Родной язык,23 мая 2020 года
учебно-методический материал

Гайфуллина Эльмира Талгатовна

Повторение пройденного.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tatar_tele_4_klass.ppt1.28 МБ
Файл tatar_tele_4_kl.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Нәрсә? Нинди? Ничә? Нишли? Ничек? Кайчан ?

Слайд 3

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем Сыйфат Алмашлык Сан Фигыль Рәвеш

Слайд 4

ИСЕМ

Слайд 5

Хаталарны табыгыз! Баш килеш Болында Иялек килеш Болынга Юнәлеш килеш Болын Төшем килеш Болынның Чыгыш килеше Болынны Урын-вакыт килеше Болыннан

Слайд 6

Кызыклы сораулар Имәндә 6 алма үсә иде. Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды? Алсу җиде яше тулгач нишли? 1 йомырка 4 минут пешә. 5 йомырка пешерү өчен ничә минут вакыт кирәк? Өстәл өстенең 4 почмагы бар, 1 почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды?

Слайд 7

Синонимнарын табыгыз. Әдәпле Матур Белемле

Слайд 8

Белемн әрне тикшерү Әдәпле – тәрбияле, тәртипле, итагатьле Матур –гүзәл, чибәр, күркәм Белемле – укымышлы

Слайд 9

Нинди сүзләр төшеп калган? ..... оча. ..... унсигезенче февраль. ..... вакыт уздырмыйлар.

Слайд 10

Нишли?

Слайд 11

Фигыльләрне таны! Йөгерә, укыса, сөйлә, уйныйбыз, әзерлән, килсәләр, язалар, катнашыгыз, чыксак, җиңәбез.

Слайд 12

Белемнәрне тикшерү Йөгерә, уйныйбыз, язалар, җиңәбез. укыса, килсәләр, чыксак сөйлә, әзерлән, катнашыгыз

Слайд 13

“ Дәрестә”

Слайд 15

Өй эше. 1.Сүз төркемнәре буенча тест сораулары әзерләргә. 2. “Әдәплелек” темасына төрле сүз төркемнәре кергән 5 мәкаль язып килергә. 3.“Минем дустым” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга



Предварительный просмотр:

    4нче сыйныфта татар теле фәненнән арадаш аттестация

Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү укучылар ирешкән белем дәрәҗәсенең башлангыч мәктәпне тәмамлаучылардан таләп ителгән белем һәм күнекмәләргә туры килү-килмәвен чагылдыра. 4 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация тест формасында үткәрелә. Тест өч (А,В, С) өлешләренән тора. Гомуми белем бирү дәүләт стандартына туры килә. А өлешендә - 20, В өлешендә – 6 бирем, укучылар  алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш. С өлешендә укучылар иҗади биремне үтиләр.

Тестны үтәү өчен 1 сәгать вакыт бирелә. Бирелгән тест укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен тикшерү, бәяләү максатыннан  үткәрелә.

Арадаш аттестация өчен тест биремнәренең  үрнәк варианты

1 өлеш (А)

А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз?

      1) ай

      2) алма

      3) китап

      4) ярма

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

      1) Вәкил, ватык, вакыт, валчык

      2) вагон, витамин, вокзал, Владимир

      3) җавап, витрина, волейбол, Вәли

      4) веранда, вакыт, паровоз, тавыш

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

1) төньяк

2) ямьле

3) сәгать

4) руль

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

     1) 10          2) 11         3) 12         4) 9

А5. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз:

  1) [ы], [э/е], [и]

  2) [у], [а]        

  3) [ә], [ө],[ү]

  4) [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез:

      1) гө-л-ләр-гә, әйт-егез

      2) гөл-ләр-гә, әй-те-гез

3) кайт-ып, к-үреп

4) ү-скән, ки-теп

  А7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

  1) синонимнар сүзлеге

  2) орфографик сүзлек

  3) татарча-русча сүзлек

  4) антонимнар сүзлеге

А8.Фигыль:

     1) предметның билгесен белдерә

     2) предметның эшен белдерә

     3) предметны белдерә

     4) предметның санын, исәбен белдерә

А9.Кушма сүзләр булган рәтне билгелә:

  1. әти-әни, исәп-хисап
  2. үги ана яфрагы, кура җиләге
  3. һәрбер, тузбаш
  4. авылдаш, сыйныфташ

А10.Бирелгән мәкальдә ничәнче зат алмашлыгы бар?

