Разработка внеурочного занятия по нравственно-патриотическому направлению
методическая разработка по окружающему миру (1 класс) по теме

Гимадиева Фирдания Хабибрахмановна

Ознакомление учащихся с изменениями  в природе, в жизни животных, птиц и людей с приходом зимы  в родном краю.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres._gimadieva.rar670.95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Шәмәрдән бюджет гомумбелем бирү лицее

Яңа федераль стандарт буенча патриотик -әхлакый тәрбия юнәлешендә 1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты

                                              Тема:”Туган ягыма кыш килде”.

  Укытучы: Гимадиева Фирдания Хабибрахмановна

          1 квалификацион категория                        

2011 нче  ел

Тема:”Туган ягыма кыш килде”.

Максат:

1.Укучыларны табигатьтәге,җәнлекләр,кошлар һәм кешеләр тормышындагы кышкы үзгәрешләр белән таныштыру,образлы күзаллаулар бирү.

 2.Балаларны күзәтүчән булырга һәм табигать гүзәллеген тоярга өйрәтү.

 3.Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау: слайдлар, һәр укучыга кыш турында пазллар, рәсемнәр, ватман кәгазе, “Курчакны киендер” уенына атрибутлар, мамыктан ясалган “ кар йомарламы”, физкультминут өчен атрибутлар.

Табышмак.

-Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы,каен,имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак икән?

   

Кыш көне.

  Слайд1.

-Бүгенге шөгыльдә без, кыш кайларга килде икән,шуны белербез.

  Әйдәгез,әле шушы пазлларны җыеп ,кышның кайларга килгәнен белик.

(Һәр укучыга пазллар җыярга кушыла: 1пазл-кышкы табигать күренеше турында, 2пазл-хайваннар- кышын, 3пазл-кошларга җимлек кую, 4пазл-кышкы уеннар,5пазл-яңа ел бәйрәме турында)

Слайд2.

  1. Рузия,синең пазл дөрес җыелганмы? Анда кыш кайда килеп җиткән?

(Укучылар җавабы)

  1. Кыш табигатьне үзгәртте. Ул бик матур ел фасылы. Бөтен җир ,урманнар, кырлар ак мамык юрганын ябынды. Ә агач ботаклары йомшак шәлгә төренде. Берәр ботакка кагылсаң, бөтен өстеңә ялтырап торган ак кар бөртекләре сибелә. Һава шундый саф!
  2. Ә сез, укучылар, кышны мактап , аның матурлыгы турында нинди шигырьләр беләсез?

1нче укучы.

Килеп җитте кыш та

Ай-яй салкын тышта.

Өч ай торыр торса

Аның гомере кыска.

2нче укучы.

Кар,кар,кар ява.

Күктән йолдызлар ява.

Һәрчак саф була һава.

3нче укучы.

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен уңда,

Ямь-яшел чыршы – сулда.

- Без бүген кыш турында үзебезнең картинабызны ясарбыз.( Тактага ватман эленә).

 ( Шигырь сөйләгән һәр укучы картинаны тулыландырып, алдан әзерләп куелган, карга күмелгән агачлар, кар бөртекләре рәсемнәрен куя).

-Ә хәзер, синең пазлны карыйк, Ирина. Кыш тагын кайда килде икән?

Слайд 3.

-Менә, балалар, кыш җәнлекләр,кошлар тормышына да килеп җитте.

-Укучылар, кошларга кышын яшәве җиңелме?

(Укучылар җавабы)

Юк. Кошлар салкында туңалар. Алар ашарга таба алмыйлар. Шуңа күрә агачка җимлекләр куярга кирәк.

  1. Җимлеккә нинди кошлар килә?

Песнәкләр, чыпчыклар, карабүрекләр.

( Картинаны тулыландырып, кош рәсемнәрен җимлеккә куялар).

  1. Җәнлекләр кышны ничек каршылыйлар?

(Укучылар җавабы)

Куяннар ак тун кияләр,тиеннәрнең туны соры төскә керә, аюлар, керпеләр кышкы йокыга талалар.

( Картинаны тулыландырып, җәнлек  рәсемнәрен  куялар).

  1. Әйдәгез,без дә ак куяннар булып алыйк.

Физкультминут. (музыка астында)

Ак куянкай утырган (утыралар)

Колакларын селкетә ( кулларын колак буена куеп , селкетәләр)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай ,менә шулай

Аякларын җылыта.( кулларны алга сузып , аякка бәрәләр)

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя ( сикерәләр)

Менә шулай , менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны өркетте,

Ул урманга элдертте.(урында йөгерәләр)

- Ә без, кешеләр,кышны ничек каршылыйбыз соң?

Слайд 4.

  1. Кыш көне салкын булмасын , туңмас өчен безгә нинди киемнәр кияргә кирәк?
  2. Әйдәгез, хәзер шушы курчакларны кышкы киемгә киендерик.

