Ата-аналар җыелышына доклад
материал (1, 2 класс)

Хамитова Эндже Нуртдиновна

Ата- аналар өчен доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Доклад49.5 КБ
Microsoft Office document icon ata-_analar_zhyelyshyna_doklad_10_xmn.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Г.Тукай иҗаты аша балаларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү»

Хамитова Энже Нуртдиновна

2012 ел

                                                       ИҢ МАТУР МОҢЛЫ ҖЫРЛАРЫН

                                                       ХАЛКЫНА БИРДЕ ТУКАЙ.

                                                       ҖЫРЛАРЫ БЕЛӘН МӘҢГЕГӘ  

                                                       ЙӨРӘККӘ КЕРДЕ ТУКАЙ.                                                                 

                                                                   ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ        

    Әйе, Әхмәт Ерикәй әйткәнчә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең моңлы җырлары белән безнең күңелләрдә урын алды. Кыска гына гомерендә бик күп иҗат җимешләре калдырды ул. “Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да”, - дип яза филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин.[1] Әйе, аның шигырьләрен, язмаларын укыганда хәйран каласың: туган ягын яратуы, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюы тәрбияви рухлы әсәрләренә салынган. Балалар өчен язылган әсәрләрен әйтик: аларның  һәрберсе балаларга кирәкле кешелеклелек сыйфатлары турында сөйли. Балалар - безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. Балаларда тәрбиялелек, тугърылык, намуслылык һәм башка шундый сыйфатлар тәрбияләү безнең төп бурычыбыз булып тора. Шуңа күрә мин “Г.Тукай әсәрләре аша гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү” дигән темага игътибарны юнәлтергә булдым.

     Элек-электән һәр җәмгыять үз кешеләре өчен тәртип, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булдырган. Акрынлап бу кагыйдәләр билгеле бер системага салынган. Икенче төрле әйтсәк, гомумкешелек сыйфатлары формалашкан. Намуслылык, кешелеклелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны балаларда без кечкенәдән үк тәрбияләргә тиешбез. Безгә бу эштә әдәби әсәрләр ярдәмгә килә. Әдәби әсәрләр аркылы без балаларның күңеленә тәэсир ясыйбыз. Г.Тукай да үзенең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләрендә кечкенә хикәятләр, шигырьләр, мәсәлләрнең тәрбия өлкәсендә файдалы булуына басым ясый.[2] Шуңа күрә ул үзенең әсәрләрен тәрбияви максатны күздә тотып иҗат иткән. Үзе исән чакта дөнья күргән 34 китабының 16 сы турыдан-туры балаларга, мәктәп укучыларына атап чыгарылган: “Балалар күңеле”, “Күңелле сәхифәләр”, “Күңел җимешләре”, “Энҗе бөртекләре”, “Юаныч” һ.б. Тукайның  күп шигырьләрен мәктәп-мәдрәсәләрдә көйләп күмәк җырлый торган булганнар. Беренче дәрес аның “Туган тел”е белән башланып, уку елы беткәндә соңгы дәрес тә шул җыр белән тәмамланган. Без, укытучылар,  менә шул традицияне дәвам итүчеләр булып торабыз. Мәктәбебездә туган телгә багышланган төрле бәйгеләр, сыйныфтан тыш чаралар еш уздырыла. Андый бәйрәмнәребезне, әлбәттә, “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. Кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдә бу иң беренче адым булып тора. Чөнки һәр кеше, иң беренче чиратта, үз туган телен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш.

        Гомумкешелек сыйфатларын булдыру өчен, укучыларны гүзәллекне күрә белергә, аны тоярга, бәяләргә дә өйрәтергә кирәк, дип уйлыйм. Импрессионист-рәссамнарны алыйк: алар беренче карашка гади генә булган, игътибарны җәлеп итмәгән табигать почмакларын ничек матур итеп рәсемгә төшергәннәр бит. Г.Тукай да гади генә күренешләрдән тирән эчтәлекле, гүзәл әсәрләр иҗат иткән, дияр идем мин. Шул рәвешле ул гүзәллекне күрә белергә өйрәтә. Укучы дөньяны шулай матур итеп кабул итсә, аның күңелендә кешелеклелек сыйфатлары, һичшиксез, урын алыр.

