Әйләнә- тирә дөнья фәненнән 2 сыйныф өчен тест
учебно-методический материал по окружающему миру (2 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна
Әйләнә- тирә дөнья фәненнән 1нче яртыеллыкка белемнәрне тикшерү тесты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл тест. 2кл. әйләнә- тирә дөнья. 18.22 КБ

Предварительный просмотр:

 Әйләнә-  тирә дөнья

1нче яртыеллыкка  белемнәрне тикшерү  тесты

1.“Табигать” төшенчәсенә туры килүче сүзләрне язып алырга:

Кар            болыт         коңгыз       бүре             боз               кирпеч                                     чүкеч          ком            кәрәс         имән           ромашка          су

  • Терек булмаган табигатьне белдерүче сүзләрнең астына сары карандаш белән сызарга;
  • Терек табигатьне белдерүче сүзләрнең астынаяшел карандаш белән сызарга.

2. Һава температурасын үлчәүче приборның исемен язып ал:

Үлчәү                          спидометр                  термометр  

Монометр        сәгать        метр

3.   Җөмләләрне тулыландыр:

 Су җылынганда   _________________________әйләнә.

     Су суынганда _____________________________әйләнә.

4. Күчмә кошларның исемнәрен язып ал:

Песнәк, торна, карлыгач, күгәрчен, кыр үрдәге, сыерчык, челән, саескан, кыр казы, сандугач.

5.Кешенең табигатькә дөрес мөнәсәбәтен күрсәткән юлларны тап:

а) Урманнарны кисеп бетерү

б) Агач һәм куаклар утырту

в) Калдык- постыкларны суга ташлау

г) Зоопарклар булдыру.

6.Нәрсә ул глобус?

а) Җир шары

б) Җир өслеге

в) Рәсемле шар

7. Ылыслы үсемлекләр яфраклы үсемлекләрдән нәрсә белән аерыла?

а) Ылыслы үсемлекләр яфраклы үсемлекләрдән тәбәнәк

б) Ылыслы үсемлекләрнең яфраклары- ылыслар

в) Ылыслы үсемлекләр урманда гына үсә.

8.Агулы гөмбәләрне тап:

а) Ак гөмбә

б) Үтле гөмбә

в) Чебен гөмбәсе

г) Усак гөмбәсе

9. Җөмләләрне тулыландыр:

Кеше тарафыннан үстерелгән үсемлекләр_______________  дип атала.

Кыргый табигать шартларында үскән үсемлекләр____________ дип атала.

10. Нинди хайваннарны йорт хайваннары дип атыйлар?

а) Кеше янында яши торган барлык хайваннарны

б) Кеше тарафыннан үрчетелә, тәрбияләнә, файдаланыла торган  хайваннарны

в) Үрчергә сәләтле барлык хайваннарны


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест (ПНШ)

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест (ПНШ)...

3 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы .Перспективалы башлангыч мәктәп

Программаның максаты: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәт...

4 нче сыйныф өчен тест

4 нче сыйныф өчен тест...

3 сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест

3 сыйныфларга  әйләнә-тирә дөнья фәненнән 1,2 бүлекләр  өчен тест...

2 сыйныф. Уку. Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү...

3 сыйныф. Уку. Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү...