Әйләнә-тирә дәресендә уеннар
опыты и эксперименты по окружающему миру (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Кече  яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша  алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала үзен иркен тота, теләп катнаша; аны уен үзе дә , аның нәтиҗәләре  дә кызыксындыра

Түбәндәге уеннарны  әйләнә - тирә дөнья дәресләрендә, табигатькә экскурсияләр вакытында, ял лагерьларында оештырырга мөмкин.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yln-tir_dresend_uennar.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

         Әйләнә - тирә мохитнең – һава, җир һәм суларның пычрануы, табигый  байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, хуҗалык эшчәнлегенә, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлеккә йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү  зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә үзем укыта торган балаларны табигать гүзәллеген күрә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтүне, һәрбер җан иясенә мәрхәмәтлелек, җанлы, җансыз табигатьне яклау, саклау хисләре тәрбияләүне үземә максат итеп куйдым. Әлеге бурычны үтәгәндә, балалар экологик кына түгел, эстетик, әхлакый тәрбия дә алалар дип уйлыйм.Тормышта чынлап та шулай бит: хайваннарны рәнҗеткән, чәчәкләрне бер кызганусыз таптап киткән кешеләр, әйләнә - тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтсез, усал, үзләрен генә яратучы булалар. Шуңа күрә шәхес тәрбияләүне кечкенәдән табигатьне өйрәтү аша алып барырга кирәк.

       Кече  яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша  алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала үзен иркен тота, теләп катнаша; аны уен үзе дә , аның нәтиҗәләре  дә кызыксындыра

       Түбәндәге уеннарны  әйләнә - тирә дөнья дәресләрендә, табигатькә экскурсияләр вакытында, ял лагерьларында оештырырга мөмкин.

“Тартып алышлы” уены.

   

 Уен өчен предметлар төркемләнә:  барлык предметлар иң элек хайван, үсемлекләргә бүленә. Алар үз эчләрендә төркемчәләргә аерыла. Бу уен укучыларны үсемлекләр, хайваннар һәм кошларның аермалы һәм уртак билгеләрен табарга өйрәтә.

     Уйнау өчен биремнәр язылган карточкалар ( “ Миңа кошлар кирәк”,

(“ Миңа бөҗәкләр кирәк” һ. б. ) , предмет исеме язылган рәсемле карточкалар (“карга”, “чебен”, “ имән” һ. б.) Башта укучыларга бирем карточкалары  өләшенә. Аннан соң предмет исеме язылган карточкалар,буташтырылып, өстәлгә таратып куела. Һәр уенчы үз карточкасындагы биремгә туры килгән  рәсемне тартып ала.  Үз биременең барлык рәсемен дә тартып алган уенчы ота. ( педмет исеме язылган карточкалар рәсемсез дә булырга мөмкин.)

Үсемлекләр.

Өч бала яки өч төркем укучылар уйный. Уйнаучылар агач, куак, үләнчел үсемлекләрне тартып алырга тиеш.

Уен материалы.

1 нче җыелма:имән ,каен, юкә, чыршы, нарат, усак, өрәңге, алмагач,  кедр, шомырт

2 нче җыелма: балан, миләш, кура җиләге, сирень,карлыган, крыжовник, гөлҗимеш, чикләвек, зелпе, барбарис.

3 нче җыелма: кычыткан, алабута, бака яфрагы,әрем, какы, ромашка, умырзая, билчән, тузганак, тукранбаш.

 Хайваннар.

Өч бала яки өч төркем  укучылар уйный, Уйнаучылар кыш көне азык эзләүче, кышны йоклап үткәрүче, алдан әзерләнгән азык белән тукланучы хайваннарны тартып алырга тиеш.

1 нче җыелма: бүре, төлке, куян, поши.

2 нче җыелма: аю,керпе, бурсык, кондыз.

3 нче җыелма: тиен, тычкан, йомран.

Кошлар.

Ике бала яки ике төркем укучылар уйный.. Уйнаучылар күчмә һәм кышлаучы кошларны алалар.

1 нче җыелма:сыерчык, кыр казлары, кыр үрдәкләре, торна, күке, карлыгач, кара карга, сандугач.

2 нче җыелма:саескан, чыпчык, тукран, ала карга, чукыр, кызылтүш, песнәк, карабүрек.

“ Дүртенчесе артык” уены.

Укучыларга рәсемнәр салынган конверт бирелә. Гомуми билгеләре буенча өчесен бер төркемгә кертергә мөмкин, ә дүртенчесе – артык. Мәсәлән: тиен, поши, куян – үсемлек белән тукланучылар, ә дүртенчесе – бүре – артык, ул ерткыч. Каен, имән, чыршы, карлыган; өчесе – агач, карлыган – куак. Укытучы : “ Кайсы артык, ни өчен ? “ дигән сорау куеп, әйберләрне классификацияләргә өйрәтә.

