ИКТ куллану
статья на тему

Выступление из опыта работы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiyage_chygysh.docx21.45 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                               Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класс укытучысы

Мусина Гөлнара Миркасыйм кызының

“Информацион коммуникатив

технологияләр кулланып хәзерге заман

дәресе” темасына эш тәҗрибәсеннән

иҗади отчеты

                                                                                 

       Укытучы һөнәре өлге буенча була алмый, укытучы заман таләбеннән артта кала алмый. Гомерен аңа багышлаган кеше, үзе тәрбияләгән балаларда күрергә теләгән барлык сыйфатларга да иң беренче чиратта үзе ия булырга тиеш. Яңа кеше бары тик яңа кеше тарафыннан гына тәрбияләнә ала. Укытучы – балаларның киләчәк турындагы якты хыялларын чынга ашырырга килгән киләчәк кешесе ул”. Әлеге канатлы сүзләр күренекле педагог Ш.А.Амонашвилиныкы һәм алар һәр башлангыч класс укытучысының девизы булырга тиеш дип уйлыйм мин.

          Хәзерге заман кешесе шулкадәр күп информация белән чолгап  алынган, яңа информацион технологияләр ярдәмесез ул аларны эшкәртә һәм куллана алмый. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион  коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы.  Укытучы укыту эшчәнлеге практикасында  информацион  коммуникатив технологияләр куллануның ролен яхшы аңларга тиеш. Белем бирүнең уңышлылыгының күп өлеше кеше факторына бәйле: педагог һәм аның профессиональлегенә. Педагогик кадрларның квалификациясе,  аларның хәзерге заман технологияләрен куллануга әзерлеге – белем бирүне заман таләпләренә китерүнең төп нигезе булып тора.  Информацион  коммуникатив технологияләр укучыларга гына түгел, укытучыларга да үсү өчен зур мөмкинлекләр бирде. Балаларның һәм яшүсмерләрнең  информацион   аралыклары үсү һәм киңәюе укытучыларны да укучылардан калышмаска, өйрәнергә мәҗбүр итте. Башлангыч класс укытучылары да җәмгыятьтә барган үзгәрешләрдән читтә кала алмады, иң беренчеләрдән булып компьютер, информацион технологияләр кулланып укыта башладылар.

          Башлангыч класс укытучылары информацион  коммуникатив технологияләрне кайларда кулланалар соң?

  • электрон документлар эшләгәндә (электрон журнал, электрон көндәлек, класс җитәкчесе көндәлеге һ.б.);
  • мультимедияле программалар белән эшләгәндә;
  • дәрес, үзбелемеңне күтәрү өчен Интернет челтәре ресурсларын кулланганда;
  • коллегалары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен электрон почта аша язышканда;
  • дәрестән тыш эшчәнлектә компьютер технологияләрен файдаланганда;
  • ата-аналар белән эшләгәндә, педагогик советларда, методик берләшмә утырышларында чыгыш ясаганда;
  • интернет челтәрендәге профессиональ форумнарда катнашканда,  профессиональ ассоциацияләрдә эшләгәндә;
  • дистанцион конкурс, олимпиада, конференцияләрдә катнашканда;
  • дистанцион белем алганда (квалификацияне күтәрү курслары) .

Бердәм белем бирү тирәлегендә  компьютер тере укытучыны       алыштыра алмаганлыгын да, информацион  коммуникатив технологияләр бернинди очракта да  укытучы һәм укучылар арасында тәэсир итүнең традицион алымнарын алыштыра алмаганлыгын да барыбыз да яхшы аңлый, әмма алар укытучының хезмәтен җиңеләйтә, балаларда кызыксыну уята, материалны яңача кабул итәргә ярдәм итә.

Информацион  коммуникатив технологияләр куллану нәтиҗәсендә укытучының

- укучыга индивидуаль якын килергә,

- коллектив эшнең ярдәмен тоярга,

- укучының мөстәкыйль һәм иҗади эшләвенә ярдәм итәргә мөмкинлекләр туа.

       Кече яшьтәге мәктәп балалары бик күп информация  алалар,  яңа төшенчәләр белән танышалар, әмма алар яңа белемнәргә ничек якын килергә, аларны ничек кулланырга кирәклеген аңлап  бетермиләр. Балалар компьютерны  уенчык, уйнау мөмкинлеге итеп кабул итәләр, шуңа күрә без – башлангыч класс укытучылары – балаларга компьютерның эш коралы икәнлеген төшендерергә һәм аны грамоталы кулланырга өйрәтергә тиешбез.

