Гөмбәләр патшалыгында
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему

Ахметшина Лейля Сулеймановна

2 сыйныфта  әйләнә-тирә дөнья дәресендә  "Гөмбәләр патшалыгында" темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gomb.docx98.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гөмбәләр патшалыгы

Максат: 1) укучыларда гөмбәләр турында терек табигатьнең аерым                                                                                                                                  патшалыгы буларак күзаллау булдыру;

               2) гөмбәнең төзелеше белән таныштыру; агулы һәм ашарга яраклы    

  гөмбәләрне аера белергә өйрәтү.

 3)күзәтүчәнлек сыйфатларын камилләштерү;

 4) табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: Урман күренеше рәсемнәре, гөмбә муляжлары, гөмбә исемнәре ясалган карточкалар, компьютер,экран, агач макетлары

Тарату материаллары: рәсемнәр, кагыйдәләр җыелмасы.

Дәрес барышы

І.Оештыру өлеше

-Укучылар ,әйдәгез, дәресебезне башлап җибәрер алдыннан бер- беребезгә уңыш теләп,үзебезнең уңай энергиябезне иптәшләребез белән бүлешик. (Укучылар бер-берсенә кулларын тидереп алалар)

II.Белемнәрне тигезләү

 Укучыларның белемнәрен тигезләү.

-Укучылар, әйдәгез, бергәләп  терек һәм терек булмаган табигатькә карата схема төзеп карыйк әле.

2. Хәзер мин терек һәм терек булмаган табигатьне аера беләсезме икән, шуны тикшереп карыйм. “Кем игътибарлы?” дигән уен уйнап алабыз. Мин терек һәм терек булмаган табигатьне белдерүче сүзләр  әйтәм. Сез терек табигатькә кергән сүз ишетсәгез- кул чабарсыз, терек булмаган табигать булса-басып торырсыз. Әзерме? (Уен : салават күпере, агач, үлән, таш,кар, карга, йолдыз, аю, чәчәк, төлке, кояш, чыршы, боз).

Үзбәя.

ІІI. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, үсемлекләр турында фән ничек атала? (ботаника)

Хайваннар турында фән ничек булыр? (зоология)

Ә менә микология кайсы фәнне ачыклаучы сүз булыр икән?

Беләсезме?

Белергә телисезме соң?

Микология –ул борынгы грек теленнән алынган: “Микос”-гөмбә, “Логос” –фән дигәнне аңлата.

-Ә нәрсә соң ул гөмбә?Үсемлекме?(үсемлекнең төзелешен искә төшерү: тамыр, сабак, яфрак, чәчәкле җимеш).

Хайванмы? (Юк)

-Ә кайсы төркемгә кертик соң? (аерым бер патшалык, биология фәненең бер тармагы).

-Гөмбәләрнең файдасы бармы икән?

-Алар нәрсә өчен кирәк?

Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? Үзбәя.

ІV. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Гөмбә турында мәгълүмат бирү.

Тарихка күз салсак, гөмбәләр турында инде 4нче  гасырда ук мәгълүмат тупланылган. Шул вакытта ук аларны өйрәнә башлаган булганнар.

Борынгы вакытларда гөмбәләрне “губы” дип йөрткәннәр.Аларның кырыйлары ирен формасында булганга күрә шулай атаганнар. Борынгы заманда гөмбәләрне чыктан, яшен сугудан, әйбер черегәннән      барлыкка килә дип уйлаганнар. Һәм 19 нчы гасырдан  гөмбәләрне аерым патшалык итеп  йөртә башлыйлар.

Гөмбәләрнең төрләре бик күп. Хәзерге вакытта 100 мең төрле гөмбә билгеле.

Гөмбәчеләр 15 төрен җыялар, ә бик оста гөмбәчеләр   25 кә кадәр төрен җыя.

2) Гөмбә турында терминнар бирү.

-Әйдәгез гөмбә турында рус телендә дә аңлашып барыйк .

Гөмбә-гриб

Гөмбәлек-грибница

Гөмбәче-грибник

3)Гөмбәнең төзелешен өйрәнү.Үрчүе.

  1. Эшләпә -  Шляпа
  2. Аяк (төп)-ножка
  3. Гөмбәлек-грибница

http://razvivaika-neskuchaika.ru/wp-content/uploads/2012/10/Podosinovik1-232x300.jpg

Физкультминутка. Җыр “Гөмбәләр җыры”

4) Гөмбәнең организмга файдасы турында мәгълүмат бирү.

