Технологиядән ачык дәрес 2-4 кл.
план-конспект урока по технологии (2 класс) по теме

Шаяхметова Нурфия Рафаиловна

Тозлы камыр белән эшләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tozly_kamyr.docx14.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тозлы камырдан яшелчәләр ясау.

Максат:

  1. Укучыларны тозлы камыр белән          эшләргә өйрәтү.
  2.  Эшләү күнекмәләрен үстерү.
  3. Хезмәткә өйрәтү,хезмәт дәресенә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: тозлы камыр, пумала , салфетка, конфет коробкасы.

Тема: Тозлы камырдан кәрҗин ясау, аны бизәү.

Максат:

  1. Укучыларны тозлы камыр белән          эшләргә өйрәтү.
  2.  Эшләү күнекмәләрен үстерү.
  3. Хезмәткә өйрәтү,хезмәт дәресенә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: тозлы камыр, пумала , салфетка, конфет коробкасы.

План.

I  Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар. Технология дәресебезне башлыйбыз. Эш урыннарыгыз әзерме?

II Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.Ләйлә, нәрсә ул камыр дигән сорауга синең җавапны тыңлап карыйк әле.(М.Ләйлә камыр турында сөйли). Әйе , укучылар , камыр-онны сыеклыкта болгатып ясалган куе масса икән ул.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Ә сезнең камырны тотып караганыгыз бармы соң? Аны нәрсәдән ясыйлар икән?(Он барлыкка килү турында укытучы сөйләве һәм презентацияләр)

Камыр белән кемнәр эшли соң?Алия, син сорауга җавап әзерли алдыңмы?(Низамова Алия чыгышы).

Әйе, укучылар, пешекчеләр хезмәте мактауга лаек. Ә сез нәрсәләр пешерергә һәм нәрсәләр ашарга яратасыз? Ләйсән, бу сорауга син ничек җавап әзерләдең?(С.Ләйсән чыгышы)

Укучылар , ә сез үзегез генә камырдан берәр әйбер ясап караганыгыз бармы? Ясап карыйсыгыз киләме? Без бүген гади генә камыр белән түгел,ә тозлы камыр белән эшләрбез.(Тозлы камыр турында укытучы чыгышы). Слайдта рецептлар күрсәтелә.Буялган камырны эшләү технологиясе турында сөйләү.

Тозлы камыр белән эшләгәндә төрле эш кораллары кулланылы.Мәсәлән:тарак,иләк,сарымсак ваклагыч һ.б.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле. Эш кораллары белән сак эш итәргә кирәк.Тозлы камыр тоткан кул белән күзләрне уарга ярамый.

Укучылар, инде көзнең соңгы аена да кердек. Уңышлар җыелып бетте.2 нче класс укучылары нинди яшелчәләр үстерделәр икән?Әйдәгез, табышмаклар тыңлап китик әле.(2 нче класс укучылары табышмаклар турында табышмаклар әйтәләр һәм рәсемнәрен күрсәтәләр.)

-Молодцы.

2 нче класс укучылары яшелчәләр, ә 4 нче класс укучылары кәрҗиннәр ясап карар.Эшкә тотынганчы ял итеп алыйк әле.

IV Ял итү минуты.

Хәерле иртә, күзләрем!(Күзләрне сыйпау) Уяндыгызмы?

Хәерле иртә, колакларым!(колакларны сыйпау) Уяндыгызмы?(кул учларын колакка куеп тору)

Хәерле иртә, кулларым! (Кулларны сыйпау)Уяндыгызмы?(кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым.(Аякларны сыпыру) Уяндыгызмы?(Тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш! (кояшка карау)

Мин уяндым!(Елмаю)

V Укучыларның мөстәкыйль эше.

VI Йомгаклау.

Эшләгән эшләрдән күргәзмә оештыру.

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс".

Төсле кәгазь белән төрле композицияләр эшләү....

1 сыйныфта технологиядән эш программасы

1 сыйныфта технологиядән эш программасы...

2 сыйныф өчен технологиядән эш программасы

Л.Ю.Огерчук дәреслегенә нигезләнеп...

4 сыйныфта технологиядән дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең эффектлылыгын тәэмин итү өчен, дәрескә әзерләнү этабында ук өлешчә эзләнү технологиясен куллланырга мөмкин.Укучылар технологик карта буенча эш эзлеклелеген формалаштыралар, тормыш тәҗрибәсен ...

3 нче сыйныф өчен технологиядән эш программасы

3 сыйныф өчен  Технология фәненнән  белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...

Технологиядән экскурсия дәрес.”Алтын көз патшалыгында”.

Әлеге дәреснең максаты булып укучыларны көзге табигать белән таныштыру, табышмаклар ярдәмендә үсемлекләрне тану, урмандагы тынычлыкны ,кошларны, үсемлекләрне саклау тора....