Документы ШМО начальных классов
учебно-методический материал на тему

Здесь собраны документы ,которые длъолжны быть в папке ШМО начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shmo_dokument.docx47.76 КБ

Предварительный просмотр:

Раслыйм :                                                                                                                                                                                                  Килешенде:                                                          

Мәктәп директоры                                                                                                                                                                               УЭ директор урынбасары                                

______ Мухарлямов Ф.Г.                                                                                                                                                                ______  Тухватуллина Г. Р.                            

“ 1  ” сентябрь   2015 г                                                                                                                                                                       “  1 ” сентябрь 2015 г                                                  

ТР  Биектау районы Олы Битаман

 урта  гомуми белем мәктәбе

каршында оештырылган башлангыч                                                            сыйныф укытучыларының методик

берләшмә эше планы

Методик берләшмә җитәкчесе: Халиуллина Р.Р.

2015 – 2016 уку   елы

Районның методик темасы:

Саморазвитие младшего школьника  как условие успешной социализации личности в режиме развивающего обучения .

Мәктәпнең методик темасы:

Шәһес тәрбияләү һәм белем бирүдә иҗади якын килү. Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта экологик белем һәм тәрбия бирү.

Башлангыч сыйныфларның методик берләшмә темасы:

                   Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Берләшмәнең 2015/2016 нче уку елына максаты:

Федераль  дәүләт белем стандартына күчү  чорында белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр,тагында  нәтиҗәлерәк алымнар куллану

 бурычлары:

  1. Үз эшеңдә алдынгылар тәҗрибәсен киң кулланып, дәресләрнең сыйфатын, нәтиҗәлелелеген күтәрү өстендә эшләү.
  2.  Укыту процессын сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чаралар белән бәйләп алып бару ,
  3.  Һәр баланың үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алу, аларның укуга булган карашларын уңай якка үзгәртергә тырышып, кызыксындыру тудыру,
  4. Халкыбызга карата лаеклы варис булырлык, эшлекле, сәламәт, белемле шәхес  тәрбияләү өчен  эш алып бару.  
  5.   Остазлык эшен дәвам иттерү. Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
  6. Сәләтле балалар белән эшләү программасын булдыру һәм шул программа белән эшләү. Укуда артта калган балаларга шәхси якын килү.
  7. Диагностика, яңа технологияләр белән эшләү алымнарын системалы куллану.
  8. Укыту-тәрбия эшендә милли региональ материаллардан файдаланырга.
  9. Предметара бәйләнешләрдән файдаланып, укытучыларда экологик күзаллаулар формалаштыру.

10.Укыту һәм тәрбиянең нәтиҗәле формаларын эзләү.

Берләшмәдәге укытучылар исемлеге, алар турында мәгълүмат

Укытучының исеме фамилиясе

белеме

Эш стажы

Квалификация категориясе

Аттестация

үткән елы

Курста булу елы

1

Багавиева Н.С. 18.12.1971

АПУ- 1991

КГПУ- 2005

25

1 нче кв. категория

2011-2012

2014

2

ХалиуллинаР.Р

06.10.1969

АПУ- 1989

ИСГЗ- 2015

26

1 нче кв. категория

2011-2012

2011

3

ШарифзяноваГ.М

14.01.1976

АПУ-1995

КФУ-2012

21

1 нче кв. категория

2013-2014

2013

4

Сафина Г.Н.

25.03.1979

АПУ-1999

НГПИ-2009

17

1 нче кв. категория

2014-2015

2014

                               

Укытучыларның аттестация үтү графигы.

Укытучының исем, фамилиясе

Аттестация үтү вакыты

Аттестация нәтиҗәсе

Кайчан яңадан аттестация үтә

1

Багавиева Н.С.

                         2011-2012

1 квалификацион категория

2016 -2017

2

Халиуллина Р.Р.

2011-2012

1 квалификацион категория

2016 -2017

3

Шарифзянова Г.М.

2013-2014

1 квалификацион категория

2018-2019

4

Сафина Г.Н.

2014-2015

1 квалификацион категория

2019-2020

Укытучыларның үз өстендә эшләү  темалары:

№ п-п

Укытучының исем,  фамилиясе

Үз өстендә эшләү  темалары

1

Багавиева Н.С.

