Технологиядән экскурсия дәрес.”Алтын көз патшалыгында”.
план-конспект урока (технология, 1 класс) по теме

Закирзянова Эндже Рахимзяновна

Әлеге дәреснең максаты булып укучыларны көзге табигать белән таныштыру, табышмаклар ярдәмендә үсемлекләрне тану, урмандагы тынычлыкны ,кошларны, үсемлекләрне саклау тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekskursiya.docx225.47 КБ

Предварительный просмотр:

             Тема: Технологиядән экскурсия дәрес.”Алтын көз патшалыгында”.

             Максат: 1. Туган яктагы табигый материаллар белән таныштыру, аларны җыю

        һәм  киптерү кагыйдәләрен өйрәтү.

                        2. Табигатьнең матурлыгын күрергә, аны сакларга өйрәнү.

                Җиһазлау: киптерелгән табигый материаллар, инстукцион- технологик карта,

        табигый  материалны җыю өчен тартмалар.

   

  1. Оештыру.

Укучыларны дәрескә әзерләү.

-Исәнмесез укучылар. Сез инде игътибар иткәнсездер, сезнең өстәлегездә тартмалар ята. Ничек уйлыйсыз, нәрсә өчен кирәк икән алар безгә?

(Нәрсәдер салу өчен)

-Без сезнең белән бүген урманга экскурсиягә барабыз. Ләкин ул гади генә урман түгел, ә тылсымлы урман. Әлеге урманда тылсымчы көз бик нык тырышкан:агач яфракларын төрле төсләргә буяган. Без сезнең белән әлеге тартмаларга шул матур яфракларны һәм орлыкларны җыярга тиеш булабыз.

  1. Актуальләштерү.

-Ә хәзер тыңлагыз һәм җавап бирегез, нинди вакыт турында сүз бара?

       Яратам мин сары төсне.

Бөтен дөнья сары төсле:

Арыш, бодай бөртекләре,

Үләннәр сары төстә.

Сары белән йөгертелми

 Калмагандыр бер төш тә.

Саргайган яфраклар җиргә

Сарылалар сак кына.

Сары була белә шулай

Безнең туган як кына. (Р. Миңнуллин)

-Әлеге шигырь юлларында нинди вакыт турында сүз бара? Кайчан бөтен дөнья сары төсле була? Яфраклар да нинди төстә диелгән?

(сары)

-Карагыз әле, чынлап та яфраклар нинди төстә икән?

(сары төстә)

-Балалар. Ә яфраклардан тыш көзге урманда тагын нәрсәләр җыеп була икән?

(күркәләр,кипкән агачлар,үләннәр. Имән чикләвеге)

-Сез ничек уйлыйсыз, әле генә санап үткән әйберләрне бер сүз белән нәрсә дип әйтеп булыр икән?

(табигый материаллар)

-Ә ни өчен шулай атала икән?

(табигатьтә үскәнгә)

-Бик дөрес, балалар. Табигый материаллар килеп чыгышлары ягыннан өч төркемгә бүленеп карала:

  • Үсемлекләрдән барлыкка килгән табигый материаллар(яфраклар,җимешләр, тамырлар, чикләвекләр)
  • Хайваннардан барлыкка килгән табигый материаллар (йомырка кабыгы, лупа, кожа,мех, канат-каурыйлар)
  • Минераль калдыклар(таш, ком, балчык)

Укытучы сөйләгән вакытта  материалларны күрсәтә бара.

  1. Практик эшкә әзерлек.

-Балалар, без хәзер урманга барабыз. Анда бару өчен безгә нәрсәләрне белергә кирәк?

 (Куркынычсызлык кагыйдәләрен)

  • Экскурсия- ул шулай  ук дәрес.Шуның өчен экскурсия вакытында да дәрес вакытында үтәлергә тиеш кагыйдәләрне онытмаска, дөрес үтәргә тиеш булабыз: игътибар белән тыңларга, сорауларны оешкан төстә бирергә,үзара сөйләшмәскә,тәртипне сакларга. Урманда очраган әйберләрне, тартмаларыбызга сала барырбыз. Табигатькә сакчыл караш кирәклеген онытмаска кирәк.Агачларның яфракларын өзмәгез,җирдән генә җыябыз. Чөнки агачтан өзгән очракта, яфрак белән бергә яңа бөре дә өзелергә мөмкин. Онытмагыз табигать- ул тере! Аңа авырлык китетергә ярамый!

