технологическая карта урока по окружающему миру.
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему

Мусина Люция Ахуновна

Галимнәр уйлавынча,бал корты җирдә кешедән 50-60 мең елга алдан барлыкка килгән.Хәтта безнең Коръәндә дә “Умарта кортлары” дип аталган сүрә бар. Мөхәммәт пәйгамбәр дә әйткән бит: “Балны ашагыз,чөнки ул меңләгән
 авырулардан             терелтә”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yln-tir_fnennn_dres_plany.docx78.5 КБ

Предварительный просмотр:

I сыйныф

Әйләнә-тирә дәресе (Плешаков)

Технологик карта

Тема: “Хайваннарның кеше тормышындагы әһәмияте”

Тема

Хайваннарның кеше тормышындагы әһәмияте

Максаты

Укучыларны йорт хайваннары белән таныштыру һәм аларның әһәмияте турында аңлату.

табигый материал һәм пластилин белән эшләү күнекмәләре булдыру.

Йорт хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Йорт хайваннарының күптөрлелеге турында белү.

Кеше тормышында аларның әһәмияте турында белү.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, рәсем сәнгате

Материаллар :

- төп

- ярдәмлекләр

  А. А. Плешаков «Әйләнә-тирә дөнья»

Тема: «Хайваннарның кеше тормышындагы әһәмияте»

Эш дәфтәре, күрсәтмә материаллар

Оештыру  

парларда,  группаларда

Дәрес барышы

Дәрес “Әйләнә-тирә дөнья” дәресе белән параллель алып барыла.

Эш төрләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру өлеше Максат – табигый материал һәм пластилин белән эшләү күнекмәләре булдыру.

2.Төп өлеш.

Максат- әйләнә-тирә дөньяда хайваннарны төркемнәргә бүлергә өйрәтү.

3.Физкультминутка

Максат- балаларның игътибарлылыгын үстерү

4.Ныгыту .

5.Йомгаклау

Дәрес башында “Кошка, которая гуляла сама по себе” мултьфильмын карарга була.

6.Нәтиҗә ясау.

Слайд 1, 2 күрсәтелә

Бирем 1

Тактага төрле хайван рәсемнәре эленә (Мәсәлән: бал корты, күгәрчен, аю, эт, тавык, үрдәк, черки, кырмыска, сыер, төлке, кәрәс балыгы).

Бирем: хайваннарны төрләргә бүл.

                                          Хайваннар

Бөҗәкләр

Җәнлекләр

Балыклар

Кошлар

Йорт хайваннары

Кыргый хайваннар

Йорт кошлары

Кыргый

Ниниди төр үзе генә калды?

Һәр төрнең үзенчәлекле ягын ата.

Бу төрләргә тагы нинди хайваннарны кертеп була?

Бөҗәкләр.

Бирем 2.

Әйдәгез һәр төр хайваннар белән якыннанрак танышыйк. Беренче төр-бөҗәкләр.

Дәреслек, 42 бит.

Бөҗәк рәсемнәрен карау.

Бөҗәкләр нинди файда китерә?

Яңа профессия  белән танышу.

“Мине таны”

Бирем 3 .

Җәйнең буе бал җыя, 
Кышның буе хәл җыя. 

 

 “Кечкенә бал  кортының зур серләре”

     

      Иң беренче умарта дигәч,безнең күз алдына бал кортлары килә.Төрле чәчәкләр нектарыннан бал эшләп чыгаручы умарта кортын бөек швед ботанигы һәм врачы Карл Линней 1758 елда бал корты дип атаган.

Галимнәр уйлавынча,бал корты җирдә кешедән 50-60 мең елга алдан барлыкка килгән.Хәтта безнең Коръәндә дә “Умарта кортлары” дип аталган сүрә бар. Мөхәммәт пәйгамбәр дә әйткән бит: “Балны ашагыз,чөнки ул меңләгән
авырулардан         терелтә”.
     Нәрсә соң ул – бал корты? Нигә аны бал корты диләр? Ул чәчәктән чәчәккә очып бал җыючы бөҗәк.

-Бал кортларының күзләре бик яхшы күрә, хәтта ерактагы предметны да алар 60 тапкыр зуррак итеп күрә.

- Бер секунд эчендә ул канатларын 500 тапкыр кагарга өлгерә.

     -  Кирәкле чәчәк исен ул бер километр ераклыктан сизә.

     -  Алар ясаган кәрәзне галимнәр математик могҗиза диләр.

     -  Табигатьтә бал кортларының 30 меңгә якын төре бар.

     -  Бал кортының очу тизлеге-22 км/сәг.

     - 0,5 кг бал җыю өчен бал кортына чәчәктән уиартага 10 млн.тапкыр очарга кирәк,ул көнгә якынча 7 мең чәчәктә булырга тиеш.

     -  Бал кортының 5 күзе бар.Өчесе башның өске өлешендә һәм икесе алгы якта.