“Формирование общеучебных умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в условиях реализации ФГОС”

2

Сафина Г.Н.

“ Развитие познавательных способностей у младших школьников”

3

Шарифзянова Г.М.

“ Использование информационных технологий при организации  проектной деятельности младших школьников”

4

Халиуллина Р.Р.

“ Развитие творческих способностей детей в учебной деятельности в условиях реализации ФГОС”

     

                         Методик берләшмәнең эш планы. 2015-2016 уку елы.

вакыты

эчтәлеге

Җаваплы кеше

1

Август Сентябрь

Тема: Яңа уку елына бурычлар. 2015/2016 нче уку елының эш планын раслау.

1. Узган уку елындагы методик эшкә йомгак ясау. Башлангыч класс укытучылары методик берләшмәсе алдында торган бурычлар.

2. Укучылар өчен кирәкле дәреслекләрне, методик ярдәмлекләрне барлау

3. Балаларның көндәлекләрен,  дәфтәрләрен алып баруга бердәм таләпләрне өйрәнү .

4. Башлангыч класс өчен эш программаларын тикшерү.

5. Рус теленнән өстәмә сәгатьләр алып бару буенча төзелгән программаларны өйрәнү һәм раслау: 1-2 сыйныф Сафина Г.Н.; 3-4 сыйныф Халиуллина Р.Р.

6. “Детский сад-начальная школа” план работы по приемственности-өйрәнү .

Халиуллина Р.Р.

Багавиева Н.С.

Халиуллина Р.Р.

Халиуллина Р.Р.

Халиуллина Р.Р.

Сафина Г.Н

Самигуллина Ч.Ю.

2

Октябрь

Ноябрь

Тема:   “Яңа технологияләрнең шәхесне формалаштырудагы роле”

1.“1 сыйныф укучыларының адаптация чоры” – чыгыш

2.  Узган уку елында аттестация үткән Сафина Г.Н. га эксперт лар куйган рекомендацияләрне укып, фикер алышу. Тема: «Результаты экспертной оценки и самооценки с целью планирования дальнейшего самообразования».

3. 4 сыйныф укучылары эшләгән олимпиада нәтиҗәләре  һәм сәләтле балалар белән өстәмә эш оештыру буенча сөйләшү.

4.  «Этапы урока по ФГОС НОО   с использованием элементов Сингапурской системы» чыгыш-Сафина Г.Н.

5. 2,3,4 сыйныф укучыларының рус теленнән  эш дәфтәрләрен   тикшерү,справка язу һәм нәтиҗәләре белән таныштыру.

Багавиева Н.С.

Сафина Г.Н

Халиуллина Р.Р.

Сафина Г.Н

Халиуллина Р.Р.

3

Декабрь

Январь

     

Тема. Сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

1. “Сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре “– чыгыш. 4 сыйныф укучыларының район күләмендә олимпиада нәтиҗәләре. Киләчәккә эш планлаштыру.  

2. “ 4 сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан эшләнгән тестларга  әзерлек барышында балага психологик уңайлы шартлар тудыру” -   тестларга хәзерлек турында сөйләшү.

3.Укытучыларның тәҗрибә уртаклашулары. (Бер-берсенә дәрескә йөрүләреннән чыгып.)

 4.2, 3,4 сыйныф укучыларының математика дәфтәрләре , көндәлек  тотышын өйрәнү, нәтиҗәләр ясау.

 5. начар өлгерүче укучылар белән индивидуаль эш

6. 1 яртыеллык нәтиҗәләре

7. Укучыларның шәхси портфолиосын тутырү буенча эшләү

Халиуллина Р.Р.

Халиуллина Р.Р.

Багавиева Н.С.

Шарифзянова Г.М.

Cафина Г.Н.

Халиуллина Р.Р.

4

Февраль

Март

Тема “Проект эшчәнлегендә укытучы һәм укучының роле  “

1.“Проектная деятельность как средство развития личности” чыгыш.Дәрестә һәм дәрестән тыш балалар белән берлектә эшләнгән проект эшләрен барлау.Нәтиҗәләр ясау.