Табигатьнең дуслары булып, әлеге кагыйдәләрне үтәргә тиеш булабыз:

  • Агачларны һәм куакларны сындырма, үләннәрне йолкыма.
  • Гөмбәләргә тимә. Ашарга яраксыз булсалар да аларга басма, урап уз.
  • Пәрәвезләргә тимә, үрмәкүчләрне үтермә.
  • Кошларны куркытма.
  • Кыргый хайваннарны, кошларны тотма, өеңә алып кайтма.
  • Урманда тавышланырга ярамый. Кошларны, хайваннарны куркытасың. Үзең дә күп нәрсәне күрми һәм ишетми каласың.

  1. Экскурсиядә.

-Укучылар, карагыз әле, урман нинди төсләрдә?

(Кызыл, сары, яшел һ.б.)

-Әйе, балалар.Тылсымлы көз агачларны нинди матур төсләргә буяган. Биредә җанлы үсемлекләр генә шулай матурлык тудыра микән?Мондагы корыган агачлар да , иске агач төпләре дә үзенә күрә бер матурлык өсти. Алар куркыныч әкият геройларына ошаган.

  Әлеге тылсымлы дөньяда төрлечә яшәүчеләр бар. Бер төрләре бик кызыксынучан, бик шаян да; ә икенчеләре кешене яратып бетермиләр, караңгылыкка качалар. Әйдәгез , алар белән якыннанрак танышыйк.

   Ылыс күркәләре һәм имән чикләвеге- якын күршеләр, алар кечкенә кешеләргә ошаган.Агач ботакларында яшәсәләр дә, кайбер очракта кулга алам гына дигәндә , алар башлары белән түбәнгә очалар һәм коелган яфрак, үлән, ылыс арасына кереп югалалар. Аларны аннан инде табуы читен.Ә икенче язга инде ул үзе нәни генә агач булып үсеп чыгарга мөмкин.

 Укучылар, сез агачлар турында беләсез микән? Әйдәгез мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез тыңлагыз һәм җавап бирегез.

Җәй дә яшел, кыш та яшел,

Көз дә яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да

Җебе аның бер дә юк.

(чыршы)

 Чыршы-биек, матур агач. Ул 10 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Чыршылар бик озак үсә һәм бик озак- 500-600 ел яши дә .Аның кәүсәсендә сумала була.Чы р-

шы агачы елның һәр фасылында да яшел булып кала, ә ылыслар 5-7 ел буена коелмыйлар.

   Шулай ук һәрвакыт яшел агачларның тагын берсе ул нарат . Нарат агачының да кәүсәсендә сумала була .Наратның сумаласы яраларны бик тиз төзәтә .

Нарат һаваны чистартуга аеруча күп өлеш кертә.

 -Ә менә бу табышмакның җавабын белерсез микән?

Тәлгәшләре җем-җем итә

Күзнең явын алалар.

Кошлар аңа рәхмәт әйтеп

Ашханәдә калалар.

(миләш)

-Әйе, урманның матурлыгы булган әлеге агач белән без инде таныш . Без аны урманда гына түгел, урамда, үзебезнең мәктәп янында да күргәнебез бар. Миләш үзенең җимешләре белән кошларны көз көне генә түгел, ү кыш буе сыйлый.Миләш 150 ел яши .

Мин агачның иң ныгы

Курыкмыйм җил-давылдан.

Чикләвегем белән сыйлыйм

Хайваннарны, кошларны-

Бик яратам аларны.

(имән)

  • Имән бик нык агач, аның тамырлары да бик нык һәм тирәндә.Имән бик акрын үсә. Аның чикләвеге дә 30-40 елдан соң гына була. Имән бик озак яши- 300-400 ел.  Россиядә 700 ел үскән имән дә билгеле. Ә җир йөзендә великан имәннәр дә бар. Аларның яше 2000 елдан артып киткән . Бу агачларны саклыйлар икән.

Зифа, матур, үзе күркәм,

Аксыл күлмәген кия.

Җилләр аның ябалдашлы

Яшел чәченнән сөя.

Кешеләргә шифа итә

Аның яфраклары да.

Витаминнар бик күп икән

Бу агачның суында.

 (каен)

  • Карагыз әле, балалар каен агачы безнең урманыбызны чынлап та тагын да ямь ләндереп тора. Каенның ак кәүсәсендә кара таплар бар. Алар аркылы каен сулый икән.Эссе вакытларда алар ачыла һәм каеннның тамырларына һава китә. Карт каеннар биек була.Бу агачларның төпләре дә караңгы төстә була.
  • Укучылар, ә менә бу агач-өрәңге агачы.өрәңгенең яфракларын тылсымлы көз төрле төсләргә буяган. Агач яфраклары коелып аның тамырларына түшәлә һәм кышкы суыклардан саклый.Ә язын, алар череп, черемәгә әйләнә, туфракны баета.
  • Ә бу агачны барыбыз да белә. Бу нинди агач?