     Кортларның яшәү урыны умарта дип атала.Кортларны карап, тәрбияләп,аннан бал алучы кеше – умартачы .

Иң төп продукт ул – Б А Л .

Чәчәк балы йөрәк –кан тамырлары, үпкә, нерв, салкын тию,тире, күз авыруларын профилактикалауга,шулай ук яраларны, пешкән җирләрне дәвалауга булышлык итә,ашказаны-эчәк тракты,бавыр,бөер эшчәнлеген көйли,косметикада кулланыла.Яфрак балы каннарында гемоглобин җитмәгән кешеләргә, эчәклек начар эшләгәндә файдалы.(яфрак балы да бар – падевый .Андый бал умарта кортлары нектар түгел,кайбер үсемлекләрнең татлы яфрак һәм сабак бүлендекләрен яки үсемлекләрдә яшәүче гөбләләр һ.б. бөҗәкләр бүлендекләрен (андый бүлендек баллы чык дип атала)җыйганда алына.).

Көн саен зурларга 100-150гр., балаларга 30 гр. Куллансаң, иммунитет арта,организмның көче арта,гомер озыная.

Балның кайдан җыелуына карап төрле төрләре бар: карабодай балы, чәчәк балы,юкә балы.Юкә балы дәвалану өчен иң файдалысы санала.

       

Бал кортлары кая яши?

Аларны кем карый?

Балдан кала, бал кортлары тагын нинди продуктлар эшләп чыгаралар?

Кыргый хайваннар.

Бирем 6

Таблицадан хайваннар төркемен карыйбыз.

Табигатьтә яшәүче, ягъни нинди кыргый хайваннарны беләсез?

Кешеләргә алар нинди файда китерәләр?

Кыргый хайваннарны кеше кая күзәтә ала?

Бирем 7

Дәреслек, 44 бит.

Картинаны карау. “Коллаж” төшенчәсен аңлату.

Бирем 8

Әйдәгез бездә сезнең белән коллаж төзеп карыйк. “Кызыклы коллаж” конкурсы үткәрү.

Группаларда эш:

  • тема буенча әнгәмә;
  • эскиз ясау;
  • коллаж ясау;
  • нәтиҗә ясау;

Бирем 9

Без сезнең белән бик кызыклы коллажлар ясадык. Ә хәзер үзегезгә ошаган бер хайван турында сөйләгез.

Хайваннар турында табышмаклар чишү.

Песи  турында әңгәмә.

Укучылар, нинди материаллардан песи ясап була? (мамык, кәгазь, пластилин, табигый материаллардан).

Әгәр мин сезгә, без  бүген “әвәләү” алымын кулланып песи  ясыйбыз дисәм, сез безнең нинди материал кулланачагыбызны әйтә аласызмы? (Пластилин).

Бирем 10

Дәреслек, 46 бит.

План буенча практик эш.

Бирем 11 (БА).

Ания белән Васил сезгә сюрприз ясаганнар.

Дәреслек, 47 бит.

Йорт хайваннары.

Бирем 12 (Б).

Йорт хайваннары турында әнгәмә:

Ни өчен аларны йорт хайваннары дип атыйлар?

Йорт хайваннары кешегә нинди файда китерәләр?

Ничек уйлыйсыз, йорт хайваннары кеше булышлыгыннан башка гына яши алалармы?

Йорт хайваннарын дәвалаучыны кем дип атыйлар? (Ветеринар).

Хайваннар белән бәйле тагын нинди профессияләр беләсез? (Көтүче, сыер савучы, һ.б.).

Бирем 13

Пластилиннан йорт хайваны ясап буламы?   Слайд 10

Дәреслек, 49 бит.

Эш барышында нинди алымнар кулланачакбыз?

Нинди йорт хайваны ясыйсыгыз килә? Ни өчен?

Сез аны ничек ясаячаксыз?

Бирем 14 (К).

Практик эш (Йорт хайваны әвәләү).  Слайд 11

  • Сезгә дәрес ошадымы?
  • Нәрсәләр турында белдегез?

Дәреснең максатын укыйлар , теманы ачыклыйлар.

Слайд 3

Җөмләләрне тәмамла:

  • Пластилин белән эшләр өчен, аны.......
  • Пластилин белән эшләр өчен.....кирәк
  • Пластилинны..........кулланалар.

Тактада эш:

1пар - йорт хайваннарын ,2 пар- кыргый хайваннарны, 3 төркем – бөҗәкләрне, 4 төркем – кошларны аерып җыя.

  • Балыклар төркеме.
  • Йорт хайваннары кешеләр янында яши.Алар кулга ияләшкән.
  • Бфктерияләр,микроскоптан гына күренә торган тереклек ияләре.

Слайд 4

Слайд 5

  • Алар матур.
  • Чәчәкләргә куналар.
  • Үрмәкүч чебеннәрне тота.

Хәрәкәтләргә карап профессия төрен танып әйтү.

 (Бал корты)

-Умарталарда яшиләр.

- Аларны умартачылар карый

- Перга,прополис.

