тест по окружающему миру
тест по окружающему миру (4 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

проверка знаний

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekzamen_td.docx21.21 КБ
Файл yln1.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

ӘЙЛӘНӘ – ТИРӘ  4 КЛАСС

  1. вариант

А1.  Галәм турындагы фән ничек атала?

  1. Тарих
  2. География
  3. Астрономия
  4. Экология

А2. Кояш тирәли ничә планета әйләнә?

  1. 5
  2. 7
  3. 9
  4. 11

 А3. Ел фасылларың  алмашыну сәбәбе.

  1. Горизонт өстендә кояшның биеклеге үзгәрү
  2. Җирнең кояш тирәсендә әйләнүе
  3. Көннәр салкынаю
  4. Һава температурасының үзгәрүе

А4. Горизонт якларын нинди прибор ярдәмендә билгелиләр?

  1. Карта
  2. Компас
  3. Термометр
  4. Сызым

А5. Файдалы казылмалар ул - ....

  1. Табигатьтә булган барлык матдәләр
  2. Җир астында ятучы табигый матдәләр
  3. Кешегә файдалы витаминнар
  4. Иске әйберләр

А6. Нәрсә ул Кызыл китап?

  1. Төрле илләрдәге үсемлекләр һәм хайваннарның бик сирәк очрый торган төрләре теркәлә торган китап.
  2. Сирәк очрый торган хайваннар турында китап.
  3. Сирәк очрый торган агачлар турында китап.
  4. Табигать турында хикәяләр язып баручы китап.

А7. Нәрсә ул географик карта?

  1. Җир моделе
  2. Җир өстенең кечерәйтелеп, шартлы билгеләр ярдәмендә яссылыкта сурәтләнүе.
  3. Шәһәрләр ясалган рәсем
  4. Матур эчтәлекле китап

А8. Ясалма сулыкны күрсәтергә.

  1. Диңгез
  2. Океан
  3. Плотина
  4. Инеш

А9. Урманнардан көньякта җәелеп яткан зона –

  1. Тундра
  2. Далалар
  3. Чүлләр
  4. Катнаш урманнар

В1. Кешелек тарихында иң дәвамлы чор:

  1. Борынгы тарих
  2. Урта гасырлар тарихы
  3. Яңа чор тарихы
  4. Иң яңа чор тарихы

В2. Рыцарьлар кайда яшәгәннәр?

  1. Өйләрдә
  2. Замокларда
  3. Мәскәүдә
  4. Тау куышларында

В3. Татарстан флагының төсләре (өстән- аска)нинди тәртиптә урнашкан?

  1. Яшел, ак, кызыл
  2. Ак, яшел, кызыл
  3. Кызыл, ак, яшел
  4. Ак, кызыл, яшел

В4. Петр Беренченең эшен дәвам итүче

  1. Иван Г розный
  2. Екатерина Икенче
  3. Александр Икенче
  4. Николай Икенче

С1. Кырыс табигать шартлары: кыска салкын җәй, озын салкын кыш, тирән кар япмасы, көчле бураннар – болар барысы да үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына йогынты ясый. Үсемлекләр, гадәттә тәбәнәк һәм вак яфраклы, күбесе бер - берсенә сыенып, җиргә ятып үсә. Бу аларны кыш көне өшүдән саклый. Барлык үсемлекләрнең дә диярлек тамырлары туфракның өске катлавында ята. Нинди табигый зона турында сүз бара?   ____________________________________________________________________

С2. Бөтен гомерен диярлек суда уздыра. Ул бары тик ял итү һәм йоклау, шулай ук кояшта кызыну өчен генә коры җиргә чыга һәм яр буендагы кыяларда, комлыкта яисә боз өстендә ята. Аны салкыннан тире астындагы калын  май катламы саклый. Тиз йөзә һәм узенең азыгы булган балыклар артыннан куып суга чума. Нинди хайван турында сүз бара? _______________________________________

С3. Һава торышы турында сөйләгәндә нинди күренешләрне билгелиләр?

  1. Явым – төшем
  2. Һава температурасы
  3. Таулар биеклеге
  4. Җил юнәлеше

С4. Кояш системасына кергән планеталарны билгелә.

  1. Меркурий
  2. Юпитер
  3. Сатурн
  4. Идел

 

 



Предварительный просмотр:

ӘЙЛӘНӘ – ТИРӘ  4 КЛАСС

  1. вариант

А 1. Нәрсә ул Җир?

  1. Йолдыз
  2. Планета
  3. Спутник
  4. Комета

             А2 Нәрсә ул географик карта?

  1. Җир моделе
  2. Җир өстенең кечерәйтелеп, шартлы билгеләр ярдәмендә яссылыкта сурәтләнүе.
  3. Шәһәрләр ясалган рәсем
  4. Матур эчтәлекле китап

А3. Предметларны кәгазьгә төшергәндә аларны кечерәйтү яки зурайту өчен нәрсә кулланыла?

