Бала мәктәпкә теләп йөриме?
классный час (2 класс) на тему

Калимуллина Алсу Ильгизаровна

Тест для родителей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_mktpk_telp_yorime.docx18.43 КБ

Предварительный просмотр:

Бала мәктәпкә теләп йөриме?

 Тест эшләү.

-Хөрмәтле ата-аналар, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең балагызның  мәктәптә проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз +, әгәр билгеләмә сезгә кагылмаса – куярга.

1.Минем балага мәктәптә уку ошый.

2.Минем бала башка мәктәпкә бик теләп күчәр иде.

3.Сайлау мөмкинлеге булса да ул өйдә укырга теләмәс иде.

4.Кызганычка каршы минем бала миңа яки өйдәгеләргә мәктәп турында сөенеп сөйләми.

5.Сыйныфта аның дуслары күп.

6. Мәктәптәге укытучылар аңа аз ошый.

7.Ул сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша.

8.Берәр сәбәп аркасында дәресләр булмый калса аның кәефе бозылмый. Аны сәбәбе кызыксындырмый.

9.Минем бала өй эшләрен исенә төшерми торып үзе эшләми.

10.Башка нәрсәләр белән кызыксынуы, яраткан шөгыле укуына комачауламый.

-Хәзер  "+”   ларны саныйбыз. 1 "+”, 2 "-”, 3 "+”, 4 "-”, 5 "+”, 6 "-”, 7 "+”, 8 "-”, 9 "-”, 10 "+”.

8-10 балл. Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа уку ошый.

6-7 балл. – Мәктәптә эшләр начар түгел. Мәктәпкә мондый карашын ныгыту өчен балагызның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларына сөенүегезне белдереп торыгыз.

4-5 балл. – Игътибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә бар да тәртиптә түгел. Хәзер ачыкларга кирәк. Балагызны нәрсә борчуын.

1-3 балл. – Балагызга сезнең ярдәм кирәк. Мәктәпкә аның карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга , укытучылар белән сөйләшергә кирәк. Ярдәм итү юлларын билгеләргә кирәк.

Ата-аналарга киңәшләр.

      Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас. Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури. Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур

уңыш килүен аңлату отышлырак була. Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү. Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау. Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Сценарий Пушкинского бала «Я был от балов без ума!»

Занятие построено в форме бала XIX века, что позволяет учителю познакомить учащихся с некоторыми страницами романа А.С.Пушкина «Евгений Онегин», пробудить интерес к творчеству великого русского поэта ...