Коспект урока по окружающему миру для 2 класса "Минем туган Республикам"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему

Этот конспект урока формирует представление о Республике Татарстан, о Родине.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_tugan_respublikam.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Минем туган республикам.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

-туган шәһәр төшенчәсенә таянып,туган җир,туган ил,Ватан турында күзаллау формалаштыру;

-туган республика турында  төшенчә бирү;

-Казанның республиканың башкаласы икәнлегенә төшендерү;

-Казанның истәлекле урыннары,атаклы шәхесләре турында мәгълүмат бирә башлау;аларны өйрәнүгә омтылыш тудыру;

-Казанның татар милләте тормышында тоткан урыны,тарихы,матурлыгы белән горурлану хисе уяту.

Төп төшенчәләр :туган җир,туган ил,республика,башкала,Татарстан һәм Россия,Казан һәм Мәскәү,милләт һәм гражданлык.

Җиһазлау:презентация,флаг һәм герб рәсемнәре,карта,сүзләр язылган карточкалар,укучыларның презентация эшләре.

                          Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

  Уңай психологик халәт тудыру.

2.Уку мәсьәләсен кую.

    1слайд.Республикам минем- Татарстан.

“Мин яратам сине,Татарстан”җыры яңгырый.

-Бу җыр нәрсә турында?

(Республикабыз Татарстан турында)

-Җыр сезгә ошадымы?

-Кайсы ягы белән?

-Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

-Республика анда яшәүче халык өчен нәрсә ул?

-Ул безнең  дәүләтебез, туган җиребез, Ватаныбыз.

-Туган җирне ничек аңлыйсыз?

(Син туган өй,йорт:син беренче тапкыр әти-әни,әби-бабай дип әйткән,мәктәпкә укырга киткән җир)

-Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барачак инде?

                            (Республикабыз Татарстан).

3.Яңа тема буенча укучыларның эшчәнлеген оештыру.

-Сез кайсы шәһәрдә яшисез?

-Кайсы урамда торасыз?

(Урам исеме күренекле шәхесләрне йөртә:Г.Кайбицкая, Р.Вагапов,Х.Бигичев,академик Сахаров,төзүче Закиев,Глушко)

-Сезнең әти-әниләрегез кайда туган?(Район исемнәре).

Татарстан районнары

-Муса:  Ә мин Тольятти шәһәрендә тудым.

Ул Самара өлкәсенә керә.(Татарстан республикасының күршесе)

-Ильяс:Ә мин Пермь шәһәрендә тудым.Ул Россиягә керә.

-Балалар ,ә без кайсы милләттән?

                                             (Татар милләтеннән)

-Безнең Татарстан республикасында нинди милләт кешеләре яши?

(Руслар,башкортлар,удмуртлар,марилар,украиннар,белоруслар)

Казан-күп милләтле шәһәр.

Безнең илебезнең башкаласы-Мәскәү шәһәре.Татарстан Россиягә керә.

Безнең милләтебез-татар. Гражданлыгыбыз-россияле.(Картадан күрсәтү)

4.Казан буйлап сәяхәт.

      Без сезнең белән метрога утырып сәяхәт итәрбез.

   Тукай мәйданы станциясендә чыгарбыз.Безнең каршыбызда нинди урам?(Бауман)

3 слайд.Хикмәтле сәгать.

4 слайд.Күгәрченнәр белән фонтан һәм су анасы да Бауман урамында урнашкан.

5 слайд. Ә бу һәйкәлдә сез кемне күрәсез?(Г.Тукай)

-Кем ул Г.Тукай?(Балаларның җавабы ).

-Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез.Кремль станциясендә төшәбез,тауга күтәреләбез.Безне кемгә куелган һәйкәл каршы ала?

(М.Җәлил-герой шагыйрь.Бөек Ватан сугышында һәлак була)

-Кремльгә  без Спас башнясы аша керәбез.

      Ул ак таштан салынган .Аның капкалары элек төнгә ябыла торган булган.Ул күп тапкырлар пожар (янгын)вакытында яна.Ләкин аны яңадан торгызганнар.

10 слайд. Ә бу-Кол-Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы.

 Кол –Шәриф мәчете турында сөйләү.

Бер укучы Сөембикә манарасы турында легенда сөйли.

     -Балалар,сезгә ничә яшь?

-Казан шәһәренә ничә яшь икән?(1000)

Казан-1000 еллык тарихы булган борынгы шәһәр.

