Родной язык,16 апреля 2020 года
учебно-методический материал (4 класс)

Гайфуллина Эльмира Талгатовна

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре / Главные члены предложения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rodnoy_yazyk16_aprelya.docx17.71 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема :Җөмләнең баш кисәкләре /

           Главные члены предложения

1. Исәнмесез, укучылар! (...)

-Барыгызга да хәерле көн , утырыгыз.

Тәрәзәдән безне яз  күзәтә,

Кысып матур керфек күзләрен.

Үзе ачкач белем ишекләрен,

Карыйдыр ул дәрес билгеләрен.

   Тәрәзәдән караучы яз  да , мин дә сезнең дәрестә бик актив, тырыш булуыгызны, дөрес , төгәл җаваплар бирүегезне көтәбез.

  2.Сорауларга җавап бирү

  1. Нинди сүз төркемнәрен беләсез?
  2. Исем нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Сыйфат нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
  4. Фигыль турында нәрсәләр беләсез?
  5. Нинди төр алмашлыкларны беләсез?

Дәфтәрләрегезгә җавапларын язып куегыз.

3.Бирелгән хикәя  өстендә эшләү.

 (Чиратлап җөмләләр уку, баш кисәкләрен табу, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен әйтү, хәбәрнең җөмләдәге урынын билгеләү.)

 Ямьле  яз җитте. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уята. Тиздән алар шаулап яфрак ярырлар. Укучылар, хикәядә сүз нәрсә турында бара?(яз турында)

  • Әйдәгез, язга  мөнәсәбәтебезне белдереп бер җөмлә языйк әле. (Без язны яратабыз.)

Ия нинди сүз төркеме белән белдерелде? (алмашлык)

Баш кисәкләрне тикшерү тәртибе: Кем? Без.

 Бу җөмләнең иясе, аның астына бер сызык сызабыз, ул алмашлык белән белдерелгән. Без нишлибез? Яратабыз. Бу хәбәр, аның астына ике сызык сызабыз, фигыль белән белдерелгән.

4.Дәреслек белән эш.

 82 нче ,84 нче күнегүләрне эшлибез 

5.  Нәтиҗә ясау.

Укучылар, сезгә өч сорау: 1) бүгенге дәрескә кадәр җөмләнең баш кисәкләре  турында нәрсә белә идегез? (...) 2) Бүген нәрсә үзләштердегез? (...) 3) Нинди тәкъдимнәрегез бар?(...)

  1. Өй эше :әдәби уку дәреслегеннән 5 җөмлә күчереп языгыз,ия белән хәбәр астына сызыгыз.

Уңышлар сезгә! Сау булыгыз,балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературное чтение на родном языке,7 апреля 2020 года

Н.Сладков "Тыштан ялтырый,эчтән калтырый"Ссылка к просмотру презентации https://infourok.ru/prezentaciya-k-uroku-po-tatarskomu-literaturnomu-chteniyu-po-programme-pnsh-na-temu-gmblr-ser...

Родной язык,8 апреля 2020 года

Тема: Бәйлекләр һәм кисәкчәләр"71,72 нче күнегүләрне эшләгез...

Родной язык,9 апреля 2020 года

Кадерле балалар! Дәрескә бирелгән биремнәрне игьтибар белән укыгыз....

Родной язык,11 апреля,2020 года

Тема:Нәрсә ул җөмлә?...

Литературное чтение на родном языке,11 апреля,2020 года

Тема:К.Тимбикова “Бану әби сабагы...

Литературное чтение на родном языке,14 апреля,2020 года

Тема урока: К.Тимбикова “Бану әби сабагы”...

Родной язык,15 апреля,2020 года

Тема:Сүзтезмә Словосочетание ...