Искитмәле көз
статья по окружающему миру (1 класс) на тему

Шигъри көз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iskitmle_koz.docx12.5 КБ
Microsoft Office document icon zhyge_bakcha.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Искитмәле көз

Тәрәз аша күргән манзарадан

Баш әйләнә, күзләр камаша.

Әле кичә генә яшел дөнья

Аллы-гөлле бүген – тамаша!

Табигатьнең сихри куәтеннән

Төрле төскә чумган өрәңге.

Алтынсары кигән Каенсылу,

Имән-Батыр – чуар күлмәкле.

Каен арасыннан посып  кына

Миләш-Туташ күзли кемнедер.

Яшел яфрак, куе кызыл тәлгәш –

Сылулыкка аңа кем генә тиңдер?!

Янәшәдә горур Нарат-Солдат,

Чыршы-Зифа кала ямь-яшел.

Җиргә яткан төсле яфрак-юрган

Саклый кебек табигатьнең ямен.

(больница тәрәзәсеннән күренгәннәрдән, 26. 09-09.10.2013)



Предварительный просмотр:

Җәйге бакча

Нинди матур җәйге иртә!

Кошлар сайрый зәңгәр күктә!

Әтием мине җитәкләп

Җәйге бакчага илтә.

Аллы-гөлле шау чәчәкләр,

Сары, кызыл күбәләкләр-

Без сагынган Җәй-Матурны

Бакчабызга бүләк итә!

Җәйне яратам

Зәңгәр күктә кояш көлә,

Гөрләп тора су буе.

Бәбкә үләннәрдә йөрим

Ялан тәпи көн буе.

Йөгереп килеп чумам суга,

Дулкыннар мине коча.

Баш очымда әйләнгәләп,

Тургайлар сайрап оча.

Мул чәчәкләр, күбәләкләр

Төсле нурлар тарата.

Җырлы, эссе, матур җәйне

Мин шуңа бик яратам!

Г.Д. Гиниятуллина,  Яр Чаллы.  Яңа шәһәр,

“Курочка ряба” балалар бакчасы тәрбиячесе.