Гөмбәләр аксымнарга бик бай, аларда тимер, калий, кальций, йод, фосфор һәм цинк та бар. Шуңа күрә алар организм өчен бик файдалы.

5)Гөмбә төрләрен өйрәнү.

Гөмбәләр патшасы дип йөртелүче гөмбә дә бар.Ул –ак гөмбә.Аның русчасы белый гриб, кайвакытта боровик дип тә атыйлар.

Ак гөмбә ул, гөмбәчеләрнең хыялындагы гөмбә. Ул бик тәмле, итле гөмбә, аны киптереп тә, тозлап та була. Аннан хуш ис килеп тора. Бүтән гөмбәләр киптергәндә каралалар, ә бу гөмбә төсен үзгәртми. Шуңа күрә, аның исемен ак гөмбә дип атаганнар. Ә чынлыкта аның эшләпәсе караңгы кызгылт, аягы аксыл сары. Һәр елны да ак гөмбә мул уңыш бирми. Ак гөмбәгә бик охшаган гөмбә дә була. Ул имән гөмбәсе белән охшаш. Имән гөмбәсенең эшләпәсен сындыргач, эче зәңгәрсу була. Шуның белән аерып була.

Каен һәм усак гөмбәләре бер төркемгә керә. Русчасы-подосиновик, подберезовик була.Каен гөмбәсенең эшләпәсе күк, ә усак гөмбәсенең кызгылт төстә. Аның аягы зәңгәрсу булып та тора. Бу гөмбәләрне себер урманнарында, тундрада күп диләр. Киптергәндә алар кара төскә керә, шунлыктан аларны күбрәк кыздырып ашыйлар.

Әтәч гөмбәсе- төлке төсендәге гөмбә. Русчасы- лисичка була. Шуңа күрә аны русча « лисичка» дип йөртәләр. Аның эшләпәсе дә, аягы да бер төстә. Бу гөмбә бервакытта да бозылган булмый. Искеләре корый яки череп юкка чыга. Ул бик тәмле гөмбәләрдән санала. Очраганда без аны рәхәтләнеп җыярбыз.

Иң матур гөмбәләрнең берсе - мухомор. Аны, безнеңчә, чебен гөмбәсе дип йөртәләр. Кызыл эшләпәсендә ак таплар бар, шул билгеләре буенча аны җиңел генә башкалардан аерып була. Кеше өчен бу куркыныч гөмбә, аны ашарга ярамый. Әгәр Кеше аны ашаса, ул исерек кебек әйләнгәләп йөри башлый. Элек чебеннәрне үтерү өчен аның суын кулланганнар. Шуннан аның исеме дә килеп чыккан- чебен гөмбәсе. Ул хайваннарга кайбер чирләрдан арынырга ярдәм итә. Мәсьәлән, аны пошилар ашый.

Поганка (Томсык гөмбә) гөмбәсе- иң агулы гөмбәләрдән санала. Кеше аны ашаса үлә. Ул аксыл төстә, аягы нечкә, озын. Астарак түгәрәк боҗра кигертелгән кебек өлеше бар. Эшләпәсе яшькелт ак булып та торырга мөмкин. Иске гөмбәләрдән черек бәрәңге исе килеп тора. Аларны гөмбәчеләр шампиньоннар, яшел төстәге сыроежкалар белән бутарга мөмкин. Шулай аерырга кирәк: шампиньоннарның эшләпәсе алсу төстә, ә сыроежкаларның аякларында түгәрәк боҗралары юк.

Тирес гөмбәләре яңгырдан соң бик күп булып чыга. Аларны ферма янындагы тиресләрдә, көтүлекләрдә, тиресле бакчаларда очратырга мөмкин. Алар берничә сәгатьтә үсеп чыгалар һәм шулай тиз юкка да чыгалар. Алар кара төстә булалар. Шуңа күрәдер ахыры, аны бездә ашамыйлар, җыймыйлар. Шулай ук тирестә төрле начар матдәләр, ашлама калдыклары да булырга мөмкин. Ащамасаң яхшырак булыр. Ә чит илләрдә аны кулланалар.

Опяталар күксел-сары төстәге гөмбәләр.Баллы гөмбәләр дип аталалар. Аяклары бик озын түгел, ә астан боҗрасыман түгәрәкләре бар. Аны тозлап та, киптереп тә, кыздырып та ашап була. Ул иң тәмле гөмбәләрдән санала. Агачларда үскән опяталар куркыныч, аларны ашамаска кирәк. Алар үскән чагында агачның кәүсәсен җимерәләр, бу вакытта агулаучы матдә бүленеп чыга. Кызыгы шул, агачның бирешәсе килми, ул сумала бүлеп чыгарып гөмбәнең үсешен капламакчы була, ләкин күпчелек очракта гөмбә җиңә.

