Чыгыш "Сәләтле балалар белән эш"
статья (4 класс)

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_zinnatullina.docx17.98 КБ

Предварительный просмотр:

Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы,

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“1 гимназия-Милли белем бирү үзәге” муници-

паль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең юга-

ры категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Сәләтле балалар белән эш

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

      Бүгенге шартларда сәләтле балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый, чөнки һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәрен сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

     Сәләтле балалар белән эшләү безнең гимназия эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Без, укытучылар, сәләтле балаларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз.

Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну белән янган укучылар бар.

Алар белән эшләүнең төп максаты – һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү,  баланың сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.

Моның өчен түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк:

– сәләтле баланы ачыклау;

 – балага үз-үзен билгеләүдә ярдәм итү;

 – укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү;

- укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

– сәләтле баланың төрле иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген арттыру.

Укучыларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну уяту максатыннан,сыйныфтан тыш эшчәнлек берничә юнәлештә алып барыла: сәләтле балалар белән олимпиадаларга әзерләнү, укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту, фән түгәрәкләре оештыру, атналыклар, конкурслар, кичәләр, интеллектуаль уеннар үткәрү.

Укучыларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла. Иң беренче булып, эш планы төзелә. Сентябрь аенда ук балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау максатыннан иҗади эш, эзләнү эше һәм проект ясау эшен тәкъдим ителә. Шушы өч төрле эш балалар турында беренчел күзаллау барлыкка китерә. Ел дәвамында уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыклана.

Хәзерге көндә, укытучының эшчәнлеген бәяләү дә республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, төрле конкурслар  аша бара. Укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә мондый конференцияләр бик еш үткәрелә.

Фәнни  хезмәтнең җиңелләрдән түгел икәнен бу эшкә алынган укучы һәм укытучы гына чамалый аладыр. Кыска гына вакыт эчендә теманы сайлап, кирәкле хезмәтләрне файдаланып, үз эзләнүләреңне башкарырга кирәк. Әлбәттә, укучы укытучы ярдәменнән тыш кына бу эшне үтәп чыга алмаячак. Укытучы һәрдаим аңа ярдәм күрсәтеп, яки бергәләп хезмәт өстендә эшләргә туры киләчәк. Мәсәлән, без 2019нчы елгы Алабуга шәһәрендә үткәрелгән “Их имена составили славу России” дип аталган конференциягә әзерләнү өчен 4 нче сыйныф укучысы Кәримов Ильяс белән “Тарихсыз халык-тамырсыз агач”  темасын сайлап алып,  укучының нәсел тамырларын барладык, гаиләсендә танылган шәхесләр барлыгын ачыкладык. Укучы үзе аңлап эшләгән хезмәтне тыңлаучыга дәлилле фикерләп җиткереп, җиңүче исеменә лаек булды. Бу темага башка укучылар белән дә эш башкардык. Сәгыйтов Билал әбисе- шагыйрә Нөзелә Хәбибуллина иҗатын өйрәнеп, “Буыннар чылбыры” дип исемләнгән проект эшен башкарды һәм  шагыйрь Фазыл Шәехка багышланган региональ фәнни-гамәли конференциядә  беренче урын яулады. Шәрәфетдинов Камил белән әбисе танылган композитор,  шагыйрә Тәслимә Низами иҗатын өйрәнеп, Фазыл Шәехка багышланган региональ фәнни-гамәли конференциядә  чыгыш ясарга әзерләнәбез.

        Сыйныфта иҗат белән мавыгучы балалар да шактый. Шәйдуллина Алинә, Сәгыйтов Билал, Дәүләтова Зөләйха, Кәримов Ильяс үзләренең  беренче иҗат җимешләре белән төрле иҗат бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Шунысы куанычлы, балаларның  шигырьләре  даими рәвештә төрле Республика һәм шәһәр басмаларында(“Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Алабуга нуры”) басылып тора.

Гимназия, балаларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүне игътибар үзәгендә тотып, укучыларда уку активлыгы, мөстәкыйль иҗади эш сәләте үстерү, халкыбыз традицияләре үрнәгендә рухи яктан бай шәхес тәрбияләү өстендә зур эш алып бара.Төпле белем бирү белән бергә яшь буынны тәрбияләү процессын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырганда гына халкыбыз мирасын, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне сакларлык, үстерерлек; әхлаклы, белемле шәхесләр тәрбияли алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

әхлаклы балалар тәрбиялик

Духовное и нравственное воспитание не разделимы друг от друга.Средства и приёмы духовно - нравственного воспитания в современной школе....

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

Сэлэтле балалар белэн эш

Сэлэтле балалар белэн эш...

1нче сыйныф(рус телендә сөйләшүче балалар) өчен татар теленнән эш дәфтәре.

Гомуми белем бирү мәктәбенең1нче сыйныфы өчен(рус телендә сөйләшүче балалар). Н.Г. Галиева, Р.М.Туйметова....