        Тукайның “Баскыч” дип аталган бер шигыренә тукталып үтәсем килә. Бу шигырьдә ул гади генә бер баскычны тасвирлый. Бер карасаң, баскычның әллә ни матурлыгы да юк кебек. Ә менә шагыйрь үзенең бу шигыренә бик тирән мәгънә салган. Ул масаюны бик түбән сыйфат итеп күрсәтә. Баскычның югарыдагы басмасы “Мин югары, сез түбәнсез”, дип масая. Ә инде бер адәм килеп, баскычны әйләндергәч, югарыдагы басма түбән төшә. Димәк, масаю, мин-минлек кешелеклелек сыйфаты түгел. Автор бу шигыре белән шуны әйтергә тели. Ул үз фикерен гади генә баскычны тасвирлау аркылы әйтеп бирә.

     Г. Тукай кайгыртучанлык, намуслылык сыйфатлары тәрбияләүгә дә игътибар бирә. Мәсәлән, “Кошчык” шигырен алыйк. Бу шигырьдә лирик герой читлектәге кошны азат итүенә шатлана. Аның күңеле иркенләнә. Автор табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтле булырга кирәклекне аңлатырга тели, дип әйтә алабыз. Бу шигырьнең икенче төрле мәгънәсен дә күрергә була. Кеше үзенең кылган эшләренә бәя бирә. Намуслы булган кеше, үз ялгышын аңласа, читлектәге кош кебек, аның күңеле телгәләнә, ялгыш адым эчке газапка әверелә.  Һәм инде, һичшиксез, ул үз гаебен танырга омтыла. Шул рәвешчә, ул күңел тынычсызлыгыннан арына. Димәк,  әйтергә теләгән фикер иреккә чыга.

      Гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүдә мәхәббәт лирикасының да тәэсире зур. Шуңа күрә, Тукай иҗатының бу ягын да яктыртып китәргә уйлыйм.

      Г.Тукайның мәхәббәт шигырьләре алай күп түгел, ләкин иҗатында зур урын алып тора. Солтан Рахманколый истәлегендә мондый юллар бар: “...Тукаевның миңа галәлхосус тәэсир иткән шигыре “Мәхәббәт” исемендә: “Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы” дигән сүзләр белән башлана. Бу шигырьнең “Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн, мин аларның ялчысы” дигән урыннарын мин дөнья беткәндә дә онытачак түгел, һәм ул сүзләр һаман шагыйрьнең онытылмаска мәхкүм булган чыраен күз алдыма китереп торачак.”[3]

      Күргәнебезчә, Тукай шигырьләренең укучыга тәэсире зур булган.

      Замандашларының истәлекләреннән күренгәнчә, Г.Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте турында да еш язылган. Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл әсәрләр тудырган. Егерме яшьлек Тукай “Татар кызларына” шигырендә болай яза:

        Сөям сезнең сызылган кашыңызны,

        Тузгыган сачеңезне, башыңызны.

        Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,

        Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

       Шагыйрь үзенең хисләрен әнә нинди матур сүзләр белән әйтеп бирә алган. Аның лирик герое гадәти генә булмавы белән аерылып тора.