.

Әтәч гөмбәсе- төлке төсендәге гөмбә. Шуңа күрә аны русча « лисичка» дип йөртәләр. Аның эшләпәсе дә, аягы да бер төстә. Бу гөмбә бервакытта да бозылган булмый. Искеләре корый яки череп юкка чыга. Ул бик тәмле гөмбәләрдән санала. Очраганда без аны рәхәтләнеп җыярбыз.

Төркемнәрдә нәтиҗә чыгарыла: гөмбәләр ике төрле- ашарга яраклы һәм агулы була.

        Күзгә күренми торган гөмбәләр турында .

  • Гөмбәләр дөньясы бай һәм төрле-төрле. Кеше гөмбәләр белән урманда гына очрашмый. Ипи кисәге күгәрдеме- бу гөмбә. Дымлы бүлмәдә стенага  яшел әйберләр үсеп чыктымы – бу да гөмбә, алма бозылдымы бу да гөмбә эше.   Иске кәгазьләрдә дә гөмбәчекләр яши икән. Анда яшәүче гөмбәчекләр кешене җиңелчә генә саташтыра,: аңны үзгәртә, кәефне күтәрә, иҗади активлыкны арттыра икән. Менә шуңа күрә дә безгә күптәнге китаплар яңаларына караганда кызыграк тоела икән.

V.Белемнәрне актуальләштерү

1.Мөстәкыйль  эш.

  • Гөмбә нинди өлешләрдән тора икән. Эш дәфтәрләренә шуны язып  куегыз  әле.

-Тикшерү өчен китапларыбызны ачып карарга ярый.(Укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр).

Бәя кую.

2.Дәреслек белән эш.

  • Агачлар белән гөмбәләр ничек  бәйләнә? ( Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән үрелеп бара һәм үсемлеккә туфрактан су һәм тозларны суырырга ярдәм итә. Гөмбә үзе үсемлектән аның организмында яктыда барлыкка килгән туклыклы матдәләрне ала. Шулай итеп агачлар һәм гөмбәләр бер – берсенә булышып яши.

3).Гөмбә җыю кагыйдәләре

-Гөмбәләрне  таяк белән эзлиләр

-Яфракларыннан чистартып, гөмбәне танырга, ашарга яраклымы яки юкмы икәнен ачыклау

-Пычак белән кисеп ал

-Эшләпәсен аска каратып кәрҗингә урнаштыр.

-Урманның кай ягына таба кереп киткәнеңне бел.Адашучылар бик күп(газетадан өзмә уку)

 

4). Гөмбә җыю уены.

Укучылар әйдәгез, урманга барып гөмбәләр җыеп кайтыйк.Нәрсәләр кирәк булачак? (кәрҗин, таяк, пычак)

Гөмбәләрне табып, исемнәрен әйтеп кәрҗингә салып бару.

5). Гөмбәләрнең төркемнәргә бүленешен күрсәтүче модель төзү.

  • . Кечкенә генә кисәген ашасаң да елан чакканнан күбрәк агу эләгә. Аны ашаган кешене коткарып калып булмый диярлек!
  • Бу гөмбәләрне истә калдырыгыз. Алар кеше өчен куркыныч. Ләкин аларны юк итәргә ярамый. Ни өчен? ( Агулы гөмбәләр белән кайбер хайваннар дәвалана, бәҗәкләр өчен яшәү урыны, кечкенә җәнлекләр һәм кошлар гөмбә эшләпәсенә җыелган суны эчәләр).

6). Гөмбә  белән агуланучыга ярдәм.

Гөмбә ашап берничә  сәгать үтүгә агулану сизелә икән:

-чәй содасы салынган 3-4 стакан  җылы су салырга эчәргә кирәк;

-яки сыек кына ясалган марганцовка эремәсен 3-4 стакан күләмендә эчәргә кирәк;

-Шуннан соң ясалма косу ясарга кирәк. Бу процедураны 4-5 тапкыр кабатларга  кирәк.

Аннары эчне йомшарта торган таблетка яки 1 стакан суга 1 аш ташыгы тоз салып ясалган эремәне з,эчәргә кирәк.

Урынга яткызырга , кайнар чәй бирергә, табиб чакырырга  кирәк.