       Башлангыч класста укыту процессында  информацион  коммуникатив технологияләр куллану нинди мөмкинлекләр бирә соң?

  • белем бирү эффектын көчәйтә, укуга мотвацияне арттыра;
  • материалны үзләштерү сыйфатын күтәрә;
  • укучыларга индивидуаль белем бирү траекторияләре төзергә мөмкинлек бирә;
  • укырга әзерлекләре төрле булган балаларга дифференцияле якын килү мөмкинлеге бирә;
  • сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булган балаларны бергә туплый;
  • кече яшьтәге мәктәп балаларында үзлектән белем алу һәм үзконтроль күнекмәләрен үстерә;

          Башлангыч мәктәптә дәресләрдә  информацион  коммуникатив технологияләр куллануның төрле аспектларына тукталсак, түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә була:

  • компьютер – өйрәнү объекты
  • компьютер – укыту чарасы (тренажерлар, тестлар, электрон дәреслекләр, энциклопедияләр һ.б.)
  • компьютер – инструмент (уку мәсьәләсен модельләштерергә һәм иҗади характердагы тикшерү алып барырга мөмкинлек бирүче)

Үз эшчәнлегемдә мин дә компьютерны шушы 3 аспектта да кулланам, күбрәк төрле дәресләрдә укыту чарасы буларак.

Безнең мәктәптә 1 интерактив такта, 3 проектор һәм 3 экран бар. Шуларның берсе башлангыч класс кабинетында. Дәресләр, тәрбия сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары өчен презентацияләр ясыйм һәм күрсәтәм, Интернет челтәреннән алынган ресурслар белән эшлим, компакт-дисклардагы әзер өйрәтү программалары кулланам (“Детская энциклопедия Кирилла и Мефодия”, “Природа и человек. Естествознание для начальной школы”), edu.tatar.ru сайтында сообществоларга, ЦОРларга керәм, электрон почта аша коллегаларым белән аралашам, тәҗрибә уртаклашам. Башлангыч класста дәрескә әзерләнүнең һәм уку материалын тәкъдим итүнең иң уңышлы, отышлы формасы дип презентацияләр ясауны саныйм. Презентацияләр укытучыга материалны күзалларга өйрәтергә, яңа материалны аңлатырга, анимация ярдәмендә информациянең күләмен һәм тизлеген чамаларга мөмкинлек бирә. Барыбызга да мәгълүм булганча, тест формасындагы контроль үлчәү матераллары (КИМнар) килеп керде һәм башлангыч класстан ук балаларны бу төр сынауга әзерләү кирәк, чөнки тест эшләү балалардан белемне генә түгел, ә эшли белүне, тест биремнәрен үтәү спецификасын белүне таләп итә. Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм контрольгә алу өчен дә презентацияләр бик уңайлы. Балаларның үзләренә дә презентацияләр ясатам, аларны куллану балаларның мотивацияләрен арттыра, эш авторыныкын тагын да. Бу очракта укучы укытучы ролендә була, презентациясенең эчтәлеген үзе аңлата, карап бетергәч, классташлары аңа сораулар бирәләр.

Укыту процессында информацион  коммуникатив технологияләр кулланганда санитария-гигиена нормаларын да онытмаска кирәк. Башлангыч класс укучысының компьютер артында эш регламенты 10 минуттан артмаска тиеш. Физкультминуткалар, күзләргә зарядкалар даими эшләтелергә тиеш. Балаларыбызның һәм үзебезнең сәламәтлегебезнең саклыйк, аннан да кирәклерәк байлык юклыгын онытмыйк!

Информацион  коммуникатив технологияләрне тагын да тирәнтенрәк өйрәнү һәм үз эшебездә куллану алга таба да безнең төп бурычыбыз булып кала. Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге җәмгыять шартларында конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион  коммуникатив технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең кулларда!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Сөйләм культурасы тәрбияләүдә халык педагогикасын куллану

Доклад на тему "Сөйләм культурасы тәрбияләүдә халык педагогикасын куллану"...

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Дәресләрдә мәкаль һәм әйтемнәр куллану тәҗрибәсеннән

Бүгенге мәктәп шартларында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәри компетентлыгын үстерергә тиеш.Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Бигрәк тә татар теле,уку дәрес- л...

Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү – мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. ...

ИКТ куллану

Презентация...