2 сыйныф өчен технологиядән эш программасы
рабочая программа по технологии (2 класс) по теме

Шигапова Лейсан Мансуровна

Л.Ю.Огерчук дәреслегенә нигезләнеп

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologiya.docx34.66 КБ

Предварительный просмотр:

Технология

Аңлатма язуы

2 нче сыйныф өчен технологиядән эш программасы

  1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);
  2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

       3.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

       4.    РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

       5.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

       6 Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

       7.Л.Ю.Огерчук  “Технология “ дәреслегенә  нигезләнеп төзелде.

         

     2 нче сыйныф өчен технология дәреслеге 1 нче сыйныфта алган белемнәрне тирәнәйта.Балалар  яңа технологиянең яңа төшенчәләре,яңа төр материаллар:камыр,картон,тегү һәм чигү энәләре, тукымалар белән танышалар.Терлекләрдән һәм үсемлекләрдән алынган  тукымалар төзелешен тикшерәләр һәм чагыштыралар .Материалларны кайчы, энәләр, уклау , камыр кисү ярдәмендә эшкәртүнең иң гвади күнекмәләрен алалар.Барлык дәресләр дә балаларны проект эшчәнлегенә әзерли.

         Башлангыч классларда укучыларны гомумхезмәткә әзерләүгә нигез салына. Хезмәткә өйрәтү-укучыларны укыту,тәрбияләү, һәрьяклап үстерүнең аерылгысыз өлеше.

 Хезмәткә өйрәтү процессында түбәндәге мәсьәләләр хәл ителергә тиеш: 

-хезмәт ярату, хезмәт кешеләренә  хөрмәт, табигатькә сакчыл һәм экономияле караш тәрбияләү,

-кече яшьтәге укучыларны җәмгыятькә файдалы хезмәткә тарту;

-эстетик, әхлакый һәм физик тәрбия бирү;

-иҗади сәләтләрен үстерү.

Укучылар төрле материаллардан файдаланып кул эше эшләүнең, үсемлекләр үстерүнең, укыту-күрсәтмә әсбаплар әзерләүнең, уенчыклар, сувенирлар ясауның тормышта кирәкле гади алымнары белән танышалар. Кәгазьне, катыргыны эшкәрткәндә алган белем һәм күнекмәләр башка материалларны  эшкәртү алымнарына ия булырга ярдәм итә. Укучыларның эстетик зәвыгын, иҗади сәләтен үстерә, халык һөнәрчелегенең төрле төрләренә  тартылуны үз эченә ала. Бу эшләрне башкарганда хезмәт куркынычсызлыгы  һәм шәхси гигиена кагыйдәләре белән танышалар. Дәресләр математика, сынлы сәнгать, әйләнә-тирә дөнья дәресләре белән бәйләп алып барыла.

            2 класс укучылары уку елы ахырына технология дәресләрендә түбәндәгеләрне белергә тиешләр:

-Төрле материалларны эшкәрткәндә хезмәт куркынычсызлыгы һәи шәхси гигиена  кагыйдәләрен;

-эш урынын оештыра һәм эш вакытында тәртип булдыра;

-иң гади техник рәсемнәрне, эскизларны аңлый, укый;

-эш коралларының исемен, кулланылышын, аларны файдалану кагыйдәләрен;

-тамга салу алымнарын (өлге, линейка, почмаклык, циркуль ярдәмендә);

-материалларны экономияләп тота;

-бүлмә гөлләрен карап үстерү кагыйдәләрен,

-чәчәк, яшелчә үсентеләрен ачык грунтта үстерү үзенчәлекләрен;

-хезмәтне планлаштыру һәм оештыру кагыйдәләрен;

-һөнәрләр турында гомуми мәгълүматларны.

-үз –үзләренә хезмәт күрсәтә белергә.

Технологиядән

укыту тематик план

Класс                    2

 Укытучы        Шиһапова Ләйсән Мансур кызы    

Сәгать саны        -барысы-34,  атнага -1 сәг.

Эчтәлек

Сәг.саны

1.

Технолояләр дөньясында.

1

2.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү технологияләре.

1

3.

Өйдә хуҗалык алып бару технологияләре.

2

4.

Терлекләрне карау һәм үсемлекләр үстерү.

