Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)
план-конспект урока по музыке по теме

Низамутдинова Гузалия Рифхатовна

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Урок музыки о Габдулле Тукае84.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар. Музыка  дәресебезне башлыйбыз.  Дәресебез гади генә түгел, без бүген сәяхәт ясарбыз . Безнең озата баручыбыз да бар. Ул кем икәнен шушы өзекне тыңлагач белерсез.  

2.Кереш өлеш

-Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби

Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;

Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,

Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

       -Кем инде бу?

(- Бу Шүрәле.)

-Әйе, бу Шүрәле. Менә ул үзе дә. Безнең өчен ул бер дә куркыныч түгел.

1 слайд /Урман, шүрәле,

“Шүрәле” җыры яңгырый.Кирам Сатиев көе, Нәҗибә Сафина сүзләре.

(Музыкаль үзәктә диск”Балаларга күчтәнәч” “Ләйсән” балалар җыр ансамбле башкаруында)






















2 слайд” Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән өзек.

Иллюстрациясе.



3 слайд   (“Кызыклы шәкерт” шигыреннән өзек)  

Иллюстрациясе.


4 слайд “Карлыгач”шигыреннән өзек

 Иллюстрациясе.

5 слайд “Көз” шигыреннән өзек

Иллюстрациясе.



3.Төп өлеш

6 слайд –Габдулла Тукай портреты.




7 слайд – “Бәләкәй Тукай”





   




4.Тавышны ачу.


8 слайд  “Каз канаты”җыры  сүзләре һәм көе












5.Музыка тыңлау

(Җырны укытучы җырлый. Баянда.)

9 слайд “Туган авыл”шигыренең сүзләре. Иллюстрация






















6.Өйрәнгән җырны кабатлау

10 слайд “Туган тел” җырының көе

11 слайд Җыр сүзләре













7.Физминутка.

(күзләр өчен)

12слайд

 физминутка


















13 слайд “Пар ат” җырының сүзләре һәм көе


















14слайд. Кырлай авылы күренешләре.














15 слайд .Иллюстрация.






7. Яңа җыр өйрәнү

16слайд

17 слайд

18 слайд “Тукай иртәсе” җырының сүзләре.( Җыр музыкаль үзәктә дискта яңгырый. ”Балаларга күчтәнәч” “Ләйсән” балалар җыр ансамбле башкаруында)





19 слайд Төхвәтулла Мотыгый портреты 







20слайд “Тукай иртәсе” җырының сүзләре







.



8 .Йомгаклау



21 слайд Саубуллашу




- Ә Шүрәле нинди әкият герое соң? “Шүрәле” әкиятен кем язган ? Әйе , әкиятнең авторы , татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукай. Без быелгы елны Габдулла Тукайга бәйле нинди бәйрәмне билгеләп үтәбез ,кем әйтә ала?

Быел Габдулла Тукайның 125 еллыгы.

Шигырь уку:

Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге иңде

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте хәтер нуры,

Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә үтеп туры...

Ятимлек һәм фәкйрьлекне яшьләй белде.

Тукай тәмен,

Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.

Кайнар сөйде ул милләтен, Аның өчен янды, көйде.

.Әйе, сөекле шагыйребезнең  якты иҗаты,аның күңелгә керерлек шигырьләре күпме еллар үтсә дә югалмый. Тукай шигырьләрен  өлкәннәр дә , балалар да бик яратып укыйлар . Шуңа күрә ,ел саен без шагыйрьнең туган көнен зурлап үткәрәбез. Сез дә Габдулла Тукай шигырьләрен укый торгансыздыр. Менә Шүрәле сезгә биремнәр әзерләгән. Күрсәтик әле Шүрәлегә белемнәребезне.

Бу нинди әсәрдән өзек булыр?

А)  Китте болар. Бара,һаман бара,бара

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач,алла белә,

 Юл өстендә үлгән бүре башын таба.


Б) Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

 

В) Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.


Г)  Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Мисале зәгъфыран саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.


