Технологиядән ачык дәрес
план-конспект урока по технологии (3 класс) на тему

"Век живи, век учись!"

Ачык

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologiya_deresene_plan-_konspekt.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                               Балтач муниципаль районы Куныр  урта гомумбелем бирү мәктәбе

                          Башлангыч сыйныф укытучысы

                          Асхадуллина Гөлүсә  Габделфәртовнаның

                           технологиядән ачык  дәрес эшкәртмәсе.

                         (Район тәрбиячеләре өчен)

Тема.  Табигый материал белән эш. Орлыклардан аппликация ысулы белән тавис кошы ясау.

Максат. Укучыларның табигый материалларның төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү. 

Табигый материал белән эшләү алымнарын һәм күнекмәләрен  ныгыту.

Укырга һәм иҗат итәргә теләк тәрбияләү.

                       УУГ  формалаштыру:

  1. Бергәләп киңәшләшеп эшләү;
  2. Әзер эшләнмәне анализлау;
  3. Эш урынын дөрес  урнаштыру;
  4. Бирелгән план буенча эшне башкару;
  5. Бирелгән үрнәк белән үз эшләрен чагыштыру;
  6. Эшкә җаваплы караш тәрбияләү.

Материал:  картон, орлыклар,  җилем, пумала, чүпрәк, фолга.

Ресурслар:Технология,учебник,Т.М.Рагозина,А.А.Гринева,И.Л.Голова-нова.

Җиһазлау:  эш үрнәге, слайдлар.

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья.

Эш төре:Фронталь индивидуаль,парларда эшләү

                             Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт булдыру.

  1.  Мотивация.

Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

  • Хәзер, укучылар, барыгыз да такта янына чыгыгыз әле.
  1. Энергизатор.   Урман шавы.
  2. Исәнләштек,  хәл белештек,

Елмаештык, көлештек.

Яхшы кәеф белән менә

Без дәрескә керештек.

  • Укучылар, сезнең кәефләрегез ничек? Минем кәефем  дәрес башында бик яхшы (“Смешарик”ны тактага беркетәм).  Һәр укучы үзенең кәефен билгели.
  1. Актуальләштерү.
  1. Дәреснең темасын укучылардан таптыру. (һәр бала алдында иҗекләр, шул иҗекләрдән сүз төзергә кирәк).
  • Ап- пли – ка – ци - я  ( 1 слайд)
  • Әйе, балалар, без сезнең белән бүген орлыклардан аппликация ясарбыз. I – II сыйныфларда  без табигый материаллардан  аппликация ясадык (күргәзмәне карау).Нинди табигый материаллар куллануны ачыклау.
  1.  Ә бүгенге дәрес өчен безгә ниләр кирәк булыр икән?  Экранга карагыз әле.  (2 слайд)
  • теләк,
  • төгәллек,
  • пөхтәлек
  • һәм Сез – җиңүче..
  • Әйе, балалар, болар янына тагын әле сезнең фантазиягез дә кирәк булачак.
  1. Яңа төшенчәләр.
  1. Без  бүгенге дәрестә сезнең белән тавис кошын аппликация ярдәмендә сурәтләрбез. Ә аңарчы сез өегездә интернеттан тавис кошы турында алынган мәгълүмат белән таныштырырсыз. Я, кайсыгыз әзер?

1,2 укучы тавис кошы турында кыскача мәгълүмат бирә. (3 слайд – тавис кошы фотолары)

  1. Ә менә бу, укучылар, без эшлисе тавис кошы.(Аппликация үрнәге күрсәтелә.)
  • Әйтегез әле, бу кошның гәүдәсе нинди өлешләрдән тора?
  • Гәүдә, канат, каурый, койрык, муен, баш, бүрек, томшык.
  1. Эшне башкару өчен нинди орлыклар кулланырга кирәклеген табышмакларның җавапларын тапкач белерсез.

а)   Үзе – бер бөртек,

      Эче – мең бөртек,

       Башы – җирдә,

       Койрыгы – коймада.   (кабак)  

б)   Кулга алсаң, елтырый,

       Шарчыклары чылтырый. ( борчак)

в) Кечкенә генә капчык,

   Эчендә сары балчык.    ( тары)

г) Өе яшелгә буялган,

    Эчендә кызыл чаршау.

  •  Тышы яшел, эче  кызыл,

Нокта, нокта карасы. (карбыз  турында табышмаклар чишү.

(4 слайдта  җаваплар )

  • Нигез итеп нинди материаллар кулланырбыз?
  •  Картон.
  1. Укучылар, ә хәзер эшне башкару алымнары, ысуллары белән танышыйк.
  2. Орлыкларны буяу.  (5 слайд)
  • Укучылар слайдтагы ысулларны укыйлар.
  1. Күнекмәләр формалаштыру.

    1.Әзерләү технологиясе белән танышу.

     2.Эшкә керешкәнче, укучылар, клей белән эшләгәндә куркынычсызлык  кагыйдәләрен искә төшереп үтик.  (6 слайд, кагыйдәләр)

     3.Күзләр өчен электрон физкультминут.(Экранда күрсәтелгән слайд ярдәмендә.)

     4.Укучылар, мин сезгә эш үрнәген тәкъдим итәм. Ә сез менә шушы технологик карта һәм орлыклар ярдәмендә үзегезнең фантазияләрегезне, хыялыгызны эшкә җигеп, үзегезнең аппликациягезне башкарырсыз.Һәр пар укучы алдында технологик карта.

     5. Укучыларның мөстәкыйль  рәвештә парларда эшләве.  (талгын музыка астында)

  1.  Эш барышында хәрәкәтле физкультминут.

 V.Йомгаклау.Рефлекция.

 1. Укучылар, сез хәзер үз эшегезгә нинди бәя куяр идегез?

     2. Үзбәя.  (7 слайд:        - ә   әле     тырышырга кирәк;               - яхшы;  

  •                    бик яхшы )

 

  • Сез бу эшегезне кайда куллана алачаксыз, кемгә бүләк итәргә мөмкин? Укучыларның җаваплары тыңлана.

2.Эшләрдән күргәзмә оештыру.

  •  Сезгә кемнең эше бик ошады?
  • Кемне мактарга була? Дәрес ахырында кәефләрегез ничек?

3.Яхшы кәеф белән дәресне тәмамлыйбыз.  (Билгеләр кую)

VI.Өй  эше.

Орлыклардан яңа композиция уйларга.


     

        Тавис фазаннар семьялылыгына керә. Аның уртача авырлыгы 4 – 5 кг. Кечкенәрәк башы озын муенына урнашкан. Зур булмаган бүреге башын матурлап тора. Канатлары кыска, аяклары озын. Ата тависларның  аерым билгесе – аның искиткеч матур койрыгы. Койрыгының озынлыгы ярты метр тирәсе. Ә җәелгән шлейфы 150 см га кадәр җитә. Койрыгының матурлыгы каурый очларындагы күзләр.  Тависның каурыйларында зәңгәр, яшел, кызгылт – сары төсләр өстенлек итә. Ул үсемлекләр, җиләк – җимеш, ашлык бөртекләре белән туклана.

    Сезгә бәлки сәер тоелыр, ләкин тавис кошы әтәчнең якын туганы. Үзенең матур каурыйлары белән дан тота торган бу кош Һиндстан, Шри – Ланка кебек Азия илләрендә яши. Кыргый табигатьтә тавис кошы җирдә яшәүне уңайрак күрә. Ул тропик урманнардагы куе үләннәр арасында яши. Искиткеч тышкы матурлыгы нәтиҗәсендә тависны өй шартларында тотканнар. Алар патша сарайларында, храмнарда яшәгәннәр. Тавислар, каурыйларының койрык өлешендәге күзләр яшел, зәңгәр төсләр белән алмашынуы нәтиҗәсендә, тавыклар отрядындагы иң матур кошлар булып саналалар. Элекке  заманнардан бирле тависның каурыйлары костюмнарны һәм өйләрне бизәү өчен кулланылган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс".

Төсле кәгазь белән төрле композицияләр эшләү....

1 сыйныфта технологиядән эш программасы

1 сыйныфта технологиядән эш программасы...

Технологиядән ачык дәрес 2-4 кл.

Тозлы камыр белән эшләү....

2 сыйныф өчен технологиядән эш программасы

Л.Ю.Огерчук дәреслегенә нигезләнеп...

4 сыйныфта технологиядән дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең эффектлылыгын тәэмин итү өчен, дәрескә әзерләнү этабында ук өлешчә эзләнү технологиясен куллланырга мөмкин.Укучылар технологик карта буенча эш эзлеклелеген формалаштыралар, тормыш тәҗрибәсен ...

3 нче сыйныф өчен технологиядән эш программасы

3 сыйныф өчен  Технология фәненнән  белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...

Технологиядән экскурсия дәрес.”Алтын көз патшалыгында”.

Әлеге дәреснең максаты булып укучыларны көзге табигать белән таныштыру, табышмаклар ярдәмендә үсемлекләрне тану, урмандагы тынычлыкны ,кошларны, үсемлекләрне саклау тора....