга яки 3 сәгатькә якын вакыт дигән сүз. Өй эшенә бирелгән текстны 1 кат укып чыгу өчен бу укучыга 3 сәгать кирәк икән. Әмма мондый тү-бән уку тизлеге белән бу укучы бер кат укып чыгуда гына дәреслек-тә язылганның эчтәлеген аңламаячак. Аңа аңлау өчен кимендә 3 тапкыр укып чыгарга кирәк. Ә 3 сәгатьне 3 кә тапкырласаң-бу 9 сә-гать була. Бу укучыга дәреслектә язылганны аңлау өчен генә дә 9 сәгать вакыт кирәк. Тагын бу 9 сәгатькә укучының мәктәптә укыган 6 сәгатен дә кушсаң, укучының 15 сәгатьлек эш көне килеп чыга. Әле моннан башка укучының язма эшләре, язма биремнәре дә бар, болар бөтендләй исәпкә алынмады. Әгәр дә боларны да кушсак, өй эшләрен эшләргә тәүлектәге 24 сәгать вакыт та җитмиячәк. Мон-дый тизлектәге укучы белән бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Шуңа күрә иң беренче чиратта баланы иң элементар нәрсәгә-яхшы югары уку тизлеге белән укырга өйрәтергә кирәк.

Тикшеренүләрдән чыгып шуны әйтәсе килә: уку тизлеге, гомумән алганда, башлангыч класс ахырына кадәр арта да, аннан соң арт-мый диләр.

Әгәр дә укучы башлангыч класста яхшы билгеләренә укыса да, аның уку тизлеге түбән булса, 5 класста ук ул яхшы билгеләренә бара алмаячак, «3»легә төшәчәк. Аннан соң класстагы күпчелек укучы «4» һәм «5» билгеләренә уку мөмкин түгел дип уйлый баш-лый. Ә икелене барыбер куймыйлар. Бары тик бер вариант кала- «3»ле. 5 класс ахырына, 6 класс башына укучыларның күбесе инде моны яхшы аңлый, ә кайберләре бөтенләй өй эшен дә эшләми баш-лыйлар, укуга исеменә, килдеңме-килдемгә йөри башлыйлар.

Аннан соң инде безнең 8-9 классларда авыр укчылар күренә баш-лыйлар, хокук тәртибен бозучылар килеп чыга.

Иң авыры башлангыч класста. Уку тизлеге түбән булу аркасында күп укучылар югары классларга киткән саен начар укыйлар.

Тикшерүләргә караганда, башлангыч класс ахырына 150 сүз, укыган бала-«5»легә, 120 сүз укыган бала-«4»легә, 90 сүз укыган бала-«3»легә бара.

Башлангыч класста яхшы укыган бала, әгәр дә уку тизлеге түбән булса алга таба барыбер төшәчәк дигән сүз.

Хәзер инде сезнең күбегезне, шушындый югары уку тизлегенә ни-чек ирешергә була соң?-дигән сорау борчый торгандыр.

Хәзер шул сорауга җавап бирергә тырышырмын.

1. Иң әһәмиятлесе: озак уку түгел, ә еш укырга кирәк. Үзебеәдән чыгып әйтәм, безнең күз алдында һәрвакыт тора торган нәрсә истә калмаска да мөмкин, ә аз гына күреп алган әйбер ныграк, яхшырак истә кала. Шуңа күрә бу уку күнегүләрен озак итеп түгел, кыска, әмма еш үткәрергә кирәк. Мәсәлән, моны өйдә 3 кә бүлеп үткәрергә була. Сәгатьләр буе баланы ардырып, укудан биздереп утырганчы, балага бер абзацны укытып, эчтәлеген сөйләтсәң, йоклар алдыннан 3 нче абзацны шулай ук эшләсәң бик яхшы булыр иде. Болай эш-ләүченең, һичшиксез, нәтиҗәсе яхшы булачак. Эчтәлеген сорагач,  

укучы үзеннән –үзе кызыксынып укый башлый.

2. Дәрестә барлык укучыдан да сорап җитешеп булмый, мин күбрәк тәнәфестә аерым-аерым чакырып китереп укытырга тырышам. Әм-ма бала тәнәфестә ял итәргә тиеш. Без дәрестә балаларны берничә минут иптәшенә комачауламыйча гына пышылдап укытырга тыры-шабыз. Безнең көн саен 3-4 дәрес. Һәр дәреснең биш минутын туган тел китабы укытып башларга тырышам. 5 минутны 3 яки 4 дәрескә тапкырласак, укучы 15-20 минут укыган дигән сүз. Ә бу санны атнадагы 6 көнгә тапкырласак, 20х6=120 минут, ягъни 2 сәгать дигән сүз. Һәр дәрестә 5 минут укыганнан да укучы бер атнада, дәрестә укытучы сораганнардан тыш, саф 2 сәгать мөстәкыйль укыган дигән сүз.