2

5.

Материалларны эшкәртү технологияләре.

26

6.

Конструтор детальләреннән модельләр җыю.

1

7.

Үсемлек үстерү технологиясе

2

                                                                            Барысы

                               34

1 чирек-9 сәг.

2 чирек-7 сәг.

3 чирек-10 сәг.

4 чирек- 8 сәг.

Дәрес темасы

Материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Дәрес

саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Белем күнекмәләрен тикшерү төрләре

Дәреслек бите

Өй эше

Үткәрелде

План буенча

Факт

Технолояләр дөньясында- 1сәг.

1

Нәрсә ул технология

Технология  сүзенең мәгънәсенә төшенү, хезмәт төрләре һәм хезмәт кораллары белән таныштыру

1

кереш

фронталь

Кереш әңгәмә

3-4 б.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү технологияләре-1сәг.

2

Мин булдырам

Көндәлек эш төрләре белән таныштыру

1

комбинирован

индивидуаль

Көзге

эшләр башкару

6-7 б.

Өйдә хуҗалык алып бару технологияләре -2сәг.

3

Бүлмә җыештыру

Тәртипкә өйрәнү

1

комбинирован

Группа

белән эш

8-11  б.

Сор.җавап

4

Аш бүлмәсендә

Өстәл әзерләү, өстәл алдында үз-үзеңне тотырга өйрәтү

1

комбинирован

индивидуаль

12-13 б.

Терлекләрне карау һәм үсемлекләр үстерү-2сәг.

5

Кеше белән янәшә яшиләр

Терлекләр карау һәм үсемлекләр үстерү белән танышу

1

комбинирован

фронталь

Көзге

эшләр башкару

14-17 б.

Схема буенча сөйлә.

6

Чәчәкле үсемлекләрне орыктан үстерү

Чәчәкләрне, гөлләрне орлыктан үстерү технологиясе белән танышу

1

комбинирован

индивидуаль

18-19 б.

Материалларны эшкәртү технологияләре- 26 сәг.

7

Материалдан эшләнмәгә

Материал һәм эшләнмәне аера белү

1

комбинирован

индивидуаль

Табигый материаллар белән эш

20-23 б.

8

Кәгазь эшкәртү технологияләре

Кәгазь үзлекләре белән танышу

1

комбинирован

индивидуаль

Кәгазь белән эш

24-25 б.

Төрле кәгазь алып кил

9

Кәгазь коллекциясе

Сызым сызыклары танышу, турыпочмаклы детальләрне төрле ысуллар белән билгеләргә өйрәтү

1

комбинирован

индивидуаль

Кәгазь белән эш

26-31 б.

10

Өйдә консервлау  өчен банкаларга этикеткалар

Этикетка ясарга өйрәтү, фикерне формалаштыру

1

комбинирован

индивидуаль

Кәгазь белән эш

32-35 б.

11

Аппликацияле этикеткалар әзерләү

Аппликацияләр ясау технологиясе белән танышу

1

комбинирован

индивидуаль

Кәгазь белән эш

36-37 б.

12

Төсле кәгазьдән элмә уенчыклар

Төсле кәгазьдән элмә уенчыклар ясау

1

комбинирован

фронталь

индивидуаль

Кәгазь белән эш

38-41 б.

13

Чыршыга күләмле кәгазь уенчыклар

Чыршыга күләмле кәгазь уенчыклар ясау, шаблоннарны билгеләү ысуллары белән танышу

1

комбинирован

фронталь

Кәгазь белән эш

42-45 б.

Боҗралар ясап кил

14

Гирляндалар

Гирляндалар, боҗралардан чылбыр ясау

1

комбинирован

индивидуаль

Кәгазь белән эш

46-49 б.

15

Кисеп ясалган бизәкләр

Әйлән-бәйләнле бизәкләр, салфеткалар, кар бөртекләре ясау ысуллары белән танышу

1

комбинирован

Группа белән эш

Кәгазь белән эш

50-51 б.

16

Файдалы оригами

Янчык, тартмачык, пилотка ясарга өйрәнү

1

комбинирован

Группа белән эш

52-53 б.

Орлыклар алып кил

17

Табигый материаллардан эшләнмәләр җыю технологияләре

Табигый материаллардан эшләнмәләр җыю технологияләрен өйрәнү

1

комбинирован

фронталь

Табигый материаллар белән эш

54-55 б.

18

Бөртекләр һәм орлыклардан мозаикалар

Орлыкларны ябыштыру, мозаика ясау, орлыклар әзерләү технологиясе белән танышу

1

комбинирован

индивидуаль

56-57 б.

19

Пластилинда табигый материаллардан бизәкләр

Пластилиннан мозаика ясарга өйрәнү

1

комбинирован

фронталь

Табигый материаллар белән эш

58-59 б.

20

табигый материаллардан уенчыклар

Уенчыкларны күркәләрдән һәм чәнечкеле үләннәрнең өлешләреннән җыю алымнары белән танышу

1

комбинирован

фронталь

Табигый материаллар белән эш

60-61 б.

Кипкән чәчәкләр алып кил

21

Флористика

Кипкән чәчәкләр бәйләме ясау

1

комбинирован

фронталь

Табигый материаллар белән эш

62-63 б.

22

Чәчәк вазалары

Ваза ясау технологиясе белән танышу

1

комбинирован

индивидуаль

Табигый материаллар белән эш

64-65 б.

23

Камырдан әвәләү технологиясе

Тозлы  камыр рецепты белән танышу

1

комбинирован

Группа белән эш

Табигый материаллар белән эш

66-69 б.

24

“Икмәк булса, җыр да була!”

Камыр белән эшләу алымнарын өйрәнү

1

комбинирован

индивидуаль

70-71 б.

25

Туку материалларын эшкәртү технологияләре

Туку материалларын эшкәртү технологияләрен өйрәнү

1

комбинирован

фронталь

Тукыма белән эш

72-73 б.

26

Җепләр әзерләү һәм эшкәртү технологияләре

Җеп ничек эшләнгәнен ачыклау

1

комбинирован

индивидуаль

Тукыма белән эш

74-77 б.

Җепләр алып кил

27

Җепләрдән уенчыклар

Җепләрнең үзлекләрен өйрәнү

1

комбинирован

Күмәк эш

Тукыма белән эш

78-81 б.

28

Тукымадан эшләнмәләр әзерләү технологиясе

Тукымадан эшләнмәләр әзерләү технологиясе белән танышу

1

комбинирован

Группа белән эш

Тукыма белән эш

82-85 б.

туыма

29

Тукылган чуклы тастымаллар

Чуклы тастымал ясау, тукымадан турыпочмаклы детальне билгеләү техникасын өйрәнү

1

комбинирован

Группа белән эш

Тукыма белән эш

86-91 б.

30

Чигүле тастымаллар һәм кыстыргычлар

Чигү техникасы белән танышу

1

комбинирован

фронталь

Тукыма белән эш

92-99 б.

31

Китап кыстыргычы әзерләү

Китап кыстыргычы әзерләү технологиясен өйрәнү

1

комбинирован

индивидуаль

Кәгазь белән эш

100-101 б.

Конструтор детальләреннән модельләр җыю -1 сәг.

32

Конструктор белән эшләү

Конструктор детальләреннән модельләр җыю

1

комбинирован

индивидуаль

Конструктор белән эш

102-105 б.

Үсемлек үстерү технологиясе-2 сәг.

33

Декоратив-чәчәкле үсемлекләр үстерү

Үсемлекләр үстерү технологиясе белән танышу

1

комбинирован

фронталь

Бакчада эшләү

106-107 б.

34

Үсентеләрне ачык грунтка күчерү

үсентеләр күчерү технологиясе белән танышу

1

комбинирован

индивидуаль

108-109 б.

Әдәбият.

  1. Дәреслек ЛЮ.Огерчук “Технология “ Казан “Хәтер “ 2012 .
  2. “Примерная основная образовательная программа образовательного учреждения»  Москва « Просвещение «

2011 г.

  1. “Примерная программа для началҗны


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 сыйныфта технологиядән эш программасы

1 сыйныфта технологиядән эш программасы...

2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп»

2 сыйныф өченматематикадан белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»             Төзеде:   Фатыйхова Фәридә Харисовна...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

3 нче сыйныф өчен технологиядән эш программасы

3 сыйныф өчен  Технология фәненнән  белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...