2.Үзара дәресләргә керү

3.1 яртыеллыкта катнашкан  конкурсларга  нәтиҗә ясау

4. башлангыч сыйныф укучылары атналыгы планын тәкъдим итү һәм раслау

5.“Литературное чтение” дәресләрендә   текст белән эш төрләре( проверка  читательской  компитетности)-чыгыш

6. Рус теле,математика фәннәреннән  3 чирек өчен үткәрелгән контроль эш нәтиҗәләре

7.Укытучыларның үзөстендә эшләү планы буенча чыгышлары

Шарифзянова Г.М.

Cафина Г.Н.

Халиуллина Р.Р.

Багавиева Н.С

Халиуллина Р.Р.

Багавиева Н.С

5

Апрель

Май

  Тема:” Методик берләшмә эшенә    анализ   “

1.2, 3,4 сыйныф укучыларының дәфтәр, көндәлек  тотышын өйрәнү, нәтиҗәләр ясау

  1. яртыеллыкка)

2.4 сыйныф укучыларының рус теле,әйләнә-тирә дөнья,математика фәннәреннән белемнәрен бәяләү

3. Предметлар буенча 2015-2016 уку елына 1-2 сыйныфларда мониторинг нәтиҗәләре

4. 2, 3,4 сыйныфларда  2яртыеллыкка контроль эшләр эшләтү ,нәтиҗәләр ясау.

5.Методик эшкә анализ . Киләсе уку елына эш планын өйрәнү

6.укучыларның җәйге ялын оештыру

7. Киләсе ук у елына кирәкле китап-дәфтәрләрләр исемлеген булдыру , ата-аналар комитетына тәкъдим итү

Халиуллина Р.Р

Багавиева Н.С.

ШарифзяноваГ.М.

Халиуллина Р.Р

Багавиева Н.С

Cафина Г.Н.

                                                             

                              Ачык дәресләр графигы (2015-2016 уку елы)

Исем, фамилия

Кайсы фән

Ачык дәресләр

вакыты

1

Халиуллина Р.Р

4 класс

2

Сафина Г.Н.

3сыйныф

3

Шарифзянова Г.М

2 сыйныф

4

Багавиева Н.С.

1 сыйныф

ТР  Биектау районы Олы Битаман урта  гомуми белем мәктәбе

каршында оештырылган башлангыч    сыйныф укытучыларының

методик берләшмәсе   эшенә анализ.

2014-2015 уку елы

Методик берләшмә җитәкчесе: Халиуллина Р.Р.

Башлангыч сыйныфларның методик берләшмә темасы:

                   Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Берләшмәнең 2014/2015 нче уку елына максаты:

Федераль  дәүләт белем стандартына күчү  чорында белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр,тагында  нәтиҗәлерәк алымнар куллану

 бурычлары:

1.Үз эшеңдә алдынгылар тәҗрибәсен киң кулланып, дәресләрнең сыйфатын, нәтиҗәлелелеген күтәрү өстендә эшләү.

2. Укыту процессын сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чаралар белән бәйләп алып бару ,

3. Һәр баланың үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алу, аларның укуга булган карашларын уңай якка үзгәртергә тырышып, кызыксындыру тудыру,

4.Халкыбызга карата лаеклы варис булырлык, эшлекле, сәламәт, белемле шәхес  тәрбияләү өчен  эш алып бару.  

5.  Остазлык эшен дәвам иттерү. Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру.

6.Сәләтле балалар белән эшләү программасын булдыру һәм шул программа белән эшләү. Укуда артта калган балаларга шәхси якын килү.

7.Диагностика, яңа технологияләр белән эшләү алымнарын системалы куллану.

8.Укыту-тәрбия эшендә милли региональ материаллардан файдаланырга.

9.Предметара бәйләнешләрдән файдаланып, укытучыларда экологик күзаллаулар формалаштыру.

10.Укыту һәм тәрбиянең нәтиҗәле формаларын эзләү.

Методик берләшмә составына 4 укытуы керә,барысы  да югары белемле, 1 кв. категориягә ия , үз вакытында аттестация үтәләр. 2014-2015 уку елында Багавиева Н.С. һәм Сафина Г.Н. курсларда булдылар.

Бу уку елында башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсе үзенең эшен сентябрь аенда кабул ителгән план нигезендә алып барды,куелган максатка ирешү буенча эшләде.

2014-2015 уку елында   методик берләшмәдә биш утырыш үтте:

  • I нче утырыш август ае.