3. Йокы алдыннан уку яхшы нәтиҗә бирә диләр. Тикмәгә генә ши-гырь ятлаучы балага, китабыңны баш астына салып йокла димиләр. Бу-йоклар алдыннан укысаң-исеңдә яхшы калыр дигән сүз.

4. Уку тизлегенең әкрен булуы баланың күрмә хәтере начар булу-дан да килә. Моны 1енче класстан ук үстерергә кирәк. Аны 2нче төрле оператив хәтер диләр. Бала җөмләне укыганда сүзен онытып барса, ул җөмләнең мәгънәсен, укыганын аңламый дигән сүз. Шуңа күрә оператив хәтерне үстерү өстендә бик нык эшләргә кирәк.

Безнең башлангыч класс укытучылары шушыңа басым ясыйлар. «Начальная школа» журналының №8, 1990 нчы ел санында профессор Федоренконың күрмә диктант текстлары бар. Ул 18 набордан тора. Һәр наборда 6 җөмлә. Җөмләдәге хәрефләр саны арта бара. 1енче набордагы 1 җөмлә 8 хәрефтән торса, соңгы 18 набордагы җөмлә 46 хәрефтән тора.

Бу ике ай буе эшләү өчен төзелгән. Икенче ай ахырына бала 46 хә-рефтән торган җөмләне карап истә калдыра алачак дигән сүз.

Мондый күрмә диктантларны ничек үткәрергә соң?

 6 җөмлә дә языла, өйдә дәфтәрдә,компьютерда эшләргә була. Бала 1енче җөмләне укып карап ала (вакыты күрсәтелгән 4-7 секундтан соң). Укытучы җөмләне каплый, яки сөртә. Укучылар яза, алга таба шулай дәвам итә. Бу дәрестә бала үзләштермәсә, икенче дәрестә шушыны ук кабатлап эшләргә була. 1 наборны 3 тапкыр кабатлап яздырырга мөмкин, ягъни 3 көн. Моңа 5-8 минут вакыт минут китә. Әмма бу эшне көн саен эшләргә кирәк. 1 көн дә калырга ярамый,

1 көн калсаң файдасы юк, 2 көн калсаң бөтенләй кирәге дә юк, үт-кәреп тә торма диелгән.

Бу «Начальная школа» журналында бирелгән наборлар русча, рус мәктәпләре өчен төзелгән. Ә текстларны, хәрефләр санына карап татарча да төзеп була.

Аннан соң балаларда укуга кызыксыну уяту максатыннан болай эшләргә була. 1 текст алына. Бала укый. 1 минут узгач аны тукта-тып калган урында карандаш белән тамга куярга, икенче тапкыр  1 минут дәвамында укый, тамга куя, 3 енче тапкыр укый, тамга куя. Билгеле, 3 енче тапкыр укыганда, бала үзенең тиз һәм күп укыганын күреп сөенәчәк. Бу очракта инде, балага да аңлатырга була: күп укысаң, чынлап та уку тизлеге арта икән. Текстны укып бетергәнче шулай дәвам итәргә була. Әмма бер көндә дигән сүз түгел. Һәм бер үк укыган өзекне 3 тән дә артык кабатлап укытмаска. Бу инде аны туйдыра башларга мөмкин.

Баланың дөрес, иҗекләп, сүзне ахырына кадәр әйтеп бетерүенә нык игътибар итәргә кирәк.

Мин сезне кыскача гына, югары уку тизлегенә ирешү юллары белән таныштырып киттем.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, сезнең белән берлектә эшлә-сәк, без, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкбез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышына доклад

Ата-аналар җыелышына доклад"  Укучыларда  кешелеклелек  сыйфатлары  тәрбияләү"...

Ата-аналар җыелышына доклад

" Балаларда  кешелеклелек  сыйфатлары тәрбияләү" темасына чыгыш...

Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында.Методик доклад

Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башк...

Доклад(Ата-аналар жыелышына)

Ата-аналар жыелышына доклад...

Ата-аналар җыелышына доклад

Ата- аналар өчен доклад...