11 слайд.Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев.

12 слайд.Татарстан президентының эш урыны Кремльдә-резиденция дип атала.(президентның эш урыны,кабинеты)

13 слайд.Хәзерге президент-Миннеханов Рөстәм Нургалиевич (Казан Кремле Бөтендөнья архитектура һәйкәлләре исемлегенэ кертелде)

-Дәүләт булгач нәрсәләре булырга тиеш?Нинди символларын беләсез?(флаг,герб,гимн)

-Флагта нинди төсләр бар?(яшел,ак,кызыл)

(слайдта флаг рәсеме һәм шигырь)

Бар илләргә күренеп , җилфер-җилфер

Килеп тора синең әләмең.

Яшел төсең яшәү, агы пакълек,

Ә кызылы көче галәмнең.

-Ул төсләр нәрсәне аңлата?

-Флаг авторы кем ?

Тавил Хаҗиәхмәтов.

 14 слайд.Гербта нәрсә сурәтләнгән?

(слайдта герб күрсәтелә һәм шигырь языла)

Туграңдагы көчле ак барсның

Кызыл кояш иңли як-ягын.

Иминлекне саклап таккан кебек ,

Кашкарыйлар төшкән калканың,

Үткен икән теше , тырнаклары,

Яклый ала икән һәркемне.

Уңдырышлы җирем, татар илем,

Имин генә булсын һәр көне.

15 слайд.Нәрсә ул гимн?Гимн турында сөйләү.Авторы белән таныштыру(Рөстәм Яхин)

16 слайд.Гимнны тыңлау(Басып тыңлау)

Практик эш.

Флагны буяу ,гербны ябыштыру.

5.Белемнәрне ныгыту.Китап белән эш( 52-53 битләр).

6.Тест үткәрү.

Республикам Татарстан

А1.         Татарстан флагында төсләр нинди тәртиптә урнашкан?

  1. кызыл, яшел, ак
  2. яшел, ак, кызыл
  3. яшел, кызыл, ак

А2.         Татарстан республикасының башкаласы.

  1. Казан
  2. Әлмәт
  3. Алабуга

А3.         Безнең республика белән кем җитәкчелек итә?

  1. король
  2. мэр
  3. президент

А4.        Республиканың дәүләт теле.

  1. украин, үзбәк.
  2. татар, рус.
  3. башкорт, удмурт.

7. -2013 елның июлендә нинди спорт бәйрәме үткәреләчәк(Универсиада)

7.Йомгаклау.

-Нинди яңа белемнәр алдык?

-Нинди төшенчәләрне өйрәндек?

-Төрле илләрдән кунаклар киләчәк.

-Сезгә татарча мөрәҗәгать итсәләр,нәрсә сөйләрсең?(Укучыларның жавабы).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по окружающему миру 4 класс Образовательная система «Школа 2100», программа по окружающему миру авт. А.А.Вахрушев. Тема урока: «Сельское хозяйство на службе человека».

     Данный урок является частью раздела «Рукотворная природа» и направлен не только на приобретение учащимися  конкретных знаний,основанных на анализе окружающего мира, ...

План конспект урока по окружающему миру по учебнику А.А. Плешакова в первом классе на тему "Что вокруг нас может быть опасным?" учителя начальных классов МБОУ "Хучельская ООШ" д. Хучель Канашского Района Чувашской Республики Григорьевой Ренаты Валерьевны.

Научить детей видить потенциальную опасность окружающих предметов и соблюдать осторожность при обращении  с ними. Закрепление знаний основных правил перехода улицы. Развитие понимание....

Разработка урока по окружающему миру 3 кл Всемирное наследие Республики Алтай

Цели формировать представление о Всемирном наследии Республики Алтай, через  ознакомление с особенностями  региона.ЗадачиФормирование УУД:Планируемый результатЛичностные:-воспитывать лю...

Урок по окружающему миру в 4 классе по Сингапурской системе обучения " Моя республика - мой край родной" .

Конспект урока по окружающему миру для 4 класса. Тема урока :" Моя республика  - мой край родной" ....

Структура урока по окружающему миру Тема урока «В мире растений"

Структура урока по окружающему миру Тема урока «В мире растений"Современный урок в рамках ФГОС  призван формировать знания обучающихся по средствам группового или индивидуального ...

Внеурочное занятие по окружающему миру "Удивительный природный мир республики Коми"

Внеурочное занятие по окружающему миру "Удивительный природный мир республики Коми"...