Тема: Яңа уку елына бурычлар. 2014 / 2015 нче уку елының эш планнын раслау.

  • II нче утырыш ноябрь ае

Тема: Федераль  дәүләт белем стандартына күчү  чорында белем һәм тәрбия бирүдә  яңа технологияләр, тагын да нәтиҗәлерәк алымнар куллану.

  • Ш нче утырыш январь ае

Тема: -“1 яртыеллык нәтиҗәләре”

  • IV нче утырыш март ае

Тема:“ Содержание и методика работы по УМК “ Перспектива” с позиций реализации ФГОС”

  •   V нче утырыш май ае.

Тема: Методик берләшмә эшенә анализ.Еллык эшкә йомгак

         Үткәрелгән методик берләшмә утырышларында   укытуда булган үзгәрешләр, аларны хәл итүдәге бурычлар турында сөйләштек.  Башлангыч класс укытучылары югары класс укытучылары белән элемтәдә торабыз. Башлангыч класс укучыларының 5 нче класска күчкәндә, бигрәк тә төп фәннәрне үзләштергән дә килеп туган проблемаларны хәл итү буенча фикер алышабыз. Үзара дәресләр тыңлауны һәм 5 нче класс җитәкчесе белән даими элемтәдә булып, балаларга күчеш чорында ярдәм итүне максат итеп куйдык.

Укучыларның уку техникасын үстерү юнәлешендә даими эш алып барылды. Һәр чирек саен уку техникасы тикшерелде. Уку елы ахырында  укучыларның  аңлап уку һәм текст белән эшли алу дәрәҗәсен тикшерү буенча тест эшләнелде. Шулай ук укучыларның орфографик һәм каллиграфик дөрес язуларын тикшерү максатыннан МО җитәкчесе тарафыннан   математика,   рус теленнән дәфтәрләр каралды  һәм анализ ясалды:  киләчәктә укучыларның матур язуларына тагын да игътибарны көчәйтергә һәм  шул юнәлештә төрле эш  алымнары кулланырга.

        Уку елы дәвамында, башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан, район күләмендә  семинар уздырылды.Бу семинарда математика(«Күпурынлы санны өчурынлы санга бүлү»  Багавиева Н.С.) ,рус теле («Обобщение знаний об имени прилагательном».Халиуллина Р.Р.) ,әйләнә-тирә дөнья ( “ Россия нең Кызыл китабы” Шарифзянова Г.М.) һәм татар теленнән  (”Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау”  Сафина Г.Н.) дәресләр күрсәтелде.  Шулай ук укытучылар ГТО нормалары тапшыруга әзерлек йөзеннән үткәрелгән семинарда  да актив катнаштылар: сыйныф сәгатьләре һәм  башлангыч сыйныф укучылары арасында ярыш үткәрделәр.

     Башлангыч класс укучылары мәктәп, район, төбәк буенча үткәрелгән конкурсларда, ярыш – бәйгеләрдә актив катнаштылар.

         Башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлыкны саклау юнәлешендә дә эш алып барылды. Бакча тәрбиячеләре,1 нче класска керергә әзерләнгән балаларның үсешен күрсәтү максатыннан, ачык дәресләр үткәрде. Укытучы Багавиева Н.С. бу дәресләрдә булды һәм 1 сыйныфка керергә әзерләнгән балаларның үсеш дәрәҗәсен,  мәктәпкә әзерлеген тикшерде.

    Үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан  дәресләр тыңлауны , дәресләргә керүне  мөһим дип саныйбыз. Район  мәктәпләре укытучыларының эш тәҗрибәләрен өйрәнәбез. Алар белән очрашып, дәресләр, чаралар карап, ярдәмләшеп эшлибез.

     Һәр фән буенча йомгаклау контроль эшләре үткәрелде,нәтиҗәләр ясалды.

        Башлангыч класс укытучылары ата – аналар белән элемтәдә торалар. Укытучылар ата – аналарны төрле чараларга чакыралар. Алар алдында төрле методик темаларга чыгышлар ясыйлар. Уку елы ахырында һәрбер класс укучыларның җәйге ялларын файдалы үткәрү, балаларның иминлекләре турында сөйләшүләр үткәрелеп, ата- аналарның имзалары алынды.