Гөмбәләр

Ашарга яраклы                                                                                    Агулы

Ак гөмбә                                                                                         Чебен гөмбәсе

Каен һәм усак гөмбәләре                                                               Поганка гөмбәсе

Опяталар                                                                                      

Әтәч гөмбәсе                                                                                 Тирес гөмбәсе

Кагыйдәләр

1.     Гөмбәләрне таптамыйча гына йөр.

2.     Аларны пычак белән генә кисеп ал.

3.     Урманда һәрнәрсәгә игътибарлы бул: агачларны сындырма, җәнлекләр тормышын күзәт, яшь агачлар утырт.

4.     Табигатьне яратучы һәм саклаучы яшь натуралист бул!

Иҗади эш. Һәр төркем үзенә бирелгән гөмбә рәсеме буенча табышмак уйлый, каршы төркем җавабын эзли. (Чебен гөмбәсе, әтәч гөмбәсе)

Үзбәя.

Минем биремнәремә җаваплар табарга тырышыгыз әле. ( Аерым сүзләр язылган таблицаларны дәвам итү)

Ярамый (Алар белән чамадан тыш мавыгырга ярамый.)

Ярый (Гөмбәләрне бары тик яхшылап  кыздырып кына ашарга ярый.)

Өзмәгез (Сезгә таныш булмаган гөмбәләрне өзмәгез.)

Мөрәҗәгать итәргә (Әгәр инде гөмбә ашагач үзегезне начар хис итсәгез, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.)

Эчә торырга (Табиб килгәнче салкын тозлы су яки салкын каты чәй, яки сөт эчә торырга.)    Сау-сәламәт булыгыз!

Истә тотыгыз! Табигатьтә бөтенесе дә бәйләнгән.Агачлар һәм гөмбәләр үзара дус яшиләр. Күп гөмбәләр билгеле агачлар һәм куаклар белән дус. Аларның исемнәре дә шул агач исемнәре белән бәйле. Мәсәлән : чыршы һәм нарат янында җирән чыршы гөмбәсе, җирән нарат гөмбәсе ,майлы гөмбә, усаклыкта – усак гөмбәсе, ал гөмбә, каенлыкта – каен гөмбәсе, гөреҗдә, ал гөмбә , йөнтәс гөмбәләр үсә.

 Мондый дуслык агачка да, гөмбәгә дә файдалы. Гөмбәләр урман кискәннән соң калган төпләрне бик тиз чолгап алалар. Бу гөмбәләр - урман санитарлары. Алар агач төпләрен черетәләр, урманны чистарталар. Шундый гөмбәләрнең берсе- баллы гөмбә.(Сл №16)Ул бик тәмле гөмбә. Шуның өстенә урман өчен  бик куркыныч икән ул. Нык үрчеп агачларның тамырларын корыта. Бүген меңнәрчә гектар урманнарга шушы афәт яный. Зыяны янгыннан я булмаса браконьер урман кисүчеләрдән ким түгел дип борчыла белгечләр. Баллы гөмбәнең үсешен тоткарлаучы башка гөмбәләр үрчетеп кенә котылып була икән. Белоруссиядә нәкъ менә шулай эшлиләрдә ди . Ә бездә хәзергә юк.

Үзбәя.

VI. Рефлексия.

Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек? Максатка ирештекме?

Дәрес өчен үзбәя кую.

VII. Өй эше.

1. Дәреслектәге сорауларга җавап эзлә.

2. Кагыйдәләрне кабатла.

3. Төрле гөмбәләрне рольләргә кертеп әкият яз.

        

        

        

 «Гөмбәләр» темасы буенча тест

Дөрес җаваплар астына сыз:

  • Чебен гөмбәсе һәм томсык ак гөмбә – агулы гөмбәләр.
  • Гөмбәләрне пычак белән кисмәскә,татрып алырга.
  • Усак гөмбәсе, майлы һәм ак гөмбә –ашарга яраклы гөмбәләр.
  • Каен гөмбәсе – агулы гөмбә.
  • Гөмбәләр – аларүсемлекләр.
  • Агулы гөмбәләр белән кайбер хайваннар дәвалана..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологиядән экскурсия дәрес.”Алтын көз патшалыгында”.

Әлеге дәреснең максаты булып укучыларны көзге табигать белән таныштыру, табышмаклар ярдәмендә үсемлекләрне тану, урмандагы тынычлыкны ,кошларны, үсемлекләрне саклау тора....

Гөмбәләр патшалыгында

"Гөмбәләр патшалыгында" темасы буенча презентация...