Бик әйбәт, балалар. Барыгыз да Тукай иҗатын яратасыз икән.

    Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан сакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап –гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Кем дә булса сөекле шагыйребезнең туган көне кайчан икәнен хәтерлиме?

Әфарин, балалар.Барыгыз да беләсез икән .1886 елның 26 апрелендә туа булачак шагыйрь.

        Арча районының Кушлавыч авылында түгәрәк гаиләдә дөньяга килгән сабыйга бик иртә ятимлек ачысын татырга туры килә шул. Аңа 4 ай булганда әтисе Мөхәммәтгариф, ә инде 3 яшь тулганда әнисе Мәмдүдә  үлеп китә. Әни назын татырга өлгермәгән сабый бала ниләр генә күрми: кулдан-кулга , авылдан-авылга күчеп үтә аның балачагы.

    Шуңа күрә дәме икән,Габдулла бик моңлы бала була. Татар халык җырларын бик яратып башкара ул. Әйдәгез без дә халкыбызның яраткан җырларының берсен җырлап китик әле. Шүрәле безне тыңлап торсын.Без бу җырны Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллинага кушылып җырларбыз.

-Каз канаты

Татар халык җыры

Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.

Каз канаты ап-ак була,
Ир канаты ат була;
Чит илләрдә йөргән чакта
Бик сагынган чак була.


  Җырлап та алдык, тавышларны да ачтык. Бик әйбәт, балалар. Шүрәле безне Тукай сукмаклары буйлап алып  бара. Хәзер тагын бер җырны искә төшерик әле . Мин хәзер җырлыйм, ә сез тыңлап торыгыз.

  “Туган авыл”

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

        -Бу җырны тыңагач, сездә нинди хисләр уянды? Нинди җыр бу? (Сагышлы, моңсу җыр)  Әйе, укучылар, ә сүзләрен кем язган бу җырның? (Габдулла Тукай) Г.Тукай бу шигыре белән безгә ни әйтергә тели. (Ул туып-үскән авылын ярата, аны сагына.) Дөрес, нәни Габдулла халык җырларын тыңлап үскән булса, күп еллар үткәч халык зурлап Г.Тукай шигырьләренә көйләр язган.  

       Җырларда халыкның гасырлар буе күңеленә тупланып килгән хис-тойгылары, шатлык көенечләр, хәсрәт-кайгылары, илаһи көчкә- музыкага әверелә дә моң чишмәсе булып ага башлый. Җырда ике иң олы сәнгать: сүз белән музыка- туган тел белән халык моңы бергә кушыла.  

Габдулла Тукайның тагын бер мәшһүр шигыренә көй язган халык. Шүрәле сезгә аның көен тыңлатыр, ә сез бу нинди җыр икәнен искә төшерегез.

Әфарин , балалар бу бөек телебез – туган татар телебезгә багышлап язылган җыр. Һәм бу җыр гади җыр гына түгел – ул бөтен татар халкының гимны булып яңгырый. Бергәләп башкарыйк әле бу җырны. (бергә җырлау)

“Туган тел”

 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Физминутка күбәләкләр ярдәмендә башкарылды. Габдулла Тукайның күбәләк турында нинди шигырен беләсез? (“Бала белән күбәләк” шигыре) Кем сөйләп күрсәтә ала бу шигырьне? (Бер балага шигырьне сөйләтү.)

Безнең Шүрәле ,хәтерләсәгез, бик шаян. Тукай әкиятендә аның исеменнән  болай дип яза:

           -... мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет и,

Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

       - Димәк, Шүрәле көләргә, шаярырга ярата икән. Безнең Шүрәлебез дә  шаярып алырга тели. Ләкин курыкмагыз, ул әкияттәге кебек үк куркыныч түгел. Ул безне кунакка алып бара. Кунакка без җәяү бармыйбыз  . Ә пар атта барачакбыз.


-“Пар ат” җырын җырлау.

  Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.


Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.


Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.


Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан”.


Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»


    -Без килеп җиттек. Каршыбызда авыл. Нинди авыл икән бу? Тукай шигырен тыңлап карагыз әле:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —... диләр;

 Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның,— һич онытмыйм,— һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

 

 Кырлай белән ничек бәйләнгән соң Тукай?

Кушлавыч авылында туган нәни Тукай әти –әнисе үлгәч Өчиле авылында торган бабасы гаиләсендә артык кашык булып кала.Казанда Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсендә ике ел тора нәни Габдулла. Тик алар авырый башлагач,яңадан баланы бабасына кайтарып куялар . Габдулланы анда беркем дә көтеп тормый шул.  Аны Кырлай авылына Сәгъди исемле кеше гаиләсенә асрамага бирәләр. Ул анда өч ел тора. Укырга йөри, өй эшләрендә булыша башлый.

        Без сезнең белән Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылабыз. Сәяхәтебез дәвам итә. Без хәзер яңа җыр өйрәнербез. Ул җырның сүзләрен Гамил Афзал ,ә көен Сәйдә Вәлиди язган.  Иң беренче сез аны Казан шәһәренең “Ләйсән” балалар җыр ансамбле башкаруында тыңларсыз.  Җыр “Тукай иртәсе” дип атала.

  -Җыр сездә нинди хисләр уятты? Тукайга карата нинди хисләр уянды.

- Әйе, ул нарасый. Мескен, ятим бала. Алда аны тагын да күп авырлыклар көтә. Ул Кырлайны  бөтенләйгә ташлап китеп бара. Габдулла Тукайны апасы Уральск шәһәренә алдыра. Юл Казан аркыы Бәдри исемле туган тиешле кешеләре белән уза.Җырда шул турыда сөйләнә.  Габдулла Тукай  калада белем ала., шигырьләр язарга өйрәнә. Шул уңайдан Уральск  шәһәрендә булачак шагыйрьгә белем биргән   Мотыйгулла Төхвәтуллинны

 да искә төшереп китми булмас. Мотыйгулла  мулла безнең Кече Кайбыч авылыннан чыккан укымышлы кеше була. Ә Габдулла Тукайны ул үзенең мәдрәсәсендә укыта. Тукайның шагыйрь булып җитешүенә  ул да зур өлеш керткән.

 -Җыргә әйләнеп кайтыйк. Сүзләрен укып чыгыгыз.

-Фразалап көен өйрәнәбез. (баян белән)

-Әкрен генә куплетлап җырлыйбыз.

-Тулысынча җырлау.

 

Шүрәле белән бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без аңа рәхмәт әйтәбез.  Сәяхәт сезгә ошадымы?

Нәрсәләр белдек без бүгенге сәяхәтебездә?(Габдулла Тукай ның тормышы һәм иҗаты белән таныштык. Аның шигырьләренә язылган җырларны башкардык. Тукай бәйрәменә яңа җыр өйрәндек.

Дәресебез  тәмам. Дәрестә актив катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.

(“Карлыгач” җырының көе яңгырашында дәрестән чыгабыз.)



 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Раздаточный материал по татарскому языку.

Раздаточный материал по татарскому языку....

Внеклассное мероприятие «…Всегда ты будешь живым примером…» (о жизни и творчестве татарского поэта М. Джалиля)

Данное внеклассное мероприятие знакомит учащихся с фактами биографии писателя, со  стихотворениями, написанными для детей; способствует воспитанию патриотизма....

Сценарий ко Дню Матери (на татарском языке).

Сценарий праздника "День Матери" на татарском языке....

Лексический КВН по творчеству татарского народного поэта Г.Тукая

Материал  предназначен  для  проведения  мероприятия  по  внеклассной  работе  по  татарскому  языку  и  литературному  чтению....

Игра-конкурс "Счастливый случай" ко дню рождения Габдуллы Тукая

Игра ведетса по геймам с разными заданиями. Показывается презентация. Дети соревнуются командами. Жюри посчитывает баллы. В конце объявляется победитель и в их честь ставится концерт, посвященный жизн...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....