Тәкъдимнәр һәм фикерләр.

1. Киләчәктә укучыларның матур язуларына тагын да игътибарны көчәйтергә һәм  шул юнәлештә төрле эш  алымнары кулланырга.

2.Башлангыч класс укытучылары белән 5 класс фән укытучылары арасында дәвамчанлыкны яхшыртырга.

3.Балалар бакчасы тәрбиячеләре белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын һәм методларын табарга.

4. Үзара дәресләргә керүгә игътибарны көчәйтергә.

Укытучының ирешкән уңышлары.

Вакыты

Чараның исеме

Укытучының исем, фамилиясе

Район яки республика күләмендә

Раслаучы

документ

1

2011- 2012

“ Ел укытучысы”

Сафина Г.Н.

       район күләмендә

грамота

2

2012-2013

   “ Ел укытучысы”

Шарифзянова Г.М.

район күләмендә

грамота, 2урын

3

2013-2014

“ Ел сыйныф җитәкчесе”

Халиуллина Р.Р.

район күләмендә

грамота, лауреат

Укучыларның ирешкән уңышлары.

Укучының

исем,

фамилиясе

 Вакыты

Чараның исеме

Район яки республика күләмендә

Раслаучы

документ

Укытучысы

1

Абдуллина Алина

2012

“ Авылкаем минем” иҗади эзләнү эшләре конкурсы

республика күләмендә

грамота

Халиуллина Р.Р.

2

Абдуллина Алина

Шайдуллина Зилия

2012

“ Яшел планета”

Номинация: рәсем

Россия күләмендә

диплом

Халиуллина Р.Р.

3

Мулеков Инсаф

2012

“ Иң яхшы укучы” портфолиолар конкурсы

район  күләмендә

грамота  

лауреат

Халиуллина Р.Р.

4

2-3 сыйныф

2012

“ Сәламәтлек театры”

район  күләмендә

грамота 2 урын

Шарифзянова Г.М

Сафина Г.Н.

5

Усманова Гөлназ

2012

“ Авылкаем минем” иҗади эзләнү эшләре конкурсы

республика күләмендә

        3 урын

Шарифзянова Г.М

6

Сафин Рәсим

2012

“ Авылкаем минем” иҗади эзләнү эшләре конкурсы

республика күләмендә

3 урын

Сафина Г.Н.

7

1 сыйныф

2013

“ Русская народная игрушка”

район  күләмендә

3 урын

Халиуллина Р.Р.

8

Бабутаев Арсен

2013

“ Русская народная игрушка”

район  күләмендә

3 урын

Багавиева Н.С.

9

Гарипова Эльза

2013

“ Будь бдительным на льду”

район  күләмендә

2 урын

Багавиева Н.С.

10

Сафина Гөлия

2013

“ Я выбираю село”

            3  республика конкурсы

республика күләмендә

3 урын

Шарифзянова Г.М

11

Идрисова А.А.

2013

“ Я выбираю село”

            3  республика конкурсы

республика күләмендә

сертификат

Ибрагимова Ф.Г.

12

Багавиева А.Р.

2013

“ Я выбираю село”

            3  республика конкурсы

республика күләмендә

1 урын

Багавиева Н.С.

13

Усманова Г.А.

2013

“ Иң яхшы укучы” портфолиолар конкурсы

район  күләмендә

грамота  

лауреат

Ибрагимова Ф.Г.

                                                                   

Олы Битаман урта  мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе утырышының җыелыш беркетмәсе № 1  ( 1. 09.2015)

Катнаштылар:     Багавиева Н.С.,  Халиуллина Р.Р.,   Шарифзянова Г.М., Сафина Г.Н., Самигуллина Ч.Ю.

Тема: Яңа уку елына бурычлар. 2015/2016 нче уку елының эш планын раслау.

Көн тәртибе:

1. Узган уку елындагы методик эшкә йомгак ясау. Башлангыч класс укытучылары методик берләшмәсе алдында торган бурычлар.

2. Укучылар өчен кирәкле дәреслекләрне, методик ярдәмлекләрне барлау

3. Балаларның көндәлекләрен,  дәфтәрләрен алып баруга бердәм таләпләрне өйрәнү .

4. Башлангыч класс өчен эш программаларын тикшерү.