  (тополь)

-Әйе, балалар.Тополь агачлары башка агачларга караганда һаваны күбрәк чистарта. Кислородны күбрәк бүлеп чыгара.Бер тополь агачы 4 нарат, 7 чыршы кадәр һаваны эшкәртә. Яз көне бу агачларның бөреләре бүртә,һәм шома яфраклары чыга.Яфраклары шома булу сәбәпле алар яңгыр белән тиз юылалар.

  Урманда әле яңадан кыргый алмагачлар да үсә. Аларның алмалары ачы, ләкин кошлар һәм урмандагы җәнлекләр аны бик яратып ашыйлар.Кешеләр шушы алмагачлардан яңа төр сортлар уйлап тапканнар һәм аларны бакчаларында үстерәләр.

   Агачларның һәм куакларның яфраклары төрле формада һәм алар көз көне төрле төсләргә керәләр.

   Үсемлекләрнең җимешләре , орлыклары да төрле. Кайберләре бик ачык төстә, бик сусыл. Кайберләре канатлы, я чәнечкеле .Канатлары ярдәмендә алар төрле якка очып китәләр һәм яңадан үсеп китәләр. Мәсәлән тузганак һәм тополь мамыгы шулай үрчи. Ә кайберләре энәләре ярдәмендә киемгә яисә хайваннарның йонына ябыша . Без аларны төрле җирдә ташлап калдырабыз һәм алар үрчүләрен дәвам итәләр . Мәсәлән мондый төргә тигәнәк,шырланны карап була.Үсемлекләрнең үрчүенә кошлар да ярдәм итә. Алар үсемлекләрнеәң орлыкларын ашыйлар һәм бу орлыклар аларның тизәге белән төрле җиргә тарала.

  Ә кайбер үсемлекләр орлыкларын үзләре ыргыталар.Акация шундыйлардан. Орлыклары өлгергәннән соң,коры көнне аның янына барып тын гына тыңлап торсаң, куак янында черт-черт иткән тавыш ишетелә. Акация үзенең кузагын ачып, орлыкларын шулай як- якка чәчә.

   Тычкан, тиен һәм кошлар кышка запас туплыйлар. Орлыкларны яшереп, күмеп куялар. Һәм кайбер вакытта аларны оныталар. Бу орлыклардан яз көне яңа  үсемлекләр барлыкка килә.

   Шулай итеп төрле юллар белән үсемлекләр үрчиләр икән.Ә сез тагын нинди юллар белән үсемлекләрнең үрчүен беләсез?

V.Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Без нинди агачлар күрдек?

- Сез нинди агач яфраклары җыйдыгыз?

- Ә яфракларны озаграк саклау өчен, аларны киптерегә кирәк.Һәм сезнең гербарий килеп чыгачак.Гербарий ул-махсус җыелган һәм киптерелгән коллекция.Беренче гербарийны 17 гасырда  Италия укымышлысы Лукой Гини уйлап тапкан.

  Укытучы укучыларга яфракны ничек киптерергә кирәклеген аңлата.

 img580

-Аз гына кипшергән яфракларны кәгазь аркылы утюг белән үтүкләргә.Шуннан соң яфракларны кәгазь эченә салып, өстенә авыр әйбер бастырып куярга. Алардан гербарий, төрле аппликацияләр ясарга була.

 -Укучылар бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

-Без нинди яңа белемнәр тупладык?

-Нәрсәләргә өйрәндек?

-Безнең шушының белән дәресебез тәмам. Хәзер инде кире мәктәбебезгә кайтабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс".

Төсле кәгазь белән төрле композицияләр эшләү....

1 сыйныфта технологиядән эш программасы

1 сыйныфта технологиядән эш программасы...

Технологиядән ачык дәрес 2-4 кл.

Тозлы камыр белән эшләү....

2 сыйныф өчен технологиядән эш программасы

Л.Ю.Огерчук дәреслегенә нигезләнеп...

4 сыйныфта технологиядән дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең эффектлылыгын тәэмин итү өчен, дәрескә әзерләнү этабында ук өлешчә эзләнү технологиясен куллланырга мөмкин.Укучылар технологик карта буенча эш эзлеклелеген формалаштыралар, тормыш тәҗрибәсен ...

Гөмбәләр патшалыгында

2 сыйныфта  әйләнә-тирә дөнья дәресендә  "Гөмбәләр патшалыгында" темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты...

Гөмбәләр патшалыгында

"Гөмбәләр патшалыгында" темасы буенча презентация...