"Вода - источник жизни"
методическая разработка по окружающему миру по теме

Гумерова Зульфия Альбертовна

Разработка по экологии поможет воспитателю  для проведения занятий в татарских группах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл voda_-_istochnik_zhizni.docx321.85 КБ

Предварительный просмотр:

(зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә шөгыль - тәҗрибә)

Тәрбияче:

Гомәрова Зөлфия Альберт  кызы

Максат.

Суның төре табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуын ачыклау, аның гади үзлекләрен аңлату, суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләү. Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Кулланган материал.

Савытларда боз, кар, су. Үтә күренмәле савытларда чиста һәм пычрак су. Су, елга , күл, чишмә, су агымы төшерелгән картиналар.

Табышмак: “Бер туктаусыз көн-төн ага, бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа”. Бу нәрсә? (чишмә).

Фәнис Яруллинның “Ике тамчы” хикәясен уку.

Тәрбияче. Элек – электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр. Кешеләр дә яшәү урынын елга буйларында, су булган җирләрдә сайлаганнар.

“Башы – тауда, аягы - диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сүрәтли. Идел, Чулман, Агыйдел кебек мәһаббәт елгалар да кечкенә генә булалар.

Балалар, су, тамчы турында нинди табышмаклар беләбез әле? (искә төшерү).

Табышмаклар:

  1. Өй артында кое казый.
  2. Тама,тама таш яра.
  3. Сикереп төшә. Бозны тишә.

Балалар, тормышта без суны ничек файдаланабыз? (җаваплар).

“Самовар” керә (пыф – пыф килеп сөйләп чыгып китә). Сезнең сорауга җавап:

“Сусыз аш та, чәй дә юк,

Дөньяда тормыш та юк.

Мин матур,  җиз самовар,

Бик тиз кайнап чыгамын,

Бүлмәгә чыгарамын”.

Җырлы – биюле уен  уйнала.

“ Там, там, тамчы там, тамуыңны яратам, самовардан тәмле итеп чәй эчәргә яратам”.

Балаларга сораулар бирү.

  1. Су каты хәлдә нинди була? (су каты хәлдә боз, кар, бәс кебек була)
  2. Сыек хәлдә нинди була? (тамчылар, чишмә, елга, күл кебек була).
  3. Газ хәлендә ничек? (пар халәтендә).

Суны күзәтү. Әңгәмә.

Су белән тәҗрибәләр ясыйбыз.

  1. Су нинди? (салкын, чиста, үтә күренмәле, акканда тавышлы).

Исбатлау.

Суны төрле савытларга салып карау, су үтә күренмәле һәм савытның формасын ала. Суны икенче савытка агызып карап аның тавышын тыңлау.

  1. Кешеләр үсемлекләр, хайваннар сусыз яши алалармы? Су булмаса ни була? (җаваплар тыңлау).
  2. Әйе,  су безгә яшәеш, сәламәтлек бирә, арыганны бетерә, суны сакларга кирәк. Чишмәләрне, елгаларны пычратырга ярамый , чөнки ул су безнең өйләргә килә.

         Тәҗрибә ясау.

Ике сулы стакан, беренчесендә чиста су, икенчесендә – пычрак. 

  1. Чиста суда һава куыкчыклары күренә, ә пычрак суда алар юк, димәк, чистасу – “тере” су. Пычрак су файдасыз. Халык мәкале дә бар бит: “Кул пычранса, су белән юарсың, ә су пычранса, ни белән юарсың”.

Җ. Тәрҗемәновның  “Йомшак су, йөгерек су” шигырен уку.

Уен  “Дулкыннар”.

Балалар түгәрәккә басалар, кулга-кул тотынып зур күл ясыйлар.

Күл өсте тыныч – басып торалар,

Җил исә башлады – кулларын җибәрми генә җиңелчә селкетәләр.

Көчле җил исә – кулларын күтәреп дулкын ясыйлар.

Җил тынды – чүгәләп тынып калалар.

Нәтиҗә:

  1. Табигатьтә һәр нәрсә яхшы. Ә су һәрнәрсәдән гүзәлрәк, сафрак. Су – үтә

 күренмәле. Андый суның төбендә йөзгән балыклар су читеннән дә күренә. Су – җанлы. Ул ага һәм җил булса дулкынлана.Су үзенең тирә - ягындагы әйбер-ләргә хәрәкәт һәм тереклек  бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да, үсемлекләр дә яши алмый. Димәк, су – яшәү чыганагы.

Һәрбер кеше, өлкәнме, баламы, суны сакларга, аңа мәрхәмәтле булырга, аны пычратмаска, агуламаска тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын кешегә бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вода - источник жизни на Земле

Поект подготовили учащиеся 4-го класса. Ребята попытались доказать актуальность темы: " Вода - источник жизни на Земле"....

Вода- источник жизни

Материал к уроку  по окружающему миру с расочной презентацией, выполненной вместе с детьми для научной конференции...

Проект детского объединения "Пламя": "Вода - источник жизни"

В рамках проекта  "Обучаем ресурсосбережению от А до Я "детско- юношеской общественной организации"Экологический Центр"г.Омска учащимися детского объединения "Пламя"  был создан проект:"Вода...

вода-источник жизни

                ...

Игра - викторина "Вода - источник жизни"

Данную разработку можно применять как в урочной, так и во внеурочной деятельности....

Урок Здоровья " Вода-источник жизни"

Представление о значении жидкости для жизнедеятельности организма...

Презентация "Вода -источник жизни"

Презентация показывает важность значения воды в жизни человека. Используется на уроках окружающего мира и на классном часе....