Әйләнә-тирә дөнья дәресе, 2 класс. "Кешенең тән төзелеше"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Хабирова Лилия Рифовна

Әйләнә-тирә дөнья дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yln_tir_drese.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кешенең тән төзелеше.  2 класс.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 Максат: кеше тәненең төзелешен, эчке органнары һәм аларның  

                            функцияләре белән таныштыру; сүз байлыгын арттыру;                                                                                                                                                                                                                                                                                    

              логик фикерләүне, укучыларның сөйләм телен, үзләренең                                                                                 эчке органнарын танып белүне үстерү;                    ;

 үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.

Җиһаз:компьютер, интерактив такта, эчке орган муляжлары,                таблица:,,Кешенең эчке органнары”.

Материал:дәреслек(6-9б),эш дәфтәре (3-4б).

Дәрес тибы:яңа белем бирү.

Метод:эвристик әңгәмә.

                                       

                              Дәрес барышы

I.Оештыру моменты.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1. Бер төркем хайваннар рәсеме.

-Болар нәрсәләр?

-Бер сүз белән ничек атап була?(хайваннар)

-Нәрсәләре белән аерылалар? (Уртак билгеләрен санау)

- Без сезнең белән хайваннарның нәрсәләре турында сөйләштек?

(Хайваннарның тән төзелеше турында)

2. ,,Көн-төн” уены.

-,,Көн-төн” уенын уйнап алыйк. ,,Төн” (укучылар күзләрен йомалар,ә укытучы  хайван рәсемнәре арасына кеше рәсемен куя).

-,,Көн”(укучылар күзләрен ача)

-Нәрсә үзгәрде?

-Нинди ике төркемгә аерырга була ?

-Бүген  кешенең нәрсәсе турында сөйләшербез?(теманы китереп чыгару)

   КЕШЕНЕҢ ТӘН ТӨЗЕЛЕШЕ

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Тән төзелеше турында сөйләшү:

-Сезнең барыгызның да үзегезнең тәнегезне көзгедән күргәнегез бармы?

-Ул нинди өлешләрдән тора?

2. Рәсем(тән төзелеше) буенча аңлату.

    -Кеше тәненең төп өлешләре:баш,муен,гәүдә,югары очлыклар(куллар),түбән очлыклар(аяклар)    

3. Хәрәкәтле күнегүләр.

-Әйдәгез, үзебезнең тән өлешләрен карыйк әле (басып).

-башны уңга-сулга борабыз

-муеннарны куллар белән тоттык

-бер-берегезне аркасыннан яратыгыз

-югары очлыкларны күтәрдек

-түбән очлыклар белән тыпырдагыз

Нәтиҗә (модель).

4. Ике рәсемне чагыштыру(тышкы һәм эчке төзелеш).

-Бу ике рәсем бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

5. Эчке төзелеш рәсеме буенча органнарны атап чыгу.

Баш мие,үпкә,йөрәк,бавыр,ашказаны,эчәклек.

6. Эчке орган муляжларын күрсәтеп аңлату(балалар үзләрендә дә күрсәтәләр). Баш мие, үпкә, йөрәк, бавыр, ашказаны, эчәклек турында аңлату.

IV. Белемнәрне ныгыту.

1.Дәреслек буенча эш.

-Үзегез теләгән бер орган турында укыгыз һәм иптәшләрегезгә сорау әзерләгез.(Берничә укучыдан сорау).

1. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.

-тикшерү(билге кую)

2. Нәтиҗә(модель).

3.Уен ,,Исемен ата”

-Укучылар,мин сезгә бер орган турында сөйлим ,ә сез аның исемен атагыз.(үпкә,бавыр,йөрәк)

V. Йомгаклау.

-Бүген нәрсәләр өйрәндек?

-Үз-үзеңә нинди караш булырга тиеш?

Өй эше: дәфтәрләрдә күнегүләрне эшләп бетерергә, дәреслекнең   6-9 битләрен укып танышырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Презентация. Әйләнә- тирә дөнья. Кешенең тән төзелеше.

Әйләнә- тирә дөнья фәненнән "Кешенең тән төзелеше" темасы буенча презентация. Терминнар рус телендә дә, татар телендә дә бирелә....

Открытый урок по татарскому языку по теме "Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр."

Этот урок был проведен перед студентами Арского педагогического колледжа. Целью урока была выработка практических умений и навыков выделения корня и окончания в словах; развитие речи, обогащение ...

"Сүз төзелеше", 3 класс

3 нче сыйныфта "Сүз төзелеше" темасын үткәндә куллану өчен презентация....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

Сүз төзелеше

Октябрь“Сүз төзелеше” темасы буенча  контроль эш1.Нокталар урынына ясагыч кушымчаларның тиешлесен куеп , хикәяне укы һәм күчереп яз....