“Мин яман” дигәнне һичберәүдән ишетмәссең.

  1. I зат
  2. III зат
  3. II зат
  4. зат алмашлыгы бирелмәгән

А11.  Аның зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

          1) баш килештә

          2) юнәлеш килешендә

          3) иялек килешендә

          4) төшем килшендә

А12. Исем:

           1) предметның билгесен белдерә

           2) предметның эшен белдерә

           3) предметны белдерә

           4) предметның санын, исәбен белдерә

А13. Дәр...я  сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

     1) ы                2) и                3) ь        4) ъ

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

     1) ап-ак, савыт-саба, Зилә

     2) ашъяулык, Айнур, төнбоек

     3) карабодай, дөнья, кәгазь

    4) ямь, яз, Агыйдел

А15. Кайсы рәттәге сүзләр III зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

     1) кайтсын, ашасын, күрсен

     2) кайта, ашый, күрә

     3) кайтсыннар, ашасыннар, күрсеннәр

     4) кайтам, ашыйм, күрәм

16.Юклык формасындагы фигыльләргә кайсы кушымча ялгана:

     1) –ма (–мә), –мый (–ми)

     2) –лар (–ләр), –нар (–нәр)

     3) –да (–дә), –ты (–те)

     4) –сыз, –сез

А17. Ташкабак сүзенең ясалышын күрсәтегез:

    1) ясалма сүз  

    2) кушма сүз

    3) тезмә сүз  

    4) тамыр сүз

А18. Дөрес язылышны тап:

    1) бермең җиде йөз илле

    2) бер мең җиде йөз илле

   3) бер мең җидейөз илле

   4) бер мең җиде йөзилле

А19. Кайсы җөмләдә тиңдәш кисәкләр бар:

   1) Тырышкан тамчы ташны тишкән. (М.)

   2) Укытучылар һәм укучылар театрга киттеләр.

   3) Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс. (М.)

   4) Көзге урман табигате бик матур була.

А20. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез:

   1) Берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

   2) Көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

   3) Аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

   4) Савыт-саба, бала-чага

2 өлеш (В)

(1)Аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде.(2)Ул балага күтәрелеп карады. (3)Бала  зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. (4)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде.  (Ә.Еники)

В1. Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнен санын күрсәтегез.

В4. Дүртенче җөмләнең  иясен языгыз.

В5. Икенче җөмләнең төрен билгеләгез.

В6. Күзләре сүзенең ясалышын языгыз.

3өлеш (С)

С1. “Минем гаиләм” темасына инша язарга

Бәяләү нормалары

Тестның А өлешендәге һәр бирем – 1 балл, ә В өлешендәге биремнәр 2 балл белән бәяләнә. С өлеше 5 балл белән бәяләнә. Тестның бөтен биремен дә төгәл үтәгән укучы – 37 балл җыя ала (100%). Шуннан чыгып укучыларның эшләре түбәндәгечә бәяләнә:

80-100% - “5”ле

60-80% - “4”ле

40-60% - “3”ле

40% тан кимрәк булса – “2”ле билгесе куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературное чтение на родном языке,7 апреля 2020 года

Н.Сладков "Тыштан ялтырый,эчтән калтырый"Ссылка к просмотру презентации https://infourok.ru/prezentaciya-k-uroku-po-tatarskomu-literaturnomu-chteniyu-po-programme-pnsh-na-temu-gmblr-ser...

Родной язык,8 апреля 2020 года

Тема: Бәйлекләр һәм кисәкчәләр"71,72 нче күнегүләрне эшләгез...

Родной язык,9 апреля 2020 года

Кадерле балалар! Дәрескә бирелгән биремнәрне игьтибар белән укыгыз....

Родной язык,11 апреля,2020 года

Тема:Нәрсә ул җөмлә?...

Литературное чтение на родном языке,11 апреля,2020 года

Тема:К.Тимбикова “Бану әби сабагы...

Литературное чтение на родном языке,14 апреля,2020 года

Тема урока: К.Тимбикова “Бану әби сабагы”...

Родной язык,15 апреля,2020 года

Тема:Сүзтезмә Словосочетание ...