5. Рус теленнән өстәмә сәгатьләр алып бару буенча төзелгән программаларны өйрәнү һәм раслау: 1-2 сыйныф Сафина Г.Н.; 3-4 сыйныф Халиуллина Р.Р.

6. “Детский сад-начальная школа” план работы по приемственности-өйрәнү .

Утырышның барышы:

1.        Беренче көн тәртибе буенча Халиуллина Р.Р. чыгышы. МБ җитәкчесе 2014 -2015 нче уку елына методик берләшмә эшенә анализ ясады. 2015 – 2016 нче уку елына берләшмәнең эш планы белән таныштырды.Берләшмәнең эш планын кабул иткәнче, бу уку елында берләшмә эшенә   нинди яңалыклар кертер идегез? Укытучыларның тәкъдимнәрен тыңлау

2.        Икенче көн тәртибе буенча тәртибе буенча укучылар өчен кирәкле дәреслекләр, методик ярдәмлекләр барланды.

3.        Өченче көн  тәртибе буенча дәфтәр тышына, эченә язу буенча рекомендацияләр кабат карап чыгылды.

4.        Дүртенче көн тәртибе буенча Багавиева Н.С.эш программалары, аларның титул битен язу буенча таләпләр, эш программаларының төзелеше белән таныштырды. Эш программалары раслатылды.

5.        Бишенче көн тәртибе буенча рус  теленнән өстәмә сәгатьләр алып бару буенча төзелгән программаларны өйрәнү һәм раслау: 1-2 сыйныф Сафина Г.Н.; 3-4 сыйныф Халиуллина Р.Р.

6.        Алтынчы  көн тәртибе буенча   “Детский сад-начальная школа” план работы по приемственности -өйрәнү. Самигуллина Ч.Ю чыгышы.

Карар:

1.        2014 – 2015 нче уку елы буенча берләшмә эшен канәгатьләнерлек дип табарга.

2.        2015 – 2016 нче уку елына берләшмә планын кабул итәргә.

3.   2015 – 2016 нче уку елына эш программаларын расларга.

4. Укучыларны каллиграфик дөрес язарга өйрәтү  өстендә эшләргә. Дәфтәр  тотышына бердәм таләпләрне кабул итәргә.

5. Рус теленнән өстәмә сәгатьләр алып бару буенча төзелгән программаларын расларга.

6. “Детский сад-начальная школа” план работы по приемственности- раслау.

             Методик берләшмә җитәкчесе  __________     Халиуллина Р.Р.

Олы Битаман урта  мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе утырышының җыелыш беркетмәсе № 2  ( 5. 11.2015)

Катнаштылар:     Багавиева Н.С.,  Халиуллина Р.Р.,   Шарифзянова Г.М., Сафина Г.Н.

Тема:   “Яңа технологияләрнең шәхесне формалаштырудагы роле”

Көн тәртибе:

1.“1 сыйныф укучыларының адаптация чоры” – чыгыш Багавиева Н.С.

2.  Узган уку елында аттестация үткән Сафина Г.Н. га эксперт лар куйган рекомендацияләрне укып, фикер алышу. Тема: «Результаты экспертной оценки и самооценки с целью планирования дальнейшего самообразования».

3. 4 сыйныф укучылары эшләгән олимпиада нәтиҗәләре  һәм сәләтле балалар белән өстәмә эш оештыру буенча сөйләшү.

4.  «Этапы урока по ФГОС НОО   с использованием элементов Сингапурской системы» чыгыш-Сафина Г.Н.

5. 2,3,4 сыйныф укучыларының рус теленнән  эш дәфтәрләрен   тикшерү,справка язу һәм нәтиҗәләре белән таныштыру.

Утырышның барышы:

1.Беренче көн тәртибе буенча Багавиева Н.С. чыгыш ясады. Ул  1 сыйныфка кергән укучыларның мәктәпкә ияләшүе, тәртибе, укулары турында сөйләде. Низамиев А.Л. ның  материалны авыр  үзләштерүе турында әйтте һәм аның белән  аерым эшләргә кирәклекне искәртте.

