Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез
статья по теме

Калимуллина Рафия Рифкатовна
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү – мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы Борындык урта гомуми белем бирү мәктәбе

Доклад

Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез

Кәлимуллина Рафия Р.

Сәламәт булу һәр кешенең тормыштагы омтылышы. Сәламәт булу ул авыру, чирләрнең булмавы гына түгел. Аның өчен физик яктан үсешнең нормада булуы, психологик халәт уңайлылыгы кирәк. Сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим, кыйммәтле әйбер икәнен һәммәбез аңларга тиеш. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү – мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. Укучыга мәктәптә генә сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендереп бетереп булмый, әлбәттә. Моның өчен бала яшәгән шартларда үзара аралашу, бер-береңә ышаныч, җылы мөнәсәбәт тә хөкем сөрергә тиеш.

        Бала мәктәптә даими “сәламәт яшәү рәвеше” дигән төшенчәне ишетеп тора. Гади генә әйбер кебек, ләкин үз эченә мөһим булган якларны сыйдырган. Мәктәп шуларның түбәндәгеләрен тормышка ашыра:

  • уку һәм ял режимын дөрес оештыру;
  • хәрәкәт итү активлыгын тормышка ашыру;
  • дөрес туклану;
  • тәмәке тарту, алкоголь куллану һәм наркотикка карата тискәре мөнәсәбәт тудыру;

Ләкин бала иң беренче тәрбия чаткыларын гаиләдә ала. Гаиләнең төп  бурычы  - балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә.

        Балаларга дөрес тәрбия бирүнең кешелек яралганнан бирле сыналган ышанычлы юлларының берсе – ул ата-ананың шәхси үрнәге.

        Бүгенге темага игътибар итик әле. “Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез?”. Бу сүзләрне укыгач, “Без балаларыбызны бары тик яхшылыкка гына өйрәтәбез” - дип әйтерсез. Шулаймы икән соң? Балалар үз эш-гамәлләре белән өлкәннәргә охшарга тырышалар. Күп әти-әни бу фактны яхшы таный. Һәм үз-үзебез белән ачыктан-ачык сөйләшик әле.

        Кечкенә балалар каршысында шәраб эчеп куюдан, 1-2 сигарет тартудан уңайсызланып торабызмы соң? “Бу зур гаепме?” диярсез сез. Ләкин кечкенә балага мондый эшләрне ни өчен эшләргә ярамаганын аңлатуы авыр булачак.

        Мәсәлән, күпсанлы бәйрәмнәр. Алар ничек үтә соң? Тәмле ашамлыклар, шәраб, аракы һәм кабымлыктан сыгылып торган өстәлләр, шат кунаклар, мәзәкләр, тостлар. Шул ук өстәл янында өлкәннәрдән күреп бокаллар күтәреп куючы нәни балалар.

         Таныш картина. Берничә елдан балаларның кулларындагы бокаллардагы эчемлекләр үзгәрер, алар сыра яки аракы белән тулы булырлар дигәнгә ышанасы кыен. Димәк, без үзебез үк бала күңелендә зарарлы гадәтләргә нигез салабыз:

  • бәйрәм исерткеч эчемлекләрсез булмый;

-   исерткеч эчемлек эчү күңелле.

Бу турыда уйланыгыз.

        Кешедә начар гадәтләргә бәйлелек барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар.

        Балаларны бу куркыныч адымга нинди сәбәпләр этәрергә мөмкин соң? Шуларның кайберләрен санап үтик.

        Өлкәннәрнең балага игътибары җитмәү, аларның проблемаларына җитди карамау балада тискәре сыйфатлар тәрбияләнүгә (өлкәннәр сүзенә каршы килү, аларны тыңламау, тупас һәм дорфа булу), аның наркотиклар, исерткеч эчемлекләр куллана башлавына китерергә мөмкин. Кайчагында баланың өлкәннәргә охшатып кылануы да куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Бала уңай һәм тискәре күренешләрне аера алмый – еш кына өлкәннәрнең тискәре сыйфатларын күрсәтеп кылана. Әгәр әти-әнисе тәмәке тартса, исеркеч эчемлекләр эчсә, наркотик кулланса, бала алардан үрнәк ала. Ә аннан инде ул бу тискәре гадәтләргә күнегеп китәргә мөмкин.

