Россиянең урманнары
презентация к уроку по окружающему миру (4 класс) на тему

Салихова Кадрия Валиевна

Әйләнә-тирә дәресендә куллану өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rossiyanen_urmannary.docx24.5 КБ
Файл rossiyanen_urmannary.pptx2.1 МБ

Предварительный просмотр:

             Тема: Россиянең урманнары.

        Максатлар: 1. Укучыларда урман зонасы турында күзаллау                          

        булдыру;  урманнар зонасының географик            

        урыны, урманнар зонасының өлешләре: тайга,

        катнаш һәм киңъяфраклы урманнар;        

        үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән

        таныштыру.

                                  2. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген актив-        лаштыру; карта белән, өстәмә әдәбият , герба-

        рий белән эшләү күнекмәләрен, мөстәкыйль-

                                     лекләрен үстерү.

                                3.   Эстетик тәрбия бирү. Туган як табигатенә

        мәхәббәт хисләре уяту.

            Җиһазлау: табигый зоналар картасы, гербарийлар, кошлар

        тавышы язмалары, ДВД “Россиянең урманнары”,

        проектор, ноутбук, магнитофон.

            Материал: дәреслек, 98-105б., эш дәфтәре 31б, дәрес эшкәрт-

           мәсе, 92-100б., тест №14, И.Х. Мияссарова “Та-

        бигать һәм балалар.”4б.,15-22б.

   I. Оештыру өлеше, дәреснең темасын, максатларын хәбәр итү.

   Кошлар тавышы язмасы куела. Җ.Тәрҗемановның “ Табигать китабы” шигыре укыла:

       Әйдәгез, урманга

Һәм кырга,

       Табигать китабын

Укырга.

       Бу китап гаять зур,

Гаять бай.

       Анда бар:

Җир,

       Су,

           Күк,

                 Кояш,

                          Ай.

                                   Йөрибез уманда,

                                          Аланда,    

                                   Җәнлекләр,

                                          Кош-кортлар

                                   Күп анда...

                                 Хуш исле чәчәкле

                                       Җөмләләр,

                                 Нокталар урынына

                                       Гөмбәләр.

                                                    Биредә сүзләрнең

                                                              Яме бар:

                                                              Исе бар,

                                                              Тәме бар.

                                  Кайберсен авызга

                                       Кабасың,

                                  Искиткеч ләззәтен

                                       Табасың.

                                  Хәтта син йомсаң да

                                       Күзләрне,

                                  Укыйсың бу тере

                                       Сүзләрне...

  -Бу шигырьнең эчтәлегендә безнең дәресебезнең темасы һәм максатлары яшеренгән.Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә без нинди табигать зонасын өйрәнербез? (Шигырь  урман турында, димәк, без урманнар зонасын өйрәнербез.)

  -Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы “Россиянең урманнары”. (слайд)

Бүгенге дәрестә урманда үсүче агачлар һәм анда яшәүче җәнлекләр, кош-кортлар турында өйрәнербез.

  -Яңа темага керешкәнче, алдагы дәрестә алган белемнәребезне искә төшереп, ныгытып үтәргә кирәк.

 

 II. Белемнәрне тикшерү һәм бәяләү.

  1. Фронталь эш.

-Алдагы дәрестә без сезнең белән нинди табигый зона турында сөйләштек? (Тундра зонасы.)

-Картадан тундра зонасын күрсәтегез, һәм аның турында ниләр беләсез?

-Әйдәгез, акыл һөҗүме үткәреп алыйк.

1) Тундрада нинди үсемлекләр үсә?

    -болан мүге (ягель)

    -мүкләр

    -күк җиләк

    -нарат җиләге

    -кәрлә каен

    -кәрлә тал

2) Тундрада нинди хайваннар яши?

    -лемминг

    -ак төлке

    -кыргый төньяк боланы

    -бүре

    -торна

    -кыр казлары

    -аккошлар

    -шөлди

    -ак көртлек

    -ак ябалак

    -төньяк лачыны

    -ак торна

    -кече аккош

    -кызыл түшле казарка

-Иптәшләрегезгә нинди үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләр идегез? (Укучылар чыгышы.)

2. Тест №14 “Тундра.” ( Җаваплар слайд бенча мөстәкыйль тикшерелә.)

III. Физкультминут. «Агач, төп, кәүсә...”

IV. Яңа тема өстендә эш.

  1. Видиоязма буенча урманнар зонасы белән таныштыру.
  2. Табигый зоналар картасы буенча аңлатып сөйләү:

-Урман зонасы тундра зонасыннан көньякка урнашкан,  

картада яшел төс белән бирелгән. Урманнар зонасы уртача пояста, димәк, монда елның 4 фасылы да бар. Урманнар зонасының күп өлеше Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Себер тигезлекләрендә һәм шулай ук Урта Себер яссытаулыгында ята. Бу зона-иң зуры.

Ул өч өлештән тора: тайга, катнаш урманнар, киңъяфраклы урманнар. (Слайд№4,5.)

  1. Гербарийлар белән таныштыру.
  2. Безнең яклардагы агачлар белән якыннанрак таныштыру:

 -Татарстан республикасы һәм безнең авылыбыз да катнаш

урманнар зонасына туры килә. Олы кешеләрнең сөйләве буенча, безнең авылыбыз утырган урын элек калын кара урманнар белән капланган булган. Безнең бабаларыбыз шул агачларны чистартып,

монда килеп урнашканнар. Агачлардан әрчелгән урыннарга иген чәчкәннәр. Безнең якларда урманнар сирәк булса да, катнаш урманнар зонасында үсүче агачларны биредә еш очратасың.

   -Безнең авылга якын нинди урманнарны беләсез?(Сизнер, Торҗа урманы.)

   -Мин сезнең башыгызга серле калфак кидерсәм, сез агач булып сөйләшә башлыйсыз.(Укучыларга агач исемнәре язылган калфак кидерелә һәм уку өчен текст бирелә, слайдта сөйләүче агач рәсеме.)

   -Мин, Каен Каюмов, тундрадан алып Европага һәм Урта Азия далаларына кадәр таралганмын. Мине ерак тайгада да очратырга мөмкин. Бер Татарстанда гына да мин 140 мең гектар чамасы мәйдан биләп торам. Кешеләргә мин бик күп файда китерәм:өч-дүрт яшемдә чакта ук  урман полосаларында кар тота башлыйм, көчле җилләргә аз гына булса да тоткарлык ясый алам, үземнең ямь-яшел яфракларым белән кечкенәдән үк җилфердәп утырам.

Минем ботакларыма кунып кошлар сайрый. Шуңа күрә кешеләр мине яр һәм юл буйларына, урамнарга, паркларга, бакчаларга да күпләп утырталар. Мин каты агач. Шунлыктан, минем бүрәнәлә-ремнән өйләр салалар, такталарымнан идән-түшәм сайгаклары җәяләр. Минем кайрыларым астыннан тәмле ширбәтләр суырып алалар. Һи, сөйләп кенә бетерерлекмени минем файдаларымны!..

Шуңа күрә кешеләр аерым авылларны минем исемем белән атап йөртәләр.

  -Мин, Усак Усманов, әлбәттә, мин Каен кебек озак яши алмыйм, кырык-илле яшь тулу белән, минем гомерем бетә. Чөнки мин бик яшьләй черек авыруына бирешәм. Мин йомшак агачлардан саналам. Шушы йомшаклыгым белән кешеләр тормышында үземә аерым урын алып торам. Әйтик, улак, көрәк кебек кирәк-яракларны миннән ясыйлар. Аннары кешеләр иртән тору белән сызып җибәрә торган шырпы нәрсәдән эшләнә? Миннән! Көн саен миллионнарча тираж белән чыга торган гәзит кәгазьләре нәрсәдән эшләнә? Миннән-Усактан! Кыскасы кешеләр миннән башка көн итә алмаслар иде.

   -Мин, Юкә Юнысова, бик әкрен үсәм. Аның каравы, мин өч-дүрт йөз ел яшим. Кешеләр миннән никадәр файда күрәләр: яшьрәк чакта минем кайрыларым белән тире илиләр, ә алтмыш-җитмеш яшькә җиткәч, шушы ук кайрыларымнан мунчала ясыйлар. Кәүсәләремнән класс такталары, умарталар, сандыклар, һәм гаҗәеп матур уенчыклар ясыйлар. Минем турыда кешеләр: “Бер төп юкә агачының чәчәге бер гектар карабодай чәчүлеге биргән кадәр бал бирә”,-диләр. Менә бит минем өстенлегем нәрсәдә. Аннары минем чәчәкләрем бал биреп кенә калмый, аларны кешеләр дару итеп тә кулланалар. Минем чәчәкләремнән ясалган даруны эчсәләр, кешеләрнең йөрәкләре тынычлана, аларның нервлары ныгый.