2.Икенче көн тәртибе буенча  Сафина Г.Н чыгыш ясады. Ул  «Результаты экспертной оценки и самооценки с целью планирования дальнейшего самообразования»дигән тема буенча сөйләлде һәм үзенең шушы рекомендацияләрне  үтәү буенча башкарган эшләре белән таныштырды. Үз өстендә эшләү планына шушы рекомендацияләрне үтәү буенча өстәмәләр кертүе турында әйтте.

3.Өченче көн тәртибе буенча Халиуллина Р.Р. чыгыш ясады Ул 4 сыйныф укучылары эшләгән олимпиада нәтиҗәләребелән таныштырды ( татар теле- Садриев Р.Д; инглиз теле- Багавиева К.Р.;  математика- Мулекова А.И)  һәм сәләтле балалар белән өстәмә эш оештыру буенча  тәкъдимнәр кертте.

7.        Дүртенче көн тәртибе буенча  «Этапы урока по ФГОС НОО   с использованием элементов Сингапурской системы»  дигән темага чыгыш-Сафина Г.Н. Шушы тәртипкә нигезләнеп  дәресләрне  дөрес итеп оештыру,шул ук вакытта Сингапур методикасы элементларын да кулланырга кирәклекне тагын бер кат искәртте. Үз эше буенча мисаллар китерде.

8.        Бишенче көн тәртибе буенча МБ җитәкчесе  Халиуллина Р.Р 2,3,4 сыйныф укучыларының рус теленнән  эш дәфтәрләрен   тикшерү турында  сөйләде һәм справканы укып  нәтиҗәләр белән таныштырды

Карар:

1.        1 сыйныф укучысы Низамиев А.Л. ны Озайтылган көн группасында да аерым күзәтүгә алырга, өйдә һәм мәтәптә өстәмә эшләргә.

2.        Атестация үткән укытучыларга биргән рекомендацияләр буенча  эшләргә, бу рекомендаөияләрне үтәү буенча отчёт әзерләргә.

3.        Олимпиадаларда югары баллар җыйган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү буенча эшләргә.

4.        Дәресләрне дөрес тәртиптә оештыру һәм Сингапур методикасы элементларын кертеп эшләүне дәвам итү.

5.        Справкада булган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә, укучыларның  дәфтәр тотышын аерым игътибарга алырга.

                                       Методик берләшмә җитәкчесе  __________     Халиуллина Р.Р.

Укучыларның белем сыйфаты һәм өлгереше .

Укытучы: Халиуллина Раузалия Раисовна

Еллар         класс        укучылар саны        сыйфат        өлгереш

2012-2013        1        6        -        -

2013-2014        2        7        85,5%        100%

2014-2015        3        7        85,5%        100%

2015-2016        4        7                

Укытучы: Багавиева Нурания  Салимовна

Еллар        класс        укучылар саны        сыйфат        өлгереш

2012-2013        2        8        85%        100%

2013-2014        3        8        85%        100%

2014-2015        4        8        85%        100%

2015-2016        1        9                

Укытучы: Шарифзянова Гөлүзә Минкатифовна

Еллар        класс        укучылар саны        сыйфат        өлгереш

2012-2013        3        4        100%        100%

2013-2014        4        4        100%        100%

2014-2015        1        2        -        -

2015-2016        2        2                

Укытучы: Сафина Гөлгенә Нурьязовна

Еллар        класс        укучылар саны        сыйфат        өлгереш

2012-2013        4        2        100%        100%

2013-2014        1        7        -        -

2014-2015        2        7        100%        100%

2015-2016        3        6                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические документы для руководителей МО начальных классов

Папка содержит отчёты , протоколы, справки и тп МО начальных классов....

Нормативные документы в программу начальных классов Челябинская область 2015-2016

Содержатся сведения о нормативных документах,  обеспечивающих  учебный процесс в начальных классах в 2015-2016 уч.году....

Учитель начальных классов ГБОУ СОШ №621 Шестовец Мария Ивановна Эффективное применение набора функций документ-камеры в начальной школе

Документ-камера предназначена для получения, сохранения, визуализации на масштабном экране и трансляции в режиме реального времени изображений, полученных с нецифровых носителей информации. Она предст...

документ. список слов для ознакомления в начальных классах

Список слов, которые должны знать учащиеся по окончанию начальной школы....

Нормативные документы, регламентирующие работу учителя начальных классов

Нормативные документы, регламентирующие работу учителя начальных классов...