       “ Уйлаганны тап”. Укытучы яки укучы бер файдалы казылманы уйлавы турында әйтә. Ә укучылар, төрле сораулар биреп, аның нинди файдалы казылма булуын ачыклыйлар. Мәсәлән, уйланылган файдалы казылма – нефть, ди. Бирелә торган сораулар мондый булырга мөмкин: - Файдалы казылма җир өстендә ятамы? ( Юк.) Ягулык итеп кулланыламы? ( Әйе.) Укучы уйлый: ташкүмер, табигый газ, нефть. – Татарстанда чыгарыламы? (Әйе.)  Укучылар нәтиҗә ясый: нефть яки табигый газ. – Ул газ хәлендәме? (Юк.) Укучы : сыек хәлдә. Димәк, бу - нефть. 

     “ Уйлаганны тап” уены укучыларга логик фикерләргә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтә.

     “ Көтү йөри җәйләүдә”

Бу уен   I сыйныфта укчыларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан үткәрелә. Өстәлгә уенчык йорт хайваннары тезеп куела. Балалар белән йорт хайваннары турында әңгәмә үткәрелгәч, укытучы аларның игътибарын  кояшка юнәлтә ( кулын югары күтәрә) , ә үзе шул мизгелдә бер уенчыкны яшерә. Балалар аның исемен әйтергә тиеш.

               Күрәсезме, балалар?

               Көтү йөри җәйләүдә:

               Сыер, бозау, ат, колын,

               Сарык, бәрән Һәм кәҗә.

               Бик эссе җәйге көндә

               Кояш елмая күктә.

               Кем чыбыркы шартлатты?

               Бер хайван куркып качты.

               Нәрсә соң ул, белегез,

               Исемен әйтеп бирегез.

     

     “Бел, бу нәрсә” уенын  яңа материалны аңлату алдыннан уйнату укучыларның үсеш, белем дәрәҗәләрен ачыкларга һәм игътибарын тупларга ярдәм итә.

   Мәсәлән II класста “ Урманда яшәүче хайваннар” темасын өйрәнгәндә укытучы, хайванның исемен әйтмичә , аның турында сөйли.  “Аның көчле гәүдәсе куе йон һәм кыл белән капланган... Азык эзләргә төнлә чыга, көндез йоклый”.

   Кабатлау дәресендә укытучы беренче төркемдәге укчыларга урманда яшәүче хайваннар рәсемнәрен тарата. Укучылар  хайваннарның исемнәрен атамыйча гына сөйлиләр, ә икенче төркемдәге укучылар  нинди хайван турында сүз баруын әйтәләр.

    Бу уенны “Файдалы казылмалар” темасын өйрәнгәнән соң уйнату казылмаларны чагыштырырга, аларның уртак һәм аермалы билгеләрен табарга өйрәтә.

    Бу уенны шулай ук балалар белән табигатькә экскурсия вакытында үсемлекләрне танып белүне тикшерү максатыннан да үткәрергә була. Мәсәлән укытучы паркта яки бакчада үсеп утыручы агачның тышкы билгеләрен : зурлыгы,төсе, яфрак формасы, җимеш яки орлыкларының барлыгы, юклыгын әйтә. Укучылар нинди агач икәнен уйлап табалар.Укытучы ”бер, ике,өч” диюгә, балалар уйлаган агачлары янына йөгереп баралар. Уен берничә мәртәбә кабатлана. Соңыннан укытучы  иң игътибарлы һәм иң күзәтүчән укучыны билгели.

       Көзге  табигатькә экскурсия вакытында “5 бертөрле яфракны тап” уенын уйнарга була. Күп агачлар һәм куаклар үсеп утырган  урында укытучы балаларга бер яфрак күрсәтә. Балалар җирдән шундый 5 яфракны табып китерергә һәм кайсы агач яки куак яфрагы икәнлеген әйтергә тиешләр.Биремне дөрес башкаручы беренче биш укучы ота. Бу уен аша укытучы укучыларның игътибарлылыкларын Һәм үсемлекләрне танып – белү дәрәҗәсен ачыклый ала.

       Әлеге уеннар вакытында укучылар, тирә - юньдәге табигать күренешләрен, обьектларын танып – белергә, аларны сакларга өйрәнү белән беррәттән, мөстәкыйль күзаллау сәләтләрен үстерәләр, акылларын камилләштерәләр, табигать  белән кызыксынуларын арттыралар.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

4 нче сыйныфта сүз төркемнәрен йомгаклау дәресендә үткәрелгән "Зур узыш" бәйгесе.

Бу бәйге - исем, сыйфат, фигыльне сүзләр арасыннан, җөмләләрдә дөрес аерып күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан үткәрелде....

Уку дәресендә белем тикшерү

Уку дәресендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен әзерләнгән материал....

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Татар теле дәресендә уен технологиясе

Әлеге документта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен кызыклы уен төрләре күрсәтелде....

Татар теле дәресендә уен технологиясе (презентация)

Алдагы проект эшенә багышланган презентация...