        11-15 яшьлек малай һәм кызларга үз яшьтәшләренең йогынтысы бик көчле тәэсир итә. Алар, бергә җыелышып, бер-берсеннән күреп, тискәре гадәтләргә дә бик тиз күнегеп китәргә мөмкин. Бу чорда ата-аналарның балаларына аеруча игътибарлы булуы мөһим.

        Бигрәк тә кире холыклы, рәхимсез, иптәшләрен еш кыерсытучы, лидерлыкка омтылучы “сугыш чукмарлары”ның наркотик матдәләргә һәм исерткеч эчемлекләргә тартылу ихтималы зур. Наркотик матдәләрне бала бер мәртәбә кулланса, анда психик, ә аннан инде физик бәйлелек барлыкка килә.

        Артык хәрәкәтчән, тынгысыз, тиктормас балаларда ләззәт, рәхәтлек алу, күңел ачуга омтылыш ешрак очрый. Шул сәбәпле алар урамдагы төрле тискәре гадәтләрне үзләренә юлдаш итәргә мөмкин.

        Балада наркотик матдәләр, исерткеч эчемлекләр куллануга омтылыш туга социаль фактор да зур йогынты ясый. Бу бигрәк тә гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрнең, мөгамәләнең, ата-ананың үз-үзен тотышының нинди булуына бәйле. Ата-ана исерткеч эчемлекләр, наркотик матдәләр куллана икән, һичшиксез, бала да шул юлны сайларга мөмкин.

        Баланы коточкыч юлга этәрүче сәбәпләрнең тагын берсе – гаиләдә үзара киеренке мөнәсәбәт, аңлашылмаучылык, низагларның еш кабатланып торуы. Бала һәрчак ата-ананың ызгыш-талаш, кычкырышуын күрә икән, аның психикасы какшый. Шулай ук тулы булмаган гаиләдә дә бала кимсенеп үсә.

        Баланың ялын дөрес оештыра белү дә тәрбиядә зур әһәмияткә ия. Баланың берәр кызыксынган өлкәсе булмаса, түгәрәк яки секциягә йөрмәсә, ул буш вакытын бер максатсыз урамда йөреп үткәрергә мөмкин. Шуңа күрә кечкенәдән үк кызыксынуын, сәләтен үстерү максатыннан, аны түгәрәкләргә йөртергә, вакытын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә өйрәтергә кирәк.

        Баланың кинәт кенә үз-үзен тотышы, яшәү рәвеше үзгәреп китә икән, бу очракта аңа карата аеруча игътибарлы булу мөһим. Матур, пөхтә киенеп, үз-үзен һәрчак карап йөрткән бала кинәт кенә тышкы кыяфәтенә, кием-салымына игътибар итми башласа, җыйнаксызланса, бу – уйланырга урын бар, дигән сүз. Гадәттә, баланың тирә-юньдәгеләр белән үзара мөнәсәбәте дә үзгәрә. Аны элеккеге дуслары кызыксындырмый башлый, ул үзенә “яңа” дуслар таба. Гаиләдә еш кына низаг килеп чыга. Бала ата-ана кушканны тыңламый, озак вакыт каядыр югалып тора, аны мәктәптә ничек укуы, нинди билге алуы да кызыксындырмый башлый. Көн дәвамында кәефе бер сәбәпсез кискен үзгәрә, үз эченә бикләнә. Бу үзгәрешләр баланың наркотиклар белән кызыксына башлавы белән бәйле булырга мөмкин. Йорттан кыйммәтле әйберләр дә юкка чыгуын сизгән очракта ата-ана нәтиҗәле чара күрергә тиеш.

        Ата-аналарга һәрчак бер кагыйдәне истә тотарга кирәк: әгәр балагызның наркотиклар кулланганын сизсәгез, аңа җинаятьчегә караган кебек карый күрмәгеә. Балага ярдәм, аны аңлый алучы, хәленә керә белүче кирәк, ә үпкә, шелтә белдерү аның ачу итеп бу зарарлы гадәтләргә тагын да ныграк тартылуына гына китерергә мөмкин.

        Баланың наркотиклар куллана башлавын ничек белергә соң?

        Филадельфиядә “Балаларның психик сәламәтлеген саклау үзәге” белгечләре игътибарны иң элек түбәндәге билгеләргә юнәлтергә тәкъдим итә:

  • тәртибе, үз-үзен тотышы кискен үзгәрә, укуда өлгереше түбәнәя;
  • бик еш оныта, бәйләнешсез сөйли;
  • күз карасы зурая яки кечерәя, күзләре кызара, еш йөткерә, күңеле болгана;
  • йөргәндә еш кына гәүдә тигезлеген саклый алмый;
  • кәефе кискен үзгәрә (мәсәлән, депрессиядән – эйфориягә), кайчагында гел йокысы килеп йөри, аннан кинәт кенә артык активлашып китә;
  • элек кызыксынган өлкәләр аны кызыксындырмый башлый, һәрнәрсәгә битараф була;
  • дезодорант, хушбуйларны ешрак куллана башлый, ләкин үзенең тышкы кыяфәтенә, кием-салымына игътибар итми;
  • сөйләгәндә “наркотик” төшенчәсен бик еш куллана;
  • кулларында күгәргән, киселгән урыннар булырга мөмкин.

Әгәр балагызның наркотик кулланганын белсәгез:

  • иң элек аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Ул үзенең яман гадәткә ияләнүен бәхетсезлек буларак кабул итәме, аның куркыныч адым булуын аңлыймы? Сез аңа иң беренче чиратта: “Мин синең өчен берәр нәрсә эшли аламмы?” – дигән сорау бирергә тиеш;
  • гаеплеләрне эзләмәгез, дусларының исемнәрен, өй адресларын сорап интектермәгез. Әгәр шушы бәхетсезлеккә юлыккан берәр баланы яки аның әти-әнисен белсәгез, алар белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Үз-үзегезне кулга алыгыз, тынычланыгыз, баланы янап куркытмагыз;
  • табиб-наркологка мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген балага төшендерегез. Бу юнәлештә аңа ярдәм итә алырлык тәҗрибәле табибларны табарга тырышыгыз. Әлеге проблемалар белән таныш булган, аларны вакытында хәл итә алган кешеләр белән киңәшү дә зыян итмәс;
  • балага көтелмәгән шатлык китерүче берәр чара (бүләк, сәяхәт, бәйрәм һ.б.) оештырыгыз. Баланың бу афәткә юлыгуының сезгә билгеле булуы аны түбәнсетергә тиеш түгел, ә бәлки ул сезне үзенең коткаручысы итеп күрсен. Балагызны коткару өчен көчегезне дә, вакытыгызны да кызганмагыз;
  • баланы бүлмәгә бикләп куймагыз, аны эзәрлекләмәгез, шулай ук көндәлек чыгымнар өчен акчасы булсын, ул һәрчак сезнең яклавыгызны тоеп торсын;
  • әгәр балагыз берәр кешедән акча алып торган булса, аны вакытында кире кайтарыгыз;
  • өйдә булган акчаларыгызны һәм составында наркотик матдәләр булган даруларны ераграк яшерегез.

Балаларның җитешмәгән яклары – галәм бүләге түгел, ә

безнең сезнең белән йомшаклыгыбыз, ялкаулыгыбыз, җавапсызлыгыбызның балада чагылышы ул.

        Без ата-аналарны балаларга игътибарлы булырга һәм үз эш-гамәлләренә тәнкыйть күзлегеннән чыгып карарга чакырабыз. Игътибарлылык һәм түземлелек – баланың холкын формалаштыруны теләгән юнәлештә үстерүнең бердәнбер юлы.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

Наркотиклар-сәламәтлек дошманы

Әти-әниләр белән үткәрелгән тәрбия сәгате....

Наркотиклар – сәламәтлек дошманы.

Наркотиклар – сәламәтлек дошманы.Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгатенә методик кулланма....

Рус телле балаларны татар теленә өйрәткәндә уен куллану

Рус мәктәбендә  укучы балаларга татар телен укыту шактый катлаулы эш. Чөнки хәзерге рус теллелек заманында кайбер татар балалары да рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Күп кенә гаиләләрдә рус теле...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

Балаларны ялгыш юлга басудан ничек сакларга?

Без бүген сезнең белән бала тәрбияләүдәге иң мөһим чор- балагыз яшүсмер булып үсеп килгән чордагы куркыныч очракларны карарбыз. Бергәләп чарасызлыклардан чыгу юлларын эзләрбез....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...