       Ләкин шул ук вакытта, каләмдәшләренең язуына караганда, Г.Тукай хатын-кыз күзенә бик күренергә яратмаган. Ни өчен? Чөнки үзен – ябык кына гәүдәле, бер күзенә ак төшкән егетне – бу гүзәл җан ияләре яратмаслар дип уйлаган. Тукай Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында: “...Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да, “үзе бирде” дип горурланам, кадерлим ул кулны!”[4]

       Шуның белән бәйле, Г.Тукайның мәхәббәт турындагы шигырьләре сөйгәненең гүзәллеген матур эпитетлар белән җырлауга гына кайтып калмый, бәлки гашыйк булуның ләззәтле газабын, хәсрәтле нәтиҗәләрен күрсәтүгә дә хезмәт итә. Гашыйк булган кеше, әлбәттә, гади генә күренешләрне дә гүзәл итеп тасвирлый ала, аның күңелендә бары тик яхшы сыйфатлар гына урын ала.      

      Бөек шагыйребезнең мәхәббәт шигырьләре күп булмаса да, алар тирән эчтәлекле, бүгенге көн укучылары да яратып укырлык гүзәл шигырьләр. Укучылар Г.Тукайны туган җир, хезмәтнең файдасы турында язучы, әкиятләр остасы буларак беләләр. Югары сыйныф укучылары, аның мәхәббәт лирикасы белән дә танышкач, шагыйрьгә тагын да якынаялар. Шуңа күрә, мин, дәреслектә бирелгән әсәрләр белән генә чикләнмичә, Тукайның мәхәббәт лирикасы белән дә таныштыруны уңышлы дип саныйм. Бигрәк тә, лирик шигырь аша күңел дөньясыннан чыккан якты хисләр, бүгенге төрле “тасмалар” белән чуарланган тормышны караңгы төсләрдән арындыра. Хәзерге яшьләргә тормышта юл күрсәтергә, бер-берләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Кайбер укучылар өчен хис-кичереш байлыгы, лирикада тупланган эмоциональ халәт “чит”, алар күбрәк күңел дөньясыннан бигрәк хак тормыш белән кызыксыналар, үзләре кичереп карамаган хисләргә игътибарсыз булалар. Шуңа күрә аларга мәхәббәт турында булган шигырьләр нык тәэсир итә.

       Күргәнебезчә, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүдә, иң элек гүзәллекне күрә белергә өйрәтү мөһим. Бөек шагыйребезнең кайсы гына әсәрен алып карасак та, аларның матур теленә, тирән эчтәлекле булуына сокланасың. Г.Тукай шигырьләре аша укучыларны гүзәллекне таный белергә, бәяләргә, аны күрергә, тоярга, кичерергә өйрәтергә, шуның белән бергә гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләргә була дип уйлыйм.  

Кулланылган әдәбият

  1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000

  1. Ил корабын җил сөрә: ХХ йөз башы татар поэзиясе. – Казан: Мәгариф, 2001.

  1. Тукай.Г. Сайланма әсәрләр. VII том. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты, 2002.

  1. Тукай.Г.  Әсәрләр. 4 томда (I) шигырьләр, поэмалар. – Казан: ТКН, 1975.

  1. Х.Миңлегулов. Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты. “Мирас” №1, 1997.

[1] Тукай  Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 5 нче б.

[2]  Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 39 нчы б.

[3] Тукай  Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 436 нчы б.

[4] Тукай  Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 363 нче б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар җыелышына доклад

Ата-аналар җыелышына доклад"  Укучыларда  кешелеклелек  сыйфатлары  тәрбияләү"...

Ата-аналар җыелышына доклад

" Балаларда  кешелеклелек  сыйфатлары тәрбияләү" темасына чыгыш...

Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында.Методик доклад

Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башк...

Доклад(Ата-аналар жыелышына)

Ата-аналар жыелышына доклад...

«Югары уку тизлегенә ничек ирешергә?» дигэн темага ата-аналар алдында уку өчен доклад

Бу докладнын максаты: ата-аналарга оптималь уку турында төшенчә бирү, югары уку тизлегенә ирешү юллары белән таныштыру, мәктәп белән элемтәне ныгыту...

Ата-аналар җыелышына чыгыш " Бала һәм компьютер"

Балаларыбызның  мавыгуларына игътибарлырак булып,компьютерда уйнау вакытын чикләп,аларның сәламәт,белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик....