Наркотиклар – сәламәтлек дошманы.
классный час (4 класс) по теме

Наркотиклар – сәламәтлек дошманы.Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгатенә методик кулланма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon narkotiklar-slam._doshmany.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әлки  муниципаль районы

Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе

Башлангыч сыйныфта тәрбия сәгате

                               

             

                                             

                                                     

                                                             

                                                             

                                                             башлангыч сыйныф укытучысы

                                                              Камбеева Гөлсинә Рәүфкызы

                                                             

        

Тема: Наркотиклар – сәламәтлек дошманы.

Максат: 1. Укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

2. Очраклы кешеләр наркотиклар тәкъдим иткәндә алардан баш тарту күнекмәләре булдыру.

3. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: туп, обруч, анкеталар,плакатлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1.Уңай халәт тудыру.

2. Дәреснең темасы белән таныштыру.

II. Информацион этап: 

1.Наркотик матдәләр турында мәгълумат бирү.

        Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты ясый, алар “наркомания” дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотикларсыз яши алмый башлый, бу матдәләр организм өчен даими ихтыяҗга әверелә. Әгәр наркоман үзенә кирәкле күләмдә наркотик матдә кабул итмәсә, аның кәефе начарлана, башы авырта, аяк-куллары калтырый, бөтен тәне авырта башлый. Шуңа күрә ул ничук булса да тиз арада  наркотик матдә табарга омтыла. Бу зарарлы гадәтнең нәтиҗәсе коточкыч булса да, наркоман тыела алмый, үз-үзен агулый.

Наркотик матдәләр тәэсирендә кешенең тышкы кыяфәте үзгәрә. Тән тиресе юкара, кибә, картая, чәче коела. Кул һәм аяклары калтырый. Эчке органнар – бавыр, бөерләр, эчәклекләр, йөрәк, кан тамырлары зарарлана. Бөтен организм, карт кешенеке кебек, эштән чыга, таушала. Наркоман гадәти эшләрне башкара алмый. Ул гаиләсеннән, дусларыннан читләшә. Уку, эш, спорт, мавыгулары, иптәшләре аны кызыксындырмый башлый, ярсучанлыгы арта. Наркоман үзен тәнкыйтьләүчеләрне мыскыл итә, хәтта кул күтәрергә дә мөмкин.

Кәефе начар булганга һәм авыртуларга түзә алмаганга, наркоман көннән-көн күбрәк наркотик матдә сатып ала. Үзе эшләп акча ала алмагач, ул, әти-әнисен, туганнарын алдап, акча таләп итә. Ләкин, наркотик матдәләр бик кыйммәт булу сәбәпле, бу акча гына аңа җитми башлый. Наркоманнар фатир басалар, туганнарының, дусларының акчасын урлыйлар, төрле кешеләргә һөҗүм итәләр. Шулай итеп, һәр наркоман упкынга тагын 5-10 кешене өстерәп кертә.

Хәзер наркоманиягә каршы табиблар, милиция хезмәткәрләре, педагоглар һәм психологлар көрәшә.

Балаларга бу афәттән аеруча сак булырга кирәк.  Таныш булмаган кешеләрдән әйберләр алмаска, аларга иярмәскә кирәк.

III. Анкета уздыру: 

1. Наркотиклар нәрсә ул?

2. Алар кеше организмына нинди тәэсир ясый?

3. Наркотиклар кулланган кеше үзен ничек тота?

IV. Ситуация турында фикер алышу:

1 . Синең янга таныш булмаган кеше килә һәм ниндидер даруны (яки башка әйберне) иснәп карарга, эчәргә тәкъдим итә, ди.

а) Бу очракта син нишләрсең?

б) Наркотикларны бер генә тапкыр булса да кулланып карау ни өчен куркыныч?

в) Ни өчен кайбер балалар наркотик кулланып карарга ризалык бирә?

V. Спорт - наркотикларга каршы:

1. Күңелле стартлар.

VI. Йомгаклау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

"Сәламәтлек аланы"

"Сәламәтлек аланы"...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Наркотиклар-сәламәтлек дошманы

Әти-әниләр белән үткәрелгән тәрбия сәгате....

Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү – мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. ...