Слайд 5

Укучылар санап чыгалар.

Керпеләр тычканнарны тоталар

  • Зоопаркта.

Дәрескә укучылар төрле фотолар, хайван рәсемнәре алып киләләр.

Укучылар хикәясен тыңлау.

Слайд 6

Слайд 7

Слайд 8,9

Табышмак чишү һәм нинди материалдан хайван фигурасы ясый алганны белү.

Ике төркемгә бүленеп табышмаклар әйтешү.

* Бер җәнлек үзенә тарта, 
Берсе читкә ыргыта. 
(Тавык)

* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. 
(Кәҗә)

* Кабара, кабара, кабара күк, 
Кабарып пешкән икмәк күк; 
Шыгай улы кунак күк, 
Киенеп чыккан кияү күк. 
(Күркә)

* Тимерче дә түгел, 
Балта остасы да түгел, 
Үзе авылда беренче эшче. 
(Ат)

* Безнең өч дустыбыз бар: 
Берсе ашата, 
Икенчесе эчертә, 
Өченчесе йорт саклый. 
(Ат, сыер, эт)

* Үлән ашый, май ташый. 
(Сыер)

* Сакалы бар, акылы юк. 
(Кәҗә)

* Ашата, туендыра, 
Җылыта, киендерә, 
Кешене сөендерә. 
(Сарык)

* Бүре түгел - көрән, 
Куян түгел − озын колаклы, 
Ат түгел − тояклы. 
(Ишә

* Кешенең дусты, йортның сакчысы. 
(Эт)

* Үзе мич башында, 
Үзе тун ябынып йоклый. 
(Мәче)

* Берсе өйне саклый, 
Берсе тышны саклый, 
Үзләре бер-берсенә кан дошманы. 
(Мәче һәм эт)

* Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри. 
(Каз бәбкәсе)

* Йомры, йомшак сары йомгак 
Йөгереп йөри чирәмдә. 
(Чеби)

* Йон йомгагым − бөдерә, 
Су күрдеме − йөгерә. 
(Үрдәк бәбкәсе)

* Суда юынып алды, 
Өсте коры калды. 
(Каз)

* Мыегы бар, сакалы юк, 
Туны бар, чапаны юк; 
Файдасы өйдә булгач, 
Яланга сәфәре юк. 
(Мәче)

* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә. 
(Ташбака)

Заявка на участие в районном заочном конкурсе учителей начальных классов «Разработка технологических карт уроков на основе системно-деятельностного подхода, соответствующих требованиям ФГОС НОО. Проект «Технологическая карта урока».

1.Фамилия, имя, отчество автора

Мубаракшина Рамзиля Абделькарамовна

2. Должность

Заместитель директора по ВР, учитель начальных классов

3. Место работы (название учебного заведения по уставу)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеякинская средняя общеобразовательная  школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

4. Педагогический стаж (полных лет на момент заполнения анкеты)

18

5. Квалификационная категория

вторая

6. Предмет

технология

6. Тема урока

Хайваннарның кеше тормышындагы әһәмияте

7.  Контактный телефон

89179058834 (855)632-94-23

8. Электронная почта

Ildan03@mail.ru

______________________                             Мубаракшина Р.А.

МБОУ «Нижнеякинская СОШ»  выдвигает        Мубаракшиной Рамзили Абделькарамовны  на участие в районном заочном конкурсе учителей начальных классов

Руководитель образовательного учреждения         _______________                 Насибуллин Ф.Г.

                                      Дата " ____ " _______________ 2011 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по окружающему миру "В мире звука," умк "Планета знаний", 2 класс

Автор материала (ФИО) Петличёва Татьяна ВалериевнаДолжность (с указанием преподаваемого предмета)Учитель начальных классовОбразовательное учреждение МОУ «СОШ №3 с УИОП»Класс (возраст) 2...

Технологическая карта урока по окружающему миру, 3 класс. Тема.Страны и народы на политической карте мира.

Технологическая карта урока для 3 класса по окружающему миру по программе "Перспектива". Тема. Страны и народы на политической карте мира....

Технологическая карта урока по окружающему миру на тему: "Россия на карте" 2 класс

Тема: «Россия на карте»Цели деятельности учителя: формирование умения, связанные с чтением карты; умение правильно показывать объекты на настенной картеПланируемые результатыПредметные:зна...

Методическая разработка " Технологическая карта урока по окружающему миру в 4 классе на тему: "Карта полушарий". Практическая работа "Карта полушарий", УМК "Планета знаний"

Методическая разработка " Технологическая карта урока по окружающему миру в 4 классе на тему: Карта полушарий. Практическая работа "Карта полушарий", УМК "Планета знаний"...

Технологическая карта урока по окружающему миру "Земля на карте. Путешествие по материкам и частям и света" (2 класс, УМК "Школа России")

Тип урока: “открытие” нового знанияЦели деятельности учителя: формирование у обучающихся представлений о физической карте мира, умений находить и показывать океаны и материки. Задачи ...