   -Мин, Зирек Зиннәтов, тугайлыкларны, елга буйларын һәм гомумән, дымлы урыннарны яратам. Шундый җирләрдә рәхәтләнеп утырам. Кәүсәләрем җиңел һәм бик йомшак. Ә инде суга керсәм, бөтенләй ныгып китәм. Минем шундый үзенчәлегемне искә алып кешеләр мине җир асты корылмалары өчен һәм күпер субайлары өчен файдаланалар. Мин бик зур һәм авыр күперләрне күтәреп торам. Моннан башка тагын бер сыйфатым бар, минем кайрыларымнан бик яхшы буяулар ясыйлар. Скрипка такталарын, гармун яңакларын, сәгать тартмаларын нәкъ менә миннән-Зиректән ясыйлар инде, чөнки минем тиз генә ярылмый торган һәм тавышны яңгырата торган сыйфатларым да бар .Кешеләр кайбер авылларны минем исем белән дә атап йөртәләр.

  - Без, Чыршы Шәрипова һәм Нарат Нуриев булабыз. Безнең кадеребезне, матурлыгыбызны беләсегез килсә, Г.Тукай шигырь-ләрен тыңлап карагыз һәм илебезнең олы художнигы И. Шишкин картиналарына күз салыгыз. Безне мактап тикмәгә генә шигырь язмаганнар. Безнең матурлыгыбызга сокланып, тиккә генә картиналар эшләмәгәннәр алар.

   

  1. Видиоязмадан урманда яшәүче җәнлекләр, кошлар белән

танышу.

     6. Тайганың кайбер хайваннары турында дәреслек буенча уку. (102 нче бит.)

     7. Дәфтәрләрдә эш.(31нче бит.)

  1) Гамәли эш.

Үзең билгели алган урман үсемлекләрен яз. (Слайд№11.)

Җаваплар тикшерелә.(Слайд№12)

 2) Дәреслек ярдәмендә таблицаны тутыр. (Слайд№13)

Җаваплар тикшерелә.( Слайд№14)

 

V. Йомгаклау.

  1. Нәтиҗә ясау.

 -Россиянең урманнары зонасына нинди урманнар керә?

  2. Билгеләр кую.

  3.Өй эше бирү.

   1) Дәреслек 104б., сораулар.

   2) Дәфтәр 33-34 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Россиянең урманнары

Слайд 2

Дәреснең максатлары: 1.Укучыларда урман зонасы турында кузаллау булдыру; урманнар зонасының географик урыны, урманнар зонасының өлешләре:тайга, катнаш урманнар һәм киңяфраклы урманнар; үсемлекләр һәм хайваннар дөн ь ясы белән таныштыру. 2.Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру; карта белән, өстәмә әдәбият, гербарий белән эшләү күнекмәләрен һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү. 3. Эстетик тәрбия бирү. Туган ил табигатенә мәхәббәт хисләре уяту.

Слайд 3

А1 3) А2 3) А3 4) А4 4) В1 3) В2 1) С1 1),2) С2 2),4)

Слайд 5

Урманнар Тайга Катнаш урманнар Ки ң яфраклы урманнар Каен, карагай Чыршы, нарат Өрәңге, имән

Слайд 6

Каен

Слайд 7

усак

Слайд 8

юк ә

Слайд 9

Зирек

Слайд 11

Гамәли эш Үзең билгели алган урман үсемлекләренең и семнәрен яз

Слайд 12

Чыршы, нарат, карагай, ак чыршы, кедр нараты, имән, өрәңге, юкә, корыч агач, карама, усак, зирек, каен.

Слайд 13

Урман төре Анда үсә торган агачлар Тайга Катнаш урман Киң яфраклы урман Нинди урманнар була

Слайд 14

Нинди урманнар була Урман төре Анда үсә торган агачлар Тайга Чыршы, нарат, карагай, ак чыршы, кедр Катнаш урман Чыршы, нарат, карагай , усак , каен Киң яфраклы урман Имән, өрәңге, юкә, карама, корыч агач


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Великие победы Россиян

Расширить знания учащихся о победах россиян в разных сферах жизни, - в разные исторические эпохи; - формировать гражданские и патриотические чувства; - воспитывать чувство гордости за Россию...

Мы - Россияне. Презентация. Внеклассное мероприятие.

Мы - Россияне. Презентация. Внеклассное мероприятие....

Программа воспитательной работы "Мы- россияне"

Воспитательная программа "Мы-россияне"ориентирована и направлена на формирование у учащихся высокого патриотического сознания, верности своему Отечеству. Программа представляет комплекс взаимосвязанны...

Мы-Россияне

Презентация для беседы о многонациональном составе нашей страны. Можно использовать для внеклассного мероприятия и на уроках окружающего мира , автор А.А.Плешаков,3класс , тема: "Общество"...

мы - россияне

Родина,  родные… В  корнях  этих  слов  близкие  каждому  образы:  мать  и  отец,  родители,  те  кто  дает  жизнь  ново...

Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре

4 нче сыйныфта Әйләнә-тирәдән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. УМК "Школа России"...

Как трудятся россияне

Презентация по окружающему миру умк 21 век, 2 класс...