  1. План
  2. Сызым
  3. Карта
  4. Масштаб

              А4. Глобус – ул ...

  1. Кояшның моделе
  2. Җир моделе
  3. Шар моделе
  4. Туп моделе

      А5. Файдалы казылманы билгелә.

  1. Агач
  2. Ташкүмер
  3. Пластмасса
  4. Керосин

А6. Төрле илләрдәге үсемлекләр һәм хайваннарның бик сирәк очрый торган төрләре теркәлә торган китап ничек атала?

  1. Ак китап
  2. Сары китап
  3. Кызыл китап
  4. Кара китап

           А7. Ни өчен көн белән төн алышына?

  1. Җир Кояш тирәсендә әйләнә
  2. Кояш Җир тирәсендә әйләнә
  3. Җир үз күчәре тирәсендә әйләнә
  4. Кояш һәм Ай бер – берсен алыштыра

           А8. Күк йөзен һәм планеталарны нинди прибор ярдәмендә күзәтергә мөмкин?

  1. Микроскоп
  2. Лупа
  3. Бинокль
  4. Телескоп

        А9. Картада сулыклар нинди төс белән күрсәтелә?

  1. Сары
  2. Кызыл
  3. Зәңгәр
  4. Яшел

В1. Рыцарьларның иң яраткан шөгыле

  1. Театр
  2. Турнирлар
  3. Цирк
  4. Дәрес уку

В2. Кенәз Дмитрийга Куликово сугышыннан соң нинди кушамат бирелә?

  1. Невский
  2. Долгорукий
  3. Донской
  4. Солнышко

В3. Россия флагының төсләре (өстән- аска)нинди тәртиптә урнашкан?

  1. Зәңгәр, ак, кызыл
  2. Ак, зәңгәр, кызыл
  3. Кызыл, зәңгәр, ак
  4. Зәңгәр, кызыл, ак

В4. Кешелек тарихында 1500 – 1900 елларда дәвам иткән чор ничек атала?

  1. Борынгы тарих
  2. Урта гасырлар тарихы
  3. Яңа чор тарихы
  4. Иң яңа чор тарихы

С1. Ылыслары озын, йомшак, карасу яшел төстә. Озак яши торган агач. Ул берничә еллар буе үсеп, биеклеге 40 метрга кадәр җитә. Күркәләре эре, ә чикләвеге бик тәмле һәм туклыклы. Кайсы агач турында сүз бара? _______________________

С2. Корылык һәм яктылык күп. Күк йөзе чалт аяз, кояш кыздыра. Еш кына җәй буе бер тамчы яңгыр төшми. Җир өстендә эсселек 80 градуска җитә. Мондый вакытларда кайнар комда рәхәтләнеп йомырка пешереп була. Җир өсте кызганлыктан,  һава да җылына. Температура күләгәдә 40-50 градуска җитә. Нинди табигый  зона турында сүз бара? _______________________________

С3. Кояш системасына кергән планеталарны билгелә.

  1. Венера
  2. Сникерс
  3. Юпитер
  4. Марс

С4. Суның 3 халәтен билгелә:

  1. Төссез
  2. Каты
  3. Газсыман
  4. Сыек

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тест по окружающему миру по окружающему миру I четверть 2 класс

тест по темам "Из чего состоят все предметы.Календарь и компас. Земля имеет форму шара. Глобус- модель Земли. Земля в космосе" по программе "Школа 2100"...

Тест по окружающему миру (1 тест-1четверть 3 класс, 2тест- год 2 класс)

Тест создан для проверки знаний учащихся 3 класса за 1 четверть....

Тест по математике (2 класс), тест по окружающему миру (2 класс)

Данные  тесты   можно использовать как промежуточную контрольную работу....

Итоговый контрольный тест по окружающему миру за 3 класс. Результаты оценивания теста в баллах.

УМК "Школа России" Итоговый контрольный тест по предмету "Окружающий мир" за курс третьего класса.. Данный тест охватывает все основные темы курса "Окружающий мир" для 3-го класса. Задания 1-10 позвол...

Тест по окружающему миру 3 класс по теме "Человек в окружающей среде"

Данный тест поможет учителю быстро организовать проверку текущих знаний...

Тест по окружающему миру "Растения и грибы". Окружающий мир 2 класс.

• Окружающий мир: 2 класс Виноградова Н.Ф. "Начальная школа XXI век", 2 класс • проверка знаний , тест  Тест по окружающему миру на тему: Что такое лес? (растения и грибы) в...

Тест по окружающему миру 2 класс "Мы -союз народов мира"

Данный тест  составлен  по учебнику окружающий  мир для 2 класса  А.А.Плешакова, М.Ю.Новицкой  УМК "Перспектива"....