Родной язык,23 апреля 2020 года
учебно-методический материал (4 класс)

Гайфуллина Эльмира Талгатовна
Дәреснең темасы: "Тиңдәш кисәкләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rodnoy_yazyk23_aprelya.docx23.07 КБ

Предварительный просмотр:

1.  Сәламләү.

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле көн, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. Табышмаклар.

Һәр җөмләдә ничә ия һәм ничә хәбәр бар?

Кызарып пешә, өзелеп җиргә төшә.

Кызыл төймә таптым, авызыма каптым.

Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән

3. Кайсы яктагы җөмләләрдән тулырак мәгълүмәт алырга мөмкин. (Тиңдәш кисәкләрнең әһәмиятен аңлау өчен) .

 

Язга таба көннәр озыная.

Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

 

Малайлар язгы йомшак кар

ны тәгәрәтәләр.

Малайлар язгы йомшак кар

ны тәгәрәтәләр, йомарлыйлар, бер-берсенә ыргыталар

 

4. Кагыйдә.

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган Һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр  тиңдәш кисәкләр дип атала.

5. “Халык зур ул, моңлы ул, көчле ул”

(Г.Тукайны искә алу һәм теманы ныгыту)

Г. Тукай әсәрләренә таянып тиңдәш кисәкле җөмләләр төзү.

6. Кагыйдә

Җөмләдә иярчен кисәкләр, бер үк ияне яки бер үк хәбәрне ачыклап, бер сорауга җавап булып килә. 

 Андый иярчен кисәкләр тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала.                     

7. Тиңдәш кисәкләр өстәп язарга.      

Кырда бодай,      ...     үсә.

Урманда усак,     ...     агачлары үсә.

Минем сары,     ...      шарларым бар.

Булат уңган,      ...     укучы.

8.  Сайланма диктант.

(Тиңдәш кисәкләрне сайлап яз)

Ат, сыер, эт, мәче, сарык, кәҗә - йорт хайваннары.

Азат, Рөстәм һәм Гөлнур лагерьда булдылар.

Болында ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.

Гөлия ашады, ләкин өстәлне җыярга ашыкмады.

Диктантны яңадан уку. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнешенә анализ ясау. (Санау интонациясе,һәм, ә, әмма, ләкин теркәгечләре). 

7. Схема буенча җөмлә языгыз.

 https://open-lesson.net/uploads/files/2014-12/2...._13.png

8. Өй эше: 98 нче күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературное чтение на родном языке,7 апреля 2020 года

Н.Сладков "Тыштан ялтырый,эчтән калтырый"Ссылка к просмотру презентации https://infourok.ru/prezentaciya-k-uroku-po-tatarskomu-literaturnomu-chteniyu-po-programme-pnsh-na-temu-gmblr-ser...

Родной язык,8 апреля 2020 года

Тема: Бәйлекләр һәм кисәкчәләр"71,72 нче күнегүләрне эшләгез...

Родной язык,9 апреля 2020 года

Кадерле балалар! Дәрескә бирелгән биремнәрне игьтибар белән укыгыз....

Родной язык,11 апреля,2020 года

Тема:Нәрсә ул җөмлә?...

Литературное чтение на родном языке,11 апреля,2020 года

Тема:К.Тимбикова “Бану әби сабагы...

Литературное чтение на родном языке,14 апреля,2020 года

Тема урока: К.Тимбикова “Бану әби сабагы”...

Родной язык,15 апреля,2020 года

Тема:Сүзтезмә Словосочетание ...