Мин-шофёр, син-җәяүле.
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему
Юлларыбыз имин булсын өчен, без, башлангыч сыйныф укытучылары, бик тырышып балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез. Түбән сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләрен уен барышында өйрәнү аеруча отышлы. Шуны истә тотып 2 нче сыйныф укучылары белән КВН үткәрдем. Шушы чарамны сезнең игътибарына да тәкъдим итәсем килә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 61 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Мин-шофёр, син-җәяүле.
Юлларыбыз имин булсын өчен, без, башлангыч сыйныф укытучылары, бик тырышып балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез. Түбән сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләрен уен барышында өйрәнү аеруча отышлы. Шуны истә тотып 2 нче сыйныф укучылары белән КВН үткәрдем. Шушы чарамны сезнең игътибарына да тәкъдим итәсем килә.
Максат:
юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә өйрәтү;
светофор төсләренә карап ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү;
юл хәрәкәтен көйләүче һәм машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: туп, юл билгеләре, тест сораулары, презентация, “светофор” макеты, полиция фуражкасы, жезл, мультимедия проекторы.
Класста бер-берсен сәламләү өчен ике команда укучылары тезелгән.
- Укытучы (полиция формасыннан).
Хәзер була КВН
Гаҗәп бик матур уен!
«Шофёрлар» һәм «Җәяүлеләр» көч сынаша,
Менә, карагыз, була тамаша.
Исәнмесез, кадерле дуслар! Бүген монда юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче укучылар җыелган. Биредә ике команда көч сынашачак. КВНның нәрсә икәнен сез беләсез инде. КВНда бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар гына катнаша. Сезнең хөкемгә менә шундый ике команданы тәкъдим итәм.
Һәр ике командага да уңышлар телим. Сизгер һәм кыю булыгыз! Сәламләү өчен сүзне «Шофёрлар» командасына бирәбез.
«Шофёрлар» командасыннан «Җәяүлеләр» командасына ялкынлы кайнар сәлам!
Девизыбыз:
Юлда игътибарлы бул:
Сулга, уңга да кара.
Иң куркыныч нәрсә шул-
Йөгереп чыгу кызылга.
Җырыбыз:
«Шофёр буласым килә». (Э. Шәрифуллина сүзләре; Л. Батыр-Болгари көе).
Укытучы. Сүз «Җәяүлеләр» командасына бирелә.
«Җәяүлеләр» командасыннан «Шофёрлар» командасына ялкынлы кайнар сәлам!
Девизыбыз:
Тротуар-минем юлым!
Җәяүлеләр азмы, күпме.
Барысы да белсен алар-
Йөрергә кирәк уң яктан!
Җырыбыз:
«Светофорлы юлларда».
II. Юл билгеләре буенча белемнәрен тикшерү бәйгесе (презентация).
Бирелгән рәсемнәргә дөрес юл тамгалары куярга.
«Шофёрлар» командасы рәсемнәре.
«Җәяүлеләр» командасы рәсемнәре.
(Хөкемдарларга сүз бирелә.)
III. Рәсем астына кагыйдә язу бәйгесе.
«Шофёрлар» командасы рәсеме.
Трамвайны алдан әйләнеп үт.
«Җәяүлеләр» командасы рәсеме.
Троллейбус һәм автобусны арттан әйләнеп уз.
IV. Регулировщик хәрәкәтенә карап йөрүне сәхнәләштерү бәйгесе (регулировщик ролен укытучы башкара).
V. Капитаннар бәйгесе.
«Җитез җәяүле» уены. Светофор эленеп тора. Тупны светофорның яшел күзенә тидерсәң юл аша чыгасың, кызыл күзенә тидерсәң туктап торасың.
VI. Тест (һәр командага кәгазь битенә язып бирелә). Командалар тест эшләгән вакытта җанатарларны табышмаклар бәйгесенә чакырабыз.
Кем тапкыр, кем зирәк,
Әйтеп бирсен тизрәк,
Без табышмак әйтәбез,
Сездән җавап көтәбез.
Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утыртып чаба
Теләсә кая. (Трамвай.)
Дүрт дөбердек,
Ике елтырык,
Бер ыжгырык. (Автомобиль.)
Барам-барам очы юк. (Юл.)
Ике аяклы үгез ,
Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед.)
1. Юл аша чыкканда, башта кайсы якка карыйбыз?
а) алга;
ә) уңга;
б) сулга;
в) артка.
2. Юл аша чыкканда ничек чыгабыз?
а) йөгереп;
ә) атлап.
3. Җәяүле тротуарның кайсы ягыннан барырга тиеш?
а) уң ягыннан;
ә) сул ягыннан;
б) уртасыннан.
4. Машина нинди транспорт төренә керә?
а) су транспорты;
ә) һава транспорты;
б) коры җир транспорты.
5. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?
а)16;
ә)14;
б)18.
6. Светофорда яшел сигнал кайда урнашкан?
а) өстә;
ә) уртада;
б) аста.
VII.”Кем күбрәк белә?” бәйгесе. Һәр команда эстафета рәвешендә кагыйдәләр әйтергә тиеш.
Укытучы. Әгәр син җәмәгать транспортында барасың икән, син билгеле кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
-тавышланма;
-транспортта чүпләмә;
-транспорт йөртүчене сөйләштереп,аңа комачаулама;
-өлкәннәргә урын бир һ.б.
VIII.Ребуслар бәйгесе.
«Шофёрлар» командасына.
автобус алма шина
(автомашина)
«Җәяүлеләр» командасына.
трамвай орчык туп арба
(тротуар)
IX.Кроссворд чишү.
«Шофёрлар» командасына.
Горизонталь буенча.
1. Нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче кеше (йөртүче).
2. Автомобильне уңга,сулга бору җайланмасы (руль).
3. Транспорт чарасы (машина).
4. Автомобильнең йөк төяү өчен махсус ясалган өлеше (кузов).
5. Һава белән тутырылган резин аяк киеме (тәгәрмәч).
Җавабы: юллар буйлап кешеләрне, йөкләрне яки аңа урнаштырылган җиһазларны ташу җайланмасы (транспорт).
«Җәяүлеләр» командасына.
Горизонталь буенча.
1. Арган кешегә нәрсә кирәк?(ял).
2. Юл аша чыкканда без нәрсәдән сакланырга тиеш?(машина).
3. Юл йөргәндә без нәрсәләрнең төсенә игътибар итәргә тиеш?(светофор).
4. Светофорның нинди төсенә юл аша чыгарга ярамый?(кызыл).
Җавап: светофорның нинди төсенә юл аша чыгарга ярый?(яшел).
Укытучы. Сау-сәламәт булу өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич иртә.
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.
X.Хөкемдарлар сүзе.
Кичәне йомгаклау, бүләкләр тапшыру.
Кулланылган әдәбият:
- «Салават күпере» журналың “Сыбызгы” кушымтасы 2006 ел, № 6.
- «Юл фәне әлифбасы»,1 класс,1998.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-музыкальная композиция "Песенка фронтового шофёра"
Литературно-музыкальная композиция "Песенка фронтового шофёра", посвящена созданию песни. Тематика посвящена Великой Победе в ВОВ 1941-1945 гг....

