Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) на тему

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

4 нче сыйныфта Әйләнә-тирәдән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. УМК "Школа России" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

Муниипаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе”

4 нче сыйныфта Әйләнә-тирә дөнья дәресе

Тема:Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре.

Укытучы:Гинаятуллина Т.Ш.

2013/2014 нче уку елы

Тема: Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре.

Максат: 1) Укучыларны Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре белән таныштыру;

2) Укучыларның Россиянең тигезлекләре һәм таулары турында алган белемнәрен ныгыту;

3) Укучыларда Россия табигате белән кызыксыну һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт  тәрбияләү.

Материал: Әйләнә-тирә дөнья 72-76 бит,тест биремнәре

Җиһазлау: Презентация, физик карта,эш дәфтәре.

Дәрес барышы

  1. Белемнәрне тигезләү.
  1. Такта янында укучылар чыгышы
  2. Тест биремнәрен үтәү

Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Картада төсләр нәрсәләрне күрсәтә?
  • Тигезлекләр, таулар.
  • Ә зәңгәр төс белән нәрсәләр сурәтләнә?
  • Океаннар,диңгезләр,елгалар һәм күлләр
  • Шулай булгач, бүген без нәрсәләр белән танышырбыз?
  • Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре белән.
  • Әйе, балалар без бүген Россиянең диңгезләре, елгалары һәм күлләре буйлап сәяхәткә китәрбез.1слайд

Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. Кереш сүз: Россия – ярларын 12 диңгез юган бердәнбер дәүләт. Бу диңгезләр өч океан бассейнына керә: Төньяк боз океаны, Тын һәм Атлантик океаннар (2 слайд)
  2. Практик эш:

А) Картада Төньяк Боз океанының, Тын океанның диңгезләрен тап.

- Балтик диңгезен һәм Кара диңгезне тап.

- Ярымшарлар картасыннан карап, Балтыйк һәм Кара диңгезләр Атлантик океанның коры җиргә бик нык эчкә кереп торган өлешләре булуына ышан.

  1. Россиянең диңгезләре белән таныштыру.

 Үзбәя.

  1. Дәфтәрдә эшләү

Диңгез һәм океан атамаларын языгыз.

Үзбәя.

Физкультминут

  1. Күл ул ябык коры җирдә чокырланып су җыелып торган урын.
  • Алар океанның бер өлеше була аламы?
  • Юк, була алмый, чөнки ул коры җирдә.

Күлләрне җирнең Зәңгәр күзләре дип йөртәләр. Россиядә 2 миллионнан артык зур һәм кечкенә күлләр бар.Күлләр төче яки тозлы сулы булалар.

(Күлләр белән таныштыру)

  1. Карта белән эш. Күлләрне  күрсәтегез.

Үзбәя.

  1. Дәфтәрдә эш

(Күл атамаларын яз)

Үзбәя.

  1. Елгалар,- күлләр кебек үк, Россиянең байлыгы һәм горурлыгы. Елгалар табигый агып тора торган сулар. Алар җир өсте һәм җир асты сулары белән туенып торалар.
  • Елганың өлешләрен атагыз әле.
  • Һәр елганың башы, ике яры, тамагы була.
  • Океанга, елгага, күлгә коя торган яки комлыкта, сазлыкта югала торган елга төп елга дип атала, ә аларга килеп кушыла торган елгалар кушылдыклар дип атала.
  1. Ә хәзер елгалар белән танышып китик.
  2. Дәфтәрдә эш. Елга атамаларын языгыз.

Үзбәя.

  1. Нәтиҗә чыгару

Үзбәя.

  1. Күнекмәләр формалаштыру.
  •  “Кем тизрәк”дигән  уен уйнау
  •  Дәфтәрдә эш.

Үзбәя.

  1. Экологик проблема .

Россия тыюлыклары “Ерак көнчыгыш тыюлыгы”

  1. Рефлексия.
  2. Үзбәя.
  3. Өй эше:1)Нәтиҗәне ятларга.

 2) Үзеңә ошаган объект турында чыгыш яса


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Великие победы Россиян

Расширить знания учащихся о победах россиян в разных сферах жизни, - в разные исторические эпохи; - формировать гражданские и патриотические чувства; - воспитывать чувство гордости за Россию...

Мы - Россияне. Презентация. Внеклассное мероприятие.

Мы - Россияне. Презентация. Внеклассное мероприятие....

Программа воспитательной работы "Мы- россияне"

Воспитательная программа "Мы-россияне"ориентирована и направлена на формирование у учащихся высокого патриотического сознания, верности своему Отечеству. Программа представляет комплекс взаимосвязанны...

Мы-Россияне

Презентация для беседы о многонациональном составе нашей страны. Можно использовать для внеклассного мероприятия и на уроках окружающего мира , автор А.А.Плешаков,3класс , тема: "Общество"...

мы - россияне

Родина,  родные… В  корнях  этих  слов  близкие  каждому  образы:  мать  и  отец,  родители,  те  кто  дает  жизнь  ново...

Как трудятся россияне

Презентация по окружающему миру умк 21 век, 2 класс...

Как трудятся россияне

Презентация по окружающему миру умк 21 век, 2 класс...