“ Курчакны киендер” уены.

-Кыш көне авырмас өчен җылы итеп киенү генә җитми. Витаминлы ашамлыклар , яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга кирәк, саф һавада күп булырга , чана-чаңгыда шуарга, төрле уеннар уйнарга кирәк, үзеңне чыныктырырга кирәк.

( Картинаны тулыландырып, кышкы уеннар рәсеме куела).

“ Кар йомарламы” уены.

 Блиц-турнир.

-Кыш көне нәрсә ява?

-Кышын көннәр нинди була?

-Бездә нинди кошлар кышлый?

-Аю кышны ничек үткәрә?

-Кышын аякка нәрсә кияләр?

-Кыш көне нинди уен уйнарга яратасың?

-Кошлар кышын ачтан интекмәсен өчен нишләргә кирәк?

-  Кышын кулга нәрсә кияләр?

-  Кышын да, җәен дә гел бер төстә, ул нәрсә?

-  Кыш көне без нинди бәйрәмне яратып,зарыгып көтеп алабыз?

  1. Әйе, балалар, озакламый Яңа ел бәйрәме җитә.

Слайд 5.

  1. Яңа ел бәйрәменә иң зур кунак кем килә?

Кыш бабай.

( Кыш бабай рәсеме картинага куела).  

  1. Ә без Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай турында җыр әзерлибез.

Җыр.” Кыш бабай”.

Агачларга бәсләр элеп

Сурәтләрен тәрәзәгә

Ясап куйган Кыш бабай, Кыш бабай

Ясап куйган Кыш бабай.

Рәсемнәре бигрәк матур

Сокланып карап туймаслык

Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай

Оста икән Кыш бабай.

Эреп китсә , сулар ката

Елгаларга бозлар ята

Тылсымлы да Кыш бабай,Кыш бабай

Тылсымлы да Кыш бабай.

Тылсымлы да Кыш бабай.

Куәтле дә Кыш бабай

Оста икән Кыш бабай.

  1. Менә балалар, без сезнең белән  нинди матур картина төзедек. Бу картинада без үзебезнең туган як табигатен күрәбез. Шушындый матур табигатьне безгә күрә белергә, сакларга,яратырга кирәк.

Рефлексия.

     

  1. Укучылар,сез бу шөгыльдән нинди уйлар белән китәсез?

( Укучылар җавабы).

  1. Мин кошларны ашатам.

  1. Мин Яңа елга әниемә бүләк әзерлим.

  1. Мин матурлыкны карап кайтам.

  1. Мин табигатьне саклыйм.

      -      Мин урамда уеннар уйныйм.

-Мин, укучылар, сезнең шундый уйлар белән кайтуыгыз өчен бик шат. Без шундый матур табигатьле җирдә яшәвебез белән горурланабыз.

-Укучылар, ардыгызмы инде?

Юк. Безгә бик күңелле, рәхәт булды. Зур рәхмәт, Сезгә, Фирдания Хабибрахмановна.

-Сау булыгыз, балалар, мин сезне алдагы шөгыльгә көтеп калам.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное занятие по нравственно - патриотическому воспитанию "Зарничка"

Внеклассное занятие по нравственно - патриотическому воспитанию для учащихся 5-8 классов специальной коррекционной школы VIII вида. Занятие проводится в виде игры - путешествия по маршруту. Маршрут ка...

Конспект занятия по нравственно-патриотическому воспитанию. Тема: « Моя мама - лучше всех»

Конспект занятия по нравственно-патриотическому воспитаниюдля учащихся начальной школы....

Разработка внеурочного занятия по спортивно - оздоровительному направлению "Здоровейка"

Разработка внеурочного занятия по спортивно - оздоровительному направлению "Здоровейка" по теме "Вкусные и полезные вкусности"...

Редактирование 9 мая- День Победы Конспект занятия по нравственно-патриотическому воспитанию (Учебный мaтериал в раздел "Начальная школа")

Развивать любознательность, расширять кругозор детей, стремление узнать больше нового, полезного, интересного об истории страны и родного края....

Разработка внеурочного занятия, направленного на развитие регулятивных УУД у учащихся в начальной школе, по теме: «Спешите делать добро».

Разработка внеурочного занятия, направленного на развитие регулятивных УУД у учащихся в начальной школе, по теме:«Спешите делать добро»....

Конспект занятия по нравственно- патриотическому воспитанию "День Победы" для обучающихся ФГОС НОО ОВЗ ЗПР

Конспект занятия по нравственно- патриатическому воспитанию для обучающихся в корекционной школе. Конспект представляет собой занятие по Внеурочной деятельности и может использоваться для расширения к...

Методическая разработка дидактической игры в нравственно-патриотическом уголке "Четвертый лишний".

Уважаемые коллеги! Предлагаю Вашему вниманию методическую разработку на тему:"Дидактическая игра в нравственно-патриотическом уголке".В методической разработке предоставлена дидактическ...